RSS Portal

Поиск на RSSportal: названию ленты текстам новостей   


Matbugat.ru RSS

RSS Matbugat.ru
  • 2014-09-02 09:05 10 ел элек Беслан фаҗигасендә ике баласын югалткан ана кеше бүгенгә кадәр тынычлана алмый
    02.09.2014 Җәмгыять Борис белән Вера 2004 елның 1 сентябрендә мәктәпкә бәйрәмдә чыгыш ясарга дип милли киемнән килгән булган. Әниләре Надежда Гуриева балаларын кочаклап торганда сакаллы һәм битлекле сугышчылар бәреп кереп аларның барысын да тотык итеп алган. Ике көн тоткында булганнан соң Борис һәм Вера һәлак булган. Террор гамәлендә үлгән 334 кешенең 186сы балалар иде. Әни кешене Ирина исемле кечкенә кызының исән калуы гына яшәтә.   "Кечкенә кызым көн саен күземә карап, елыйммы мин, юкмы дип тикшереп йөрде. Күңелемне бушатып елый да алмадым мин", дип сөйләде Надежда ханым Азатлыкка. 10 ел элек террорчылар 1100 укучы, укытучы һәм ата-ананы 52 сәгать мәктәптә ябып тотты.   "Барыбызның да тормышы нык үзгәрде, кайберәүләр шәһәрдән үк китте. Башкалары гомерләрен шушы булган җинаятьне тикшерүгә багышлады.    Гуриева инде 36 ел шушы мәктәптә укыта.   "Ун ел узды. Әле дә ул мәхшәрдә ничек исән калганбыз – белмим. Шартлаулар турында әйтмим, 52 сәгать турында әйтәм", ди Надежда ханым.   Спортзалда җыелган балалар һәм олылар сөйләшмәсен һәм еламасын өчен террорчылар барысының да күз алларында бер кешене атып үтергән. Башта балаларны бәдрәфкә җибәрә торган булганнар. Алар анда су эчеп килә алган. Бүгенгә кадәр һәлак булганнарны искә алырга килүчеләр мәктәпкә үзләре белән берәр шешә су алып килә.   Ул көнне 14 яшьлек Борисның температурасы менгән булган. Аның бәдрәфкә барып җитәрлек көче калмаган.   "Террорчылар балаларның бәдрәфкә барганда су эчкәннәрен күргәч юынгычларны һәм су үткәргечләрне ватып җимерде. Балалар салган күлмәкләрен суда манчып алып килеп аннан тамган суны сыгып башкаларга эчертә иде."   Сугышчылар Чечнядән Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итте. Икенче көнне сөйләшүләр уңышка ирешмәгәч алар балаларны да бәдрәфкә җибәрми башлады. Канлы күз яшьләре   Гуриева 3 сентябрь көнне спортзалда тып-тын иде дип искә ала. Ул үзе ул бу хәлнең нинди дә булса чишелешенә өмет иткән. Террорчылар түшәмгә атып тотыкларны куркытып торган. Көндезге бердән соң залда шартлау булган. Хәле булганнар торып йөгергән. Аларга ут ачылган.   "Сугышчылар мәктәптән качкан балаларга икенче каттан атты. Бер кызның көчкә колонка янына йөгереп барып җитеп су агызып эчә башлаганын күрдем. Снайпер аның аркасына атты", дип искә ала Гуриева.      Икенче шартлаудан соң мәктәпнең түбәсе җимерелгән. Әни кеше аңына килгәндә кызы Вера инде үлгән булган. Кызга 11 яшь иде.   Кызның өстендәге милли киемнең кисәкләреннән генә таныганнар. Борис эченә яраланып һәлак булган. Кеченә кызы Иринаны Гуриева чыгарып җибәргән, үзе улы янында калган, әмма аны чыгара алмаган, улы кулында үлгән. Аның үзенең дә кулы яраланган. Русиянең махсус көчләре мәктәпкә бәреп кергәндә Гуриева тәрәзәдән сикереп качкан.   "Мондый кайгыдан соң яшәүнең яңа мәгънәсен таба белергә кирәк. Юкса зиратка барырга да үз-үзеңә кул салырга гына кала. Безнең асылынып үлгән ирләр күп булды", ди Гуриева. Аның үзенең ире дә узган ел вафат булган.   "Үч алу теләге белән яшәде ирем. Яңадан элекке хәленә кайта алмады, эчә башлады. Шул бетерде дә аны", ди Гуриева. "Яңа тормыш"   Фаҗигадан соң ике ай узгач Надежда Гуриева эшкә чыккан.   "Элек улым укыган сыйныфта беренче дәресем иде. Каршыма бер кыз йөгерә, "Надежда Ильинична, ярый әле кире кайттыгыз", дип куанып. "Борис та килдеме", ди. Ул чакта кемнең үлгәнен дә белеп бетермәдек әле. Ул көнне беренче дәресне кочаклашып елап үткәрдек", дип искә ала Гуриева.   Нык булырга аңа укытучы һөнәре дә ярдәм иткән.   "Укытучы һәм актерларның уртак сыйфатлары бар. Ошыймы ул сиңа, ошамыймы, йөрәгең сызлыймы, сызламыймы, торырга, чыгарга, дәрес үткәрергә кирәк. Мәктәптән тыш тагын өйләренә йөреп укыткан 10 балам бар иде. Ишекләрен шакып керер алдыннан тирән итеп сулыш алам да, елмаеп укытып чыга идем аларны. Икенче укучыга барганда елый-елый бара идем."   1нче санлы мәктәп каршында салынган яңасы капкасында "Яңа тормыш башлыйбыз!" дип язылган. Гуриева фикеренчә, тарихны онытырга ярамый.   "1нче санлы мәктәп ул – безнең тарих. Террор гамәле дә безнең тарих. Авыр, канлы, әмма безнеке ул. Һәм без аны хәтерлибез. Яңа мәктәпкә күчкәч без яңа тормыш башламадык, булганын дәвам итәбез", ди ана кеше. Алсу КОРМАШ | 01.09.2014 (полный текст новости)

  • 2014-09-02 09:05 Казандагы Хәерче базарына сәяхәт (ФОТО)
    02.09.2014 Җәмгыять Ял көннәрендә шәһәр җирендә иң иртә торучылар беләсезме кемнәр – хәерче базарында сату итүчеләр. Жилплощадка ягындагы базарга барып кайткач инандым мин моңа. «Беләсезме, кибеттә күпме тора?»   Иртәнге сәгать сигездә анда идем инде. Әйтүләренчә, җәй көннәрендә сатучылар иртәнге биштә, иң соңы җидедә килеп басалар икән. Йа Хода, ни-нәрсә генә юк монда, дөресрәге, нинди генә иске-москы сатылмый бу базарда. Сатучылар чирәм өстенә зур гына полиэтилен кисәкләрен җәйгәннәр дә шулар өстенә берсеннән-берсе иске-москыларын тезеп утыртканнар. Иң башлап яше җитмешләрдән узган бер бабайның «сату ноктасы»на тукталдым: искерәк кенә хатын-кыз сумкасы, бил каешлары, фуражка, галош, тузып беткән ирләр ботинкасы, картина белән ваза, шунда ук йомшак уенчыклар, «Новогодние сказки» китабы, таушалып, тышлыгы өзелергә торган «Рус-инглиз сүзлеге», берничә сарымсак һәм помидорга да урын җиткән. Хәтта газ баллонына кадәр бар монда.   Күршесендә илле яшьләрдәге бер абзый сату итә: аның алдында яткан «Татар-рус сүзлеге»нең ничә сум торуы белән кызыксынам:   – 50 сум. Беләсезме, кибеттә күпме тора – 200 сум.   Шунысына игътибар иттем: мондагы халык остарып беткән. Товарларының бәяләрен әйтүгә үк, чагыштырып карау өчен, кибеттә күпме торуын да «ассызыклап» үтәләр.   Чүпрәк-чапрак сатучы хатын мактый-мактый ирләр күлмәген тәкъдим итә. Бер яшь кенә егетнең кулында акка зәңгәрсу шакмаклар төшкән күлмәк. Алыргамы-юкмы дигән икеләнү сизелә йөзендә.   – Менә дигән модный күлмәк. Хәзер яшьләр шундыйны кия бит. Кибеттә күпме торганын беләсеңме син аның?   Сүзгә мин дә кысылам:   – Күпме?   Бераз уйланып торганнан соң:   – Бик кыйммәт...   Берәү спорт костюмнарын сата. Җылы яктан килгән бер кара малай сорап алып киеп тә куйды. Бәясе 650 сум икән. Ә кибеттә, бик беләсең килсә, 1300 сум тора, ди. Урын кирәксә, иртә кил   Бер бабай искерәк кенә гармунын алып чыккан. Үзе юньләп ишетмәгәч, күршесе, колагына якын ук килеп, минем сүзләрне җиткереп тора. Тальян гармунын 7 мең сумга бирәм, ди. Кибеттәге бәясен дә белдем – 30 мең сум. Бер әби иске чалбар, итәкләр сатып тора. Рачий Кочарның «Дети большого дома» китабы, «Основы менеджмента» брошюрасы белән янәшә Габдрахман Әпсәләмовның «Белые цветы», Мирсәй Әмирнең «Чистая душа» китаплары һәм 6 нчы сыйныфлар өчен математика дәреслеге ята. Китаплар 20 сум тора. Шунда ук Маликовларның «Әссәламегаләйкем» дип аталган винил пластинкасы да урын алган. Икенче бер башта киелгән хатын-кыз итәкләре, кофталары. Сатучысыннан базар турында белешәм. Артык төпченеп сораша башладым бугай:   – Сез дә сатарга чыгарга уйлыйсыз, ахры. Итәкләр бер дә сатылмый, аларын алып та тормагыз. Чүпрәк-чапрак бөтенләй сатылмый хәзер. Менә бу итәкләрне 40 сумга да сата алмыйм...   – Монда саткан өчен акча сорыйлармы соң?   – Юк, урын алып калыр өчен иртәрәк кенә килергә кирәк. Мин бишләргә үк килеп утырам.   Ул да түгел, янәшәдәге урынга зур сумка күтәргән бер хатын килеп туктады. Моны күргән күршеләре, урының җайсыз, машина юлына туры килә дип, башка җирне сайларга кушты.      Бер әби берничә хрусталь савыт-саба сатып утыра.   – Синең кебек яшь вакытта кызыгып җыйган нәрсәләр инде болар. Миңа хәзер бер кашык та тәлинкә җитә. Йөз сумга гына сатам, кызым, ал әле, - дип яссы гына эчке ягы өч өлешкә бүленгән бер хрусталь тәлинкә тәкъдим итә. – Менә бу өлешенә сыр, бу өлешенә казылык куярсың. Ә өченчесенә зәйтүн җимешләре куяр идем мин...   Кем өйдән ташый, кем үзе ясый   Берәү әнә иске люстра белән иске палас алып чыккан. Бәяләре – 400 сум. Товарларына караганда, минем чүплектә алардан да яхшыракларын күргәнем бар. Дөресен әйткәндә, мин ул паласны бушка бирсәләр дә алмыйм. Сатучыларның җитмеш проценты әби-бабайлар икәнен күз алдында тотканда, аларның монда акча эшләр өчен дә түгел, ә ялгызлыктан туеп, үз тиңнәре белән аралашырга, көн үтсенгә җыелалар кебек тоелды миңа. Янәшәдәге йортлардан чыгып утыралардыр инде дигән идем. Хрусталь савыт тәкъдим иткәне Җиңү проспектыннан ук килгән. Гомумән, базар сатучыларын берничә төркемгә бүлеп карарга була. Болары – беренче төркем.   Икенче төр сатучылар – үзләре эшләгән товарны тәкъдим итүчеләр. Бер ир-ат үзе ясаган табуреткаларны тезеп куйган. Бәяләре 250-300 сум. Бик пөхтә итеп ясалган алар. Икенче берсе балта һәм көрәкләр сата. Тагын берсе тегү машиналарын алып чыккан. Сигез машинаның барысы да тегә икән. Бәяләре – 1000 сум. Аның янәшәсендә генә шул ук бәягә иске телевизорлар сатыла. Сатучы ватык телевизорларны сатып ала да, ремонтлап сатарга чыга икән. Җимерек ЖК телевизорың булса, алып кил, дип калды ул артымнан. Алга таба самавырлар тезелешеп утырган: 3 меңнән башлап 5 меңгә кадәр алар. Соңгысы 1890 елда чыккан медальле патша самавары.   Өченчеләре – коллекционерлар. Алары тирәсендә халык күп кайнаша. Бер ир 30ар сумга октябрят, пионер, ВЛКСМ, 50 сумга 80 нче елгы Олимпия, ударник коммунистического труда, төрле еллардагы бишьеллык значокларын алды. Каршы якта кыңгыраулар, тимер стакан аслары, СССР вакытындагы зур-зур пыяла сыра бокаллары, борынгы шәмдәлләр, үтүкләр, ишек тоткычлары – алары белән дә күбесенчә ирләр кызыксына. Бер хатын совет заманындагы алка-беләзек,  муенса-кулоннар сата. Ике хатын мәш килеп шуларны сайлый. Сөйләшүләреннән аңлашылганча, алар монда еш булалар.   – Килгән саен, коллекциямә берәр нәрсә алмый китмим, – ди Лариса. Аның иллеләп алкасы, шуның кадәр үк беләзек-йөзеге бар икән. Күптән түгел хатын-кыз сәгатьләрен дә җыя башлаган. Кигән килгән дип, йөзәр сумга ике сәгать тә сатып алды ул.   Август аенда – Яңа ел   Урамда эссе җәй дип тормаганнар, берничә Кыш бабай белән Кар кызы да чыгып утырган. Алары 120шәр сум тора. Пенопласттан ясалган Кыш бабайның сакаллары коела, туны да туза башлаган. Бәясе – 50 сум. Чыршы башына куела торган йолдызларга хәтле бар. Сатучылар гына түгел, сатып алучылар да күп монда. Күбрәк кием-салым тирәсендә дә буталалар. Бер хатын 80 сумга гына киелмәгән, әмма еллар буе шкафта ятып төсен үзгәртә башлаган аяк киеме алып киде. Берәү тыш бияләйләр алды. Бер ир-ат 300 сумга гына фотоаппарат сатып алды. Сатучысы башта 500 сум сораган иде дә, 300 сумга кадәр төшерде. Әби белән бабай, бик озак карап торганнан соң, эмаль кружка сатып алдылар. Акчасын бабай түләде һәм карчыгына борылып шунда ук «күрсәтмә» дә бирергә өлгерде:   – Миңа сөтеңне менә шуңарда кайнатып эчерерсең...   Иске чәйнек, чемодан, кроссовки янында Татарстан әләме чайкалып утыра. Иске бинокль, фонарь, велосипед тәгәрмәчләре, кадак-шөрепләр, эш кораллары... Базарның бер башыннан икенче башына кадәр бара-бара арып беттем. Артыма борылып карасам, базар дигәнең бер тукталыш буе сузылган. Никадәр генә эзләсәм дә, совет чорындагы Яңа ел открыткаларын таба алмадым. Аның каравы икенче бер яңа коллекциям артты – базар башында сатып утыручы кыздан яран гөленең үземдә булмаган төрен сатып алдым. Иртә торудан курыкмыйча, сез дә килеп күрегез әле бу базарны. Кызык әйберләр күп монда...     1     2     3 Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА | (полный текст новости)

  • 2014-09-02 09:05 "Мунча ташы"ннан Рөстәм Хәсәнов: "Ябык булсам да, кушаматым Толстый" (ФОТО)
    02.09.2014 Мәдәният “Мунча ташы” эстрада театры артисты Рөстәм ХӘСӘНОВны әйтәм әле, сәхнәгә чыгып авыз ачып сөйләргә дә өлгерми, тамашачы инде көлә башлый. Хәрәкәте, күз карашы, үз-үзен тотышы, кыланмышлары белән сүзсез дә көлдерә белә ул. Бик ябык һәм озын булуы — Рөстәмнең төрле образлар тудырганда иң уңышлы “фишка”сы Театр директоры Гамил Әсхәдулла, якын итеп, Рөстәмгә Толстый дип кушамат та таккан. — Ябык булу — имиджым, — дип елмая Рөстәм. — Буем — 183 см, авырлыгым — 68 кг. Тамашачы да мине шулай күрергә ияләште. — Рөстәм, кайда укыдың дисәм, син урманчы икән...   — Ниндидер максат белән кермәдем урман хуҗалыгы факультетына. Шулай да, үкенмим. Гомер буе сәхнәдә кеше көлдереп йөреп булмас бит инде. Урманчы һөнәре дә ярап куяр дим.   Укуны тәмамлагач, бер ел белгечлек буенча хезмәт куйдым. Үзебезнең район урман хуҗалыгында эшләдем. — Ни сәбәпле киттең?   — Түбән Камага юбилейга дип килгән идем, шуннан кайтмадым инде (көлә). Монда иптәшләр эш тәкъдим итте. Буйдак чак. Озак баш ватып торыш юк. Шулай уйламаганда Татарстан егетенә әйләндем дә куйдым.   Түбән Каманы бик яраттым. Шәһәрдә “Мунча ташы” театры эшләп килгәнен белә идем. Аларны эзләп киттем. Репетиция вакытына туры килдем. Ике-өч көн шулай әзерлек процессын карап утырдым. Элек “КВН”нарда катнаша идем, әмма зур сәхнәдә кайнаган кеше түгелмен. Минем дә уйныйсым килә башлады. “Мунча ташы”на бар белгәнемне сөйләп күрсәттем, әби булып уйнап карадым. Ошаттылар кебек. Бик үк нормаль фигуралы булмагач (көлә), ябыклыкны күреп, кызыклы образлар тудырырга ярар бу, дип эшкә алдылар. — Рөстәм, “Мунча ташы”ннан тыш, башка эш урының юктыр?   — Төркемнең яшь артистлары — Әнфис, Илгиз һәм мин соңгы елларда бергәләшеп тамада булып йөри башладык. Туй-юбилейлар алып барабыз. Билгеле, театрдан бушаган арада, эшкә зыян китерми генә. — Рөстәм, матур җәй айларында зур эшләр башкарып ятасың икән. Йорт төзелеше төгәлләнү алдында түгелме әле?   — Хатын да, үзем дә Башкортостаннан булгач, йортны Уфа янында төзергә булдык. Картая-картая барыбер туган якка тартылырбыз. Гомер буе кеше көлдереп йөреп булмас бит инде. Йорт төзелә торсын, дидек. Тик ул төзелеш дигәннәре бигрәк авыр икән (көлә). Башында гына кызык кебек тоелган иде. Башта яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылган программага эләктек. Тик, төзүче компания банкрот булып, йортыбыз салынмый калды. Акчасы да түләнгән иде инде. Хәзер үзебезнең бар булганын, булмаганын кырып-себереп җыеп, ничек тә очына чыгарга дип тырышабыз. Йортның түбәсе ябылып бетә инде. Ә эченә тотынмаган да әле. Ай-һай мәшәкате күп. Ярар, башлаган эш — беткән эш, диләр. Ашыгыр урыныбыз юк. Кайчан да бер төгәлләнер әле.     1     2   3     4 Лилия ЙОСЫПОВА | (полный текст новости)

  • 2014-09-02 09:05 Татарның үз домены эшли башлады
    02.09.2014 Интернет Татарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Доменны булдыру нияте 2012 елда барлыкка килә һәм бу эш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарыла. Шул елның 12 гыйнварында “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” ҖЧҖ тарафыннан интернеттагы исем һәм адресларны билгеләүче ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) дип аталучы коммерцияле булмаган халыкара интернет-корпорациягә заявка бирелә.   2013 елның 21 июнендә әлеге заявка карала һәм уңай җавап алына.   “.TATAR” доменында теркәлү башланды инде. Бу процесс берничә этаптан торачак. 29 августтан 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк этапта өстенлеккә ия булучылар, ягъни бөтен дөньяга танылган брендлар теркәлү үтә.   Икенче этапта исә дәүләт органнары, Татарстанның җирле үзидарә һәм дәүләт учреждениеләре, дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары теркәлү уза ала. Бу этапны 5-25 ноябрь көннәрендә уздырыру ниятләнә.   Өченче этап товар билгеләре булганнарга һәм ММЧларга “.TATAR” доменында теркәлү узу мөмкинлеге бирә. Әлеге этап 1-21 декабрьгә билгеләнгән.   Бу өч этап тәмамланганнан соң, югары бәяле, ягъни премиаль теркәлү башланып китә. Соңгы этап үзе берничә өлештән торачак: 3-9 февраль, 13-19 февраль, 25 февраль-3 март, 10-16 март.   23 марттан ирекле теркәлү старт ала. Анда үз продукциясен интернетта әлеге домен астында тәкъдим итәргә теләгән һәр кеше теркәлү узарга мөмкин.    “Бу домен фәнни, иҗтимагый һәм бизнес оешмаларына, шулай ук Татартсан, Россия территориясендә үсеп килүче оешмаларга үзләрен интернет аша таныту өчен яңа мөмкинлекләр ача. Шулай ук, бу доменда теркәлү узучы үзенең тарихи, этник, милли тамырларын да күрсәтә ала”, - ди Роман Шәйхетдинов. Аның фикеренчә, “.TATAR” домены татарларны берләштерүдә һәм милләтне үстерүгә тагын да зур ярдәм булачак. Лилия ЛОКМАНОВА --- | 02.09.2014 (полный текст новости)

  • 2014-09-02 09:05 Шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Нижгарга килде (ФОТО)
    02.09.2014 Дин 7 август көнне безнең якларга танышу визиты белән һәм Дзержинскта яңа мәчет ачу тантанасында катнашу өчен Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин килде. Аны район түрәләре һәм җирле дин әһелләре Сергач тимерьюл станциясендә зурлап каршы алдылар. Шул ук көнне ул Пашат белән Семочки арасында урнашкан мемориаль комплекста репрессияләр вакытында гаепсезгә корбан булган дин әһелләрен искә алу чарасында катнашты. Бу авылларда “Хәтер көне” быел бишенче ел рәттән үтә һәм аны оештыру матур гына бер традициягә әйләнде дип тә әйтеп була. Төш сәгатьләрендә ике авыл мөселманнары сафка басып, Аллаһыны олылап, тәкбир әйтеп шушы изге урынга килделәр. Махсус ясалган сәхнәгә шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе эчке эшләр министры урынбасары Сергей Тарасов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, фин татарлары мәхәлләсе рәисе Атик Али, Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Надир Хафизов, Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов һәм башка кунаклар менде. Алар үз чыгышларында “Хәтер көне”нең мәгънәсе турында сөйләделәр. Репрессия корбаннарын искә алып хөрмәт иткәннәре өчен Пашат мәчете имамы Марат хәзрәт Салахетдинов барлык җыелган халыкка, олы кунакларга чиксез рәхмәтләрен белдерде һәм мәрхүмнәрнең рухына дога кылды. Чарадан соң халык үз авыллары мәчетләренә намазга юнәлде, ә Равил хәзрәт Пашатның Аллаһы йортында кунак булды. Әйтергә кирәк, шәех Равил хәзрәт буш кул килмәгән. Ул кайбер мәчетләргә изге Коръән сүрәләре төшерелгән рәсемнәр тапшырды, дин юлында игелекле хезмәт кылучыларны медальләр белән бүләкләде, рухи-агарту эшләрендә эзлекле хезмәт итүчеләрне Рәхмәт хатлары белән билгеләде. Мәсәлән, безнең төбәгебездә яңарыш елларында (1987) беренчеләрдән булып төзелгән Печә мәчетенә мөфти шундый рәсем бүләк итте, аның имамы Нуриман хәзрәт Әйзәтуллинга да истәлекле бүләк тапшырды. Печәнең беренче мәчетендә Нуриман Нурмөхәммәт улы 2003 елдан алып имамлык итә. Ул бу эстафетаны үзенең остазы, авылның рухи лидеры, аксакалы Абдуләхәт абый Аляутдиновтан алган. Әхәт хәзрәт 26 ел авылда мулла булып торган, әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле ул имамлыкны ышанычлы кулларга – Нуриман Әйзәтуллинга тапшыра һәм тәҗрибәле остаз ялгышмый. Бүген Нуриман хәзрәт җитәкләгән беренче мәчет мәхәлләсе авылны төзе-кләндерүдә зур ярдәм күрсәтә, яшьләрне һәм халыкны иманга тарту өстендә даими эш алып бара. Шул ук көнне шәех Чүмбәлидә булды. Аны анда татар-мишәр көрәше ветераны Рәис Мөҗипов каршылады, кунак итте. Төш ашыннан соң мөфти авылның ике мәчете белән дә танышып чыкты, җирле зиярәтлектә булып, шушында яткан барча мөселман кардәшләр рухына дога кылды, Рәис Әхтәм улы инициативасы белән булдырылган һәйкәлне тантаналы ачуда катнашты. - Бу һәйкәл ахирәткә иман белән үткән бөтен авылдашларымның якты рухына багышланып төзелде. Берсе кызганыч, каберлекләрне тәртипкә китерүдә, мөфтине югары дәрәҗәдә каршы алуда җирле хакимиятләрдән ярдәм булмады диярлек, бүген авылда яшәп килгән халык та никтер бу эшләргә битараф карашта торды. Аллага шөкер, изге эшкә Ходай Тәгалә ярдәмен бирә. Каберлекләрне дә тазарттык, һәйкәлне дә төзедек, менә меңләгән кешегә бер дигән концерт та бүләк иттек, - дип сөйләде безгә Рәис Мөҗипов. Аның дин юлында җәмгыять өчен башкарган игелекләрен бәяләп, шәех Равил хәзрәт беренчеләрдән нәкъ Рәис әфәнденең күкрәгенә “Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте алдындагы хезмәте өчен” дигән медальне такты. Шулай ук Чүмбәли мәктәбе абзарында урнаштырылган зур сәхнәдән һәм күп санлы тамашачылар каршында Равил хәзрәт милли район башлыгы Халит Сөләймановны Коръән шәриф сүзләре язылган рәсем белән, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәновны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әлбәттә, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин бу көнне Чүмбәлидә тагын Мәдәнә мәчете имамы Рамис хәзрәт Әшрәфетдиновны, Нижгар татарларының этно-график музее директоры Максут Гаязовны, Чүмбәли мәчетенең икенче мәхәлләсе рәисе имам Мәсум хәзрәт Сибгатуллинны һәм җаннары-тәннәре белән ке- че ватаннарын якын күргән, ярдәм итеп торган Хәмит Хәмзә улы Алиев кебек милләтпәрвәр чүмбәлилеләрне дә бүләкләде, аларга олы рәхмәтләрен белдерде. Билгеле, иң күркәм һәм олы рәхмәтләр бу көнне Рәис Әхтәм улы Мөҗиповка иде. Шәех Равил хәзрәт Чүмбәлидә халык белән саубуллашканнан соң, шәхсән Рәис әфәндегә мөрәҗәгать итеп түбәндәгене белдерде: - Рәхмәт, дустым! Бик әйбәтләп безнең делегацияне каршы алдың, кадер-хөрмәт күрсәттең, милләттәш-якташларыңа яхшы һәм бай эчтәлекле концерт та оештыргансың. Кылган бу игелекләрең барысы да Аллаһы каршында булсын. Ходай сине сәламәтлегеннән ташламасын, гаилә бәхете һәм мәхәббәте бирсен, - диде аңа шәех Равил хәзрәт һәм ихластан кулын кысып кабат Сергачка юл алды. Ә зур концерт әле дәвам итте. Аны ипле генә Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хабибуллина авылдашлары һәм якташлары каршында алып барды, үзе дә матур җырлады. Якташ артистлардан тагын Халидә Бигичеваны, Ирфан Измайловны һәм Ринат Вәлиевны әйтер идек. Аларның чыгышлары иң кайнар алкышларга күмелде. Татар эстрадасының шулай ук популяр җырчыларыннан булган Рәсим Низамов, ИлСаф чыгышлары да безнең тамашачыларның күңеленә хуш килде. Әмма ләкин шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның беренче көне шуның белән генә тәмамланмады. Ул Пашат, Семочки, Чүмбәли һәм башка авыллар халкы белән очрашуыннан, туган ягыбызның матур табигатеннән, авылларыбызның төзеклегеннән, бай йортларыннан һәм күркәм мәчетләреннән алган соклануын яшермәде, чын күңелдән горурлануын белдерде. Ә олы кунакны кич белән әле тагын зур очрашу чарасы көтә иде. Аның килү хөрмәтенә бер төркем Сергач эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре шәһәрнең иң зур ашханәсендә кичке аш табыны кордылар. Шулай ук бу мәҗлескә Сергач, Спас, Пильна һәм К.Октябрь районы җитәкчеләре, татар авыллары башлыклары, кайбер имамнар һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде. Олы кунаклардан тагын Нижгар татарлары автономиясе рәисе Надир Хафизовны, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировны һәм өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министры урынбасары Сергей Тарасовны әйтергә кирәк. Шулай ук якташ артистларыбыздан Роза Хабибуллина, Халидә Бигичева, Ринат Вәлиев һәм Шөбиле кияве Мирсәет Сөнгатуллин да хөрмәтле кунаклар арасында иде. Җәмәгать эшлеклеләреннән Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе Рифат Фаттаховның, киң кырлы иганәчелек белән шөгыльләнүче Камил Иксановның, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәновның, К.Октябрь районында гына түгел, тирә-якта да төзелеш эшләре һәм милләтпәрвәрлеге белән шактый киң танылган семочкилы Равил Садековның, Андыда яңа мәчет салдырган Сәяр Сөләймановның, Сергач районы татарлары лидеры Рушан Идрисовның бу мәҗлестә үзләренең лаеклы урыннары бар иде. Финляндия мөселманнары мәхәлләсе рәисе Атик Али бу юлы әнисе Өлкән ханым белән килде. Америка татарлары вәкиле Илдар Агиш та бу мәҗлеснең түрендә утырды. Ресторандагы бу чараны Татарстанның атказанган артистлары Рәшит Сабиров белән Роза Хабибуллина алып бардылар. Билгеле, алар беренче сүзне шәех Равил хәзрәткә бирделәр. Әмма моңа кадәр безнең якларга махсус кунакка килгән Эстония имамы Илдар хәзрәт Мөхәммәтшин Коръәннән берничә сүрә укыды. - Кадерле дусларым, мөхтәрәм кунаклар һәм Т.Новгород өлкәсе хөкүмәтенең эчке эшләр министры урынбасары хөрмәтле Сергей Михайлович Тарасов, сезгә барчагызга безнең делегация исеменнән кайнар сәламнәремне җиткерәм, - дип чыгышын башлады шәех Равил хәзрәт. – Мин чын күңелемнән олы рәхмәтләремне Т.Новгород өлкәсе башлыгы Валерий Павлинович Шанцевка юллар идем. Чөнки ул безне һәрвакыт зур кадер-хөрмәт белән каршы ала, шушындый игелекле сәфәрләребезгә ярдәм итә. Без, әлбәттә, Т.Новгород өлкәсенә сәяси визит белән килмәдек. Максатыбыз – хөрмәтле милләттәшләребезнең, газиз дин кардәшләребезнең конкүрешләре, рухи тормышлары белән танышу. Әмма шул ук вакытта Валерий Шанцев җитәкләгән хөкүмәтнең өлкәдә милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр сәясәтен тигез, гадел итеп алып баруын да әйтергә кирәк. Бер милләт вәкиле дә безне биредә кыерсыталар дип әйтә алмый. Аллага шөкер, безнең дә мәчетләребез саны елдан-ел арта бара, мәдрәсәләребез эшләп тора, халкыбызга динне өйрәнергә бөтен мөмкинчелекләр бар. Шуны исбатлаган соңгы мисал – берсе көнгә Дзержинск шәһәрендә тагын бер яңа мәчет ачачакбыз. Ә бу төзелештән җирле хакимият тә, өлкә хөкүмәте дә читтә калмаган, үз өлешләрен керткәннәр. Аллаһыга мең шөкер, Россия хөкүмәте диннәргә иреклек бирде һәм динле кеше безнең җәмгыять өчен шактый файдалырак булуын аңлады. Бүген Владимир Путин үзе Мәскәүдә Җәмигъ мәчетен яңадан үзгәртеп коруга булыша, дин белгечләренә югары белем алырга чит илләргә чыгу мөмкинлеген дә тудыра. Хәзер Мәскәү мэры Сергей Собянинның урынбасары, безнең милләттәшебез Марат Шакирҗан улы Хөснуллин мәчетебез төзелешен тизрәк тәмамлар өчен, үзе белән Татарстанда ун ел уңышлы эшләгән кешене Мәскәүгә китерде һәм аны безнең төзүчеләрнең башлыгы итеп куйды. Ә ул, үз чиратында, Казанда Универсиадага күп объектлар төзегән, изге Болгарда Ак мәчетне торгызган Төрек компанияләрен безнең төзелешкә җәлеп итте. Хәзер менә шулай 10 мең кеше сыярлык мәчетебезнең төзелеш эшләре Аллаһының рәхмәте белән ахырына якынлашып килә. Алла боерса, тиздән шушы мәчетне бергәләп ачарбыз, бу тантанага Владимир Путин да килергә ышандырды, - дип сөйләде шәех Равил хәзрәт Гайнетдин. Аннары йөздән артык булган кунаклар каршында Надир Хафизов, Сергей Тарасов, Гаяз хәзрәт Закиров сүз тоттылар. Надир Мансурович, мәсәлән, Нижгар татарлары арасында бердәмлекне ныгытырга кирәк, диде. Сергей Михайлович соңгы елларда мөселман өммәтеннән булган чит ил эмигрантларының Түбән Новгород өлкәсенә күпләп килүен әйтте һәм аларны безнең тормышка күндерүдә татарларның роле зурдан, дип бәяләде. Гаяз хәзрәт милли хәрәкәттә уңышларга ирешүдә дини һәм иҗтимагый оешмаларның бергә эшләве генә тиешле нәтиҗәләр бирер, диде. Шулай ук район башлыклары Евгений Соколов та (Cергач), Татьяна Бирюкова да (Спас) һәм Халит Сөләйманов та (К.Октябрь) чыгыш ясадылар. “Сергач районында рус, татар һәм мордвалар арасында толерантлык хөкем сөрә”, - диде Евгений Михайлович. Ә Татьяна Валентиновна: “Спас районындагы татар авылларын без башкаларга үрнәк итеп куябыз”, - диде. Халит Мөхәммәтович шәехнең безнең якларга килүен тарихи вакыйга дип атады. Бай табын артында ашап-эчеп утырган кунакларны үзләренең җырлары белән Роза Хабибуллина, Халидә Бигичева, Мирсәет Сөнгатуллин, Рәсим Низамов, ИлСаф сөендерде, Ринат Вәлиев башкаруында музыкаль тезмәләр дә зур алкышларга лаек булды. Форсаттан файдаланып, грибанлы егетебез, Татарстанның атказанган артисты Ринат Сөләйман улы шәех Равил хәзрәткә үзенең яңа компакт дискын да бүләк итте. 8 августта шәех Рангы елгасы буенда урнашкан Спас татарлары белән очрашты. Россия мөселманнарының рухи лидерын Спас җирендә район башлыклары Татьяна Бирюкова һәм Андрей Ганенков каршы алдылар. Шуннан соң автомобильләр кортежы Бозлау авылының иске мәчете каршында тукталыш ясады. Биредә инде шәех Равил хәзрәтне Бозлау, Ишавыл һәм Тукай авыллары халкы көтә иде. Мөфти тарихи мәчеткә керде, намаз укыды, дога кылды һәм урамга чыгып дини сәламнәрен җыелган халыкка ирештерде, алар каршында тирән эчтәлекле нотык тотты. - Мин Түбән Новгород өлкәсенә 20 ел йөреп торсам да, сезнең якларга килеп чыкканым юк иде. Без биредә күп мәчетләр ачтык, дини конференцияләрдә катнашканым бар, әмма сезнең авыл-ларга беренче килүем. Рухи сәфәребезнең максаты – Нижгар төбәгендә яшәүче дин кардәшләребез белән күрешү. Менә Аллаһы Тәгалә сезнең белән күрешергә дә насыйп итте, искиткеч матур авылларыгызны күрергә шатмын. Әле машинада килгән вакытны ук без хәләлем белән матур табигатьне күреп шаккаттык, авылларыгыз да гүзәл, төзек, мәчетләрегез дә нур сибеп тора. Менә хәзер Бозлауның тарихи мәчетенә кереп ике рәкәгать намаз укып чыктык. Хөрмәтле дин кардәшләрем, ислам динебез – Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан җир йөзенә, кешелеккә җибәрелгән иң соңгы дин. “Мин бүген сезгә үземнең ачылган динемне җибәрдем һәм аны камил иттереп сезгә ирештердем”, - ди Раббыбыз. Без бу динебезне ата-бабаларыбыздан кабул иттек һәм аны күз нурыдай сакларга, киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Безнең кан тамырларыбыз буенча иманыбыз җаныбызга иңгән. Ахирәткә күчкән көннәребездә бала-оныкларыбыз догачы булсын өчен, Аллаһы Раббыбыз аларны дөрес иттереп тәрбияләргә куша. Һәм шуңа ирешергә ул үзе насыйп кылсын иде. Илебездә бик зур үзгәрешләр булды. Соңгы 20 ел эчендә сигез мең яңа мәчет ачылды. Тарихта мәчетләр булмаган урыннарда да мәхәлләләр оешты һәм Аллаһы йортлары төзелде, репрессия һәм торгынлык елларында җимерелгән мәчетләребез яңадан торгызылды. Пенза өлкәсендә бер тол хатын мәдрәсә төзегән һәм аны мәчеткә бүләк итте. Бу Россиядә дини биналарның артып торуына тагын бер ачык дәлил булды. Аллага шөкер, Түбән Новгород өлкәсендә дә дини хәятнең һәм исламның күтәрелгәнен күреп торып сөенәбез. Хөкүмәт тарафыннан да мөселманнарга һәрвакыт уңай караш булганын шатланып кабул итәбез. Иртәгә менә Дзержинскта ислам мәркәзе булачак зур җәмигъ мәчетне ачу тантанасына барабыз. Мәчетләребез төзелә икән, димәк, халкыбызда дингә, тәрбиягә ихтыяҗ бар. Ул үзенең малын дингә сарыф итмәсә, мәчетләребез дә төзелмәс иде. Ә халкыбыз хәләл акчасын, малын мәчет-мәдрәсә төзелешләренә кызганмый, шунысы аеруча куандыра. Чөнки изге бәндәләрдән булган бу милләттәшләребез Аллаһы Тәгаләгә ихлас калепләре белән ышана. Бу дөньяга без вакытлыча килгәнбез. Гомеребезнең озынлыгын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ә Аллаһының рәхмәте белән игелекле эшләр эшлибез икән, димәк, без Аллаһыга ышанган кешеләр. Шуңа да Аллаһы каршысына барачагыбызны без онытмаска тиеш. Мин Бохара Ислам мәдрәсәсендә укыганда, Кече Рбишчага шәкерт буларак практикага килгән идем. Шул вакытта мәчеттә хезмәт иткән бик хөрмәтле абзый үлем түшәгендә ята иде. Хәзрәт мине ясин укырга аның янына алып барды. Шуннан соң әйтте, соңгы сулышында булса да колагына иман керсен, дидек. Хөрмәтле җәмәгать, Аллаһыга шөкерана кылыгыз, биргәненнән разый булыгыз һәм аңа ышанып яшәгез. Барчагызга да безнең делегацияне шулай зурлап каршылаганыгыз өчен олы рәх\\мәтләремне белдерәм. Аллаһы Тәгалә һәрберегезгә хәерле саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете һәм бала-онык сәгадәте бирсен. Бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән, төрле афәтләрдән Үзе сакласын, - дип сөйләде шәех Равил хәзрәт һәм делегация составында булган хөрмәтле хезмәттәшләре, чит илләрдән, өлкәләрдән килгән кунаклар белән таныштырып үтте. Шулар арасында безнең күренекле милләттәшебез һәм эшмәкәребез Надир Хафизов кебек барлык социаль инфраструктуралары булган “Ока яры” дигән торак комплексы сыман Пензада “Спутник” шәһәрчеген төзүче кардәшебез Рафик Ибраһимовны атады. Ул шул булачак шәһәрчектә үз исәбеннән мәчет төзергә дә ышандырган. Аннары Равил хәзрәт хәер-догасын кылды, мәчеткә бүләген тапшырды, авыл башлыгы Али Аймасовны, Зиннур хәзрәт Хәсәновны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Татар Моклокасында шәехне авыл стеласы алдында милли ризыклар белән каршы алдылар, авыл башлыгы Салех Щегалев: “Төкле аягыгыз белән безгә рәхим итегез!” – диде. Авылның үзәк мәчете алды халык белән тулган иде инде. Равил хәзрәт Гайнетдин биредә дә бик эчтәлекле чыгыш ясады, дин юлында хез-мәт һәм ярдәм итүчеләрне бүләкләде, ә мәчеттә җомга намазы укыганнан соң, мәктәп ашханәсендә халык белән аралашуын дәвам итте. Дзержинск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тормышында 9 август көнне олы вакыйга булды – шәһәрнең иң матур урынында төзелгән яңа мәчет тантаналы рәвештә ачылды. Бу чараның хөрмәтле кунаклары арасында шәһәрдә яшәүче күп кенә мөселманнар белән бергә Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Валерий Шанцев та бар иде. Тантананың кульминациясендә барча мөселманнар шәех Равил хәзрәт җитәкчелегендә тәкбир әйтеп, яңа мәчеткә керделәр, ике рәкәгать намаз укыдылар, мөфти мәчетне котлап дога кылды. - ...Мәчет шәһәргә иман нуры сибә. Шуңа бу Аллаһы йорты Дзержинскның бер бизәге булып торыр. Ә иң мөһиме – без мондый изге урыннарда иманлы буын тәрбияли алырбыз. Шәһәр мөселманнарына шундый матур гыйбадәт йорты төзергә мөмкинлек биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлебез, - диде шәех Равил хәзрәт журналистларга. Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров үз чыгышында: “Бөек, тарихи көн бүген. Һәм без барыбыз да изге эш шаһитлары. Бу мәчетнең төзелешендә һәрберебезнең өлеше бар. Изге Коръән китабында: “Кеше җирдә кош оясы хәтле генә мәчет төзесә яисә аның төзелешендә катнашса, Ходай Тәгалә аңа җәннәттә сарай төзер”, - дип ассызыклады. Ә тантана зур концерт белән тәмамланды. Мәскәү делегациясе тантаналы төшке аштан соң кайтыр юлга чыкты. 1 2 3 4 5 6 7 Олег ӘНДӘРҖӘНОВ, Ринат СӨННӘТОВ | (полный текст новости)

  • 2014-09-02 09:05 Рафис Корбан: “Сталин булыр идем һәм бу илгә әзрәк тәртип кертер идем”
    02.09.2014 Җәмгыять Татарстан Язучылар берлегендә 327 язучы бар, шуның 210ы – пенсиядә. Ике ел эчендә 18 язучы гүр иясе булган. ТР Язучылар берлеге рәисе белән Габдрәхим әңгәмәсе: – Рафис туган, коммунистлар партиясе Язучылар берлеген үзенең идеологиясен үткәрү өчен оештырган. Бүгенге көндә Язучылар берлегенең максаты нинди?   – Язучының тормыш-көнкүрешен кайгырту, социаль яклау белән шөгыльләнү, язучыга иҗат итәр өчен мөмкинлекләр тудыру.   – Хәзер үзен язучы дип атаучылар бихисап. Язучылар берлегенә теләсә кемне аласызмы?   – Юк. Язучылык ул – Ходай биргән сәләт. Махсус уку йортларында укып, аның төрле теорияләрен өйрәнеп, язучыда образлы фикерләү сәләте булырга тиеш. Шундый шартларга җавап биргән очракта гына аны чын язучы дип атап, Язучылар берлегенә алырга була. “Нәрсәгә кирәк соң ул сезнең союзыгыз?” – дигән кешеләр дә бар. Әдәбиятның, әдәби әсәрнең асылын аңлап бетермәүчеләр шулай ди. Әдәбиятка җитди карарга кирәк.   – Халык Зифа Кадыйрова китапларын егылып укый. Язучыларның шуңа эчләре поша икән...   – Зифа Кадыйрованың әдәби яктан эшләнмәгән әсәрләр иҗат итүенә эчләре поша. Әдәби нормалар буенча язылмаган алар, гади көндәлек шикелле генә. Әдәби кыйммәте бик түбән ул китапларның.   – Казанда затлы татар китап кибете юк. Ник ачмыйсыз?   – Аның өчен акча кирәк. Бу эшне Президент һәм хөкүмәт ярдәме белән генә эшләп була.   – Ахырзаман алдыннан китаплар күп язылыр, укучы булмас диләр...   – Әкият сөйләмә, ахырзаман булмаячак.   – Ышанмыйсызмы?   – Юк.   – Аллага ышанасызмы соң?   – Ышанам. Әмма миллион еллар яшәгән җир беркайчан да юкка чыкмаячак.   – Ахырзаман, Кыямәт көне хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә язган бит!   – Аны Аллаһы Тәгалә түгел, Мөхәммәд Пәйгамбәр язган.   – Пәйгамбәребез укый да, яза да белмәгән... Рафис туган, сезнең хакта: “Үзе рәис булгач, бөтен туганын союзга эшкә алып тутырды”, – диләр.   – Әкият! Син эшкә килсәң, сине дә алам. Сигез мең сум хезмәт хакына риза булсаң, әлбәттә...   – Кем булып?   – Тукай клубына әдәби чаралар уздыручы хезмәткәр кирәк. Атна саен чара үткәрәсең. Секретарь кирәк, шулай ук хезмәт хакы сигез мең тәңкә. Килегез, теләгән кешене чакырам, килүче генә юк. Урам себерүче кирәк – биш мең тәңкә. Һәр көнне эшләргә кирәк, әнә, агачтан яфрак коелып тора. Ә кемне алырга тиеш соң мин? Туганымны алам да эшләтәм инде. Автобус йөртергә шофер юк, чөнки хезмәт хакы 5 мең 500 сум. Киләме кеше? Районнарга йөриме? Эшне ничек оештыра икән бу дип уйлаган кеше юк. Бөтен кеше дә туганын ала. Алдырырга теләмәсәләр, кемнәр бу сүзне сөйли, үзләре килсен дә эшләсен!   – “Казан утлары”нда баш мөхәррир булырга теләгәнсез...   – Була алмадым... “Казан утлары”на Илфак килде. Килер дип уйламаган идем. Күп кенә татар газета-журналларыныкы кебек үк “Казан утлары”ның да хәле авыр бүген. Тиражы да мактанырлык түгел. Очрашуга баралар да: “Мәгез, сезгә “Казан утлары” дип калдырып кайталар.   – Сезне “Казан утлары”ның кай ягы үзенә җәлеп итә?   – 300дән артык язучыбыз бар, килсәм, һәрберсе 10 кешене журналга яздырырга тиеш дип бурыч куяр идем. 3000ләп укучы була дигән сүз бу. “Союзга ал әле”, – диючеләргә дә шундый ук бурычны куяр идем.   – Ник сезне “Казан утлары”на мөхәррир итеп куймадылар соң?   – Миннән сорамадылар, ник икәнен әйтмәделәр.   – 15-20 ел элек циркта Айдар Минһаҗев белән трусикчан килеш чабып йөргәнегезне хәтерлисезме?   – Булды андый хәл. Курчак театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли идем. Анда курчак театры артистлары да катнашты. Ул вакытта “Татарстан хәбәрләре” дигән газета чыга иде. Шул редакция оештырган чара иде ул. Читенсенмим дә, үкенмим дә. Трусикчан йөрүнең ни ояты бар? Хәзер урамда бөтенесе трусикчан йөри. Шорты шул трусик бит инде ул. “Мунча” дигән хикәяне трусикчан килеш укыган идем.   – Туган авылыгыз Кече Битаманда бик зур йорт салып ятасыз дип ишеттем.   – Кайтып күрсеннәр, зур түгел: 6га 6 метр. Энекәшнең иске йорт бурасыннан (яңа бура да түгел) ун ел буе шул бер йортны салып ятам.   – Газ кергәнме?   – Юк әле. Быел, ниһаять, су кертәм дип торбалар үткәрдем, суын әле кертмәгән. Җәйге йорт. Кышкы йортка әйләндерергә хыялланам, ләкин аның өчен акча күп кирәк.   – Монда күпме аласыз?   – 30 мең сум.   – Үзегезнең нәшриятыгыз бар бит.   – Аны эшләтер өчен штат тотарга кирәк, әлегә ул эш тукталып тора. “Рафис үзенең нәшриятына Президенттан акча ала да китап чыгара, баеп, урлап ята”, – дип сөйлиләр. Аны урлап булмый, ул казначейство аркылы керә торган акча. Казначейство акчасының һәр тиене исәптә. Белмәгән кеше генә сөйли, эче поша. Урлый белә торган кеше бар икән, килсен, бергәләп урларбыз.   – Нәҗибә Сафинаны ник эшкә алмыйсыз?   – 63 яшьтәге пенсионерны ничек алыйм ди? 8 мең тәңкәгә килсен дә, приемныйда утырсын, яки завклуб булып килсен, эшләтәм. 8 меңгә килмәячәк бит ул! Интернет аша приемныйда утырырга кеше эзләдем. 20-22 яшьлек кызлар референт-секретарь булу өчен 40тан алып 100 мең сумга кадәр акча сорыйлар.   – “Әгәр дә мөмкинчелек бирелсә, Гитлер булыр иде ул”, дип әйтәләр сезнең хакта.   – Гитлер начар булганмыни? Кем әйтә начар дип? Сталин әйбәт булганмы? Икесе дә бертөсле. Бер-берсе белән килешеп сугыш башлаганнар. Мин Сталин булыр идем һәм бу илгә әзрәк тәртип кертер идем. Югыйсә, илдә бернинди тәртип калмады бит.   – Ник депутат булмыйсыз?   – Аның өчен күп акча кирәк. Депутат булып, нәрсәдер үзгәртеп булыр дип уйлыйсыңмы?   * * *    Нәҗибә Сафина (язучы):   – Рафис Корбан ике ел рәис булып эшли. Шул чорда аның белән бер тапкыр да очрашканым юк. Бер кичәдә ул: “Язучылар кичәләргә үзләренең фикерләрен генә әйтергә килә. Мин Нәҗибә апа Сафинаны күздә тотып әйтәм”, – диде. Кем фикерен әйтергә тиеш соң язучы, үз фикере дә булмаса?! Әдәби чараларга чакырганнары, катнаштырганнары юк. Язучылар берлеге язучыларга ай саен 300 сум хәер бирә. Ачтан үлмәсен ди торганнардыр инде. Шуны алырга гына барам.   Гәрәй Рәхим: (Татарстанның халык язучысы):   – Рафис Корбан рәис буларак бик әйбәт эшли, һәрбер язучының мәнфәгатен кайгырта: иҗатын, матди тормышын бик әйбәт белә. Язучылар берлеге тулы канлы тормыш белән яши. Рафис Корбан – оста нәшир дә, аның “Илһам” китап нәшрияты бар. Ул бик матур китаплар чыгара. Үзен халык бик ярата. фото: art16.ru ГАБДРӘХИМ --- | 02.09.2014 (полный текст новости)

  • 2014-09-02 12:20 Таһир Гайнуллинның туган көненә Салават нәрсә бүләк иткән (ИНТЕРВЬЮ+ФОТО)
    01.09.2014 Шоу-бизнес Салават Фәтхетдинов концерты алдыннан Таһир Гайнуллин бүлмәсенә кердем. – Таһир, 30 яшең тулды, өйләндеңме инде?   – Аллага шөкер, өйләнмәгән әле.   – Җыенмыйсың дамы?   – Исәптә бар, вакыт юк.   – Кызың бармы соң?   – Була да юкка чыга.   – Кызлар белән йөрергә вакытың юктыр?   – Табыла инде ул.   – Бер-ике кичкә генәме?   – Шулай дип әйтсәк тә була.   – Каян табасың?   – Табылалар алар үзләре.   – Авыру эләктерсәң?   – Алла сакласын...   – Әти-әниең исән-саумы?   – Әйе, Әтнә районы Каенсар авылында яшиләр. Гаиләдә өч бала идек, энекәш мәрхүм булды. Ике ел элек Кабан күлендә батып үлде. Су коенырга кергән булган. Салават Зәкиевичкә рәхмәт, водолазлар белән эзләп таптылар. Бертуган апам кияүдә.   – Һаман да төнге клубларга йөрисеңме?   – Андый җиргә йөргән юк хәзер, ирендерә.   – Әле дә саласыңмы?   – Салмыйм.   – Тормышның ләззәтен каян аласың?   – Халыктан.   – Аягыңа ни булды?   – Баскычтан төшкәндә ялгыш бастым, тартылды. Шеште, укол ясадылар.   – Туган көнеңә Салават нәрсә бирде?   – 30 мең сум.   – Салаватка нәрсәң белән ошадың?   – Җененә ошаганмындыр.   – Син дә сүгенәсеңме?   – Сүгенәм.     vk.com фотолары.   ГАБДРӘХИМ --- | 01.09.2014 (полный текст новости)

  • 2014-09-02 12:20 ИлГәрәй: Балага бакчаны 3 ел көттек (лифт-интервью)
    01.09.2014 Шоу-бизнес Әңгәмә вакыты: 01.09.14. Әңгәмә урыны: Казан, "Парк Хаус" комплексы капка төбе. - Белем көн белән, Илгәрәй! - Рәхмәт. Бездә бәйрәм. Иртәгә кызыбыз Әдилә беренче тапкыр балалар бакчасына бара. - Аңа ничә яшь? - 3 яшь тә 7 ай. - Озак көттегезме чиратны? - Бик озак. 3 ел көттек. 9 ай вакытында чиратка баскан идек инде. - Моңа хәтле баланы кем карады? - Хатынымның әнисе. Кайчан ничек инде. Хатыным ике көн эшләп, ике көн ял итә. - Нинди эштә? - Кибеттә сатучы. Парфюмерия сата.  - Әдилә кайдагы балалар бакчасына барачак? - Дубравная урамындагы 131нче номерлы балалар бакчасына. - Барам диме соң? - Бик барасы килә, белеп әйтәдерме юктырмы. Күлмәкләрен сайлый, әзерләнә.  - Җиңел генә йөреп китсен инде. - Әйе. --- --- | 01.09.2014 (полный текст новости)

  • 2014-09-02 12:20 Башкортстандагы торнадоны ВИДЕОга төшергәннәр
    01.09.2014 Экология 29 август көнне Башкортстанда торнадо узган иде. Бик күп йортлар, каралты-куралар зыян күргән. Шул күренешнең видеолары чыга башлады:             --- --- | 01.09.2014 (полный текст новости)

  • 2014-09-01 08:34 Энгель Фәттахов: Безнең укучылар чит илнекеннән калышмый (ИНТЕРВЬЮ)
    31.08.2014 Мәгариф Мәгариф министрлыгы быел ни өчен инглиз телен беренче сыйныфтан ук кертергә булды? Балалар бакчалары буенча рейтинг төзелерме? Имтиханнарны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучыларының язмышы ничек хәл ителәчәк? Яңа уку елы якынлашып килгәндә әлеге һәм башка сораулар буенча ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка мөрәҗәгать иттек. – Энгель Нәвапович, якынлашып килүче бәйрәмегез котлы булсын. Әмма бәй­рәмнән соң җитди эш башлана. Яңа уку елында нинди яңалыклар көтелә? – Мәгариф өлкәсе ел саен нинди дә булса үзгәрешләр кичереп тора. Бу шулай булырга тиеш дип саныйм. Мәгариф хез­мәт­кәрләренең Сабада узган рес­пуб­лика август киңәш­мә­сендә алдагы уку елына яңа бурычлар куелды. Моңа кадәр мәгариф эшчәнлеген 2015 елга кадәрге “Киләчәк” стратегиясенә ни­гезләнеп оештырдык. Хәзер яңа программа, стратегия булдыру өстендә эшлибез. Моны төзе­гәндә 2020–2030 нчы елларда чыгарылыш укучысына куелган таләпләр дә күздә тотыла. Хәзерге вакытта районнарда август киңәшмәләре уза, аларда төрле мәсьәләләр күтәрелә. Алга таба эшне шул нәтиҗәләрдән чыгып оештырырга җыенабыз. Узган уку елы математика фәненә багышланган иде. Математиканы белгәннәргә башка фәннәрне өйрәнү дә җиңелрәк. Бу уку елын Физика елы дип игълан итсәк тә, математика буенча да нәтиҗәләр чыгарырга уйлыйбыз. Чыгарылыш сыйныф укучыларының инглиз теле буенча белемнәре җитмәү дә борчый. Безнең чит ил компанияләре белән уртак проектларыбыз шактый. Ә аны тормышка ашыру өчен, инглиз телен яхшы белергә кирәк. Балалар бакчаларының күбесендә инглиз теле өйрәтелә, әмма мәктәптә ул икенче сыйныфта гына укытыла башлый. Ике арада өзеклек булмасын өчен, быел инглиз теле дәресләрен 1 нче сыйныфтан ук кертергә булдык. Бездә мәктәпкәчә белем бирү буенча районнарның ничек эшләве турында әлегә мәгълүмат юк. Шуңа күрә алар өчен дә күрсәткечләр билгеләп, рейтинг булдырачакбыз. Сабый­ларның мәктәпкә әзерлеге без­нең өчен бик мөһим. Быел тәүге тапкыр беренче сыйныфка баручылар арасында тест уздырачакбыз. Бу исә бакчаларның ничек эшләвен бәяләргә ярдәм итәчәк. Районнардагы мәгариф бүлек­ләре башлыклары белән беренче мәртәбә аерым күрсәткечләр буенча килешү төзедек. Аларның “йомшак” яклары ел дәвамында контрольдә тотылачак. Укытучыларны аттестацияләү буенча да яңалыклар булачак. Быел ул беренче тапкыр кәгазь боткасыннан башка гына, электрон рәвештә уздырылачак. Аны быел 11 мең укытучы үтәчәк. Республикада быел 814 яшь укытучы эшли башлый – Быел мәктәпләр дәрес­лек­­ләр белән ни дәрә­җәдә тәэмин ителгән? – Әлеге мәсьәлә буенча ике ел шөгыльләнәбез инде. Бу яктан проблема юк. Бөтен дәреслекләр дә җитә. Мәктәпләрнең бүген 99 проценты китаплар белән тәэ­мин ителгән. Әгәр берәр проблема килеп чыкса, “кайнар элемтә”­гә җиткерергә мөмкин, без аны хәл итәчәкбез. – Мәктәпләрдә барлык фән укытучылары да җитәме? – Педагогларны әзерләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк дип саныйм. Бөтен мәктәпләрдә дә яхшы укытучылар җитә дип әйтеп булмый. Бигрәк тә математика, физика, химия, биология укытучылары. Соңгы елларда мәктәп­ләргә яшь укытучыларның килүе – сөенечле хәл. Республикада быел 814 яшь укытучы (шуларның 482се – югары уку йортларын, 332се – педагогик көллият тә­мамлаган) эшли башлый. Яшь белгечләрне җәлеп итү буенча грантларның да файдасы бар. Аны отучыларга биш ел дәвамында 10 мең сум акча өстәмә түләнә. Укытучылар сан ягыннан җитә, әмма сыйфат буенча таләпләргә җавап бирү дә кирәк. Быел укытучы белгечлеген сайларга теләүчеләрнең артуы күзәтелә. Вузларда бюджет урыннарына бер урынга 20 кеше дәгъва кылса, көллиятләрдә бу күрсәткеч 6га җитте. Бу соңгы вакытта укытучыларның хезмәт хакы артуына да бәйле. Педа­гогларның уртача хезмәт хакы – 33, тәрбиячеләрнеке исә 28 мең сумга җитә. Грант алучылар саны да ике тапкыр күбрәк. Мәгариф өлкәсенә килүче ир-атлар арта бара, бүген алар 12 процентны тәш­кил итә. Бу яктан да киләчәктә уңай үзгәрешләр булыр дип кө­тәбез. 4 сыйныфтан соң ук тестлар кертәчәкбез – Укучыларны БДИга әзер­ләүгә игътибар артачакмы? – Быел имтихан нәтиҗәләре узган елдан түбәнрәк булса да, ил буенча уртача күрсәт­кеч­ләр­дән югарырак. Аны күпкә га­делрәк итеп үткәрдек. Киләчәктә БДИ бирү буенча стационар пунктлар булырга тиеш. Имтихан пунктлары бездә йөздән артык. Аларның санын киметеп, сыйфат мәсьәләсенә игътибар бирергә җыенабыз. Укучыларны имтиханнарга психологик һәм белем ягыннан яхшылап әзерләү өчен, 4 сыйныфтан соң ук тестлар кертәчәкбез. Инша кертү хакында мәктәпләргә җиткерелде инде. БДИга репетитор яллап, акча түләп әзерләнү дөрес түгел. Шуңа күрә укучыларны сынауларга мәктәптә яхшылап әзер­ләргә кирәк. – Замана укучысына нинди таләпләр куела? – Стратегия укучының нинди дә булса фәнне генә яхшы белүен түгел, аларны рухи һәм ватан­пәр­вәрлек ягыннан тәрбияләүне дә күздә тота. Безнең укучылар белем буенча чит илнекеннән бер дә калышмый. Сингапур, Көнь­як Корея, Финляндия, Бөек­британия тәҗ­рибәсен өй­рә­нәбез. Тик безнең укучыларга ли­дерлык сыйфатлары җитеп бет­ми. Һәр кеше, урта яки югары белем алуына карамас­тан, әйдәп баручы булырга тиеш. Соңгы вакытта урта һөнәри белем бирү йортларына игътибар артты. Быел тугызынчы сыйныфны 36 мең укучы тәмам­ласа, аларның яртысы техникум, көллиятләргә китте. Урта һөнәри белем бирү йортларында яхшы шартлар тудырылырга тиеш. Республикада хезмәткә өй­рәтү буенча ресурс үзәкләре булдырыла. Югары белем алып та, яшьләрнең эш эзләп йөрүе күңелле хәл түгел. Укучылар үзләренең кайда эш­ләя­чәген, күпме хезмәт хакы аласын, нинди социаль гарантия­ләргә ия булуын алдан ук белеп торырга тиеш. – Быел республикада тугызынчы сыйныф укучылары арасында сынауларны бирә алмаган йөздән артык бала шул ук сыйныфта утырып калачак. Андый укучыларга игътибар артачакмы? – Алар бездә күп түгел. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы октябрь аенда имтиханнарны кабат тапшыру мөмкин­леге бирде. Аны уңышлы тап­шыр­ганнар югары сыйныфка күчә алачак. – Мәктәпләргә ГТО нормалары кертү буенча эшләр ни­чегрәк? – Безнең төбәктә әлеге нор­­­­­маларны кертү буенча тәҗ­рибә үткәрелә. Беренче тапкыр ярышлар уздырылды. Уку­чы­ларның аларда ничек катнашуыннан, аны ничек тапшыруыннан чыгып нәтиҗәләр ясалачак. Һәр яшь өчен аерым нормативлар булачак. Урта мәктәптә балалар саны 100 дән ким булмаска тиеш. – Укучылар аз булган мәктәп­ләргә нәрсәгә өмет­ләнергә? – Быел рейтингка беренче мәртәбә бер укытучыга ничә укучы туры килүе турында күрсәткеч керттек. Мәктәп эшчәнлеген икътисадый яктан билгеләү өчен кирәк бу. Мәктәпләрне кыскарту мәсьәләсендә авыл халкы, әти-әниләр фикере исәпкә алынырга тиеш. Районнарда эшлисе эшләр бик күп әле. Әйтик, Питрәч районының бер мәктәбен бер укучы бетергән, ул да аттестатсыз калган. Узган уку елында Мөслим районындагы Сикия тугызъеллык мәктәбендә 9 бала белем алган. Урта мәктәптә балалар саны 100дән ким булган очракта, сыйфат турында нинди сүз булырга мөмкин? 2018 елда урта мәктәпләрдә стандартлар буенча тиешле шартлар тудыру таләп ителә. База мәктәп­ләрендә капиталь ремонт үт­кәрергә, аларны яхшы җиһазлар, укытучылар белән тәэмин итәргә кирәк. Башлангыч мәктәптә ике бала булса да, аларны саклап калырга тырышабыз. База мәктәп­ләренә якын килергә, яхшы юллар салырга, автобуслар белән тәэмин итү зарур. Болар – алдагы елларда эшләнәсе эшләр. – Сүз уңаеннан, республикага Украинадан качак гаи­лә­ләр кайта. Ә аларның балаларын бакча, мәктәпләргә ур­наштыру буенча проблемалар тумадымы? – Хәзерге вакытта республикага барлыгы 500 бала кайтты. Мәктәпләр буенча проблема юк, ә бакчага урнашу өчен исә электрон чиратны көтәргә ки­рәк.  Сәрия САДРИСЛАМОВА 126 | 29.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-09-01 08:34 Ә сез беренче сентябрегезне хәтерлисезме?
    01.09.2014 Бәйрәм Көн дә бәйрәм, көн дә туй. Бүген менә көз башлану көне һәм иң матур бәйрәмнәрнең берсе - 1 сентябрь. Кемдәдер каникул бетү депрессиясе бүген, ә кемнеңдер яңа адым алдында тору шатлыгы. Ә сез беренче сентябрьләрегезне хәтерлисезме?  Сөйләгез әле.  --- --- | 01.09.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-31 07:45 Владимир Путин: "Югары вазыйфаи затны кем дип атау - Татарстанда яшәүчеләрнең үз эше"
    31.08.2014 Сәясәт Бүген Россия Президенты Владимир Путин "Селигер" яшьләр форумында Татарстан егетенең республика башлыгы атамасына кагылышлы соравына шулай дип җавап бирде. "Билгеле бер үзенчәлекләр бар, әмма алар федерализм үсеше барышында исәпкә алынырга тиеш. Югары вазыйфаи затны ничек атау - бу беренче чиратта сезнең эш. Татарстанда яшәүче гражданнар эше", - дип ассызыклап узды Путин. Ил башлагы белдергәнчә, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм хәзергесе, Рөстәм Миңнеханов, "Россия патриотлары." "Без аларның Россия Федерациясе гражданнары гына түгел, Россия патриотлары булуларын сиздек", - диде Владимир Путин.  | 29.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-31 07:45 Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОрепортаж
    30.08.2014 Мәдәният Бүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты. Тантана Г.Тукайның татар халкы үзе өчен гимн иткән “Туган тел” шигырен уку белән башланды. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантана кунакларын сәламләде. Чын күңелдән бәйрәм белән котлап, ул бүгенге көннең үзенчәлекле булуын искәртте. Бәйрәм алдыннан Татарстанда күп кенә яңа объектлар ачылуын, Казанның төрки дөнья башкаласы итеп билгеләнүен, Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен, шул рәвешле, зур вакыйгалар булуын билгеләп үтте. “Бу максатчан, системалы эш”, - диде ТР Президенты. 2014 ел Россиядә Мәдәният елы буларак үтүе дә үзенчәлекле. Р.Миңнеханов белдергәнчә, премия тапшырганчы, мэр Илсур Метшин белән алар күп кенә объектларда булган, мисалга, яңартылган М.Горький исемендәге үзәк паркта, Иске Татар бистәсендә. “Бәйрәмнең тәмамлану этабы – Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру. Бу Татарстанның иң зур бүләге, һәм мин сезне шушы вакыйга белән котлыйм”, - диде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен "Утлы дала" ике томлы тарихи романы өчен язучы Вахит Имамовка һәм каллиграфик композицияләр сериясе өчен Владимир Поповка тапшырды. Премия күләме – 500 мең сум. Халкы бәхетле булганда гына, язучы үзен бәхетле саный. Бүләк алгач, Вахит Имамов шундый фикер әйтте. Татар халкы беркайчан да үз туган телен онытмасын иде, дип, заманыбызның актуаль проблемасына ишарәләде. Владимир Попов исә үзенең хезмәтенә республика җитәкчелеге игътибар итүенә күңеле тулганлыгын әйтте. Бөек Ватан сугышыннан соң минем бөтен хезмәтләрем тынычлык темасына багышланды, ә соңгы 25 елда – шәрык сәнгатенә, диде ул. Рәсми өлештән соң, Камал театры янындагы мәйданда бәйрәм концерты башланды.   Фото: Регина Хабибуллина --- --- | 30.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-31 07:45 “Кыйналсам да, мин — оптимист”
    31.08.2014 Милләт Заманында Минтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимов, Владимир Путин белән Казанда узган очрашуда Башкортостанның Бәләбәй шәһәреннән килгән татар гимназиясе директоры: “Башкортостанда татар булу авыр”, — дип, медиа кырын шартлатты. Зур мөнбәрдән Уфа татарларының тел статусы, мәгарифе турындагы мәсьәлә күтәрелде. Шуннан соң гади директор дөньяга танылды дисәң дә була. Билгеле, Нурмөхәммәт абый Хөсәиновның бу сүзләрен “онытмадылар”, үчләшү күп булды, гимназияне ябар өчен нинди генә ысуллар кулланмадылар! Судтан башы чыкмады, бермәл берьюлы 20 (!) административ эш буенча мәхкәмә юлын таптады, һәрберсен җиңеп барды. Гимназиянең ишегалдында “Хуш киләсез!” дигән сүзләр, закон буенча, башкортча язылырга тиеш, дип күпме бәйләнделәр, әмма ул элмә такта ничек эленде, шул килеш яңартылып кына тора. Хикмәт, әмма Бәләбәй гимназиясе директоры барысыннан да үҗәтрәк булып чыкты, һаман да үзен җиңә алмыйлар. Эшен дәвам итә, гимназиясен ябу түгел, зурайтам дип янып-көеп йөри, балаларын, конвейер кебек, ел саен Казанга укырга юллый, туган авылы тарихын өйрәнә, китаплар яза, фәнни эшләре өелеп ята. 31 августта аның туган көне, инде ул да 60 яшен тутыра икән. Берничә сорау биреп кылларын тартып кайттык.   “Матур әдәбият бик кирәк”   — Нурмөхәммәт абый, вакытында сиңа басым көчле булды. Гимназияне ябу сәбәп кенә эзләп тордылар, башың судтан чыкмады. Мортаза Рәхимов режимында татарча фикерләгән кешеләргә яшәү, эш алып бару җиңел булмады. Хәзер хакимлек алышынды. Татарга карата вәзгыять үзгәрдеме, әллә Башкортостанда татар булу һаман да авырмы?   — Әйе, ул елларда үземне кыл өстендәге кебек хис иттем. Хакимиятнең һәр тармагы бердәм һәм аяусыз эшләде, гимназияне таркатырга теләделәр. Шөкер, бердәм булдык, аны саклап калдык. Әмма ул вакыттагы режим әле тиешле дәрәҗәдә юкка чыкмады, законнар шул ук бит, түрәләр дә алмашынмады, яңалары килсә дә, элекке эш ысулы сакланды. Фәрманны башкаручы чиновникларның күпчелеге, аеруча урындагылар үз вазыйфаларында безнең белән сугышуны туктатмады. Сталиннан курку синдромы Русия халкы күңеленнән ничек чыгып бетмәсә, Башкортостандагы татар зыялыларында Рәхимов шәүләсеннән курку сакланып калды. Дөрес, турыдан-туры изү, басым ясау юк төсле. Әмма татарларның бер генә дә мөһим проблемалары хәл ителмәде бит. Әйтик, татар теллеләр Башкортостанда күп булса да, җирле телевидение белән радиода татар тапшырулары артмады. Татар гимназияләре ачылдымы? Юк. Исем өчен генә республикада татар гимназиясе исемен йөрткән уку йорты бар. Шуларның берсе — гомум белем бирүче мәктәп эчендәге татар гимназиясе сыйфатында гына. Ә башкорт гимназияләре һәр районда диярлек бар, хәтта татарлар күпләп яшәгән район, шәһәрләрдә дә.   Татар укучыларына мәктәп белән китапханәләргә татар язучыларының әсәрләре, татарча уку әсбаплары кайтарылмый. Минем дә Казанга еш килүем гимназиягә китаплар алып кайту белән бәйле. Мәгариф системасында Казаннан уку әсбапларын кайтару механизмы бөтенләй юк, безнең заказларны кабул итмиләр. Казанга киләм икән, дәреслекләр, матур әдәбият төяп алып кайтам. Алар бик кирәк, балаларга төрле бәйгеләрдә бүләк өчен дә зур һәдия бит! Башкортостанда китап кибетләрендә татар китабын табып булмый. Ярый ла безнең гимназиянең Татарстан бүләк иткән автобусы бар, дуслар, ата-аналар ярдәм итә, кирәк икән, шуңа төяп алып кайтабыз. Ә башкаларның андый мөмкинлеге юк бит.   Элек күп татар авыллары башкорт саласы дип язылды, бу галәмәт әле дә дәвам итә. Китап булмасын, телевидение татарча булмасын, мәктәптә татар теле кысрыклап чыгарылсын, мондый мохиттә тулы канлы татар булып калырга мөмкинме? Бик авыр.   Гимназияне генә алыйк, “СанПиН” шартлары буенча, Бәләбәй татар гимназиясендә 198 бала укырга тиеш. Безгә алар штраф чәпи, без аларны түли-түли 270 балага белем бирәбез. Безнең күршедә генә 700 укучыны сыйдырган башкорт гимназия-интернаты бар.   Гимназиягә өстәмә уку урыннарын булдыру өчен янкорма һәм интернат кирәк дип, хакимият органнарына дистә елдан артык хатлар язабыз. Берсе Башкортостан президентына да барып иреште, аның аппарат җитәкчесеннән, мәгариф министрыннан, вице-премьердан: “Интернат кирәк”, — дигән җаваплар алдык. Татар балаларын татарча тәрбияләр өчен яныбызда гына балалар бакчасын булдыру турында да мөрәҗәгать иттек. Аңа да риза булдылар кебек. Әмма дәүләт системасы шулкадәр мәкерле, нәтиҗәдә сораганның бары тик янкормасын гына төзергә рөхсәт ителде. Кемдер Президент карарын үзгәрт-кән. Булган бинаны төзекләндерергә кирәк, дип сорап хат та яздык, чөнки шунсыз яңа бинаны кулланышка кертү мөмкин түгел. Безне “кайгыртучан” түрәләр бу өлешен дә төшереп калдырган. Янкорманы иске бинага ремонт ясамый гына төзеп куярга телиләр. Менә шундый караш. Ә сез “үзгәрде”дисез...   “Беттек” дип кул селтисе түгел”   — Хәзер БДИны татарча да, башкортча да тапшырырга ярамый, Мәскәүдән рөхсәт юк. Бу — милли мәгарифкә аяк чалу. Телибезме, теләмибезме, әмма Татарстан мәктәпләрендә дә төп фәннәрне урыс телендә укытуга күчеп баралар, чөнки БДИ тапшырасы бар. Казандагы бердәнбер татар гимназиясендә шул ук хәл күзәтелә. Ә Бәләбәй уку йортында бу мәсьәлә ничек хәл ителә?   — БДИ безнең файдага булмады. Шулай да “болай булгач, беттек” дип кул селтисе түгел. Бу мәсьәләгә берничә яктан карар идем. Беренчесе — ул татар дөньясының таркаулыгы. Бездә һәр кешегә хәбәр җиткерердәй “чегән почтасы”дай система юк. Халык 90 процент татарча эшләп килгән татар гимназияләренең уңышларын күрә белсә, ата-аналар, һичшиксез, балаларын татар гаимназияләренә бирер, милли тәрбияне сайлар иде. Без чеп-чи татар авыл мәктәпләрендә укып, имтиханнарны урысча тапшырып, югары уку йортларында белем алдык. Ата-аналар күп очракта үзләре урыс телле шәһәргә килеп эләгеп, башларыннан кичкән кыенлыкларны үз балалары да күрмәсен дип уйлый, татарча укытмаска тырыша, урыс теле белән генә кеше булырга мөмкин, дип фикер йөртә. Әмма бүгенге вәзгыять тәмам икенче. Бездән аермалы бүгенге бала тулысынча диярлек урыс мохитендә үсә. Карагыз, телевизор, радио, матбугат урысча, интернет татар телле түгел, баланың теле урысча ачыла, татар авылларының урамнарында да балалар үзара урысча аралаша. “Балам урысча белми үсә!” — дип әйтү чынбарлыкка туры килми. Ә бу курку синдромы хәтта дөм татарча белмәгән баланың ата-анасында да бар. Иң кызыгы шул: сирәк-мирәк булса да авылдан килгән һәм татарча яхшы белгән балаларның ата-аналары өчен мондый проблема юк, ә шәһәргә күченеп киткән кешеләр баланың телен бозмас өчен барлык тырышлыгын куя. Гимназия белән кызыксынып килсәләр дә: “Фәннәрне татарча укытмыйсыздыр бит?” — дип куркып, шикләнеп сорау бирә. Хәтта урыс кешеләре дә (андыйлар да килә) бу турыда кызыксынмый. Ягъни, мескен татар урыстан да ныграк урыс булырга тырыша.   Менә шул урыслашып, мескенлегенә ябышып яткан ата-аналардан туып, татарча белмәгән балаларны (ә алар 80 процентны тәшкил итә) ничек итеп татар теленә өйрәтергә дә, акрынлап фәннәрне татар телендә укутуга күчерергә дигән мәсьәлә бар гимназиядә.   Бу мәсьәләне авыр булса да чишәбез. Без дә фәннәрне татарча укыта алмыйбыз. Әмма татар теле, әдәбияты дәресләреннән тыш, физкультура, хезмәт, җыр, рәсем ясау, тирә-як мохит дәресләрен, өстәмә белем бирү системасындагы сәнгать сәгатьләрен, бөтен тәрбия чараларын, бәйрәмнәрне, мөгаллимнәр белән аралашуны татар телендә алып барабыз. Билгеле, урыны-урыны белән аңламаганда тәрҗемә итәбез. Әйтүе генә җиңел, ләкин бу һәрвакыт укытучыдан чама белеп эшләүне таләп итә. V сыйныфта татар тарихын татар телендә укыта башлыйбыз.   Ата-ана өйдә татарча аралашса, балага да, безгә дә җиңел булыр иде. Ә болай бала татар мохите белән гимназиядә генә таныша булып чыга. Өйдә ата-анасы “ТНТ” түгел, ә татарча каналлар караса, татарча газета-, журналлар алдырса, гаилә белән бергә интернеттан булса да татар кинофильмнары, мультфильмнары карасалар, телне үзләштерү бермә-бер тизрәк булыр иде.   Ата-аналар безгә балаларын татарча өйрәнсен дип алып килми, ул яхшы белем алсын, тәрбияле булсын, сәламәт тормыш алып барырга өйрәнсен дигән теләк белән бусагабызны уза. Бу өлкәдәге күрсәткечләребез яхшы. Кайбер очракта ата-аналар онытып та җибәрә: ник татарча кирәк дип әйтә башлый. Ә безнең коллектив гимназиядә татар мохитен көчәйтү яклы. Шул уңайдан гимназия каршында балалар бакчасы булдырдык, балалар ике төркемгә бүленеп йөри. Анда тәрбия тулысынча татарча. Каникуллар вакытында лагерьлар эшли, аралашу бары тик татарча гына. Ел саен укучыларыбызны Татарстанда татарча эшләүче аланнарга юллыйбыз.   Ә БДИ, ГИАлар мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан белән Русия арасында имзаланган шартнамә бар, анда ачык итеп әйтелгән: мәгариф системасындагы мәсьәләләрне хәл итү — ике якның да вәкаләте. Әгәр теләсә, Татарстан бу мәсьәлә буенча Страсбург судына кадәр барып җитә ала. Әле дә соң түгелдер. Һәрхәлдә татар милли оешмаларына төпле юридик ярдәм күрсәтсә, Татарстан бу мәсьәләдә җиңә алыр иде. Шулай да мин — оптимист. Яңа буын татар яшьләре татар балалар бакчасында, татар гимназиясендә, мәктәпләрендә тәрбияләнде, укыды. Аларның да үз балаларының шул мохиттә булуын теләячәгенә, нарасыйларын җитәкләп татар мәктәбенә алып килүләренә ышанам. Алар татар мәктәпләре булдыруларын таләп итәчәк, аларны яшәтер өчен акчалата ярдәм күрсәтәчәк.   — Бәләбәй татар гимназиясеннән ел саен укучылар Казанга укырга килә. Чит төбәкләр арасыннан Татарстанда укырга теләүчеләрнең күбесе сездән кебек. Уфадагы татар гимназияләреннән килүчеләр алай күп түгел. Нәрсәгә бәйле бу? Татарстанда белем алганнан соң алар Башкортостанга кайтамы, әллә Татарстанда каламы?   — Һәр елны укучыларыбызның 95-100 проценты, Татарстанның уку йортларына керәм, дип юлга чыга. Бер уйласаң, ара якын түгел, әмма Татарстанга тартылу көчле. Шөкер, гимназиянең дәрәҗәсен төшермиләр, әй-бәт укыйлар, ташлап кайтып киткәннәрен хәтерләмим. Башкортостанга кайтучылар бар, Татарстанда төпләнеп калучылары күбрәк кебек. Гаҗәпләнерлек урын юк, алар бит Татарстанны тарихый ватаны дип белеп үсә. Монда кыенлык белән татарча аралашкан балалар да Казанга китеп, туган телләрендә тырышыбрак сөйләшә башлый. Татар әдәбиятын, татар тарихын укыту, сәнгать дәресләрендә татарча җырларга, биергә, эш арасында татар йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәтү үзенекен итә, күрәсең. Безнең тәрбия тулысынча татар җанлы шәхесне формалаштыруга корылган. Гимназиянең абруе да зур. Алар бу уку йортының бер вәкиле булулары белән горурлана, татар милләте үсешенә өлеш кертергә тиешмен, дигән фикер белән канатлана. Татарстанга кирәгебез чыгачак дип уйлап, Казан, Чаллыга белем эстәү өчен юл ала.   “Сайлауга барып, вакытымны уздырасым килми”   — Мәгариф темасыннан читләшик әле, 14 сентябрьдә Башкортостанда республика башлыгын сайлыйлар. Нурмөхәммәт абый, син дә кайчандыр президентлыкка дәгъва иткән кеше. Андагы сәяси ыгы-зыгыны әле дә күзәтәсеңдер. Ничек уйлыйсың, теркәлгән кандидатларның кайсысы татар-башкортка файдалы булыр? Элек Башкортостандагы милли хәрәкәт кандидатларга татар теленә дәүләт статусын бирү дигән таләпне куя иде, бүген татарның бу теләген исәпкә алучы бармы?   — Дөресен әйткәндә, сайлау кәмитенә күптәннән йөрмим, чөнки бернинди дә сайлау юк. Аларны үткәрү технологиясе инде 20 ел элек Мортаза Рәхимов командасы тарафыннан эшләнде һәм ул үзгәрешсез кала. Барысы да алдан билгеле булганга, анда барып, вакытымны уздырып, “эшем иясе” буласым килми. Мәскәү кемгә бармак белән төртеп күрсәтә, шул республика башлыгы булачак. Рөстәм Хәмитов кәнәфиен беркемгә дә бирмәс. Күрсәтелгән кандидатлар арасында башка кулай кешене күрмим дә. Һәрхәлдә, Хәмитов татарга начарлык эшләмәде, аның утыруы артык начар да түгелдер. Әмма татарга файдасы да булмады.   Телләр статусына килгәндә, бу таләп татар зыялылары теленнән бер дә төшмәде һәм төшмәячәк. Республиканың өчтән бер өлешен тәшкил иткән милләтнең мәнфәгатен күрмәү, ишетмәү — үз-үзләренә аяк чалу. Аның кайтавазы булмый калмас кебек.   — Башкортостандагы тел белән бәйле бу вәзгыять татарстандагыларга бераз аңлашылмый. Мәсәлән, Татарстанда ни өчен Башкортостандагы татар милли хәрәкәте башкорт теле укытылуына каршы чыга дип аптырыйлар. Казанда сезнең хәрәкәт күп сорау тудыра. Сезне татар теленә каршы чыккан, Мәскәүгә даими шикаять язучы, Татарстанны гел каралтырга торган урыс милли хәрәкәте тегермәненә су коя, диләр. Уфа татарлары республикадагы башкорт милли хәрәкәте белән түгел, ә урыс милләтчеләре белән аралашуны кулай күрә. Гәрчә, барыбыз да Мәскәүнең Дугин, Тишков кебек галимнәренең Идел-Урал төбәгендә яшәүче төркиләр, мөселманнарны берләштерергә ярамый, дигән доктриналарын беләбез, әмма урыс юнәлеше белән ызгышып яшәүне туктатмыйбыз. Бу татарга да, башкортка да кирәкмәгән каршылык кайчан тукталыр?   — Акыллы һәм адекват кешеләр куркыныч тудырган проблемалар каршында уен оештырмый. Рәхимов үзе Татарстанга арты белән борылып урыс-башкорт уенын уйнады: “Без татар экспансиясен тоткарлап торучы ха-лык”, — дип лаф оралар. Башкортларның урыслашуыннан курыкмыйлар, ә татарлашуны иң куркынычы дип атыйлар. Ә нәтиҗә нинди? Урыс белән кәнфитләнү Башкортостанга файдага булмады, ярык тагарак каршында калдырдылар. Республиканың байлыгы мәскәүлеләр кулына күчте. Рәхимовның үзен кәнәфиеннән кудылар. Республика “Башнефть”кә хуҗа түгел. Бу — тәккәбберлек нәтиҗәсе.   Хәзер чиратта телләребез тора. Башкорт ягы һаман да Мәскәүгә авыша, аларга таянып, татар авылларын башкорт ясый, Тукай телен сөреп чыгара. Татар тылмачсыз аңлаган башкорт телен бик җитди кыяфәттә татарга “өр яңа тел” буларак өйрәтә. Татар баласы башкорт теле дәресендә көч куеп “таяк, аяк, баш” сүзләренең татар телендә дә шундый ук язылышы, яңгырашы булган “таяк, аяк, баш” сүзләреннән аерма эзли. Бушны бушка аудару кемгә кирәк? Татар үз телен, башкорт үзенекен, әдәбиятын тирәнтен өйрәнсен иде, шуның белән вәссәлам. Уку процессында артык вакытны сарыф итү нигә кирәк?   Ә бүген Мәскәү өчен татар белән башкортның бер-берсенә дошман итеп карасыннар өчен бу мәсьәлә “козырной” кәрт булып тора. Башкорт идеологлары исә бу “көрәш”тә халыкны саклаучы каһарманнар кебек килеп чыга.   “Халкым авыр хәлдә булганда качып-посып ята алмыйм” — Гадәттә, милли хәрәкәт кешеләренең балалары татарча белми, белсә дә башка милләт, дин кешесе белән гаилә кора, балаларын урысча тәрбияли. Бу күп милли лидерларның авырткан җире. Әлеге күренешнең сәбәбе нидә икән?   — Хатыным Мәрьям белән ике бала үстердек, авырлыкларны бергә җиңәбез, ул минем терәгем. Аңа да шушы көннәрдә 60 яшь тула. Ул мине башкача күз алдына да китерә алмый. Хатыныма балаларны татар итеп тәрбияләүгә каршы килмәвенә рәхмәтлемен, без күп очракта бер фикердә, бер карашта булдык. Улым Илдар да тарих белән җенләнде, диссертация яза. Бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Ул — миңа, мин аңа ярдәмче. Тиздән уртак бер проектыбызны тәмамлаячакбыз. Роман-герман телләренең төрки нигезләрен тикшерәбез. Бик кызык эш! Сүзләр ясалышын гына тикшермибез, ә ни сәбәпле килеп чыгуын, нинди механизмнар ярдәмендә кулланылышка кергәнен дә өйрәнәбез. Улым һәрвакыт янымда булды, гимназиядә укыды, югары уку йортын тәмамлады, Татарстан Энциклопедия институтының аспирантурасына керде, авылда үскән татар кызына өйләнде, хәмерсез туй уздырдык.   Ә син әйткән күренеш гадәти булмаса да, таныш. Нишләтәсең, кайвакыт тәрбия дилбегәсе ычкынган була, вакытны кире кайтару мөмкин түгел. Яки, гомумән, милләт дип чамадан арттырып җибәреп, балаларда милләткә карата тискәре хис тәрбияләнгәнен сизми дә калабыз. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш.   — Нурмөхәммәт абый, сине күзәтәм: тормышың гел көрәштән тора, һаман да кемгәдер нидер исбатларга тырышасың. Бу бит күп көчне ала. Умартачылык белән шөгыльләнеп, бал аертып кына яшисең килмиме? Арытмадымы бу кадәр актив тормыш алып бару? Татарстанга күченеп килсәң, тормышың үзгәрер идеме?   — Барысына да кул селтәп Казанга чыгып китү уе булмады түгел, булды. Дуслар да чакырды, туганнар да күченеп китәргә тәкъдим итте. Арыдыммы? Беләсезме, мин тарих фәнен 30 елга якын укыттым, татар халкы тарихын өйрәтүдә стажым зур — 20 ел. Ничәмә ничә гасырлар дәвамында безнең халык төрки-татар дөньясын саклауда көч куйган, корбаннар хисапсыз булган. Бабайлар алдан ук икенче мәдәният яулап алачагын тойган. Бүген азгынлык, наркомания, эчкечелек, ришвәтчелек, коррупция чәчәк ата. Бу — безнең җиңелүебез. Әмма минем оныкларыма андый пычрак дөнья калдырасым килми, моңа риза булырга хакым юк. Шуңа күрә хәлем булганда, эшкә яраклы чакта көрәшергә тиешмен дип уйлыйм.   Умартачылык әйбәт, ләкин һәр кешенең үз шөгыле дигәндәй, мин менә тарих белән җенләнгәнмен. Булган белемнәремне җигеп, төрки-татар дөньясының чын тарихын ачыклауны бурычым дип саныйм. Мин бит ир кеше, халкым авыр хәлдә булганда качып-посып ята алмыйм. Әйе, арыта. Әмма укучыларымның уңышлары мине канатландыра, алар өчен сөенәм дә, дәртләнеп тагын эшкә тотынам. Әти дә көчле рухлы кеше булды. Шулай яшәргә күнегелгән. Самолет очканда гына самолет була ала, туктый икән, җиргә төшеп, чәлпәрәмә килә. Мин дә туктап калсам, яшәүдән туктармын төсле.     Хатыны, улы, килене белән. Никах көне     Фәүзия Бәйрәмова белән     Туган авылында Тәкә батыр истәлегенә һәйкәл куйганнар. Бишбүләк Мәнәвез Мәскәү авылында     Биләр чишмәсе   Римма ӘБДРӘШИТОВА --- | 31.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-30 06:31 Татарстанлылар бәйрәм итә
    30.08.2014 Бәйрәм Бүген татарстанлылар Республика көнен бәйрәм итә. Иң элек Суверенитет көне буларак билгеләп үтелгән бу датаны бүген Шәһәр көненә генә кайтарып калдыручылар да бар. Ә шулай да, бу көнне без нәрсә бәйрәм итәбез соң? Тарихка күз салсак, Татарстанда 1990 елның 30 августында төнге унберенче яртыда бәйсезлек турында Декларация кабул ителә. Соңрак әлеге документ нигезендә республикада конституция эшләнде, референдум үткәрелде, татар теле, мәдәнияте белән бәйле кануннар кабул ителде. Декларацияне кабул итү белән Татарстанның яңа тарихы языла башлады дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки республикадагы төп уңай үзгәрешләр дә, ирешкән уңышларыбыз да нәкъ менә шушы документ белән бәйле. Татарстанда татар балалар бакчалары, мәктәпләре сафка басты, дингә кайту башланды, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә игътибар артты. Кыскасы, республика өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Әлеге көннең әһәмияте һәм кыйммәте турында берничек тә онытырга ярамый. Шуңа да, татарстанлылар өчен 30 август – Республика көне иң күркәм бәйрәмнернең берсе булып кала бирә. Иң мөһиме, бу көннең тантаналы рухы сүрелмәсен, тарихи тамырлары корымасын иде! Бәйрәм уңаеннан без берничә кешедән Республика көне турында фикерләре белән урталашуын сорадык. Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе: 30 август Татарстан, татар халкы өчен тарихи вакыйга. Чөнки 1552 елда Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, татар халкының дәүләтчелеге юкка чыкты. Беренче мәртәбә 1920 елда Татарстан автономиясе төзелде. Дәүләтчелеккә күпмедер дәрәҗәдә нигез салынган булса, бу дәүләтчелекне яңа бер баскычка күтәрелүе 1990 елның 30 августында булды. Дөрес, соңгы вакытта аңа ревизия ясарга тырышучылар да, хыяллар тормышка ашмады дип әйтүчеләр дә юк түгел. Алар да өлешчә үзләренчә хаклыдыр. Әмма бу фикер белән тулаем килешә алмыйм. Чөнки 1990 елның 30 августыннан соң татар халкы тормышында булган үзгәрешләрне сукыр кеше генә күрмәскә мөмкин. Безнең, иң беренче чиратта, милли аңыбыз югары дәрәҗәгә күтәрелде. Татар халкы инде моннан 20-30 ел элек булган халык түгел. Без үз тарихыбызны беләбез, бүгенге көндә аны үзебез язабыз. Кая таба барганыбызны анык белә башладык. Алга куелган бурычлар арасында иң зурысы – дәүләтчелегебезне ныгыту. Дәүләтчелегебезне ныгыту өчен туган телне, мәгәрифне, мәдәниятебезне сакларга, аны киң даирәгә чыгарырга тиешбез. Бүгенге Президентыбыз да, хөкүмәтебез дә, Татарстан Дәүләт Советы да нәкъ шул эш белән шөгыльләнә. Дөрес, алдыбызда күп кенә киртәләр дә очрый. Әмма шуңа да карамастан, бүгенге көндә Татарстанны, һичшиксез, киләчәге якты булган республика дип уйлыйм, шуңа ышанам. Күңел азатлыгы, күңел көрлеге, рухи азатлык өлкәсендә эшләргә тиешбез. Бары тик шушы сыйфатларга ия булганда гына халык үзен ирекле, дәүләтле итеп тоя ала. Айдар Хәбетдинов, тарих фәннәре докторы, Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалы профессоры: Күпме генә нефть чыгарсак та, моннан 24-25 еллар элек бездә ни юллар, ни Казаныбызның тарихи биналары юньле хәлдә түгел иде. Аллага шөкер, суверенитет игълан ителгәч, тормышыбыз сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Беренчесе, әлбәттә, нефть эшкәртүгә бәйле, икенчедән, халык Татарстанга ашыла башлады, хәтерләсәгез,1970-1980 елларда, киресенчә, якташларыбыз туган якларын калдырып, Урта Азия якларына китә иде бит. Ә өченче уңай күренеш: суверенитет татар теленең абруен күтәрергә сәбәп булды. Мин мәктәптә һәм университетта укыган чакта, Казан урамнарында татарча сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә иде. Хәзер инде горурланыр урыныбыз бар. 30 августны ат спортына гына әйләндереп калдырмасыннар иде. Куандырганы шул - бездә тынычлык хөкем сөрә. Татарстанда татар һәм рус халкының үзара дуслыгы республиканың абруен күтәрде. Фәрит Гыйбатдинов, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе, «Мишәр» фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе: Бүгенге көндә Татарстан конституциясенең 14нче матдәсе Җир шарындагы бөтен татарларны берләштерә. Дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребез Татарстанны үз иле кебек хис итә. Бу Чуашстанда яшәүче татарларга да кагыла. Менә без Чуашстаннан Казанга Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов бүләк иткән 45 урынлы яна автобуста 30 август көнне Казанга килеп, «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә катнашырга җыенабыз. Башка җырлы мәйданнарда чыгыш ясап, үзебезнең аутентик мишәр композицияләрен бәйрәм программасында катнашучыларга күрсәтергә ниятлибез. Татарстанны һәм Җир шарының бөтен почмакларында яшәүче татар халкын бәйрәм белән котлыйсы килә. Азат Ахунов, Казан федераль университеты доценты: Элек, 90нчы еллар башында, 30 август минем өчен зур бәйрәм иде. Яңа хыяллар, өметләр! Минем өчен генә түгел, рус һәм башка милләттәге дусларым өчен дә. Бәлки ул хыяллар яшьлек белән бәйле булгандыр? Бәлки, теге елларда, гомумән, бөтен илдә хөкем сөргән Горбачевнын үзгәртеп кору сәясәте, рухы белән. Ләкин хәзер ул минем өчен бер гадәти көн кебек. Бәйрәмнен исеме дә кат-кат үзгәрде, эчтәлеге дә... Шуңа да карамастан, үз илемә ышаныч какшамады. Татарстан 1990-2000 елларда, Ельцин әйтемешли, үзенә җитәрлек, йотарлык мөстакыйльлек алды һәм тотрыклы үсеш кичерүче ил буларак сакланып калды... Менә шуларны искә алырга була 30 августта. Ильяс Гаффаров, «Ямми Мьюзик» компаниясе директоры: Татарстанда яшәвем белән горурланам. Сонгы атна вакыйгаларыннан Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертүләре куандырды. Моны бик мөһим адым, дип саныйм. Гомумән, Татарстанны дөньяда танытуга зур көч куючыларга рәхмәт әйтәсем килэ. Без - яшьләр дә шул юнәлештә эшләргә тырышабыз. Менә куптән тугел генә дусларыбыз ижатын берләштергән жыентык чыгардык. Опера белән даунтемпо, хип-хоп белән рок-н-ролл, диско белән синтипоп кебек стильләр безгә дә хас икәнлеген күрсәтәбез килә. Чөнки татар мәдәнияте, беренче чиратта, шәһәр мәдәнияте белән тыгыз бәйләнештә үсәргә тиеш. Нурия Нәҗмиева, пенсионер: Дөресен генә әйткәндә, авыл кешесенең бәйрәмдә йөрергә вакыты бик юк инде ул. Көннәр матур торса, яңгыр яумаса, бәрәңге алырга ниятләп торабыз. Балалар укырга киткәнче, көзге уңышны урнаштырасы иде бит. Ә болай бәйрәмне телевизордан караячакбыз, Алла боерса! Шәхсән үзем Казанга барып карар идем. Өч дистә ел почтада эшләдем, хәзер аякларым авырта. Ерак юлга чыгып китә алмыйм. Иң мөһиме, күңелләрдә бәйрәм, ил-көннәребез тыныч булсын! Фоат Галимуллин, әдәбиятчы, галим: Минем өчен бу бәйрәм һич тә үзгәрмәгән. Ул безнең Татарстанда суверенлык декларациясен кабул иткән көн. Әлеге вакыйга халыкта бик зур өмет уятты. Халкыбыз бу декларациягә ышанды, чөнки анда бәян ителгәннәр безнең көткән әйберләр иде. Бәйрәмне хәзер дә Татарстан Республикасы көне буларак кабул итәм. Соңгы елларда Шәһәр көне дип тә йөртә башладык. Аның бит мәгълүм сәбәбе булды. Казаныбызга нигез салынугның 1000 еллыгын билгеләп үткән вакытта, шушы ике бәйрәмне бер көндә уздыру турында карар кабул ителде. Халык күңелендә 30 август – Республика көне буларак бәйрәм ителә. Шәхсән минем күңелемдә бу көнне ниндидер тантана була.  Мөршидә КЫЯМОВА, Ләйсән ИСХАКОВА | 30.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-30 05:42 Рус мультфильмнары татар баласының туган телен белүенә зыян китермәсме?
    29.08.2014 Милләт Рәзил – гап-гадәти татар авылында туып үскән малай. Гаиләдә алар бишәү: әти-әнисе, әбисе, абыйсы һәм Рәзил. Аңа хәзер 4 яшь һәм ул мультфильмнар карарга ярата. Иң яратканы – “Маша и медведь”. Күптән түгел Рәзил сөйләшергә өйрәнгән. Туганнары малай әйткән беренче сүзне ишетеп шатланып һәм аптырап калганнар. Эш шунда: 4 яшькә кадәр сөйләшмәгәннән соң аның әйткән беренче сүзе русча булган. Гаиләдә һәм Рәзил үскән авылда бар кеше диярлек татарча сөйләшүгә карамастан. Рәзил әлегә берничә дистә генә сүз белә. Аларның да күбесе русча. Баласы, оныгының русча мультфильмнар карап, рус сүзләре кабатлап йөрүен әйтүчеләр танышлар арасында берәү генә түгел. Казанда яшәүче 2 яшьлек Илүзәнең бабасы оныгы турында: “Әнисенә “мама” дип әйтә, – ди. – Юкса, гаиләдә барыбыз да татарча сөйләшәбез. Русча сөйләшә торган, еш күрешеп торган дуслары да юк әле”. Сөйләшү ахырында: “Мультфильмнар карый, мөгаен, шуннан өйрәнә”, – дип әйтеп куйды. Ни өчен бала экраннан яңгыраган сүзләрне тизрәк отып ала? Бу аның туган телен белүенә зыян китермәсме? Бала кече яшьтән ике телне дә үзләштерә аламы? Баланы татарча камил сөйләшерлек итеп ничек тәрбияләргә? “Гаилә” сәхифәсенең бу санында шушы сорауларга психолог һәм әти-әниләр җавап бирә, тәҗрибә уртак­лаша. Казанның “Жасмин” психология һәм иҗат үзәге психологы Ләлә Баһрамшина: – Мультфильмнарның балага йогынтысы зур. Өлкән кеше дә, кино карый башлагач, мондагы тормышны онытып, тулысынча экрандагы вакыйгаларга чума. Ә бала бигрәк тә тиз мавыгып китә. Андагы төсләр, эмоцияләр, сюжет аны бөтереп ала. Ул геройларны кабатлый башлый. Күптән түгел генә бер әни килде. Бала ташлар ата, “үтерергә кирәк” дигән сүзләр әйтә башлады ди. Ул әтисе белән сугыш турында фильм­нар карый башлаган булып чыкты. Әгәр баланың тормышында мультфильмнар күп урын алып тора икән, аны тормышны, вакыйгаларны позитив кабул итәргә өйрәтмибез икән, нәтиҗәнең шундый булуына аптырыйсы юк. Баланы экран каршына утыртып, үзегез эшлә­регезне карарга китмәгез. Мультфильм карагач, аның белән сөй­ләшергә, вакыйгалар турында фикер алышырга кирәк. Нәр­сәнең яхшы, нәрсәнең начар булуы, вакыйгалардан нинди нәти­җә ясарга кирәклеген аңлатыгыз. Мультфильмны ничә сәгать карарга кирәген бала түгел, әти-әнисе хәл итсен. Әмма “Җитте!” дип кистереп әйтеп кенә булмый. Ничә яшьтә генә булса да, бала күп нәрсәне аңлый. Шуңа күрә аның белән сөйләшергә, карашын киңәйтергә, башка кызык­лы, мавыктыргыч өлкәләр дә барлыгын, уку, нәрсәдер өйрәнү кирәклеген аңлату тиеш. Өлкән кешенең бала белән аралаша белүеннән күп нәрсә тора. Чит тел укытуны кайчан башларга? Психолог сүзләренчә, бала ике телне дә параллель үзләш­терә ала. Әнисе – бер милләттән, әбисе башка милләттән булган балалар бар. Мәсәлән, ул әбисе белән татарча, әнисе белән русча аралаша. Мондый бала, гадәттә, соң сөйләшә башлый. Аңа игътибарын ике тарафка юнәлтергә туры килә, шуңа күрә тел үзләштерү өчен күбрәк вакыт китә. Әгәр бала белән бер үк вакытта ике телдә сөйләшә башлаганнар икән, һәм икесендә дә өлкән кеше, сабый белән дөрес мөнәсә­бәт­ләр корып, уртак тел таба белә икән, бала кайсы яшьтә генә булса да, әлеге телләрнең икесен дә үз­ләштерә ала. Бу аның өчен катлау­лы түгел. Әгәр бала сау-сәламәт, тормыш сөючән, тормышка җай­лашуы әйбәт бара, аңлап кабул итә икән, чит тел өйрәтүне дә кече яшьтән башларга мөмкин. 3 яшьтә балалар, гадәттә, мөстә­кыйль­лек күрсәтә башлыйлар. Ба­ланың “телим”, “теләмим” диюенә дә колак салырга кирәк. Айгөл Әюпова, “Үчтеки” проекты җитәкчесе, 2 бала әнисе: – Татар телендә баланы би­шектән тәрбияләү өчен кулланмалар бик аз. Материаллар җит­ми. Баласын татар телендә тәр­бияләргә теләгән әти-әнигә күп эзләнергә туры килә. Танышларым арасында үзләре принтердан рәсемнәр чыгарып, карточкалар ясаучы, аларны китап рәвешенә китереп беркетүче әти-әниләр дә бар. Әзер материаллар булса, эш күпкә җиңел булыр иде. Олы улыма хәзер – ике яшь ярым. Мин аңа татарча һәм инглизчә мультфильмнарны куям. Ни өчен рус телендәгеләрен куймыйм? Ул рус телен барыбер урамда өйрәнә. Берничә минут кына урамда уйнап керә, инде “спасибо”, “давай” дигән сүзләр­не кабатлый башлый. Кызганыч, татар мультфильмнары баланың игътибарын озакка тотып тора алмый. Инглиз телендәгеләренә көндәш була алмый. Чит илне­келәр балага күп мәгълүмат бирә, төрле яклап үстерә. Татарчага тәрҗемә ителгән вариантлары булса, әйбәт булыр иде. Шулай ук укыганда аның өчен инглиз һәм рус телендәге китап­ларны татарчага тәрҗемә итеп барам. Сүзләрне ике телдә: татарча һәм инглизчә әйттерергә тырышам. Әлегә икесен дә әйбәт кенә үзләштереп килә. Айгөл Фәйзрахманова, Арча педагогия көллияте укытучысы, 1 бала әнисе: – Балага күңелле музыка яңгыраган, рәсемнәре тиз алмашынып торган мультфильмнар ошый. Татарчага тәрҗемә ител­гән “Простоквашинодан өчәү” мультфильмын, “Бала белән кү­бә­ләк”не ошатты. Русчаларын да күрсәтәм. Кызыма ике яшь кенә. Ул әле күбрәк рәсемнәргә генә игътибар итә. Гадәттә, экран каршында озак утырмый, бераз карый да, нәрсәдер сорап, яныма килә, аннары тагын барып карарга мөмкин. Бергә китаплар укыйбыз, мин аңа шигырьләр сөйлим. Эт, песи авазларын әйтә, алар булып йөреп күрсәтә. Хәрефләрнең дә берничәсен белә. Әлегә татар телен генә белә. 4 яшьләрдән инглиз теле өйрәтә башларга уйлыйбыз. Ландыш Нәсыйхова, “Салават күпере” жур­на­лы­ның баш мөхәррир урынбасары, 1 ба­ла әнисе: – Баланы татарча камил белерлек итеп тәрбияләү гаиләдән башлана. Улыбыз туар алдыннан, өйдәгеләргә шундый шарт куйдым: 3 яшькә кадәр татарча гына сөйләшәбез. Шәһәрдә туып үс­кән, моңа кадәр үзара русча сөй­ләшкән туганнарыма башта читенрәк булды. Аннары ияләш­теләр. Улыма озакламый 5 яшь тула. Яраткан мультфильм­на­рының берсе – “Жихарка”. “Мик­ки Маус”ны, татарчаларны да карыйбыз. Татарчалардан иң ошаганы – “Сөткә төшкән тычкан”. Ләкин безнең мультикларда хә­рәкәт, эмоция кимрәк, минемчә. Андагы төп герой һаман йөгереп йөри, тавышлана... Башта бала аларның эш-гамәлен кабатлый иде, аннары сүзләрне дә кабатлый башлады. Минемчә, баланың бер-ике рус сүзе кушып сөйләве куркыныч түгел. Татар телен өйрәнергә үзем укырга өйрәнгән әлифба ярдәм итте. Русчабыз балалар бакчасына йөрүнең икенче көнендә үк җайга салынды. Инглиз телен әлегә өйдә карточкалар һәм “Салават күпере” журналындагы уеннар аша өйрәнәбез. Белеп тор! “Үчтеки” проекты Бу сайтта шигырьләр, бишек җырлары, санамышлар, бармак уеннары, мультфильм­нар, балаларны санарга өй­рәтүче һәм башка кызыклы видеолар таба аласыз. Болардан кала, сайтта балалар өчен кызыклы китаплар исемлеге, балалар өчен инглизчә язылган китапларның татарчага тәрҗе­мәләре дә бар. Күптән түгел проект авторлары видео­әлифба ясый башлады. Әлегә “а”, “ә” һәм “т” хәрефләре әзер. Видеоларны YouTube.com сайтында да табарга мөмкин. Сайты: http://uchteki.ru/ Вконтакте сайтындагы сә­хифәсе: http://vk.com/uchteki “Акыллым” проекты Проект авторлары төрле темаларга карточкалар эшләгән. 1-4 яшьлекләр өчен ел фа­сыл­ларының үзенчәлек­ләрен күр­сәтүче, 3-8 яшьлекләр өчен сүзләр төзеп уйнау өчен “Укырга өйрәнәбез” җыелмасы, шулай ук төсләр, формалар һәм саннарны өйрәнү өчен карточкалар сатыла. Вконтакте сайтындагы сә­хифәсе: http://vk.com/akyllym “Хәсән” Интернет кибете Кибеттә каты тышлы китап­лар, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен кулланма китаплар, “Без­нең як җәнлекләре”, “Африка хайваннары” карточкалары, ки­селә торган әлифба, мульт­фильмнар, аудиодисклар, башка кирәкле һәм файдалы кулланмалар сатып алырга мөмкин. Товарларны Россия­нең һәр шәһәренә китереп бирү дә каралган. Аларның күбесе Казан кибетләрендә сатыла. Тулырак мәгълүмат – сайтта. Сайты: http://khasan.ru/shop/ Вконтакте сайтындагы сәхифәсе: http://vk.com/imkhasan “Сабыем” проекты Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, мультфильмнар, китаплар, видеоязмалар, тәрбиячеләр өчен методик ярдәмлекләр табарга мөмкин. Сайты: http://sabyem.ru Вконтакте сайтындагы сә­хифәсе: http://vk.com/sabyem “Татармультфильм” берләшмәсе Берләшмә татар мульт­фильм­нары иҗат итә, дә­рес­лекләр, сәнгатьле-анимацион басмалар, татар, инглиз, рус телләрендә биремнәр белән дисклар чыгара. Товарларны оешманың сайтында карарга була. Сайты: http://tatarmultfilm.ru/  Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА 126 | 29.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-29 04:19 Чыгарылыш сыйныф укучылары язачак иншаның 5 темасы билгеле булды
    29.08.2014 Мәгариф Аларга сугыш, яшәү мәгънәсе, кеше һәм табигатьнең әдәбиятта роле хакында уйланырга туры киләчәк Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясаучы инша темалары билгеле булды. 11 нче сыйныф укучылары бу иншаны декабрь аенда язачак. Язылган инша БДИ га керү мөмкинлеге бирә, ә җыелган баллар исә югары уку йортына кергәндә исәпкә алыначак. Укучыларга сугыш, яшәү мәгънәсе һәм кешенең, табигатьнең әдәбиятта роле хакында язу мөмкинлеге бирелә. «Новые известия» хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен биш тема сайланылган. “Бөтен Россия юкка гына хәтерләми...” («Недаром помнит вся Россия...») темасы шагыйрь Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулуга һәм аның әсәрләренең үзенчәлегенә багышлана. Икенчесе — “Кешелеккә сугыш тарафыннан бирелгән сораулар” («Вопросы, заданные человечеству войной»): ул укучыларны сугыш чыгу сәбәпләре, анларның кешеләр һәм ил язмышларына, кешенең үзе өчен кайсы юлны сайлавына йогынтысы хакында уйландырырга мәҗбүр итә. Инша темасының өченчесе – “Үзебезнең һәм дөнья әдәбиятында кеше һәм табигать” дип атала. Бу тема кеше һәм табигатьнең эстетик, экологик һәм социаль аспектларын чагылдыра. Дүртенче тема гаилә кыйммәтләре һәм төрле яшьтәге кешеләрнең үзара мөнәсәбәте үзенчәлекләре, нечкәлекләре турында. Ул “Буыннар бәхәсе: бергә һәм аерым («Спор поколений: вместе и врозь»), дип атала. “Кеше ни белән яши?” (“Чем жив человек?”) темасы исә кешеләрнең юнәлеш кыйммәтләре, этик-әхлакый, фәлсәфи, социаль аспектлар хакында уйландырыга мәҗбүр итә. «Российская газета» билгеләп үткәнчә, әгәр дә укучы декабрь аенда иншаны начар язса, аның февраль һәм апрель-май айларында яңадан язу мөмкинлеге булачак. Шуннан соң барлык иншалар да бер базага тула һәм укучы югары уку йортына кергәндә аның баллары исәпкә алына. Абитуриентның гомуми балларына тагын максималь 10 балл өстәлергә мөмкин. Иншаларны карау-карамауны югары уку йортлары хәзер үзләре хәл итә.  | 28.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-29 04:19 Фирдүс Тямаев яңа клибында 10 төрле һөнәр алыштырган (КЛИП ПРЕМЬЕРАСЫ)
    29.08.2014 Шоу-бизнес Фирдүс Тямаевның өр-яңа клибы чыкты. Ул "Яннарыңа очып киләм" дип атала. Клипның исеме җисеменә туры килә. Фотога күз салсаң, Фирдүс кайбер мизгелләрдә чыннан да очып кына йөри. Клипны карыйбыз:         Фирдүс Тямаевның өеннән шушы һәм башка ФОТОлар монда: http://matbugat.ru/news/?id=10130 --- --- | 29.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-29 04:19 Фәндәс Сафиуллин: “Киләчәккә өмет белән карыйм”
    29.08.2014 Милләт Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин һәр ел саен 30 августны татар халкының иреккә омтылу көне буларак бәйрәм итә. Депутатлык мөнбәрендә мөстәкыйльлек өчен җан тырмашкан вакытларны искә төшереп, бу вакыйганы “тарихта бөек көн” дип атый ул. “Үзеңне яклый белсәң генә хөрмәт итәләр”, – дигән сүзләрне яшәү шигаре итеп алган Фәндәс Сафиуллин белән сөйләшүебез дә әнә шул тема тирәсендә бөтерелде. – Фәндәс абый, тиздән Шә­һәр көнен бәйрәм итәбез. Элег­рәк без аны Мөстә­кыйль­лек алу көне дип атый идек, аннан Республика көненә үзгәрт­тек, хәзер инде Шәһәр көне дип игълан итәбез. Дистә еллар эчен­дәге бу үзгәрешләр­не, кү­чеш этапларын сез ничек бәя­лисез? – Соңгы үзгәрешне тискәре дип бәяләр идем. Татарстанның мөстә­кыйльлеге турында Декларация кабул иткән 30 августны Шәһәр көненә әверелдерүне тарихыбызга хыянәт итү, кемгәдер яраклашырга тырышу дип саныйм. Ка­зан­ның меңьеллыгын билгеләп үттек, аны галимнәр, тарихчылар раслады. Әмма аның төгәл көне билгеле түгел бит. 30 августтагы тантаналы вакыйганы нигә Шәһәр көненә бәйләп куярга кирәк иде? Минемчә, Шәһәр бәйрәмен Казан Сабан туе үт­кәр­гән вакытка билге­ләсәк, отышлырак булыр иде. Мөстә­кыйль­­лек алган көнне үзгәртеп кую – сәяси чигенүнең бер мисалы. – Сез депутатлык мөнбә­рендә булган елларда көрәш нәрсәдән гыйбарәт иде? Бүген без нәрсә өчен көрәшәбез? – Без бүген бөтенләй көрәш­мибез, дисәк тә була. “Без” ди­гәнем, гомумән, Татарстан турында әйтүем. Берәүләр бер партия мәнфәгатьләрен яклап көрә­шә, икенчеләре – икенчеләрен, ә кай­берәүләр бер нәрсә өчен дә кө­рәшми. Кемнәрдер ничек исән калыйк та, балаларны исән-сау үс­терик дигән нужа белән көрәшә. Кызганыч, республика­бызның мөс­­­­тәкыйль­леге, халкы­бызның ки­лә­чәге дип кайгырткан гомуми көрәш юк дәрә­җә­сендә. Ә без эшләгән 1990 елларда Татар­стан­ның бәй­сез­леге өчен, халкыбызга азатлык, милли ирек өчен кө­рәштек. Җиңүләргә ирештек. 1990 елдан 2000 елга кадәр, алар безнең буын яулап алган азатлык еллары. – Гадәттә, бездә мөстә­кыйль­лек бар бит инде ул, ике дәүләт теле хакимлек итә, дип әйтергә яратабыз. Эшкә ике телне дә яхшы белгән белгеч­ләрне генә алырга кирәк, рәсми документларны ике телдә язу каралган. – Татар һәм урыс телләре дәү­ләт теле буларак кабул ител­гәндә, бу норманы дөрес аңлап гамәлгә ашырмадык. Монда сүз ике дәүләт телен дә мәҗбүри бе­лергә тиеш дигән мәгънәдә бармый. Дәүләт белән идарә итүдә икесе дә бер үк хокуклардан файдалана дигәнне аңлата ул. Әйтик, берәү дәүләт органнарына урыс телендә мөрәҗә­гать итә, гариза яза икән, аның документлары урыс телендә кабул ителергә тиеш. Әгәр татар телендә еллык хисабын Мәгариф министр­лыгына тапшырырга тели икән, анысы да татарча кабул ителә. Аларның икесеннән дә тәрҗемә соралырга тиеш түгел. Дәүләт бе­лән идарә итү ике телдә дә барырга тиеш, әмма бу параллель дигән сүз түгел. Урысча язылганнарны татарчага, татар телендә язылганнарны урыс­чага тәрҗемә итү кирәкми. Халыкны шуның бе­лән куркыттылар. Оешма дәүләт эшләрен нинди телдә алып бара, аның шул телне кулланырга тулы хокукы бар. Мәсә­лән, табиб татар телен квалификация таләбенә туры килерлек дәрә­җәдә белергә тиеш. Әйтик, трамвай йөртүченең тукталышны игълан итәрлек кенә булса да татарча белүе зарур. Кыскасы, эш вазыйфасы күләмендә, ягъни бел­геч­легенә туры килерлек, халыкка хезмәт күр­сәтерлек дәрәҗәдә телне үзләш­терсә, шул җитә. Ә мәҗ­бүриләргә кирәкми. – Бүген мәктәпләрнең, балалар бакчаларының язмышы күпләрне борчый... – Беренчедән, татар мәктәп­лә­ренең кысылуына Россиянең милли сәясәте нигез булып тора. 2007 елда милли компонентны белем бирү системасыннан юкка чыгару турындагы 309 нчы закон кабул ителде. Бу канун буенча, фәннәрне татарча укыту мөмкин, әмма татар телен, әдәбиятын, тарихын, культурасын укыта алмый­сың. Коточкыч закон бит. Дәүләт Советындагы Татарстан депутатлары, бу канунны 100 процент бердәм булып бер тавыштан яклап, тавыш бирделәр. Бу хакта җәмәгать­челеккә бернинди хәбәр җиткерелмәде. Укытучылар, халык белми калды. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын кырып бете­рә башлагач кына аһ-ваһ килә башладылар. Дө­рес, Разил Вәлиев, Рафаэль Хәкимов, Дамир Исхаков һәм мин эндәшми калмадык, матбугатта бу хакта яздык. Әмма әлеге шовинистик законга каршы җә­мәгатьчелек кузгала алмады. Икенче сәбәп – Татар милли университетын булдырырга батырчылыгыбыз җитмәде. Искә төшереп үтәсем килә: 1994 елның 20 июлендә Югары Совет сес­сиясендә бу тәкъдим белән мин чыккан идем.Ике көн бәхәсләшкәннән соң ул идеяне үткәрдек. 1995 елда Татар дәүләт милли университетын булдырырга дигән карар кабул ителде. Бер ай эчендә бу эшләр гамәлгә аша да башлады. Әмма хөкүмәт җитәкчесе Мөхәммэт Сабиров алышынгач, бу милли университет төзү эше сүнде. Ләкин халык депутатлары Туфан Миң­нуллин, Разил Вәлиев, Сүрия Усманова милли университет идеясен тагын да куәт­ләп, Татар гуманитар институтын булдыруга ирештеләр. Ләкин аны да ташландык кына балалар бакчасына урнаштырдылар. Бу түрә­ләрнең татар халкының киләчәгенә булган мөнә­сәбәтен күрсәтә. Моннан ике дистә ел элек мөстә­кыйль­лек алу өчен дәр­рәү кубып кул чапсак та, барыбыз да бер фикердә булмаганбыз икән. Республиканың мөстәкыйль­леген алу кайберәүләргә икенче максат өчен кирәк булган. Тарихта ирек яулап алган дистә­ләрчә халык бар. Аларның беренче адымнары – үзләренең югары милли уку йортларын төзү. Ә татар халкының рәсми лидерлары - милли университетын булдырмас өчен тырышып йөрүче дөньяда бердән­бер күренеш. Тарихта башка андый мисал юк. – Бер әңгәмәгездә: “Мин Дәүләт Думасында ак карга кебек”, – дигән идегез. Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллиннар депутатлык мөнбәрендә утырганда, Дәү­ләт Советы сессиясе гөж килеп торган умартаны хәтерләтә иде. Ул вакытларда фикер көрәше кайнап торды. Бүген андый гөж килү юк. Тукай әйтмешли: “Әллә алар бөтенләй үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” – Кызганыч, минем дустым Туфан вафат булганнан соң үз сүзен, үз фикерен җиткерер­лек депутатлар кимеде. Элек 1000 депутат арасында алар икәү иде. Хәзер инде Разил Вәлиев кенә калды. Бүгенге Дәүләт Советы – халык парламенты түгел. Депутат ул – халык вәкиле дигән сүз. Хәтта халык депутаты дигән кәлимәне дә юкка чыгардылар. Чөнки депутат халык депутаты түгел хәзер. Хаки­мияттә халык вәкиллеге булганда гына чын парламент дип әйтә алабыз. Депутатның бер­дәнбер хокукы – законнар тәкъдим итү, өс­тәмәләр кертү. Әгәр парламентта берүзең закон проекты тәкъдим итеп, сине яклап чыкмыйлар икән, син ак карга булып каласың инде. Чын парламент җәмгыятьнең кечерәй­телгән копиясе булырга тиеш. 1990-1995 елларда мондый тәңгәллек булды. Чын халыкчан иде ул. Анда мөстәкыйльлекне яклап чыгучы депутатлар­ның саны халыкныкы белән туры килде. Каршы чыгучылар да шулай ук. Менә шул вакытта бәхәсләшеп тә, фикер алышып та була. Ахыр чиктә уртак фикер кабул ителә. Ул чакта көчле оппозиция иде, урыс милләтеннән булган депутатлар күп иде. Без алар белән араны бозмыйча, дошманлашмыйча, һәр фикерне дәлилләп аңлаша идек. Бәхәс озакка китсә, комиссия төзеп, бер бүлмәгә керәбез, рәхәт­лә­неп бәхәсләшәбез, бәреләбез, аннан инде уртак фикеребезне парламентка җиткерәбез. Бүген исә вәзгыять үзгәрде, партияләр вә­ки­леннән торган парламент чын була алмый. Хакимият үз-үзен сайлый, үзенең вәкилләрен кертә. Ә бу бит киресенчә булырга тиеш. Хакимиятне контрольдә тоту, күзәтеп тору депутат халык вәкиле булганда гына була. – Татар бүген кая бара, киләчәктә милләтне нинди язмыш көтә? Ун-егерме елдан соң татар милләтен ничек күз алдына китерәсез? – Хәзерге яшьләрне күзәтәм. Мәктәп­ләрне тыюга карамастан, бүген үзенең киләчәге турында уйлый торган, аңлы, акыллы яшьләр үсеп килә. Татар мәктәпләрендә укып милли тәрбия алган, төрек-татар лицейларында аң-белем үзләштергән егет-кызлар үз сүзләрен әйтеп калырга өлгерерләр әле. Киләчәккә өметсезлек белән карамыйм. Искечә фикер йөртүче, куркып өйрә­тел­гән, бөтен нәрсәгә шикләнеп караган өлкән буынны алыштырып, аңлы яшьләр килердер, шәт. Кызганыч, бүген безнең куркытылып үскән, сәясәттән биздерелгән буын татар хал­кының үсүенә тормоз булып тора. Йокламый торган буын үсеп чыгар дигән өметем зур.  Алсу ХӘСӘНОВА 126 | 29.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-29 04:19 Илдар хәзрәт Баязитов: Традицион исламның асылы
    29.08.2014 Дин Илдар хәзрәт Баязитов – Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылган шәхес, дин эшлеклесе. Зәңгәр экраннардан, мөнбәрләрдән чыгыш ясаганын еш күрмәсәк тә, ул кылган изге гамәлләр Татарстан киңлекләренә генә сыймыйча, ерак төбәкләргә дә барып җитә. Дөресен әйтергә кирәк, тыйнак хәзрәтләребез алай күп түгел безнең. Илдар Баязитов әнә шундый сирәкләр рәтенә керә торган дин эшлеклесе. Ә башкарган эшләрен саный китсәң, бер кулның бармаклары да җитми: «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе, «Инфо-ислам» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе, социаль ислам идеологы һәм аны тормышка ашыручы, Татарстан мөфтие урынбасары, республика Эчке эшләр министрлыгы, Россиянең Татарстан буенча наркотикларны контрольдә тоту идарәсе Иҗтимагый Советы, Казан мэриясенең дини һәм милли мәсьәләләр, Россия Дәүләт Думасының наркоманнарны комплекслы тернәкләндерү һәм профилактикалау, ВИЧ-инфекция һәм башка социаль әһәмиятле авырулар мәсьәләләре буенча депутатларның фракцияара эшче төркеме әгъзасы. 2012 елда - «Ел татары», 2013 елда «Ел хәйриячесе» конкурслары лауреаты булды. Үз тирәсенә көчле команда туплап, киңкырлы эш башкара. Әңгәмәдә әлеге эшчәнлекнең кайберләренә генә тукталдык. - Илдар хәзрәт, соңгы арада традицион ислам дигән төшечә аеруча популярлашып китте. Шәхсән үзегез исламның асылын нәрсәдә күрәсез? - Һичшиксез, мөселманнар да илебездәге социаль проблемаларны хәл итүгә үз өлешен кертергә тиеш, чөнки социаль хезмәт һәр мөселманның - мәчеткә йөрүче гади әһле исламнан алып имам һәм галимнәргә кадәр - һәркемнең бурычы. Иман ныклыгы мөселманнарның дини нигезе, моның өчен исә социаль эшчәнлек бер шарт булып тора. Мөселманнар үзләре яшәгән җәмгыятькә файда китерергә тиеш, бу - безнең изге бурычыбыз. Нәкъ менә социаль тотрыклылык аркылы экстремистик һәм башка радикаль юнәлешләргә профилактика ясала. Бу өлкәнең әһәмияте шунда: башка юнәлешләр белән чагыштырганда, хәйрия һәм социаль әһәмияткә ия башка гамәлләр кешедән билгеле бер дәрәҗәдә белем һәм мөмкинлек кенә түгел, зур теләк һәм ихласлык та таләп итә. Без мөселманнар ислам динен тотуыбыз белән бәхетлебез. Ләкин моның өчен Аллаһның кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк. Шуны онытмыйк: чын мөселманның эшеннән һәм сүзенннән башкалар зыян күрми. Әлбәттә, һәркем - үзенчәлекле шәхес. Аны стандарт кысаларга куып кертеп булмый. Тәкъвалык сакал озынлыгы белән үлчәнми. Хәтта озын сакаллы мөселман да фетнәче, халыкны ялгыш юлга кертеп җибәрүче була ала. Галимнәрне инкарь итеп, аерым бер кеше артыннан иярү генә динилек түгел әле ул. Әйдәгез, Аллаһ илчесе әманәте турында искә төшерик. Бер-беребезгә хөрмәт, Аллаһ ризалыгы өчен ярату, сабырлык, күндәмлек турында... Көнләшү, сабырсызлык, гайбәт сөйләү вә яла ягу кебек начар сыйфатлардан арынырга тырышыйк. Чөнки яраткан пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) үз-үзеңне тәрбияләргә, яхшы сыйфатларны күбрәк булдырырга чакырган. - Мөфтиятнең иң эшлекле һәм эшләре күзгә күренеп торган урынбасарыннан көнләшүчеләр дә юк түгелдер? - Остазларымның берсе: «Эшләргә кирәк!» дип әйтә иде. Дин әһелләре арасындагы низаглар – мөселман өммәтенең төп проблемасы. Бу, бәлки, бик күренмидер дә. Кызганыч, күп кенә имамнар төп илаһи вазифаларын онытты. Акчага, данга, хакимияткә омтылу күпләрнең аңын томалады. Уртак бурычларны хәл итү өчен берләшәсе урынга, дин әһелләре бер-берсенең эшеннән гаеп эзли, тырнак астыннан кер табарга тырыша. Ә яшьләр мондый имамнардан ераклаша һәм кочак җәеп каршы алучы ят агымнарга кереп китә. Бүгенге көндә дин әһелләре деструктив секта оештыручыларга киң юл ача. Бу турыда безгә җитдирәк уйлана башларга һәм тиешле чарасын күрергә кирәк. Әле дә хәтерлим: узган гасырның 90нчы елларында кайсы гына мәчеткә керсәң дә, мөселманнарны очраткач, күңел сөенә иде, чөнки ниндидер бердәмлек, кардәшлек хөкем сөрде. «Дин кардәшләре – бер-берсенә туган» дигән гыйбарә гади генә сүз түгел иде ул чагында. Берәүләр ниндидер уңышка ирешсә, аның белән горурлану хисләре туа иде. Тора-бара, үзебез дә сизмәстән, мондый хисләр сүрелә башлады. Күп төркемнәргә бүленгәнгә күрә, арабызга таркаулык җиле үтеп керде. Мондый хәл ни өчен килеп чыкты соң? Әлеге күренешнең сәбәбе нәрсәдә? Дөрес, биредә идеологик фикер каршылыкларын да сәбәп итеп китерергә була. Яшьләрнең аерым бер агымында безнең өчен чит мәгълүматның таралуына да сылтарга мөмкин. Ләкин, минем уйлавымча, бу - бердәнбер төп мәсьәлә түгел. - Яшьләр күбрәк нинди кешеләргә иярә? - Исламны кабул итүче яшьләр, дингә өндәү белән кем актив рәвештә шөгыльләнә, күбрәк шуларга иярә. Кешенең мөселман булып китүендә беренче дини белем бирүченең дә роле зур. Моннан шундый нәтиҗә чыга: дингә өндәүче имамнарның эшен активлаштырып кына исламны кабул итүче күп кешеләрнең диндәге саташуларын булдырмаска, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. - Бүгенге көн дин әһеленә таләпләр дә арта торгандыр? - Имамнар мәчеттә ниндидер мәсьәләләрне хәл итүче, дини хезмәтләрнең вә йолаларның кагыйдә буенча һәм үз вакытында үтәлүен тикшереп торучы гади администраторлар гына түгел. Гомумән, алар беркайчан да бу эшләр белән генә шөгылләнмәде. Әгәр тарихка күз салсак, мәчет - җәмәгать урыны, ә имамнар аларның лидерлары булган. Кызганычка, хәзерге заманда бу система җимерелгән һәм мәчеткә йөрүче гади халык мәхәлләнең элеккеге эшчәнлеге ничек оештырылганлыгын, гомумән, мәхәлләнең нәрсә икәнлеген белми. Хәзерге чорда халыкка мәхәллә системасы, аның нинди функцияләргә ия булганлыгын бары имамнар гына аңлата ала. Әлбәттә, тарихчылар да бу хакта гыйльми хезмәтләр яза. Әмма бары тик имамнар гына төрле катлам халык белән тыгыз элемтәдә тора. Мәсәлән, дин тотучы мөселманнар җомгага һәм бүтән намазларга мәчеткә килгәч, имамнар аларга татар халкының тарихы буенча кыскача вәгазь сөйли ала. Ләкин мәчеткә дин тотучылар гына түгел, ә без этник мөселман диеп әйтергә күнеккән кешеләр дә йөри бит. Алар даиман йортына төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә һәм имамнар аларга ачык, аңлаешлы итеп җавап бирергә тиеш. Гомумән, минем фикеремчә, имамнарга мәчет эчендә белем тарату белән генә чикләнеп калмыйча, халык арасына чыгып, мәктәпләрдә һәм башка оешмаларда очрашулар оештырып, аралашып яшәргә кирәк. - Заманында Казан хәйрия эшләре буенча Россиядә төп калалардан саналган. Ә хәзер Татарстанда чын хәйриячеләр бармы? - XIX гасыр азагы - XX гасыр башларында Казан, Идел аръягында хәйрия эшләре буенча төп кала була. Ләкин бүгенге көндә эшмәкәрлектә социаль җаваплылыкны торгызу мәсьәләсе калкып чыкты. Икътисадчы Игорь Глебов ассызыклавынча, Октябрь инкыйлабы һәм Совет хөкүмәте оешу илдә хәйрия эшчәнлеген туктатты. «Совет чоры әдәбиятында «хәйриячелек» атамасы капиталистик илләргә генә кагылышлы булган. СССР хәйриячелеккә мохтаҗ түгел диеп саналган», - ди галим. Совет хөкүмәте җәмгыятьтә килеп туган социаль проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә уйлаган. Ләкин күп кенә иҗтимагый проблемаларны чишүгә карамастан, хөкүмәт Россия җәмгыятен рухияттән, диннән мәхрүм иткән. Хәзер кешеләр дә, дәүләт үзе дә дини нигезсез, имансыз яшәп булмавын, хәйриячекне җәелдерү кирәклеген аңлады. Акрынлап булса да, хәйрия эшчәнлеге җәелдерелә башлады. Шуңа да хәзерге заманда бу өлкәдә инкыйлабка кадәр булган белемне, ул заман тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнү - безнең бурычыбыз. - Илдар хәзрәт, сезнең үзәктә хәйрия эшчәнлеге шактый киң колач белән алып барыла... - «Ярдәм» үзәгендә ай саен күзләре күрмәүче 80 кеше биредә яшәп тернәкләнү уза. Аларны укыту, юлларына түләү, ашату фонд һәм мәчет җилкәсенә төшә. Үзәктә инде өч меңнән артык кеше тернәкләнү узды. Шулай ук мохтаҗларга, авыр хәлдә калучыларга булышабыз. Ятим калган күпбалалары гаиләләргә авылда йорт сатып алып бирәбез. Яхшылык эшләгән саен күңел сөенә. Ә инде чукраклар һәм ДЦПлы инвалидларның мәчеттә үзләрен кеше итеп тоя башлауларын, дингә якынаюларын күрү эшебезнең нәтиҗәсе бар икәнлеген раслый. Хәзер мәчеттә яңа юнәлеш башларга җыенабыз. Ул – церебраль параличлы балалар белән эшләү. Әлеге башлангычны мәрхәмәтле кешеләр дә хуплар дип ышанам.  Мөршидә КЫЯМОВА | 29.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-29 04:19 Балтач районында яшен сугып берничә хуҗалык янган (ФОТО)
    29.08.2014 Фаҗига 10 август көнне Балтач районында гаять көчле яшенле яңгыр явып узды. Үзем бу көнне әлеге районда кунакта булмасам, сөйләүчеләр авызыннан гына ул яшеннең коточкыч булуына ышанмас идем. Күк күкрәү вакытында тәрәзә пыялалары гына түгел, идән такталары да дөбердәде хәтта. Ә яшен уты яктысында бүлмәдәге сыңар энәне дә табарлык иде. Иртән торуга, яшен бетеп, ялт итеп кояш чыкса да, күңелсез хәбәрләр килеп иреште: Шөңшеңәр авылына “кызыл әтәч” килеп кунган.   Төнге берләр тирәсе. Авыл халкы хуҗалык эшләрен тәмамлап, татлы йокыга талган чак. Шул вакытта әллә каян гына болытлар җыелып, яшен камчысы уйнап уза. Аннары күкләрне вата-җимерә каты гөрселдәгән тавыш белән бергә яшен Тәлгать Гафиятуллиннарның каралты-курасына бәрә. Нәтиҗәдә, әлеге хуҗалык һәм аларның ут күршеләре Исмәгыйль Әхмәтхановларның йорт-җире, каралты-курасы санаулы минутлар эчендә янып көлгә әйләнә. Ике яктан тагын ике күршенең йорт белән каралтысына зыян килми, әмма мунча, гараж, келәт кебек корылмаларын саклап кала алмыйлар.   Янгыннан соң дүрт көн узгач, әлеге авылга юл тоттым. Янгын калдыкларын инде җыештырып түккәннәр, бары тик кайчандыр биредә хуҗалык гөрләвен сиздереп, капка баганалары гына моңаеп утыра. Йортсыз калган Гафиятуллиннар вакытлыча үзләренең улларына, ә Әхмәтхановлар сеңелләренә сыенган.   “Каралты-кура янганда да өй калыр дип уйладым”   – Янды, бетте, берни калмады, – дип күз яшьләре белән каршы алды мине Исмәгыйль абый. – Мин ул төнне онык белән йоклап ята идем. Хатыным яшен тавышына уянган. Кан басымы уйнагач, егыла торган гадәтем бар, җәмәгатем минем янга кергән. Үзем йокы аралаш уйлыйм: “Авырыйм бугай мин”, – дим, күкрәк дер-дер килә. Баксаң, хатыным кереп, кулын шунда куйган да калтырап утыра икән. “Нишләп утырасың?” – дим уянып. “Әллә нәрсә дөбердәде анда”, – ди. Тордым. “Бәдрәфкә кереп чыгыйм әле”, – дим. Тәрәзә янына килеп тә җиттем, күршеләрнең абзары ягыннан күземә чагылган кып-кызыл уттан аңымны җуям дип торам. “Мин киттем”, – дип кычкырырга гына хәлем җитте. Яңа куртка алып кимәкче идем, мал караганда кия торганын кигәнмен. Ярый әле, шунысын алганмын дим, бөтен документлар шуның кесәсендә булган...   Исмәгыйль абый әйтүенчә, күршеләрендәге ут минут эчендә дулкын кебек кенә уйнаклап күчкән. Барлык мал-туарны да коткарырга өлгерми алар. Ике үгез, бер сыер, бер буаз тана ут эчендә калып, мөгрәп җан бирә. Бер үгезне бүген-иртәгә суярга җыенган була хуҗа кеше.   Мал торагы янган арада ут йортка да сикерә: өч яклы өй, шуның эченә кергән мунча, юыну-бәдрәф бүлмәләреннән тиз арада күмер өеме генә кала.   – Алдагы көнне капка төбендә хатын белән сөйләшеп утырдык, – ди Исмәгыйль абый: – “Безнең бар нәрсәбез җитеш, берни кирәкми инде безгә”, – дидем. Күз ачып йомганчы бөртекләп җыйган бөтен мал-мөлкәт кара күмергә әйләнде. Төп нигез бу безнең, әтидән калган өй. Аңа өстәп, тагын ике як салган идек. Газ кергән мунча, бәдрәф, ванна – бөтенесе өйдә иде. Өйнең ике ягы агачтан, өченчесен кирпечтән салдык. Өй профнастил белән тышланган. Абзарга яңа гына банктан кредит алып, реконструкция ясаган идек. Ул да профнастил белән тышланган иде.   Әхмәтхановлар өйдән берни алып чыга алмый. Документларны алырга да мөмкинлекләре булмый.   – 2002 елгы “Ока” бар иде, аны улым төтен арасыннан алып чыккан. Мин бер ыштан һәм куртка белән, хатын йокы күлмәге белән чыктык. Әле анысына да ут төшеп, яна башлаган идек. Өйне карап торып яндырдык. Ут дулкын кебек кенә уйнады. Каралты-кура, гаражлар янганда да өй калыр дип уйладым. Әмма... – диде дә, өй урынына карап, миңа күрсәтмәскә тырышып кына, тагын күз яшьләрен түгеп алды Исмәгыйль абый.   Танышымның әнисе январь аенда гына вафат булган. Мәет чыккан өйдә бәла-каза көтелә, диләр. Әмма бу дәрәҗәдә үк булыр дип башларына да китермәгәннәрдер шул!   Быелгы җәйдә бу беренче яшен була. Авыл халкының башка елларда мондый куркыныч күренешне күргәне булмый.   – Яшен камчысын безнең авыл өстендә генә уйнаткан төсле булды. Янгын башлангач, яшен азайды. Тирә-якта гына дөбердәп йөрде. Яңгыры да яумады бит шунда, сибәләп кенә китте, – дип көрсенә танышым.   Яшен суккан йорт хуҗалары Тәлгать абый белән Нурзалия апаны эзләп урамның аргы башына юл тоттым. Алар белән дә янган өй урынына килеп әңгәмә кордык.   – Яңгыр яуганны чыгып карап утыра торган гадәтем бар. Ходайның рәхмәте, бу көнне чыкмадым, – ди Тәлгать абый, – үзем дә яшен корбаны булыр идем. Кунакка кайткан улым белән килен, бик дөбердәп килгәч, бала киемнәрен җыярга дип, ишегалдына чыгып китте. Алар чыгып китүгә бик каты күк күкрәде, әйтерсең лә якында гына бомба шартлады. Мин хатынга: “Трансформаторны яшен сукты бугай”, – дидем. Шулчак малай белән килен уктай атылып керделәр дә: “Янабыз!” дип сөрән салдылар. Ишегалдына йөгереп чыктым. Кузгала да алмыйм, нишләргә белмичә, ут камап алган лапаска карап каттым. Аннан соң аңыма килеп, өйгә кереп, папка белән документларны алып чыктым. Телевизорны да алганмын әле, анысын соңыннан гына белдем.   Әлеге хуҗалыкның да өч яклы өйләрен, мунча, абзар, агач гаражны ялкынның зәһәр теле ялмап ала. Бер ай элек кенә өйне тышлаган, түбә калайларын алыштырган була алар.   – Бер атна тирәсе йоклый алмыйча, эчем пошып яттым. Эсседән генә дип уйладым. Пошынуым юкка гына булмаган икән. Ике үгез, бер сыер, бер тана янды. 20гә 9 метрлы абзарда бар да бер түбә астында иде. Түгәргә әйбер дә булмады, барысы да көлгә әйләнгән, – дип авыр сулады Тәлгать абый.   “Бөтен югары урам яна кебек күренде”   Сул якта янгын чылбыры Илһам Габбасов хуҗалыгына килеп җиткәч сүндерелә. Шулай да ялкын телләре Габбасовларга да шактый зыян салырга өлгерә. Йорт хуҗалары өйдә түгел, янгын калдыкларын Габбасовларның улы белән кызы һәм Илһамның апасы җыештырып йөри иде.   – Бу – безнең төп нигез, – ди Резеда апа Гыйззәтуллина. – Монда гаиләсе белән энебез тора. Төп йорт, аны иске йорт дип йөртә идек, келәт, баз өсте, яңа мунча, иске мунча янды. Келәтләрдә, баз өстендә ашлыклар, иске өйдә кирәкмәгән кием-салым, ярма, макарон, песок кебек әйберләр, суыткыч, туңдыргычлар тулы ит... Энебез көрәшче, аның көрәшеп алган бөтен бүләкләре шунда иде. Илһам улы белән хоккейчылар да әле, Сочига да барып уйнап кайттылар. Шул хоккей киемнәре дә янган.   Бер атна килен белән кызы өйләрен җыештырганнар да, гомер булмаганны, бөтен әйберне шушы өйгә чыгарып куйганнар. Өр-яңа киез, күн итекләр, кием-салымнар да шунда булган. Әнинең үлгәненә бер ел, ашын үткәрәсе бар. Килен әйтә: “Резеда апа, әнинең ашын үткәрергә кәстрүл дә юк бит”, – ди. Көндәлек кирәк-ярак кына өйдә тора бит инде хәзер.   – Без ярый әле, менә күршеләргә бик кыен. Аллага шөкер, абзарга күчмәде дә, өйгә күчмәде. Янгын сүндерү машиналары килеп җитмәсә, ут рәттән урам буенча китә иде. Без түбән урамда торабыз. Капкадан чыккач та, бөтен югары урам яна кебек күренде. Ул төндәге мәхшәрне берәүгә дә күрергә язмасын. Эссе, шартлау тавышлары, күккә кадәр күтәрелгән ялкын, хайваннарның үкерүләре... Мондый күренешне сугыш чорын сурәтләгән фильмнардан гына күргән бар иде. Барысының да гомер буе җыйган байлыклары юкка чыкты. Кичтән төзек калган йорт-җирдән таңга кисәү өеме генә калды.   Ул арада “кызыл әтәч”тән шактый зыян күргән Илһам Габбасов та кайтып җитеп, сүзгә кушылды:   – Авыл кешесенең нәкъ йокыга талган чагы бит ул. Мин дә йоклап киткән идем инде. Шартлаган тавышка уяндым да урамга йөгереп чыктым. Машинаны күчердем дә гаилә белән күршеләрнең абзарына су сибеп йөрдек. Җил безнең якка исми дип, әйберләрне чыгарырга уйламадык та. Гаражга кереп, машинаның кышкы тәгәрмәчләрен генә алып чыктым. Яшен аркасында өйдәге бөтен җиһазлар: телевизор, музыкаль үзәк, компьютер, телефоннар сафтан чыккан.   Утның уң яктагы чылбыры Нурания апа Салихҗановаларга килеп җиткәч сүндерелә. Дөрес, янгын сүндерүчеләр бик саклый аларны.   – Күршеләр белән чагыштырганда, безнең хәлләр Аллага шөкер, балам. Ни дисәң дә безнең өебез калды. Җылы абзар, мунча, келәт, гараж янды, нишләтәсең. Утка биргәнче, барыбер үзебезнең каралты иде инде. Малларга зыян килмәде. Җәй көне яшен булмый тормый инде ул, әмма мондыйны күргәнем юк иде, – ди сигезенче дистәсен ваклаучы Нурания әби.   Төнге берләрдә башланган утны иртәнге бишләрдә генә сүндерәләр. Шактый вакыт кизү торырга туры килә әле янгын сүндерү хезмәтенә. Кисәү башлары инде сүнеп бетте дигәч тә, яңадан кабынып китә.   Үз тарихында авыл халкы яшен сугып йорт-җир януны хәтерләми. Зыян күрүчеләр, елый-елый, янгыннан соң ныклы ярдәм кулын сузган авыл халкына, авыл җирлегенә, 2003 елдан бирле “Маяк” күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшләүче Хаҗиев Хәлил Әгъләмовичка, район җитәкчеләренә олы рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.   – Рәисебез бик булышты. Янгын сүндерелгәч, ике көн трактор, машиналар биреп чистарттырды. 60лап кеше җыелды. Аларны ашатуны да оештырды. Кичә трактор чакыртып, абзарга фундамент казытты, менә бүген комнар кайтартты, – ди Исмәгыйль абый.   Җитәкче сүзе   – Шөңшеңәр авылында янгын чыгуы турында безнең бүлеккә 1 сәгать 16 минутта хәбәр керде, – ди Балтач муниципаль районының күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Рәдиф Рифат улы Әхәтов. Вакыйга урынында 11 янгын сүндерү машинасы эшләде. Янгынның сәбәбен ачыклау өчен мәгълүматлар җыйдык. Көчле яшен булуы, торакларның кисәк янып китүе, яшен камчысын күрүче шаһитлар – янгынның табигать бәла-казасы аркасында килеп чыгуын сөйли. Һава торышын күзәтә торган гидроүзәк Балтачта юк, якын-тирәдә ул Арчада гына. Әмма 10 август көнне Арчада яшен булмаган. Шөңшеңәрдә генә түгел, бу көнне Балтачта да өч хуҗалыкка зыян килде.   Яшеннән саклану буенча махсус киңәшләр юк. Шулай да хуҗалыкларга яшен үткәргечләр белән коралланырга кирәк.   Соңгы сүз   Белгечләр фикеренчә, Җир шарында һәр секунд саен 100 яшен яшьни. Яшен сугу очраклары кызу көннәрдә күзәтелә икән. Яшен камчысы беренче чиратта металл өслекне “ярата”. Әлеге мисалда Гафиятуллиннарның каралты-курасы профнастил белән әйләндереп алынуын истән чыгармыйк.   Яшеннең озынлыгы 20 чакрымга кадәр сузыла ала. Яшен каналының диаметры 10 нан алып 45 смга чаклы. Ут камчысының тизлеге – 150 км/с.   Яшен биек корылмаларга суга диләр, әмма барысы да Ходай кулында. Ул үсеп утырган агачны да, хәрәкәт иткән кешене дә үзенең корбаны итә ала. Алла сакласын! Әлеге бәла-казадан зыян күргәннәргә борчуын биргән кебек, сабырлыгын да бирсен.   P.S. Янгында зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр редакция белән элемтәгә керә ала.           Чулпан ШАКИРОВА --- | 29.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-29 03:38 Нефть һәм сөт
    28.08.2014 Икътисад Соңгы көннәрдә нефтькә бәяләр төшә башлады. Июнь ахырында гына 116 долларга күтәрелгән бәяләр бүген иң кыйммәт бәяләнүче Brent маркалы нефтькә 102 долларга һәм аннан түбәнрәккә төште. Urals маркалы Россия неф­те исә 18 август көнне 98 долларга сатылып, шундук барлык анали­тикларның игътибарын үзенә җәлеп итте.  Хәтта рус милләтче патриотлары сайты да: ”Нефтькә бәя төшү – Россиягә каршы ясалма рәвештә барлыкка ките­релгән чираттагы санкция”,– дип чаң сугарга тотынды. ”Санк­цияләр безне кө­чәйтә” дигән пози­циядән торып караганда, не­фть­кә  бәяләрнең берни­кадәр тө­шүе ул – хәерле фал һәм чын ватанпәрвәрләргә аннан куркырга кирәкми. Дөрес, түбә­нәю тагын да дәвам итсә һәм озак сроклы булса, сумның бәясе төшү, импорт товарларга бәяләр үсү белән бары­бызның да кесәсенә сугачак. ...Ләкин көчле патриотик дулкында нәкъ менә без үзебез, россиялеләр, Көнба­тыш белән кайбер икътисадый элем­тә­ләрне өзү, импорт­ны үз товарларыбыз белән алыштыру турындагы хыялларга бирелеп, тантана кичер­мәдек­мени? Көн­­ба­тыш­ның Россиягә каршы керткән санкцияләре Америка һәм Европаның үзенә дә сугачак дип тә шатландык һәм бу нигезле шатлык иде: бер без генә түгел, оппонентлар да, чынлап та, акча янчыкларын капшый. Бөтен дөньяда барган кризис фонында кемгә каршыдыр санк­цияләр кер­тү – ул үз-үзеңне чикләү ди­гән сүз, монысы да хак. Россия җитәкчеләре океан артыннан санкцияләр яң­гыры ява башлагач, аларны ”контрпродуктив” дип атаганда, аз гына да ялгышмадылар. Моның шулай икәнен Россия Хөкүмәте Көнбатыш­тан азык-төлекң кертүне тыйгач тагын бер тапкыр аң­лады: ике атна да үтмәде, халык бәяләр күтәрелә дип зар­лана башлады, һәм мәс­кәүле түрәләр бу юлы халык тавышын тиз ишет­теләр һәм санкция исемле­гендәге кайбер азык-төлек товарларына чикне ачтылар. Мондый сыгылмалылык хө­кү­мәтнең зирәк акылын күр­сә­тә һәм киләчәктә акрынлап башка ризык өчен дә чикләр ачылыр, моның өчен кулай формулировка табылыр дип өмет­ләнергә кирәк.   Әмма ризык өчен чикләрне ачу белән генә чикләнергә ярамый, аны үзе­бездә җитештерү чараларын да күрергә кирәк. Югыйсә бәяләргә каршы штаб­лар корып көрәшү – шулай ук ”контропродуктив” ысул. Бәяләр барыбер үсәчәк, ә инде аларны йөгәнли калсалар, совет чорындагыча, дефицит ишек кагачак. Россия шартларында исә авыл хуҗа­лыгын күтәрү өчен бюджеттан акча эзләп мәшәкать­ләнәсе дә юк. Шул ук сөтнең бүгенге 11-12 сум булган сатып алу бәясен 30 сумга күтәрәсең, кибеттәге 50 сумлык сөт бәясен 40-45 сумга төшерәсең. Моның өчен сөт эшкәртү һәм сатуга монополияне юк итәргә генә кирәк. Меңләгән мини сөт эш­кәртү заводларын аякка бастыру аша гына сөтнең ки­бет­тәге бәясен түбәнгә тө­ше­реп була. Бу очракта без шуны күрә­чәк­без: сөтне утыз сумга алачаклар, утыз биш-кырыкка сатачаклар. Бәя күтәрүче­ләр оттырачак, чөнки халык конкурентлар сөтен алачак. Бу вәз­гыятьтә күп җитеш­тереп, күп сата алганда гына уңышка ирешеп була. Шушы чаралар күрелсә, Россия ел-ел ярымнан читтән сөт алуны, их­тыяҗ булмау сәбәпле, туктатачак, ике-өч елдан сөтне урнаштыру өчен тышкы базарлар эзли башлаячак.   Нефть бәясенә килгәндә, аның ясалма рәвештә тө­шерелүенә ышанмыйм мин. Бүгенге сәяси шартларда бер генә держава да нефть чыгаручы илләргә сатуны арттырыгыз дип бармак яный алмый. Ул чорлар инде артта калды. Нефть бәясе төшү – ул талгын кризис нәтиҗәсе. Сорау кими, сорау кимегәнгә күрә, бәя төшә. Билгеле бер түбәнәю чигенә җиткәч, не­фть­не кыен шартларда чыгаручы Төньяк илләре, табышны үзкыйммәт ашап бе­тер­гәнгә күрә, аны чыгаруны киметә­чәкләр. Менә шул чакта ул илләр йә товарларны үзлә­рен­­дә җитеште­рүне көй­ләргә мәҗбүр булачаклар, йә фетнә ялкынына чорналып, озакка сузылган фа­җи­гале сценарийга дучар булачак­лар. Кем кайсын сайлый инде. Соңгысын сайлаганда, Украина көнчы­гышын­дагы хәлләр бездә кабатланачак. Аерма шунда гына: качак статусы эзләп йөрер урын калмаячак.   Бөтендөнья кризисы салмак кына агышын дәвам итәчәк. Ул беркайчан да тукталмады, бары тик кредит механизмын эшкә җигеп, акча басып, аны томалап кына тордылар. Хәзер инде күрә­без: бурычка үсү потенциалы бетеп килә. Бөтен өмет эшләп үсүдә генә. Кайбер патриотлар хуп­лап каршы алган Донецк–Луганск иттурагычы дәүләтләр­нең үзара каршылыгын үсте­реп, кри­зисның агымын тизлә­тә. ...Һәм нефтькә бәяләр төшә баш­лый. Моны Көнбатыш­ның үче дип аңлаган ватан­пәр­вәрләр, куркуга калып, чаң сугалар. Чаң сугарга ки­рәкми, конфликтларга бул­ган мәхәб­бәт-дәртне басып, җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт. Нефть безне, ихтимал, соңгы кат кисә­тәдер. Якындагы көн­нәрдә дөнья­дагы хәлгә мө­нәсә­бәт­ле рәвештә ул күтә­релеп тә китәргә мөмкин, түбә­нәюен дә дәвам итә ала. Тик бер нәрсә хак: нефть долларына өмет баглау – үзеңне наркотиклар белән дәвалап, исән калырга тырышу кебек өмет­сез эш ул. Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ 125 | 27.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-29 03:38 Киләчәк шәһәре - Саранскига сәяхәт (ФОТО)
    28.08.2014 Җәмгыять Мордовия Республикасы башкаласы Саранскига самолетта ике көнлек сәяхәт оештырылачагын белгәч, мин барыргамы, бармаскамы дип берникадәр икеләнебрәк торган идем. Урамда да, эшебездә дә иң кызу чак бит. Редакциядәге эшләрне бераз җайга салып, Курумоч аэропортында артык зур булмаган АН-24 очкычына кереп йомшак креслога утыргач (көндезге эсселек тә кими төшкән иде инде), күптәнге танышларымны күрүгә, бөтенләй тынычландым дияргә була. Кырыемда гына - казахларның “Ак жол” оешмасы президенты урынбасары Большая Глушица районы бүлеге җитәкчесе Есмөхәммәт Нуржанов, Самара шәһәренең еврей милли-мәдәни автономиясе рәисе Марк Коган, “Самар-Ен” өлкә чуваш газетасы редакторы Николай Давыдов. Ә без татарлар делегациясе составында өчәү - мин, Рәфгать Әһлиуллин, өлкә “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Сәүбән Рәфыйков һәм өлкә “Туган тел” оешмасы советы әгъзасы, “Самара татарлары” сайты редакторы Римма Нуретдинова. Өлкә Халыклар дуслыгы йортыннан да аның директоры Дмитрий Мюльбах белән бергә әле тагын оешманың өч хезмәткәре бара икән. Ә барлыгы егерме дүрт кешедән торган безнең делегацияне Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе җитәкчесенең урынбасары, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Иванович Подсеваткин җитәкли.  Очкыч һавага күтәрелүгә, бөтенебезгә дә бу сәяхәтнең эш тәртибе турындагы мәгълүматны тараттылар. Самара өлкәсе һәм Мордовия Республикасының милли оешмалары вәкилләре арасындагы бу очрашуның быел октябрьдә уздырылачак мордва халкының VI съездына әзерлек кысаларында үткәрелүе дә ачыкланды.   Очкычыбыз Саранскига таба юл алды. Ә бер сәгать үтүгә безне аэропортта Мордовия Республикасының милли сәясәт буенча министры Анатолий Михайлович Чушкин, аның ике урынбасары Александр Иванович Каргин, Альберт Борисович Сявкаев һәм фин-угор халыкларының Идел буе үзәге директоры Юрий Александрович Мишанин каршы алдылар.   Автобуста аэропорттан шәһәр үзәгенә барганда ук самаралылар төрле төстәге якты утларга күмелгән йортларга, урамнарга сокландылар. Ә “Меридиан” кунакханәсенә урнашкач (аны, безгә соңгы вакытта төзелгән иң яхшыларының берсе, диделәр), без Саранскины карарга чыгып киттек. Күзләрнең явын алырлык матур һәм киң Меңьеллык мәйданы, аның нәкъ уртасында куелган каһарман рус адмиралы Федор Ушаков һәйкәле (аның исемен Православие чиркәве изгеләр рәтенә керткән), шушында ук шушы каһарман хөрмәтенә төзелгән 63 метр биеклегендәге Кафедраль собор. Биредә танылган диңгезченең җәсаде дә саклана икән. Мәйданда бронзадан коелган яшь ата-ананың һәм аларның өч баласының фигураларын да күреп була. Ә әни кеше яңадан “көмәнле”, бәхетле гаилә, кулга-кул тотынышып, храмга таба атлый.   Бу гүзәл биналар һәм объектларның барсы да 2012 елның августында халыклар берләшүенең меңьеллыгын бәйрәм итү алдыннан сафка бастырылган булган. Ә бу бәйрәмнең идеясе ул чактагы Мордовия дәүләте башлыгы, бүгенге Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкинныкы. Биредә халыклар бердәмлеге - милли дуслыкның төп өлеше, дип санала. Без моның шулай икәнлеген үз күзләребез белән күрдек, бөтен тәнебез-җаныбыз белән тойдык.   Бу турыда “Мордва йорты” (“Мордовское подворье”) дип аталган этнография комплексында очрашу һәм кичке аш вакытында да сүз алып барылды. Берләшү, халыклар бердәмлеге, дуслыгы хакында үзләренең чыгышларында Анатолий Чушкин да, Денис Подсеваткин да, Дмитрий Мюльбах та, Марк Коган да һәм Самара, Тольятти, Сарански шәһәрләренең башка милли-мәдәни оешмалары вәкилләре дә сөйләделәр. Мордовиянең татар җәмәгатьчелеге исеменнән чыгыш ясаган, җиде ел дәвамында республика татарларының “Юлдаш” газетасын җитәкләгән Әлмира ханым Габунова ничек биредә милли басмага республика башлыгы тарафыннан даими ярдәм күрсәтелеп торуын билгеләп үтте.   Мин бу хакта ишеткәч, Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе җитәкчесе урынбасары Денис Иванович Подсеваткинга, Самарада шушы тәҗрибә буенча, милли басмаларны финанслый башласак, яхшы булыр иде, дип мөрәҗәгать иттем. Ә ул бу турыда өлкә губернаторына җиткерергә вәгъдә бирде.   Икенче көнне дә Самара кунаклары күп урыннарда булып, күршеләребезнең яшәеше белән таныштылар. Н.П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт милли тикшеренү университетының төрле институтларында, факультетларында, лабораторияләрендә галимнәр, студентлар белән очрашып сөйләштеләр.   Бу югары уку йортында барлыгы 22 мең студент белем ала, быел гына да 2 меңнән артык кеше кабул ителгән. Самара өлкәсеннән дә биредә 300 студент укый, быелгы җәйдә өлкәнең төрле шәһәрләреннән кырыклап кеше укырга кергән.   Безгә университетның 600 тамашачы сыйдырышлы Мәдәният сараен күрсәттеләр. Милли мәдәният институтында мәдәният һәм сәнгать өлкәсе өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләнә.   Самаралыларда бигрәк тә физика һәм химия институтының лабораторияләре яхшы тәэсир калдырды. Биредә алар галимнәрнең һәм студентларның яңа ачышлар өстендә ничек эшләүләре белән таныштылар.   Кунаклар алдында университетның ректоры Сергей Вдовин чыгыш ясап, уку йортының киләчәккә планнары турында сөйләде.   Без шулай ук Республика үзәгенең күп спорт объектларында - чаңгы-биатлон комплексында, Олимпиягә әзерләнү үзәгендә, “Мордовия” спорт комплексында, ВМХ велоспорт үзәгендә булып, күршеләребездә спортка нинди зур игътибар бирелүен үз күзләребез белән күрдек.   Шулай да безне шаккатырганы ул республиканың технопаркы булгандыр. Ул бу юнәлештә Татарстан һәм Новосибирскидан кала өченче урында бара. Ә бу уңышка республика Николай Иванович Меркушкинның зур тырышлыгы аркасында ирешә алган.   Кичке аш вакытында самаралылар шушы кыска гына вакыт эчендә Саранскидан алган үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кем генә чыгыш ясамасын, кечкенә генә Идел буе республикасында Николай Иванович Меркушкин хакимият башында торганда, алга таба зур сикереш ясалуын билгеләп үтте.   - Без бу зур эшнең нәтиҗәләрен үз күзләребез белән күрдек. Биредә һәрнәрсә гади кеше ихтыяҗын исәпкә алып эшләнә. Тиздән Самарада да, Саранскидагы кебек, яши башлаячагыбызга ышанабыз, - диделәр кунаклар бертавыштан.   Мин дә, Самара журналистикасы ветераны буларак, күп вакыт җитешсезлекләрне күреп, тәнкыйть сүзләре әйтергә яратканга күрә, фикеремне әйтмичә булдыра алмадым. Тик, күпме генә тырышсам да, Саранскида тәнкыйтьләрлек бернәрсә тапмадым. Ә бу чыннан да шулай.   Әле күптән түгел генә милли стильдә реставрацияләнгән Яушев исемендәге гүзәл милли музыка театр бинасының эчке һәм тышкы интерьерларын карап, соңгы тапкыр сокланганнан соң, кунакчыл Мордовия Республикасы башкаласы Сарански шәһәре белән хушлашып, яңадан аэропортка юл тоттык. Анда безне моторларын кабызып очкычыбыз көтеп тора иде инде.   Сау бул, Сарански, синең белән киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын. Ә без үзебезнең Самарага күргәннәребез турында халыкка сөйләргә, хыялларыбызны тормышка ашырырга ашыгабыз.     Самара делегациясе "Меридиан" кунакханәсе янында.     И.М.Яушев исемендәге музыка театры.     В.П.Огарев исемендәге университет лабораториясендә.     “Мордовия” спорт комплексы.     "Технопарк" белән танышу. Николай ДАВЫДОВ һәм Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре   Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН 34 | 23.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-29 03:38 Ренат Әюпов Россиянең атказанган артисты, ә Фоат Садриев Татарстанның халык язучысы булды
    28.08.2014 Мәдәният Бүген Казан Кремлендә Татарстанның бер төркем алдынгылары бүләкләнде. Төрле өлкәләрдән казанышларга ирешкән һөнәр ияләренә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында республиканың әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләре дә бар иде. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюповка “Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Казан шәһәренең П. И. Чайковский исемендәге 1 нче санлы балалар музыка мәктәбе директоры Яков Туркенич “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре”, татар язучысы Фоат Садриев "Татарстан Республикасының халык язучысы" дип рәсми танылды. “Татарстан Республикасының халык артисты” мактаулы исеме Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Нина Калагановага бирелде. Шагыйрь Наил Касыйм һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең концерт эшчәнлеге һәм халыкара элемтәләр буенча проректоры, фортепиано кафедрасы доценты Елена Хәкимова “ТР атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелде. “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме пианистка, халыкара конкурслар лауреаты Софья Гулякка бирелде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының драма артисты Миләүшә Шәйхетдинова шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты булды. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеменә Казан шәһәренең П. И. Чайковский исемендәге 1 нче санлы балалар музыка мәктәбенең виолончель классы буенча укытучысы Оксана Быстрова лаек дип табылды.  Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА | 28.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-28 02:56 Римзил Вәли: "Берләшү мизгелен онытмаска кирәк"
    28.08.2014 Милләт Минем өчен 30 август – иң зур бәйрәм. Бу көнне Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. Һәм бу гамәлне беркем дә инкяр итә, юкка чыгара, дегеткә манчый алмый. Мин аны һәрвакыт дулкынланып көтәм, аның ничек үткәнен игътибар белән күзәтәм, үтеп киткәч, йомгак ясыйм. Эшләрнең ничек барганын күрсәтеп тора ул! Намусыбыз, кыюлыгыбыз, милли иманыбыз нинди хәлдә булганын күрсәтә.  Төрлечә караш бар аңа. "Республика көне" булу белән беррәттән "шәһәр көне" дип Казан муниципаль берәмлегенең мәдәни чараларына гына әйләндерү омтылышлары булса да, бу көн тарихка мәңгегә кереп калды. Ул чыннан да зур туплану мизгеле булды. 4-5 гасырдан соң зурдан кубып, гомуммилли дәгъваны көн тәртибенә кую. Ул көннәрдә депутатлар (алар арасында Марат Мөлеков), җирле хакимиятләр һәм төрле катлам вәкилләре арасында республиканың статусын, хокукларын яклау, татар факторының куәтен аңлау сизелеп тора иде. Каршылар да күп иде. Ләкин без көчлерәк идек, шуңа киртә салып тормадылар. Үзгәртеп коруның төп нәтиҗәсе – федерализмны яклау, халык ихтыяҗын үтәү мизгеле булды ул. Кыска гына булса да.   Һәрвакыт җәмгыятьтә үтә кыю шәхесләр, радикаль төркемнәр, гауга-тавыш чыгарырлык вакыйгалар килеп чыгып тора. Ләкин гадәттә шау-шу, безелдәүләр инкыйлапка да, җитди реформага да китерми. Соломон әйтмешли, бөтен нәрсә үтә дә китә. Хәтта су асты көймәсе бату, ГЭСлар җимерелү, Кондопога, Кущевка фаҗигалары да үтте дә китте. Тормышны үзгәртә торган яңа тәртипләр, яшәү рәвеше, озак мөддәтле максат-идеяләрнең тәэсире озаккарак бара.   Татарстан мөстәкыйльлеге декларациясе тормышны үзгәртте. Каршылыклар уятты, казанышлар китерде. Республикабызның һәм татар халкының хаклы, акыллы, төпле фикерле булуына бөтен дөнья инанды. Халыкның төрле катламнары, укымышлы, вәкаләтле кешеләрнең дә, уңнарның да, сулларның да, кайнар татарның һәм бераз шикләнгән урыс, чуваш, яһүд кешеләренең дә бер платформага басуы, яхшы республика төзү мөмкинлегенә ышануы безгә куәт бирде!   Аларга каршы чыга алучы табылмады. Чөнки безнең гамәлләр хокукый яктан төгәл, хатасыз иде. Халыкара нормалар буенча да, РФ кануннары буенча да безнең карарларга тел тидерерлек булмады. Кайвакыт компромисс маневрлар ясалса да.Милләтче булу ул байларга һәм ярлыларга, төрле дин, һөнәр, яшәү урынына бүленмичә, милли максатны өскә кую дигән сүз. Үз милләтеңне генә югары кую, башкаларны басу түгел. Без позитив милләтче була алдык. 1990 елның 30 августында менә шул компонентлар, каршылыклы фикерләр бер агымга кушылды. Ул вакыттагы үзәк моны җиңә алмады. 1992 елның мартында үткәрелгән референдум, шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Конституция безнең статусны ныгытты.   Менә шуңа күрә без үзебез дә күтәрелдек, Русияне дә үзгәрттек. Позитив идеяләр, сак һәм пөхтә гамәлләр белән төрле сәяси даирәләрнең ышанычын яуладык. Менә шуңа күрә безгә карата Лугански, Донбасска  карата кулланылган чаралар кертелмәде.   Казанда ай саен диярлек федерализм турында симпозиумнар, конференцияләр оештырдык, үзебезнекеләр төрле якка барып, аңлаттылар. Безнең төпле дәлилләр, аргументлар көчлерәк иде. Эшләребез дә яхшы гына барды, практик гамәлләр тырышып башкарылды. Казанның 1000 еллыгы, Универсиада, яхшы икътисади һәм социаль проектлар ярдәмендә Татарстан хәзер Русиянең витринасы булып китте.   Бәлки, заманалар тагы да катлаулырак булыр, бәлки милләтне, республиканы туздыручылар булыр. Ялган юлбашчылар да, алдаткыч шигарләр дә табылыр, бәлки. Ләкин 1990 елның 30 августында, кичке сәгать 10-11 ләрдә халык сайлаган депутатларның Дәүләт мөстәкыйллеге турында декларацияне кабул итүе безнең өчен терәк булып калачак. Аны шул вакытта ук сискәнеп кабул иттеләр, бу хәбәр бөтен дөньяга таралды. Аның мәгънәсен һәркем үзенчә аңлады.   Кайбер нәрсәләрне ике төрле аңлау өчен дә сәбәпләр бар иде. Шунлыктан 20 ел буе сүзсез гимн белән яшәдек, янәсе шулай дөресрәк. Хәзер сүзләре бар, инде көен искә төшерәсе, рәсми чараларда авыз ачып җырларга өйрәнәсе калды. Ләкин ул бар, әләм бар, туграбыз бар. Халык та, күршеләр дә, дөнья татарлары да төшенде моны. Иң мөһиме, Русия халкы һәм дөнья илләре Советлар берлегенең кап уртасында мөһим процесс башланганын, аннан соң Русиядә кемнең алда барганын аңлады.   Мөстәкыйль Татарстанны эчтән таркату яки көч кулланып ботарлап ташлау дошманнарыбыз өчен әллә ни кыен булмас иде. Җитәкчелектәге 5-6 кешене алыштыру, куркыту яки сатып алу да берни берни түгел. Ләкин тарихи хаклыкның безнең якта булуы, сибелгән татар халкының  барлык тарафтан карап торуы, хәтәр хәлләр килеп чыкса, Татарстанга таяныч булуы мөһим иде.   Хәзерге шартлар тагын да четреклерәк. Урамнар, мәйданнар халык түгел, ялтыр машиналар белән тулган. Базар икътисады, капитализм тәртибенең тәмен тойган буын, кулланучылар җәмгыяте инкыйлап турында уйламый. Революцияне ачлыктан, изелүдән интеккән халык ясый. Бездәге хәлсез пенсионерлар чыдый, эшсез һәм белемсез (дипломнары булса да) яшьләрнең хәтсезе җитди гамәлләргә әзер түгел. Мал бүлгәндә оста хәрәкәт иткән байлар дөнья гизә, затлы фатир, коттедж, машина, комфорт ярата. Җылы илгә ялга йөрүчеләр, гаиләдә 2-3 машиналы хәлле кешеләр, урта катламнар, бай булмасалар да, шактый гамьсез чырайлы, матур гына киемле буын үсеп чыкты. Кирәкме аларга милләт? Туган телне, мәдәниятне җанга сеңдерергә әзерме алар? Республиканың хокукларын саклап дәррәү күтәреләме алар? Муллыкка омтылу, башкалар малына, дәрәҗәсенә кызыгу аларның иманнарын томаламаганмы? Хәзерге буынны уяту, көрәшкә өндәү кыенрак. Аңлатучылар, чакыручылар, үстерүчеләр булса әле. Кем кемгә үпкәләргә тиеш? Төрекләр әйтмешли, сүзең хак, алачагын юк.   Куркак түрәләр, сатлык сәясәтчеләр дип лаф ору файдасыз. Милли үзаңны үстерү барыбызның да вазифасы. Милләтне үстерер өчен дәүләт акчасына зиннәтле оештырылган җыелышлар, бәйрәмнәр, затлы автобусларда экскурсиягә йөрү, матур мөнбәрләрдән шома чыгышлар ясау, милләтне саклау чаралары, програмнар – болар барысы да хакыйкать. Җае чыкса, беркем дә баш тартмый алардан. Затлы урыннарга эләгү хыялы белән янучы "көрәшчеләр" кемнедер хөкем итәргә, юл күрсәтергә әзер түгел.   Ерак төбәкләргә машиналарда, очкычларда чабабыз, чәчелгән татарны "коткарабыз". Шул вакытта халкыбызның 2 миллионы Татарстанда, 80 проценты Идел-Уралда икәнлеген онытмаска иде. Менә шуларга таянмый, кемгә таянырга соң? Русия төбәкләрендә милли утраулар терелеп килә, анысы яхшы. Булган җирдә бар, булмаган урында юк.   Чит илләрдәге татарларны бик хөрмәт итәбез. Ләкин Финляндиядәге татар җәмгыятеннән гайре бер генә илдә дә татар оешмалары сизелерлек алга китмәде. Татар турында кайгыртучы фәнни, мәдәни үзәкләр, хосусый уку йортлары, китаплар, фильмнар чыгару өчен бай демократик илләрдә шартлар уңайлы булса да, мондый гамәлләр сирәк очрый. Казанга килеп яки интернет аша милләткә, республикага бәя бирү җиңелрәк шул.   Ачыклык, канунчылык, сайлау җитмәү безгә әллә ни зыян ясамый. Чөнки бу демократик әсбаплар безнең күбебезгә кирәкми. Ватандашлык һәм милли аңыбыз шундый хәлдә. Һәркемгә диярлек калҗа кирәк, дәрәҗә, дан кирәк. Милләт төшенчәсе яңгыравык бер тамга, тугра булып кулланылса, шул җиткән.   Ни өчендер, зур бәла килсә генә бөтен халык берләшә, күтәрелә. Президентлык статусын (исемен генә түгел!) яклау өчен ничә процент милләттәшебез конкрет гамәл кыла ала? Хәзергә моны әйтә алмыйм. Кыскасы, форсатларны ычкындыруның, хәзерге хәлебезнең сәбәбе үзебездән тора дип уйлыйм. Бу өмет уятучы факт. Үзебезне үзебез төзәтә алабыз бит. Алшартларны төгәл билгеләгәч, иншалла, алга барырбыз.   Тагын берләшеп булырмы икән? Бу кирәкле шәйдер. Гамәли сәясәттә, реаль икътисадта һәм чын мәдәнияттә катнашкан барлык катламнар белән милли аңлы кардәшләребез берләшә алса гына тәрәккыятькә өмет бар.   Бәйрәм алдыннан мәсьәләне шулай катгый куйганга рәнҗемәссез дип уйлыйм. Минем алай әйтергә хакым бар. Соңгы 25 елда бары тик милли эшләр белән генә шөгыльләнеп, күз буямадым, алдашмадым. Татарны "коткарыр" өчен кунакка йөрмәдем. Кайчандыр Германиягә, Чехиягә, Төркиягә 2-3 көнгә эш сәфәренә баруны санамаганда, беркайда да милләтне коткару мәҗлесенә катнашмадым. Дусларым күп булса да. Һельсинкига, Нью-Йоркка, Европага барып кәеф-сафа кормавым белән горурланам. Шуңа күрә турысын әйтергә хакым бар! Милли эшләр белән шөгыльләнеп, дәрәҗәләр, байлык, дан сорау – хурлык   Әйе, милли эшләр белән шөгыльләнеп, дәрәҗәләр, байлык, дан сорауны хурлык дип саныйм. Кирәк түгел алар. Гомер тиз уза. Узды инде. Барысы да кала, юкка чыга. Халкыбыз калсын, яңа буыннар дөрес атласын иде. Бу бик зур, кыен бурыч!   Милли хәрәкәттә үзем кебекләрнең, миннән күбрәк эшләгәннәрнең меңнәрчә булуы шатландыра, өметне арттыра. Андыйлар беркемгә дә үпкәләми, бер нәрсәгә дәгъва итми. Үзе булдырган эшне башкара, шуннан тәм таба алар.   Әйе, без күптөрле шул. Дәүләт чикләре, социаль аермалар һәм сәяси, дини, фәлсәфи карашлар, узганны, киләчәкне билгеләү ысуллары аера безне. Бер мизгел безне берләштерә: менә шушы декларация көне, өмет уянган мизгел. Хәтта Гаяз Исхакыйлар да гамәлгә куя алмаган эш – Идел-Урал уртасында татарларга таянган республика булдыру, аның вакәләтләрен билгеләп, тиешле урыннарда килештерү шуннан башланды. 30 август – Татарстан республикасы көне! Бу гамәлнең уңай нәтиҗәләре күз алдында. Чигенешләре, тоткарлыклары 90 процентка үзебездән тора. Бу бәйрәмнең асылын онытсак, татарның глобаль берләшү мизгеленең кадерен белмәсәк, язмыш безне кичермәс! Безне шушы зур вакыйга берләштерә. Шуннан башка нәрсәбез бар соң дөнья җәмәгатьчелеге каршында?   Тагын нәрсә әйтим? Алда торган зур сынауларда исән-имин калырга, үз сукмагыбызны табарга, булган кыйммәтләребезне сакларга насыйп булсын. Үзебез ахмак булмасак, милләтебез үз ниятләренә ирешәчәк. Моңа ышанычым зур минем. Римзил ВӘЛИ | 27.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-28 02:56 Шәһәр белән авыл арасында аерма булмаячак
    28.08.2014 Җәмгыять «Безнең максат – шәһәр белән авыл арасында аерма булырга тиеш түгел. Юллар, газ, клублар, спорт сарайлары – барлык уңайлы тормыш шартларына республика халкы бертигез лаек, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә районнарда оештырылган Халык җыеннарында чыгыш ясаганда.  – Сайлаулар алдыннан киләчәктә зур эшләр башкарырга вәгъдә итүчеләр күп булыр, әмма без бүген инде гамәлгә ашырылган эшләр турында сөйли алабыз. Һәм моңа, беренче чиратта, республика икътисадын үстерү исәбенә генә ирешеп була. Нәкъ менә соңгы еллардагы икътисади уңышларыбыз безгә федераль һәм җирле социаль проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә».   Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә республиканың Апас, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарына эшлекле сәфәр кылды. Апас районы халкы белән очрашуда сөйләгәнчә, республикада бүгенге көндә шундый 30лап программа гамәлдә, ел саен аларга 50 миллиард сум акча тотыла. Икътисади үсеш турында әйткәндә, әлбәттә, Татарстанда аның нигезен нефть табу һәм нефть эшкәртү тармаклары тәшкил итә.   - Нефтьчеләрнең эше елдан-ел катлаулана бара, шуңа күрә без бу өлкәдә яңа технологияләргә таянырга тырышабыз, битум нефтен чыгаруга басым ясыйбыз. Димәк, безнең республикада нефть чыганаклары әле озак елларга җитәчәк. Шул ук табылган нефтьнең дә 95 процентын үзебездә эшкәртү бурычын куябыз һәм моңа без алдагы ике елда ирешергә ниятлибез, – дип ышандыра Президент.   Татарстанда ачылган һәр яңа предприятие тулаем төбәк продукты үсешен тәэмин итәргә, яңа эш урыннары булдыруга өлеш кертсә дә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлегә республиканың икътисади үсеш темпларын елына 6-7 процентка җиткерүгә ирешелмәгән. Бу, беренче чиратта, чит ил базарларындагы вәзгыятькә бәйле. Шул сәбәпле, Президент эчке кулланышны үстерү мөһимлеген әйтә.   - Көнбатыш илләренең Россиягә карата санкцияләре безгә файдага гына булачак. Нәтиҗәдә, без үзебезнең фән өлкәсен һәм җитештерү тармакларын үстерүгә игътибарны арттырачакбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.   Төп икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Идел буе төбәкләре арасында – беренче, ә Россия буенча алдынгы бишлеккә керсә дә, хәл итәсе мәсьәләләр бар әле, дип ассызыклый Президент. Аның сүзләренчә, коммуналь хуҗалыкны, күп катлы йортларны, мәктәпләрне, юлларны төзекләндерү, яңа балалар бакчаларын сафка бастыру – шулар рәтендә.   Җәйнең соңгы көннәрендә республикада бер-бер артлы яңа балалар бакчалары ачылу очраклы түгел – алда яңа уку елы көтә. Бөгелмәдә 60нчы елларда ук төзелгән 280 балага исәпләнгән бакчаны төзекләндереп, кабаттан кулланышка тапшыру һәм Баулы районында шагыйрь Фәнис Яруллинның туган авылы Кызылъярда 50 урынга исәпләнгән яңа бакча ачылышларында катнашкан Рөстәм Миңнеханов, демографик үсеш кичерүче Татарстанда белем бирү учреждениеләрен яңарту эшләре дәвам итәчәгенә басым ясады.   - Бакчада – сабый бала тормышта кирәкле тәүге белемнәрне үзләштерә. Ә белем – ул киләчәктәге уңышны тәэмин итә. Илебезнең казанышлары яшь буын кулында. Узган ел республикада 10 меңнән күбрәк бала туган иде, быел да шундый динамика саклана. Балалар бакчаларын төзү-төзекләндерүгә һәрвакыт өстенлек биреләчәк. Авыл бакчаларындагы шартлар шәһәрнекеннән аерылмаячак. Быел республикада 56 яңа балалар бакчасы сафка бастырачакбыз, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.   Апасның 500 кеше яшәгән Свияжный бистәсендә республика программасы кысаларында төзелгән 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы әнә шундый заманча проектларның берсе. Татарстан Президенты музыка-спорт залын, логопед бүлмәсен, медицина кабинетын, аш-су әзерләү блогы һәм прачечныйны берләштергән бу яңа бинаны карап чыкты. Бакча территориясендә 4 уен һәм спорт мәйданчыгы да бар. 1,3 мең квадрат метрны тәшкил иткән әлеге проект 60 миллион сумга төшкән. Бирегә күрше авыллардан да сабыйлар йөриячәк. Авылны – хуҗалык саклый   Безнең төбәкнең нигезе ул – авыллар. Аларны исә авыл хуҗалыгы саклый.   - Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен генә түгел, шәхси хуҗалыкларны үстерү, аларга ярдәм итү, гаилә фермалары ачу – безнең бурыч. Соңгы ике-өч елда инде меңнән артык шундый ферма төзелде, – дип белдерә Татарстан Президенты.   Мәсәлән, бүгенге көндә Бөгелмә районында 40лап гаилә фермасы эшли, алар барлыгы 2 меңнән артык баш эре терлек асрый. Бу районда Рөстәм Миңнеханов Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан иң эре катнаш азык заводы ачылышында катнашты. Терлек өчен елына йөзләгән мең тонна катнаш азык җитештерергә сәләтле яңа предприятие элеккеге, инде таушалган цехлар урынында сафка бастырылган. Әзер продукцияне Татарстанда гына түгел, Самара һәм башка күрше төбәкләргә дә сатарга ниятлиләр. Биредә 230 эш урыны булдырырга, елына 3,6 миллиард сум күләмендә табыш алырга планлаштыралар. Заводның хуҗасы «Репродукт» җәмгыяте якын арада Бөгелмә районында тагын чеби чыгару фабрикасы һәм ит комбинаты төзергә дә җыена. Болар исә районга инвестицияләр кертү һәм эш урыннары булдыру дигән сүз.   Рөстәм Миңнеханов яңа проектлар Татарстанның фәнни һәм транспорт-логистика үзәге булган Бөгелмә районында авыл хуҗалыгы үсешенә этәргеч бирәчәгенә өметләнеп, инвесторга уңышлар теләде.   Ә әлегә республика авыл хезмәтчәннәре алдында урып-җыю эшләрен тәмамлап, көзге чәчү эшләренә керешү бурычы тора. Республика башлыгы авыл хуҗалыгы замана таләпләренә әзер булырга тиешлеген ассызыклап, чит илләрдән сатып алынган азык-төлеккә чикләүләр кертү Татарстан авыл хезмәтчәннәренә җитештерүне үстерергә мөмкинлек бирер дип өметләнә. Хәзер республика җитәкчелеге алдында торган бурыч –  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен сата алсын өчен шартлар тудыру.   - Моңа кадәр Россия кулланучыларына чит илләр тәкъдим иткән продукциянең барысын да югары сыйфатлы дип әйтеп булмый. Ә бездә, Татарстанда, ит, сөт җитәрлек. Бүген безнең авыл хезмәтчәннәренә Россия кибетләренә үтеп керергә мөмкинлекләр ачылды, – дип ышандыра Президент. Гади кулланучыларның мәнфәгатен кайгыртуга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов республикада азык-төлек бәяләренә күзәтчелек итүче комиссия оештырылганын искә төшерде. «Без Татарстанда кулланучылар зыян күрмәсен өчен тырышачакбыз», – дип белдерде Президент.   Халык җыеннары халык гозерләрен ишетү бурычын куя. Әйтик, лениногорскилылар авылларны саклауга юнәлдерелгән программаларның мөһимлеген әйтүдән тыш, Үзәк район хастаханәсенең балалар стационарын, шәһәрдәге Мәдәният йортын төзекләндерүне дә үтенде. Президент яңартылган мәдәният учагы лениногорскилыларны киләсе елда, шәһәрнең 60 еллык юбилеена сөендерер дип вәгъдә итте. - Бүген республикада милләтара бердәмлекне саклау мөһим, икътисади үсешне тәэмин итүче шартлар шулар. Тынычлык булсын, ул булса – барысы да булыр. Дөньялар тыныч түгел, замана катлаулы. Күрәсез, Россия ныгыган саен, аңа каршы төшүчеләр пәйда була. Мондый вәзгыятьтә безгә бердәм булырга кирәк. Шул чакта безнең белән санлашырлар, – ди Президент.   Бүгенге көндә Татарстанда 2 933 724 сайлаучы исәпләнә. Аларның күпчелеге, әлбәттә, Казанда яши. Башкаланың җиде районында иң күп халык Совет районында гомер кичерә – 220 564 кеше. Казаннан кала тагын иң күп сайлаучы теркәлгән шәһәрләр – Чаллы – 399 324 мең, Түбән Кама районы – 203882, Әлмәт районы – 147 818 кеше. Иң аз сан – 10542 кеше – Әтнә районында.   --- --- | 28.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-28 02:56 Камал театры артисты Качалов исемендәге рус драма театрына китә
    28.08.2014 Мәдәният Камал театры артисты Рамил Төхвәтуллин яңа сезонда Качалов театрында рус труппасында уйнаячак. Килешү бер елга төзелгән.  "12 август көнне Камал театрына килгәч, миңа режиссёр Александр Славуцкий шалтыратты һәм үзенең труппасында эшләргә чакырды. Барысын уйлап, Фәрит Бикчәнтәев белән сөйләшкәннән соң гына ризалык бирдем. Өч ел инде төп рольләрдә уйнаганым юк, Фәрит Бикчәнтәев тә, яраклы материал булмаганлыктан, якын арада мине төп рольләрдә күрмәвен белдерде", - дип аңлата әлеге карарын Рамил Төхвәтуллин "Вечерняя Казань" журналистына. Яңа эш урынында Рамил Төхвәтуллин "Трехгрошовая опера", "Золотой слон" һәм "Последний коммунист"  спектакльләрендә уйнарга мөмкин. Шулай ук Гогольнең "Ревизор"ында Городничий роле турында да сөйләшү булган. | 28.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-28 02:21 Казан мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 15 эш күрсәтелә
    27.08.2014 Мәдәният 5-11 сентябрьдә үтәчәк Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә татарстаннарның 15 эше күрсәтеләчәк. Бу хакта әле фестиваль уңаеннан үткән матбугат очрашуында белдерелде.  Аларның күбесе бәйгедән тыш күрсәтеләчәк. Салават Юзеевның “Корбан-Роман” фильмы төп исемлектә. Аннан кала Алексей Барыкинның “Коры елга”, Марсель Гайнуллинның “Соңга калган чәчәкләр” кыска метражлы, Илдар Матуринның “Туфан Туфан инде ул” документаль һәм Сергей Киатровның “Зилант әкиятләре” мультфильмы да бәйгегә чыгачак. Фестивальнең башкарма директоры Марат Дәүләтов сүзләренчә, алар барсы да рус телендә.   Быелгы фестивальдә 56 илдән 500 әсәр тәкъдим ителгән булган, аның эченнән бәйгегә 22 илдән 50 әсәр сайлап алынган. | 26.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-28 02:21 14 нче баласын тапкан герой-ананы каршыларга 13 баласы да килгән (ФОТО)
    27.08.2014 Язмыш Анна Алтухованы бала тудыру йортыннан бәхетле ире һәм 13 баласы каршы алган. Ул 14 нче баласын - 10 нчы улын тапкан. Петербург шәһәре янындагы Горелово бистәсендә үз йорты белән яшәүче әлеге гаилә дини кануннар буенча тормыш итә. Иң олы уллларына 17 яшь, кече кызларына 7 яшь. Шатлыклы хәбәрне тулы гаилә белән, сөенеп кабул иткән алар, дип хәбәр итә "Комсомольская правда" газетасы. Күңелең иркен булса, торыр урын да, ашарга ризык та табыла ул, ди гаилә башлыгы. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчәсен үстереп, урманга гөмбәгә йөреп тә тамак туйдыра алар. 43 яшьлек герой-ана Аннаның балалары дус-тату яши, рсем, музыка белән шөгыльләнә.   Анна һәм Павел мәктәптәге әти-әниләр җыелышларына да даими йөрибез, балаларны дөрес тәрбияләргә тырышабыз, ди. Дәүләт тә ярдәменнән ташламый икән.                --- --- | 27.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-28 02:21 Әлмәт районы Кичүчат авылында бер кыз югалган
    27.08.2014 Җәмгыять Ул 24 августта өеннән чыгып киткән һәм кайтмаган Әлмәт районы Кичүчат авылында 1987 елгы Габдрафикова Ильмира югалган: 24 августта өйдән чыгып китеп, әйләнеп кайтмаган. Ул өстенә соры кофта, зәңгәр джинсы кигән, аягында кроссовка булырга мөмкин. Шуңа бәйле ни дә булса белүчеләрнең 89600849885 телефоны буенча шалтыратулары сорала, дип мөрәҗәгать итә “Әлмәт таңнары” газетасы. --- | 27.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-28 02:21 Француз егете Нардин: Татар мәдәнияте белән танышырга килдем (лифт-интервью)
    27.08.2014 Җәмгыять Интервью урыны: Казансу буендагы комлык. Вакыты: 27.08.2014. Араларшу теле: өлешчә инглиз, өлешчә рус. - Нардин, син кайсы яктан?   - Франциянең Лион шәһәреннән.   - Ә яныңдагы кыз кем?   - Минем дустым Анастасия, ул Чиләбедән.   - Казанга ничек килеп чыктыгыз?   - Татарлар белән якыннанрак танышасым килде.   - Ник нәкъ менә татарлар белән?   - Сез зур илдә үз мәдәниятегезне, гореф-гадәтләрегезне саклап, бер утрау кебек яшисез сыман. Миңа бу бик кызык.   - Бу фәнни кызыксынумы?   - Юк, турист буларак кына.   - Исемең мөселманныкына охшаган.   - Мин Франция мөселманы.   - Казанда мәчеткә бардыңмы?    - Кол Шәрифкә бардым. Анда намаз укымакчы идем, әмма мине никтер кертмәделәр. Ул бина бик матур, әмма карап йөрү өчен генә, туристлар өчен генә дип аңладым.   - Чын татар тормышын сез Казанда күрә алмаячаксыз, сезгә авылларга чыгарга кирәк.   - Әйе, миңа моны аңлаттылар инде. Андый планнарыбыз бар.   - Сәфәрегез уң булсын.   P.S. Нәрсә ул лифт-интервью     --- --- | 27.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-27 01:46 Ялгышларны була төзәтеп
    27.08.2014 Язмыш Актаныш районының опека һәм попечительлек бүлеге җитәк­чесе Глүзә Хәертдинова бе­лән Аеш авылына юл тоттык. Минем язмышым башкаларга сабак булсын иде дип, Груня Андреева безнең белән очрашырга теләк белдергән. Яшермим, күңелне авыр хисләр биләп алды. Чөнки балигъ булмаган балалар белән эшләү комис­сиясенең утырышларында эчкече хатын-кызлар эш­ләрен күп карарга туры килә. Алар беркайчан да үзләрен гаепле хис ит­миләр, кире­сенчә, башкалар өстенә пычрак аталар. Яши торган җир­ләре дә мактанырлык булмый. Ләкин Аеш авылында Глүзә апа күрсәт­кән йорт каршына килеп туктагач, аһ иттек. Профнастил белән әйлән­дереп алынган коймалар, шундый материалдан тышланган йорт, ямь-яшел чирәм үсеп утыручы чип-чиста ишегалды... – Биредә Груняның кызы Гөлназ яши, – диде Глүзә апа. “Яшел елан” чакса... Груня Андреева – тумышы белән күрше Башкортстан Республикасыннан. Туган авы­лында кияүгә чыгып, өч бала үстерә. Фермада терлек­ләр карый. Тик тормыш иптәше белән аралары суынгач, аерылышырга мәҗ­бүр була. Кечкенә балаларын ялгызы тәрбияли. Шундый авыр вакытларында авылларына килеп йөрүче Яңа Әлем кешесе Айдар белән таныша. Сөйләшеп йөри торгач, аның бергә яшик дигән тәкъдимен кабул итә. Яңа Әлем авылына яшәргә күчә. Фермага эшкә керә. Бер-бер артлы уллары Айнур белән кызлары Алисә туа. Тик Груняның Айдар хакында ныклы терәк, икәү бер­гә тормышны алып бару җиңелрәк булыр дигән хыяллары акланмый. Ир дигәнең дөнья көтүне кирәксенми. Батырып бер җирдә дә эш­ләми, шабашкага гына йө­ри, өстәвенә “яшел елан”­ны ярата торганнардан булып чыга. Алай гына түгел, кул күтәрә торган гадәте дә була. – Нишләргә белмим, бәр­гәләнәм, шуннан аптырап үзем дә хәмергә үрелә башладым. Шулай онытылып торган кебек булам. Аракы белән дуслык артканнан-арта барды, – дип искә ала Груня. Кызлары әниләрен күп мәртәбәләр эчүдән тукта дип үгетләп карыйлар. Энеләре белән сеңелләренә ярдәм итәләр. Һәр нәрсәнең чиге булган кебек, Груняны ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Айнур белән Алисәне әтиләре янында калдыралар. – Бик авыр булды, – ди ул. Ләкин шунысы юатты, балаларымны каядыр алып кит­мәделәр, аларны әтиләре янын­да калдырдылар. Мин дә алар белән яшәдем. Бөтен вакытымны эштә үткәрергә тырыштым. Чөнки кешене эшсезлек боза. Балаларымны карарга тырыштым, киендердем, ашаттым, эчерттем. Олы кызларыма рәхмәт инде, алар ничек тә ярдәм итәргә тырыштылар. Кияүләр дә булышты. – Ничек акылыгызга килдегез? Хатын-кызны айныту авыррак диләр бит, – дип сорадым мин аннан. – Дәвалау дигәннәре ялган ул. Иң мөһиме, кешенең теләге булу кирәк. Мин үз алдыма үткән белән түгел, ә алга карап яшәргә кирәк дигән максат куйдым. Һәм, Аллага шөкер, хәмер белән араны өздем. Ана хокукын кайтару артыннан йөри башладым. Югалтуы гына җиңел икән, кире кайтаруы, ай-һай, авыр булды. Гөнаһларым өчен җәзадыр Груняның йөрәк түрен­нән чыккан сүзләре белән һәркем килешер. Кызы Гөл­наз гаи­ләсе белән килеп чыккан фаҗига турында сөй­ләгәндә әйтте ул бу сүзләрне. Яшь кенә булса да, Гөлназ күп авырлыклар күргән. Ике баласын калдырып, ире бакыйлыкка күчкән. Апасы да Аеш авылында гомер иткәч, аралашып яшәрбез дип, без барган йортны сатып алган. Аны тышлаганнар, тәртипкә ки­тер­гәннәр. Үзе хуҗалыкка эш­кә кергән, фермада сыерлар сава. Тормыш әкренләп җайланды дип сөенеп йөр­гәндә, язмыш аларны тагын бер кат сындырып сыный. Яңа Әлем авылында яшәү­че сеңлесе Гүзәлләрдә өй юганнан соң, кичке тугызлар тирәсендә Гөлназ ике баласы, энесе Айнур белән атта кайтырга чыга. Ат йөртүче атны кумыйча гына Актаныш ягына юнәлә. Яңа Әлемне узып барганда арбада утыручылар үзләренә таба якынлашучы машинаны күреп алалар. Бер мизгел... машина алар өстенә менә. – Айнурның, бу безне таптый бит, дигән сүзләрен генә хәтерлим, – ди Гөлназ, ул вакыйганы кабат хәтерендә яңартып. – Аңымны җуйган­мын, икенче көнне иртән генә аңга килдем. – Миңа иртән генә әйтте­ләр, шунда ук хастаханәгә чаптык. Төрлесе төрле палатада авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып яталар. Гөл­наз­ның аягы ычкынган, бер җир­дән сынган, кызы Ләйсәннең аягы ике җирдән сынган, улы Риназның хәле тагы да авыррак, ул реанимациядә иде, апаларына көтү көтешергә дип киткән Айнурның да ике аягы сынган. Нишләргә, кайсы янына барырга белмим, кайгыдан сыгылып төш­тем. Казаннан машина чакыртып, Риназны алып кит­теләр. Бер киявем аны карарга барды. Башына ике операция ясадылар. Бу миңа кылган гөнаһ­ларым өчен җә­за­дыр дип еладым да еладым. Бер мизгел дүрт баламның язмышын чәлпәрәмә китерде дә куйды. Хастаханәдә унбиш көн ятканнан соң Груня гипска катырылган өч газизен Аешка алып кайта. Бер ай буе яннарыннан китмичә аларны тәрбияли. Балалары әкрен­ләп аякларына баса, тик Ләй­сәннең аяклары дөрес ялганмыйча, аңа кабат операция ясатырга туры килә. Риназ­ның да сәламәтлеге нык какшый. Ул иптәшләре белән мәктәптә дә укый алмаган, өенә генә килеп укытканнар. – Риназга хәзер авыр кү­тәрергә ярамый. Инвалидлык та бирмәделәр. Быел укуын мәктәптә дәвам итәр дип өметләнәбез дә, тик сәламәт­леге куркыта, – ди әнисе. Әнә шулай бер ел буе хастаханә юлыннан кайтып керми алар. Әле ярый яннарында әнисе бар. Ул кызын, оныкларын ташламый. Хәзер Гөлназ да даими эштә эшли алмый. Чөнки балаларын хас­таханәгә йөртергә кирәк. Пенсия акчаларына көн кү­рәләр. Читтән бернинди дә ярдәм алмаганнар. – Сезне таптаткан гаеп­легә җәза бирелгәндер бит, ул килеп хәлегезне белдеме соң? – дим Гөлназга. – Суд булды. Ул шофер килеп тә тормады. Төрле сә­бәп­ләр табып, ат йөртүчене гаеп­ле итеп калдырдылар. Ә шоферны шаһит итеп язганнар. – Ул кеше килмәде дә, ба­лаларның хәлен дә белмәде, гафу да үтенмәде. Аның кем икәнен белдек без. Ләкин йөрергә хәлебез җитмәс дидек, – дип күз яшьләрен сөртте Груня. Дөрестән дә, әлеге вакыйга балаларның тәннәренә генә түгел, күңелләренә дә тирән җәрәхәт ясаган. Әмма үзләре һич кенә дә төшен­ке­леккә бирелмичә дөнья кө­тәләр. Груня да үзе күргән­нәрдән сабак алган булса ки­рәк. Эчкечелек белән шө­гыльләнүче башка хатын-кыз­ларга да: “Вакытында акылыгызга килегез, балаларыгызны уйлагыз, шешәгә үрел­мәгез”, – ди ул.  Рузилә ХӘСӘНОВА 125 | 27.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-27 01:46 Казанда олы кеше һәм бала сөякләре табылган
    27.08.2014 Җәмгыять Якынча мәгълүматлар буенча, сөякләрнең җир астында ятуына инде берничә дистә елга якын вакыт узган. 23 нче август көнне көндез Казанның Чернышевский урамы буенча йорт почмагында җир казу эшләре барышында 2,5-3 метр тирәнлектә кеше сөякләре табылган. Якынча фаразларга караганда, алар олы кешенеке һәм баланыкы. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла.  Якынча мәгълүматлар буенча, сөякләрнең җир астында ятуына инде берничә дистә елга якын вакыт узган. Хәзерге вакытта алар экспертизага җибәрелгән. Барлык нечкәлекләрне ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. | 27.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-27 01:46 Баланы I сыйныфка әзерләү күпмегә төшә
    27.08.2014 Мәгариф Тиздән 1 сентябрь. Быел беренче сыйныфка керүче сабыйлар өчен бу аеруча истәлекле бәйрәм. Әти-әниләре өчен бер яктан шатлыклы булса, бераз борчулы да. Бала мәктәпне ничек кабул итәр, аны ничекләр илтеп, каршы алып йөрермен дип бер борчылсаң, мәктәпкә әзерлек ягы икенче яктан уйландыра. Балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсеннән хәл алырга да өлгермисең, тагын акча янчыгын бушатырга кирәк. Букча Быел Татарстан буенча 39 меңнән артык  бала укырга керә икән. Алар арасында безнең кызыбыз Язилә дә бар. Быелның шактый чыгымлы булачагына алдан ук әзерләнгән идек инде. Шуңа да акча булган саен очраган бер әйберне май аеннан ук ала башладык. Шәһәр җирендә шунысы яхшы: кибетләрдә еш кына “распродажа”лар, төрле акцияләр булып тора. Шул рәвешле 1000 сум торган спорт костюмнарын, 500 сумлык футболкаларны 50-70 процент ташлама белән  алып калдык. Дөрес, мәктәп формасы, ак кофта ише киемнәргә, күпме көтсәк тә, бәяләр төшмәде. Вак-төякләр алырга исә “Тура” базарына рәхим ит. Аяк киемнәрен, колготки, носкиларны да, тәмле телеңне җәлләмәсәң, үзбәкләр очсызракка бирә. Кибеттән 3000-4000 сумга букча алганчы  аннан шундый ук ортопедик катламы булган, уңайлы рюкзакны 1800 сумга да алырга була. Җитмәсә, икенче аяк киеме салып йөри торган 250 сумлык капчыгын бүләк итеп тә бирәләр. Ул букчаны Язиләгә кидертеп куйгач кызымны җәлләп тә куйдым. Букча аның ярты гәүдәсен диярлек каплап алган. Китаплар да тутырсаң, шактый авыр өч-дүрт килолы рюкзакка әйләнә инде бу. Ә табиблар фикеренчә, мәктәп букчасының гомуми авырлыгы бала авырлыгының 10-12 процентын гына тәшкил итәргә тиеш икән. Ярый, укытучылары хезмәт дәресенә кирәкле пластилин, кайчы, төсле кәгазьләрне мәктәптә калдырырга мөмкин булачак, диде. Букча бераз җиңеләер шәт.    Форма   Мәктәп формасына килгәндә, төс, фасонны һәр мәктәп үзе сайлый, рәсми рәвештә кабул итә. Сыйныфка карап та форманың моделе аерылырга мөмкин. Мәсәлән, 20 гимназиядә югарырак сыйныфлар соры пиджак белән итәк кисәләр, беренче сыйныфка баручыларның күбесе сарафан сайлады. Кечкенә бала өчен сарафан күпкә уңайлырак дигән нәтиҗәгә килде ата-аналар: кофтасы да итәктән чыкмый, салып кияргә дә җайлырак. Форманы июльдән дә калмый алырга кушалар. Соңрак бардыңмы - йә үлчәме булмый, йә матур фасоннары бетә. Шуңа да  форманы  мәктәптә оештырылган  махсус ярминкә башланган көннәрдә үк сатып алдык. Соры төстәге сарафаннар берничә генә төрле иде,  шуңа да озак сайланырга туры килмәде. Сыйныфта һәр баланың да формасы бер төсле булырга тиеш бит инде, ата-аналарга фәлән артикульле сарафан алыгыз, дип СМСлар юлладым. Баксаң, икенче көнгә теге формалар калмаган. Ни хикмәт, үтенә торгач, кайсына складтан, кайсына “без бу сарафанны бөтен кешегә бирмибез инде” дип ялындырып кына барыбер табып биргәннәр тагын үзе. Ә бер айлардан шундый ук сарафаннар “Детский мир” кибетләрендә дә пәйда булды, тик 200-300 сумга кыйбатрак бәядән. Малайларга исә форманың ошаганын  ул ярминкәдән бөтенләй таба алмады ата-аналар. Костюм, чалбарны башка кибеттән барып алдылар.    Китап кирәкми, ремонт кирәк    Дәфтәр, ручка, пенал, пластилин ише әйберләрне “Ашан” кибетеннән алсаң, отышлы. Анда әйберне табарга да җайлы, мәктәп кирәк-яраклары барысы бер җирдә тупланган. Сайлау мөмкинлеге дә зур, бәяләре дә тешләшми. Нәрсә кирәклеген булачак сыйныф җитәкчебез ата-аналар җыелышында әйтеп яздырган иде инде. Без укыган чакта да шулай бөтен нечкәлекләренә игътибар итеп алындымы икән ул кирәк-яраклар? Икенче аяк киеме ак табанлы булырга тиеш, кара табанлысы линолеумда эз калдыра, имеш, карандашның м.2 дигәнен,  ягъни икеләтә йомшак булганын алырга, пенал йомшак тукымадан эшләнгән, замок белән ябыла торган  булсын, пластилинның арзанлысына кызыкмаска... Әле менә һаман да 15 сантиметрлы агач линейка таба алмый йөрибез...    Ярый әле мәктәптән китаплар бушлай биреләчәк, диделәр. Аның каравы, ремонт өчен акча җыйдык. Беркем дә мәҗбүр итмәде анысы, ата-аналар үзләре шулай хәл иттеләр - баларыбыз якты, матур сыйныфта укырга тиеш.  25ләп балага бүлгәч әллә ни зур сумма килеп чыкмады тагын. Эш дәфтәрләрен дә шул акчадан алырбыз дип сөйләштек. Ә менә кайбер авылларда ата-аналар бөтенләй акча җыешмыйлар икән. Яшел Үзән районының бер авылында урта мәктәптә укытучы бер танышым:   - Ел саен сыйныфны үзебез ремонтлыйбыз. Былтыр челтәрләр тектереп, стеналарны буяп барлыгы ун меңлек эш эшләнгән иде, быел тагын алты меңгә линолеум җәяргә туры килде, әле парталар буйыйсы бар. Үз кабинетын һәр укытучы үзе төзекләндерә, -ди.    Онытып торам икән, беренче сыйныфка барганда балага беренче телефонын да аласың әле. Безгә бу яктан бәхет елмайды: дәү әтисе туган көненә бүләк итте. Мәктәптә беренче класс укучысы өчен ул телефонның кирәге шул кадәр генә инде, берсе артыннан берсе ияреп кызык өчен күпләр телефон сорый. Әле анда да гадие генә кирәк түгел: сенсор экранлы, ак төстә, хәтер карталы, блютузы, колакчаннары, интернетка керү мөмкинлеге булган телефон сорады кызым. Бу яшьтә аның мондый терминнарны белүенә сөенергәме, көенергәме инде, белмим дә...    Бәяләр   Букча - 1500-3000 сум Канцелярия товарлары -1000 сум   Спорт киеме - 500-1000 сум Кеды, туфли, икенче аяк киеме – 1500 сум Ак кофта ике пар (кимендә) – 1000 сум  Ак колготки – 100-200 сум Бантиклар  - 200-250 сум Мәктәп формасы – 1800-4000 сум Кесә телефоны 2000-4000 сум Каеш - 150-300 сум Галстук -  100-400 сум Чәчәк бәйләме -  500-1000 сум   Ә сез беренче  сыйныфка барганыгызны хәтерлисезме?    Римзил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе:   - Хәтерлим. Әтиемне эшкә күчергәч,  1956 елда Башкортстанның Бишбүләк районында башкорт авылы Каныкайда яши башладык. Тик 1 сентябрьдә үзебезнең Дусән авылына, Наил абыйлар янына туган йортка кайтардылар. Чөнки анда, башлангыч булса да, татар мәктәбе бар иде. Бер агач йортта 1-3 сыйныф бергә утырып, Тәнзилә ападан дәрес ала башладык. Кызык иде. Мин 4-5 яшьтә үк хәреф таный, укый белә идем. 3 нче сыйныф сабагын да яратып тыңлый идем. Башлангычны тәмамлаганнан соң, Фатих Кәрим авылы Аетка урта мәктәпкә киттем. Университет яки техникумга барган кебек иде бу.   Рабит Батулла, язучы, режиссер:    - Әни укытучы иде минем, 6 яшемдә өйдә үзем генә калырга куркып, әнигә ияреп, мәктәпкә киттем. Минем өчен укырга керү әнә шулай булды. Арткы партага утыртып, әни каләм сыныгы, кәгазь бите бирде. Шуннан акрынлап язарга, укырга өйрәндем. 100гә кадәр саный белә идем. Кием-салымга килгәндә, бу 1944еллар, укытучыларга ул чакта Америкадан ярдәм күчтәнәче килә иде. Мохтаҗларга киемнәрне бүлеп бирәләр. Миңа шарф эләкте. Бик озак еллар бәйләп йөрдем мин аны. 2 нче сыйныфта укыганда җиңү көнен бәйрәм иткәнебез истә калган. Быргылар кычкыртып, барабаннар кагып кырга килдек. Сугыш тәмам икәнен ишетеп чәчүгә чыккан апаларның ятып елаганнары күз алдымда, шулчакта борчак (очтые) ыштые, хәзер бу сүзләрне белмиләр дә инде, борчак боткасы белән сыйлаганнар иде. Аның тәме хәзер дә истә.    Эльвира МОЗАФФАР | (полный текст новости)

  • 2014-08-27 01:46 Кисәтү: Татарстан урманнарында аюлар күбәйгән (РАЙОННАР ИСЕМЛЕГЕ)
    27.08.2014 Экология Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, Татарстан Республикасының халкына, Республика территориясендә көрән аю белән очрашу очраклары күбәю турында хәбәр итә. Соңгы хәбәр Саба муниципаль районныннан алынды. Ә элегрәк  Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча муниципаль районныннан да хәбәрләр килде.  Бу төр аюлардан җитди куркыныч янаганга күрә, Сезне урманнарга барганда бөтен саклык чараларын күрүегезне һәм балаларны күздән чыгармавыгызны сорыйбыз.   --- --- | 27.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-27 12:47 Э.Фәттахов: “Безнең балалар беренче сыйныфта инглиз телен укырга тиеш”
    26.08.2014 Мәгариф Татарстанда беренче сыйныфтан ук инглиз телен укыту, балалар бакчасыннан соң телне өйрәнүдә тоткарлык булмасын өчен кирәк, дип белдерде бүген журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һм фән министры Энгель Фәттахов.  Министр билгеләп узганча, мәгариф системасына ел саен ниндидер яңалык кертелә, бу шулай булырга тиеш тә. Сабада узган педагогика хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә мәгарифне үстерү буенча яңа бурычлар куелды. Шулай итеп, беренче сыйныфтан ук инглиз телен өйрәнү мәҗбүри санала. “Чыгарылыш сыйныф укучыларының инглиз телен белмәве - безнең хата. Аралашу өчен генә булса да инглиз телен өйрәнү зарур, без күп нәрсәне югалтабыз”, - дип саный Энгель Фәттахов.   "Татар-информ" язганча, Татарстанда чит ил компанияләре белән күп санлы уртак проектлар гамәлгә куела, шуның өчен чыгарылыш сыйныф укучылары инглиз телен белергә тиеш. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә мөмкинлек булса балаларга инглиз теле өйрәтелә, әмма алар беренче сыйныфта ул телне укымый, ә бары тик икенче сыйныфтан гына.   “Балалар мәктәпкәчә учреждениеләрдә телне өйрәнсә дә, берьеллык тәнәфес нәтиҗәсендә, күп нәрсә онытыла. Шуңа күрә яңа уку елында мәгариф оешмалары каршына телне өйрәнүне беренче сыйныфта дәвам итү бурычын куябыз”, - диде министр. | 25.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-27 12:47 Батулла: "Әбиләр дә азатлык өчен көрәште"
    26.08.2014 Милләт Җөмһүрият өчен көрәшергә һәм яулап алганны кулда тота белергә кирәк, ди язучы Рабит Батулла  30 август – бәйрәм көн! Суверенитет декларациясе кабул ителгәч, халык мәйданда төннәр буе йокламыйча бәйрәм итте.   Суверенитет алу өчен кешеләр ачлык та тотты. Халык пәрәмәчләр, самаварлар белән мәйданга чыгып, Чаллыдан, Түбән Камадан килгән яшьләрнең тамакларын туйдырды. Әбиләр дә үзләре булдыра алганча азатлык өчен көрәште.   Ул вакытларда без Миңтимер Шәймиевне, Сергей Филатовны, Сергей Шахрайны мәйданга чыгарга да мәҗбүр иттек. Шахрай ул вакытта татар мәктәпләрен ачтырырга вәгъдә итте, бөтен Русиядә татар мәктәпләре ачылсын өчен мин ярдәм итәчәкмен дип китте ул, әмма вәгъдәсендә тормады. Ул бит дәүләт кешесе, ләкин безне алдап китте. Татар мәктәпләре хәзер дә ябыла тора.   Шагыйрьләр дә, язучылар да, сәясәтчеләр дә ул вакытларда Азатлык өчен көрәш мәйданында иде. Һәм, ниһаять, без суверенитет документын кабул иттек.   Ни генә булмасын, 30 август – бәйрәм. Безнең татарның бәйрәмнәре күп түгел. Кайбер күрше халыклар 365 көнгә 300 көн бәйрәм итәләр. Безнең Сабантуй, Корбан, Гает, Мәүлид бәйрәме бар. Элек, заманында Нардуган бәйрәме һәм башкалар да булган. 30 август, үзенә күрә, яңа бер бәйрәм булды.   Дөрес, бөтен теләкләребез дә кабул булмады. Әмма алга өметебез дә бар. Иншаллаһ, безнең җитәкчеләребез дөрес юлдан бара дип уйлыйм мин.   Халык бүген эш белән мәшгуль, ул эш белән көрәшә. Аның азатлык өчен көрәшүе – әнә шул эш. Безнең халык эшчән һәм шул ук вакытта үз бәйрәмен бәйрәм итәргә дә хаклы. Мин тагын бер бәйрәм өстәлүгә шат.   Кемдер бу бәйрәмгә комачауларга тырыша, кемдер бу бәйрәмне кабул итми. Бу – табигый хәл. Азатлык беркайчан да кытыршысыз гына була алмый.   Көрәшсез дә азатлык булмый. Жан-Поль Сартр: "Котыласың килсә – эшлә" дигән. Белмим, нәрсәне күз алдында тотып әйткәндер, бу сүзләр иҗатка да, хезмәткә дә кагыла торгандыр. Хезмәт, бәлки, зинданга ябылган кешенең котылыу чарасыдыр. Сартрның бу гыйбарәсен бик киң итеп аңлатып була.   Җөмһүрият өчен дә көрәшергә һәм яулап алганны кулда тота белергә кирәк. Без алга таба да кануни рәвештә бәйрәмгә омтылырга тиешбез. Рабит БАТУЛЛА | 26.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-27 12:47 Теләче районында котырган сасы көзән бер хатынга ташланган
    26.08.2014 Җәмгыять Татарстанның Теләче районы Савруш авылында котыру чире йоктырган сасы көзән шәхси хуҗалык хуҗабикәсенә ташланган. Хуҗабикә дә югалып калмаган: җәнлекне шунда ук үтергән.  Зыян күрүче бу хакта хәбәр иткәч, ветеринария хезмәте вәкилләре килгән. Җәнлекнең үле гәүдәсе Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелгән, икенче көнне анда җәнлекнең котыру чире йоктырганлыгын ачыкланган.   Сасы көзәннең гәүдәсен яндырылган. Торак пунктта дезинфикция һәм барлык йорт хайваннарына вакцинация ясалган. Хатын махсус профилактик дәвалау курслары узган.   ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре белдергәнчә, котыру чире йоктырган сасы көзәннәр торак пунктларга сирәк керә яки соңгы берничә елда Татарстанда мондый хәл теркәлмәгән, дип яза "Татар-информ". | 26.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-27 12:47 Дзержинск Сабан туе сумо көрәше белән башланып китте (ФОТО)
    26.08.2014 Бәйрәм Сабантуйны, традиция буларак, Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе, шәһәр администрациясе һәм, әлбәттә, татар җанлы эшмәкәрләр оештыра. Тантанада аларның барысын да шәһәр мэры Валерий Чумазин һәм җирле автономия рәисе Мостафа Фатехов рәхмәтләр белдереп бүләкләделәр. Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстанның Әлки районы делегациясе дә бар иде. Алар үзләре белән бергә Дзержинск татарларына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен алып килгәннәр. Куе агачлар белән чолгап алынган шәһәр паркында күңел ачар өчен барлык шартлар тудырылган: күпләп сату нокталары урнашкан, чатыр асларына өстәлләр куелган, балалар өчен аттракционнар эшли. Артистларга чыгыш ясар өчен сәхнә булдырылган, татар музыкасы яңгырый. Көн уртасында сабантуй мәйданы халык белән шыгрым тулды. Татарстаннан килгән “Әлки мишәрләре” фольклор төркеме артистлары популяр җырлар, матур биюләр, кызыклы мәзәкләр белән күбрәк хатын-кызларны, балаларны мавыктырды. Ә ир-егетләр, гадәттәгечә, көрәш мәйданын чолгап бил алышуны карады. Ярышлар көнчыгыш экзотикасы булган сумо көрәшеннән башланды. Аннары мәрәгә “классик“ стильдә билбаулар белән көрәшүче ир-егетләр чыкты, ә инде бу ярышның асылы – “ирекле” стильдә ягъни безнеңчә аяк чәлеп көрәшү булды. Шуны дә әйтергә кирәк, көрәш ярышларында күп санлы таҗик һәм үзбәк егетләре бил алышты. Бу факт билбаулар белән көрәшне милләтара спорт төре икәнлеген тагы да бер кат исбатлый. Көрәштән башка сабантуй кунаклары канат тартуда, гер күтәрүдә, кул алышуда, капчыклар белән сугышуда, капчыклар киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда һәм башка күп санлы спорт уеннарында сәләтләрен сынадылар. Әлбәттә, бүләкләргә лаек булдылар. Ярар, сабантуйның йөзек кашы – билбаулар белән көрәш ярышларына кайтыйк. Бил алышу дүрт – 55, 65,75 килограммга кадәр һәм абсолют авырлык категорияләрендә барды. 55 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны Дзержинск шәһәреннән Дамир Хәсәнов яулады. 65 килограммга кадәр авырлыкта 18 егет көрәште. Нәтиҗәдә, пьедесталның беренче баскычына казанлы Рамис Миндубаев менде. 75 килограммга кадәр авырлыкта 11 батыр көч сынашты һәм бәхет Татарстан башкаласыннан Алмаз Хамидуллинга елмайды. Абсолют авырлык категориясендә көрәшүчеләр санаулы гына булса да, ярыш кызу барды. Көрәшчеләр искиткеч алымнары, амплитудалы чыгышлары белән милли спортыбызның бөтен матурлыгын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, өченче һәм икенче урыннарны Түбән Новгород көрәшчеләре Надир Якупов белән Дамир Юсупов яуладылар, ә сабантуй батыры исеменә чыгышы белән Дагстаннан булган, ләкин Дзержинск өчен көрәшүче Мурад Магомедов лаек булды. Аңа, гадәттәгечә, сарык бүләк иттеләр. Башка авырлык категорияләрендә җиңүчеләр кыйммәтле көнкүреш техникасы белән бүләкләнде. Парктагы кафеда түләүсез чәй табыны да оештырылган иде. Менә шулай Дзержинскта сабантуй гөрләп үтте. 1 2 3 Автор фотолары.    Ринат СӨННӘТОВ | (полный текст новости)

  • 2014-08-26 11:47 Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсу Ганиуллиналар - бер ананың биш шатлыгы (ФОТО)
    24.08.2014 Шоу-бизнес Халыкта «Батыр ана угыл табар, изге ана кыз табар» дигән гыйбарә бар. Редакциябезнең бүгенге кунагы Зөлфия ханым Ганиуллинаны биш тапкыр изге ана дип әйтә алабыз. Сыңар канат белән биш кыз баланы җил-яңгырлардан ышыклап олы тормышка озаткан батыр йөрәкле, сирәк аналардан ул. Язмыш аңа җитди сынауларын жәлләмәгән. Шул ук вакытта күңелле һәм якты мизгелләр дә Зөлфия ханымның хәтер сандыгында аз түгел. Ул озак еллар Мамадыш районының «8нче Март» колхозында агроном булып эшләгән. Заманында әлеге районда бердәнбер хатын-кыз агроном саналган. Нәфис затлар өчен бигүк кулай һөнәр булмаса да, героебыз ул чакларны сагынып искә төшерә. Чын ир-атларга хас сыйфатларга ия булган Зөлфия, яшьлек елларында мотоцикл, ат өстеннән төшмәгән. Колхоз кырларын аркылыга-буйга иңләгән, күмәк хуҗалыкның байлыгын арттыруга хәл кадәренчә өлеш керткән. Еш кына тиле яшьлек дибез, бу, чыннан да, хактыр. Шулай булмый ни? Өзелеп сөйгән яры белән юктан гына сүзгә килеп, араларны өзәргә туры килә. Кызда горурлык хисе һәм алган һөнәре буенча эшләү теләге җиңеп чыга. Ул мизгелләрдә Зөлфия нәкъ шушы мөлаем күзләрне гомер буе юксынып яшәячәген белми әле. Чәчләренә чал кергәч кенә аңлый шул... Тормышның үз кануннары, агроном туташ яше барган саен оя кору, кияүгә чыгып балалар үстерү теләге көчәюен тоя. Үзе эшләгән авыл егете Рәфәгатькә кияүгә чыга. Ләкин тормыш ул көткәнчә бер эздән генә бармый. Ирен, күңелсез вакыйгадан соң (авария), колониягә озаталар. Мондый авыр чакларда иргә терәк булырга кирәк дигән игелекле уй Зөлфияне декабрист хатыннары сыман ире янына китәргә әйди. Тверь өлкәсендә бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килә. (Беренче баласы дөньяга аваз салганда Зөлфиягә утыз өч яшь була). Ә инде Мамадыш районына кайтып яши башлагач, малай тумасмы дигән өметләрен  «җимереп», тагын ике кызлары дөньяга аваз сала... Инде җигелеп дөнья көтә башлап, балалар үстерәбез генә дигәндә, тормышның асты-өскә килә. Яшь хатынның моңарчы сиздермәгән сырхаулары тышка бәреп чыга. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала һәм инвалид хатын йорт хуҗасын бик борчуга сала, күрәсең. Гаилә башлыгы эчүгә сабыша. Ишле балалы гаиләнең рәте китә... Кырык яшен тутырган ана, үзен түбәнсетүләргә түзәргә теләмичә, сабыйларын җитәкләп, билгесезлеккә чыгып китә... - Шунысы кызганыч, яшьрәк вакытта минем өчен беренче чиратта эш, аннан соң гына гаилә кору уе булды. Ирем бик көнчел кеше булып чыкты. Балалар тугач үзгәрер дигән өметләрем акланмады. Киресенчә, ул көннән-көн холыксызланды, кул күтәрә башлады. Даими стресста яшәү мине аяктан ега язды. Тормыш юлдашын сайлаганда хата җибәрүем өчен сәламәтлек, мохтаҗлык, балаларымның яртылаш ятим үсүе белән түләргә туры килде... 1994 елда, иремнән аерылып, ялгыз калган авыру әтием янына, Арча районындагы Шушмабаш авылына күченеп кайттым. Сабыйларымны тынычлыкта, кеше итеп үстерәсем килде. Бер кыек адым атламаган хатынын, ана кешене санламаган ир-ат чын ата да була алмас дип уйлап, бу адымга барырга тәвәккәлләдем. Илдә чыпчык үлми диләр бит. Ирем, мөгаен, биш бала белән беркая да китә алмас, койрыгы бозга катты, ничек мыскыл итсәм дә түзәр әле, дип уйлагандыр, - Зөлфия ханым тормышындагы ул караңгы чакларны әнә шулай искә ала. Олы кызы Рәфинәгә - тугыз, кечесе Гөлсуга ике яшь тә тулмаган була әле ул чакта. Ләкин Зөлфия элекке эшен дәвам итми. «Әтине, балаларны карарга, хуҗалыкны алып барырга кирәк. Сәламәтлегем дә көн саен эшкә чыгарга мөмкинлек бирми иде. Пенсия акчасына гына биш баланы үстерүе бик авыр бит. Йөрәгем түзмичә, кыр эшләре вакытында басуларга чыгып китәм дә, район газетасына язмалар әзерли идем. Бу эш минем яраткан шөгылемә әверелде. Кызларым Рәфинә белән Резедә җыр-моңга бик сәләтле булып чыкты: мәктәптәге, авылдагы кичә-концертлар алардан башка узмый иде. 1997 елда, районда үткәрелгән смотр-конкурста дуэт белән җырлап, лауреат исеменә лаек булдылар», – дип сөенә сәнгатькәр ана. Җыр-моң балаларны аякка бастырырга ярдәм итте Шул дәвердән Ганиуллиналар иҗади тормыш белән яши башлый: халык җырларын, классик һәм яңа әсәрләрне өйрәнәләр. Җырлаганда төрле элементлар, бию хәрәкәтләре кертеп җибәрәләр, көн саен репетиция ясыйлар. Үз репертуарларына моңлы көйләрне дә, биеп башкара торган дәртле җырларны да алалар. Тырышлыклары бушка китми, үзләре катнашкан һәр конкурс йә фестивальдә алдынгы урыннарны яулый башлыйлар. Районда, республикада үткәрелә торган чараларга да гел чакырып торалар. Арча педагогика көллиятенең музыка бүлегенә укырга кергәндә, «җырчы кызлар» дигән даннары була инде. Беренче курста укыганда ук, төркем җитәкчесе Филарит Гасыймов Рәфинәне «Ягымлы яз» конкурсына алып бара. «Гөлҗамал»ны башкарып, «Халык җырлары» номинациясендә беренче урынны алып кайта Рәфинә. Икенче елны яңадан, сеңелесе Резедә белән дуэт җырлап, эстрада номинациясендә беренче урынга лаек булалар. Фортепиано классын алып баручы укытучылары, композитор Роза Мөхетдинова кызлар белән бик теләп эшли, аларга зур өметләр баглый. Көллият каршындагы Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән «Егетләр» ансамбленә йөрү дә күп нәрсә бирә. Алар инде Казан сәхнәләрен дә яулый, башка шәһәрләргә дә чыгып китә. Рәфинә, Казанда үткәрелгән «Ватан» конкурсында  «Уел» җыры белән катнашып, беренче урынга лаек була. Резедә исә оста биюче буларак танылып килә. Сеңелләре Люция, Илсөя, Гөлсу да музыкаль сәләткә ия: апаларыннан үрнәк алып, сәхнәдә тәгәрәп үсәләр. Кызлар Арчада укый башлагач, гаиләнең матди хәле тагын да авырая. Район хакимияте рөхсәте белән, Зөлфия ханым сәнгать җитәкчесе вазифасына керешеп, гаилә концертлары оештыра башлый. Шушмабаш Мәдәният йорты директоры Динар Бариев белән берлектә, бай эчтәлекле программа төзеп,  авылларда концертлар куеп йөри башлыйлар. Менә шул рәвешле гаилә аякка баса. Кызлар үсеп буйга җитә. Һәрберсе олы тормыш юлында үз сукмагын сала. «Минем язмышны кабатламасыннар иде. Эш, карьераны өстен күреп, гаиләне икенче планга куймасыннар иде берүк», - ди ана кеше. «Аягыгызда нык басып торыгыз, барысына да үз көчегез белән ирешергә тырышыгыз. Кемдер сезнең өчен барысын да әзерләп куячак дигән уйдан ерак торыгыз!» - дип кабатларга ярата кызларына Зөлфия апа. 2003 елда ул «Ана даны» медаленә лаек була. Моны көтмәгән ханымның күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Ирләргә хас ныклы характерга ия хатын-кызга да башын куеп хәл алыр өчен ышанычлы, киң җилкә кирәк шул. Андый чакларда сыгылып төшмәскә аңа биш алмасы – биш чәчәге ярдәмгә килә. Әнә үзе дә бит газизкәйләре хакында нәрсә ди: - Хатын-кызны чәчәкләр белән чагыштыралар. Мин дә кызларымның һәркайсын аерым бер чәчәккә тиңлим. Рәфинәбез, мәсәлән, сирень чәчәгенә охшаган – нәфис, нәзакәтле. Нәҗип Җиһановның Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Сиреньнәр хуш исләр тарата» җырын бик яратып башкара ул. Бу җыр озак еллар аның репертуарыннан төшмәде. Резедәбезне лилия чәчәге белән чагыштырыр идем: ул чәчрәп тора торган табигатьле, актив. Кеше белән җиңел аралаша, төрле юнәлештә эш алып бара. Люциябез лалә чәчәге сыман нечкә күңелле, туган көне белән котлаган чагында да күзләре дымлана. Илсөябезне энҗе чәчәк белән чагыштырам. Хәтта исемен дә Ландыш дип кушарга уйлаган идем. Ул бик тырыш, эшендә дә энҗе бөртекләредәй берәмтекләп тәҗрибә туплый. Гөлсуыбыз роза гөленә тартым. Вакыты белән чәнечкеләрен дә күрсәтеп алырга мөмкин. Иң иркә, мәхәббәтле төпчегебез. Авылда яшәгәндә безнең урамдагы балалар аның яныннан китми, хәтта эзләп өйгә дә килеп җитә иделәр, - дип горурланып сөйли ана кеше. Бүгенге көндә биш кыз туган Казанда яши. Әниләрен дә үз яннарына алганнар. Рәхмәтле кызлар газиз әнкәйләрен һәрвакыт сөендереп тора. Зөлфия апа да кызларым дип җан ата. Иҗатларында булыша, мәкаләләр, хикәяләр язу белән мавыга. Әле менә элеккеге кебек тагын бер гаилә проекты башлап җибәргәннәр. «Кызлы йорт» дигән музыкаль тамаша әзерләп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга ниятлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра Ганиуллиналар диясе генә кала. Күз генә тимәсен! Мөршидә КЫЯМОВА --- | 24.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-26 11:47 Нурлат районында хатын-кызны яшен суккан
    26.08.2014 Фаҗига Ул кыз туганы белән сарыклар көткән булган 23 август көнне Нурлат районының Түбән Чаллы авылындагы бер гаиләгә яшен зур хәсрәт китерә: кыз туганы белән сарыклар көткән пенсионерканы яшен суга. Бу хәл аңардан 10 метрда гына читтә торган туганы күз алдында була, бичарага ярдәм итәргә тырышу бернинди уңай нәтиҗәсен бирми, дип хәбәр итә “Дуслык” басмасы.  | 25.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-26 11:47 Хәмдүнә Тимергалиева: Сәнгать тирәсендәге кешеләрнең дуслыклары ташка үлчим
    26.08.2014 Шоу-бизнес Камал театрына Салават концертына баргач, буфетка кердем. Анда Хәмдүнә Тимергалиеваны очраттым. Җырчы бик тәмләп ботка ашап утыра иде. Бизәнмәгәнгә фотога төшерергә рөхсәт итмәде, сөйләшеп кенә алдык. – Хәмдүнә апа, кайгыгызны кешегә сөйлисезме?   – Сөйләмим. Бер кешенең дә казаны буш түгел. Әнкәй: “Кайгың булса да, шатлыгың булса да кешегә сөйләмә, җилгә чыгып сөйлә. Җил алып китә, кире кайтмый”, – дия иде. Синең шатлыгыңны күреп шатланган кеше юк, ә менә кайгыңны күреп сөенергә мөмкиннәр. Шатлыгыңны күреп, көнләшеп, башыңны ашарга мөмкиннәр.   – Сер сөйли торган дустыгыз булдымы?   – Берәү-икәү. Алар мине беркайчан да сатмады, төрле хәлләрдә ярдәм иттеләр. Сәнгать тирәсендә эшләгән кешеләрнең исә дуслыклары ташка үлчим.   – Шәп җырчы Филүс Каһиров пәйда булды, дип шапырынган идек, ул да юкка чыгып бара, ник икән?   – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев булып, аларның җырларын җырлап чыкты ул. Үзең булып чыгарга кирәк. Әнә, Гүзәл Уразова бер кешене кабатламады бит.   – Заманында сезнең өстән шикаятьләр язганнар диләр, ник?   – Анысы кирәкми, сөйли башласаң, үзе бер тема ул. Мине бөтенләй бетерер өчен шикаять яздылар. Филармониядән куып чыгардылар. Миңа начарлык эшләүчеләргә рәхмәт, алар булмаса, югалып калыр идем. Аларга үч итеп тырышып эшләдем, дошманнар көч бирә ул. Яныңда йөргән кешеләр сатлык булса, менә анысы – куркыныч.   – Андый кешеләр булдымы?   – Нишләп булмасын? Дус итеп ышанып сөйлисең, ә шул серләрне урамга чәчкән кешеләр булды. Характерым – буйсынмас, ирекле, бер кешегә дә буйсынмадым. Теләсә нинди чүп алдында ялагайланып яшәүне иң зур хурлык дип саныйм. Сәнгатьтән тибәрсәләр, бәдрәф чистартып булса да тамагымны туйдырам, әмма ләкин беркем алдында да баш имим. Мине шулай үстерделәр.   – Баласыз калуыгызга үкенмисезме?   – Абыем, апамның балалары минем өчен җан атып тора, үз балаларым шикелле. Үлгәч җир өстендә калдырмаслар әле...   – Сәхнәгә чыккач, яшегезне сизәсезме, сезгә бит инде – 65!   – 65 яшьтә кызларны тотып кияүгә бирергә була әле.   – Кияүгә чыгар идегезме?   – Бу яшемдә кияүгә чыгып, кемнедер тәрбияләп яшәргә җыенмыйм да, аның миңа кирәге дә юк. Мин бүгенге көндә намазга басарга тиеш. Хезмәтем шундый булу сәбәпле генә әлегә намазга баса алмыйм. Әмма бөтен догаларны беләм. Әткәй мәдрәсәдә укыган кеше, гарәп телен белә иде. Без – кулак нәселе. Мин үскәнче кулак кызы булып йөрдем. “Кулак” сүзенә бик кимсетеп караган кешеләр бар иде бит. Әткәй: “Дөнья көтә алмыйча, юлдан язган кешеләр комсомол белән коммунист булып беттеләр”, – дип әйтә иде. ГАБДРӘХИМ --- | (полный текст новости)

  • 2014-08-25 11:35 Казанда Татарча солянка булачак
    25.08.2014 Шоу-бизнес Ниһаять, 25 сентябрьне концерт сезонын ачып җибәрәбез. Сагындырган “Уникс” залына иң популяр җырчыларның яраткан җырларын тыңларга “Татарча солянкага” рәхим итегез! Шундый күп санлы җырчылардан торган солянка бары тик сезон ачылу тантанасында. Килегез, күрегез, ишетегез! Уникс, 25 сентябрь.    Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77.          | (полный текст новости)

  • 2014-08-25 11:35 Мәхәббәт тылсымы
    25.08.2014 Җәмгыять ...Бер язгы кичтә авыл клубына кара чәчле бер егет килеп керде. Гадәттә, клуб ишеге ачылгач, барысы да керүчегә карап ала. Мин дә күтәрелеп карадым һәм... күзләребез очрашты. Тәнемнән кайнар дулкын йөгерде. Миңтимер иде бу.  Ул шулкадәр сөйкемле иде, хәтта тасвирлап бирүе дә кыен. Нигәдер шунда ук минем янга килде дә биергә чакырды. Бу мизгелдә без икебез дә бик дулкынландык. Мин аңа хәтта күтәрелеп карарга да оялдым. Нидер сөйләштек тә кебек... Бик күп еллар узгач, без ул мизгелне икәүләшеп искә төшереп, ничек биегәнебезне, ни сөйләшкәнебезне ачыкларга тырышып карадык. Тик боларны беребез дә анык кына әйтеп бирә алмады. Гүя без каядыр болытларда очып йөргәнбез. Гаҗәп...   Хәер, андый вакытта уйланып торасыңмыни? Хәзер генә уйланам менә: Миң­ти­мер беренче очрашуда ук ни белән таң калдырды икән соң мине? Гап-гади егет, уртача буйлы, тыгыз тәнле. Әмма мин үзем дә аңлап бетермичә, кызларча эчке сиземләү белән, миңа бик якын кеше икәнен тойдым кебек. Соңрак, очраша башлагач, аның акыллы, нык характерлы, ышанычлы икә­нен күрдем. Саклый да, як­лый да торган чын ир-егет иде ул! Уйларымда беренче оч­рашуыбыз мизгеленә кабат-кабат әйләнеп кайтам. Аның коңгырт кара күзләренә карап, ни уйладым икән? Берни уйламаганмындыр, мө­гаен. Гап-гади бер кыз гап-гади бер егеткә гашыйк булган! Бары шул гына...   Тик бу кичтә ул мине биергә бүтән чакырмады, гел Рита белән генә биеде. Үзе миңа бик ошады, ә мине ошатмады дип көендем. Кичә тәмамлангач, ул бер яктан – Ританы, икенче яктан мине култыклап, безне озата кайтты. Капкага җиткәч, Рита белән саубуллашты, ә минем кулымны җибәрмәде, калуымны үтенде. Ә мин аңа шунда ук: “Кич буе дус кызым белән биедең, ә хәзер мине алып каласыңмыни?” – дип әйтеп салдым. Ә ул туп-туры җавап бирде: “Ә мин кич буе Ритадан синең турында сораштым”. Чыннан да, бии-бии, ул барысын да ачыклаган икән: каян килгәнмен, әти-әнием кемнәр, кайда эшлим, егетем бармы һәм башкалар. Ул да мине бик ошаткан булып чыкты. “Клубка керү белән күзем сиңа төште: ак кофта, карасу сарафан кигән искиткеч озын толымлы бу чибәр кыз кем икән дип уйладым”, – дип сөйләде Миңтимер соңыннан. Беренче караштан ук гашыйк булу шушыдыр инде ул. Аңарчы да мине егетләрнең озатканы бар иде, әмма берсе дә мине юньләп кызыксындырмады. Миңтимергә шунда ук күңелем тартылды. Аның көчле, нык ихтыярлы икән­леген сизми мөмкин түгел иде. Менә шулай яратышып киттек без.   Мәхәббәт ул – тылсым. Аның турында күпме сөй­лә­сәләр дә, ул үзенең тылсымын җуймый, һәркемгә үз мәхәббәте иң көчле, иң сихри хис булып тоеладыр. Ярат­кан кеше мәхәббәт нурыннан балкып тора ул. Ми­ңа язмыш зур, көчле, ә иң мөһиме, бәхетле, тигез мә­хәббәт насыйп итте, мин мо­ңа бик рәхмәтлемен. Шушындый сөю хисләре кичер­мичә яши алыр идем микән? Юктыр, мөгаен. Бу тылсымлы хис гомерем буе күңелемне җылытып, илһамландырып тора. Хатын-кыз өчен мәхәб­бәтнең мәгънәсе бик тирән. Хатын-кыз дигән бөре бары тик сөю җылысыннан гына ачылып, чәчәк атарга мөм­кин ул. Безне бит бары мә­хәббәт кенә чын хатын-кыз итә ала. P.S. Сәкинә ханым Шәймиеваның әлеге ихлас сүзләре аның “Миңтимернең хәләл җефете” дигән китабыннан алынды. Һәр мәхәббәтнең дә үз тарихы була, әлбәттә. Ләкин еллар сынавыннан сынмыйча, тоныкланмыйча дәвам иткән мәхәббәтне торган саен сирәгрәк очраткан заманда әлеге юлларны уку күңелгә аеруча тансык. Ә бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Сәкинә ханымга исә без Ходайдан хәерле гомер һәм тигезлек сорыйбыз. 123 | 23.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-25 11:35 Салават: “Табын артында бер исерек җырымны җырлый икән, димәк, бу җыр популяр дигән сүз”
    25.08.2014 Шоу-бизнес Камал театрында Салават Фәтхетдинов концертлары бара икән, сугылып чыкмыйча булмастыр, мөгаен. Мин килгән көнгә билетлар сатылып беткән иде инде. Иң арзаны – 500, иң кыйбаты 2000 тәңкә икән. Коридорда трусикчан килеш кенә йөрүче берәүгә тап булдым. Яхшылабрак карасам, Салават үзе икән бу! Җырчы сәхнә артында шулай йөрергә ярата, күрәсең. Аны киендерәләр, чишендерәләр, сәхнәдә Салават артында җырлап торучы чибәр кыз җырчының аркасына массаж ясый. – Салават, чишенгән килеш фотога төшерим әле сине?   – Юк, тамашачыга болай күрсәтмә.   – Улың Рөстәм автоузышта 10-12 яшьлекләр арасында беренчелекне алган икән...   – Мин аның бу җиңүен күптән көттем. Моңарчы финишка беренче булып килә алмаган иде.   – Быелгы сезонга нинди җырлар әзерләдең?   – Үзебезнең яшькә туры килә торганнарны. Гади генә концерт түгел бу. Студентларым, дусларым катнаша. Үзе бер солянка. Өч-дүрт концертны бергә оештырган сыман. Бу тамашага тамашачының үпкә белдерерлеге юктыр дип уйлыйм. Рәхәтләнеп, хыялланып, җырлап кына йөри торган вакытым килеп җитте, Аллага шөкер. Һәр көнемнән канәгатьмен. Тамашачыларыма рәхмәтлемен: мине үстерә, карый, ашата. Аларны алдамаячакмын, “халтура” дигән әйбер булмаячак. Татарның бер әйбәт гадәте бар: тормыш авырайган саен ул театр-концертларга йөри. Кризис булсын дип теләмим үзе.   – Кайсы шагыйрә ошый?   – Илсөяр Иксанованың бер җырын җырлыйм. Аны кайчан җырлармын икән дип көтеп алам. Шулхәтле күңелемә якын.   – Җырыңның популяр икәнен ничек беләсең?   – Табында бер исерек синең җырыңны җырлап утыра икән, димәк, бу җыр популяр дигән сүз.   – Рамазан ае узып китте, бер изгелек эшли алдыңмы?   – Барысын да сөйләмим, берсен генә әйтәм: Мәрҗани мәчетендә ифтар ашы уздырдым, Аллаһы Тәгалә кабул кылсын.   – Машина белән трамплиннан сикереп, умыртка баганаңны сындырган идең...   – Бу Аллаһы Тәгаләнең “Тукта!” дигән сигналы булгандыр, шулай дип уйлыйм. Бер ай ятып кына тордым бит, селкенмәдем дә.   Сәхнәгә ярты ел таяк белән чыктым. Хәзер дә сиздерә, авыртып китә...     – Рөстәм, ничә яшьтән шөгыльләнә башладың?   – Биш.   – Җиңәр өчен нәрсә кирәк?   – Көч, гайрәт, баш, курыкмау.   – Бу сыйфатларның бөтенесе дә синдә бармы?   – Бөтенесе дә юк, нәрсәдер бар.   – Ничәнче мәктәптә укыйсың?   – 18нче мәктәптә, 6 класста. Сентябрьдә 12 яшь тула.   – Җырларга яратасыңмы?   – Җырладым. Яраткан идем, хәзер бик яратмыйм. ГАБДРӘХИМ --- | 25.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-25 11:35 "Камаз-мастер" спортчысы Илгизәр Мәрдиев вафат
    25.08.2014 Спорт Күп тапкыр “Дакар” раллиенда катнашкан “Камаз-Мастер” командасы вәкиле Илгизәр Мәрдиев кичә кич фаҗигале төстә һәлак булды. Спортчы “Пихта” ял базасы тирәсендә квадрациклда һәлак булган. Бүген Мәрдиевне соңгы юлга озаттылар. Узган елгы интервьюсын укып, Илгизщр абыйны искә алыйк: Илгизәр Мәрдиев: Әтине аңлый башладым   Аның исеме җиңүчеләр арасына сирәк эләгә. Әмма бу кешедән башка “КАМАЗ-Мастер”ның җиңү­ләрен күз алдына да китереп булмый. Чаллы командасының танылган узышчысы Илгизәр Мәрдиев­нең уңышларын әнә шулай бәя­лиләр. Күп еллар дәвамында техник ярдәм машинасын иярләгән пилот якташларыбызның быелгы җиңүенә дә зур өлеш кертте. Мәр­диев “Ватаным Татарстан” хә­бәр­че­сенә раллида күргәннәре, улы Айрат һәм алга таба нәрсә эшләргә җыенуы турында сөйләде.   – Илгизәр абый, мин шалтыраткач, үзегезне җыелышта дидегез. Әллә киләсе “Дакар”га инде хәзер үк әзерләнә башлагансыз?   – Әлбәттә, шулай. Алай гына түгел, киләсе ярышка инде бу “Дакар” барышында ук әзерләнәбез. Көндәшләрнең кая таба барганын күзәтәбез. Үзебезнең кимчелек­ләрне ачыклыйбыз. Бу эш бер генә минутка да туктап тормый.   – Тик оештыручылар да сюрприз әзерли бит. Тимер дә ватылырга мөмкин. Көтелмәгән хәлләр еш буламы?   – Узган елгы “Дакар” аеруча нык истә калды. Двигатель белән күптән проблема булганы юк иде. Ә былтыр шуның аркасында ике машинабыз финишка килеп җитә алмады. Быел да элегрәк булмаган проблемалар килеп чыкты. Шуңа күрә сәбәпләрен ачыклыйсы бар. Эш яңа җиһазларда микән, әллә башка нәрсәдәме? Кайтып җиткәч, барысын да җентекләп тик­ше­рәбез һәм ел дәвамында шуны төзәтәбез.   – Ярышларга әзерләнгәндә көндәшләр белән аралашасызмы, әллә барысы да сер итеп сак­ланамы?   – Аралашабыз, шунсыз булмый. Ярышларда таләпләр, ка­гыйдәләр үзгәрә. Уртак карарлар кабул итәргә кирәк. Бер команда космик корабта, икенчесе диңгез кораблендә йөзгән шикелле килеп чыкмасын өчен барыбыз да бертигез шартларда булырга тиеш.   – Сер түгел, сезнең җи­ңүләрне төрлечә бәялиләр. Берәүләр бу уңышны Россия автопромын дөньяга таныткан бердәнбер вакыйга дип кабул итә. Ә икенчеләр “Дакар”дагы күрсәткечләрнең бернинди әһә­мияткә дә ия булмаганын әйтә.  Янәсе, раллида узыша торган машиналарның гадәти “КамАЗ”лар белән бернинди уртак ягы да юк...   – Стартка чыккан машина­ларның барысы да махсус әзер­ләнгән. Безнеке   дә, көндәш­ләр­неке дә. Безнең нәтиҗәләрне шул рә­вешле бәяләгән кешеләр көн­дәш­ләрнең машиналарын күрсен әнә. Берни белмәгән, телевизор каршысында гына утырып фикер йөрткән кешедән нәрсә көтәсең тагын? Безнең машинага килсәк, аның нәрсәсе серияле түгел соң? Аның кабинасыннан машинаның “КамАЗ” икәнен танып була. Әлбәттә, анда махсус җиһазлар бар. Әмма алар иминлекне арттыру өчен, кеше тормышын саклау өчен кирәк. Двигательгә килгәндә, ул Тутаев мотор заводында ясалган һәм күпләп чыгарыла. Тапшырулар тартмасы ZF заводында ясала. КамАЗда ZF белән уртак предприятие дә бар. Әлбәттә, иң яхшы мостларны алабыз. Әмма аларны үзебез үк үзгәртәбез. Без КамАЗны рекламалыйбыз, аның мөм­кин­лекләрен күрсәтү өчен ярышабыз.   – Ә гадәти машиналар чыгарганда “Дакар”дагы тәҗрибә еш кулланыламы?   – Әйтик, безнең радиаторлар кырыйда урнашкан. Торба һәм урман ташый торган машиналарны да шулай җиһазлыйлар. Хәрби машиналарда да шулай. Андый уртак­лыклар аз түгел.   Көндәшлек гадел булырга тиеш   – Сез командада иң мөһим вазыйфаларның берсен башкарасыз. Башкаларның җиңүе өчен тырышасыз. Иң ахырдан баруы кыен түгелме?   – Безнең өчен беренче чиратта команданың нәтиҗәсе мөһим. Моны команда белән очрашуда Татарстан Президенты да әйтте. Көндәшләр көчле, әмма алар беренче чиратта үзләре өчен ярыша. Алар авыр чакта гына бер-берсенә ярдәм итә. Ә без беркайчан да иптәшләрне кыен хәлдә калдырмыйбыз. Әлбәттә, көндәшлек тә бар. Ләкин үзара ярышу икенче планда кала. Быел авыр булды. Безнең егетләрне баштарак берәү дә җитди көндәш итеп күрмәде. Аннары нәрсә булганын аңлап алдылар, әмма егетләр җиңүне кулдан ычкындырмас өчен барысын да эшләде.   – Сезнең белән очрашкач, Рөстәм Миңнеханов коман­даның көндәшләр ясаган хаталардан оста файдалануын әйт­те. Ә алар вакытларын югалт­маган булса?   – Ә без югалтмаган булсак? Үзегез санап карагыз: Андрей Каргинов икенче этапта 1,5 сәгать вакытын югалтты. Ә бит ул күпкә алдарак булыр иде. Шуңа күрә безнең ярышларда “әгәр” дигән нәрсә була алмый. Барысы да вакыт югалта. Иң мөһиме – башкалардан азрак югалтырга кирәк.   – Ә көндәшләргә комачау итәргә ярыймы?   – Юк. Төрле хәлләр була, әлбәттә. Әмма көндәшлек гадел булырга тиеш.   – Техник ярдәм машина­сының төп бурычы нәрсәдән гыйбарәт?   – Кайчак мин этапны башкалардан тизрәк тә үтәм. Әмма икенче этапта алардан алда китсәм дә, юлда туктап егетләрне көтәм. Команда әнә шулай чыгыш ясый.   – Башкалар кебек узышу теләге юкмы?   – Мин дә узышам, әмма алга чыгарга ярамый. Ә 2007 елда көмеш медаль яуладым. Тик андый ярыш бер генә тапкыр булды. Калган вакытта мин һәрвакыт техник ярдәм күрсәтү машинасында. Чынлыкта, минем машина да башкаларныкы кебек үк. Бердәнбер аерма шул: бер-ике тонна запчасть төяп йөрим. Беренче чиратта машина өчен мөһим әйбер­ләрне тутырабыз.    – Көндәшләрнең сездән нәрсә дә булса сораганы бармы?   – Тукталышларда булгалый. Көндәшләр дә бер-берсенә ярдәм иткәли. Шунсыз булмый. Ярышта үзең генә калсаң кызык түгел бит. Әйтәм бит: көндәшлек гадел булырга тиеш.   Хәзер күбрәк борчылам   – “КАМАЗ-Мастер”га ничек килеп эләктегез?   – Монда беркем дә очраклы рәвештә эләкми. Бүгенге егетләр – картинг ярышларында чыгыш ясаган спортчылар. Мин исә автоспорт белән мәктәптә укыганда мавыгып киттем. Хәер, КамАЗ төзелгән елларда Чаллыда яшәгән малайлар барысы да шундый иде. Мин исә йөртүче-сынаучы булырга хыялландым. Шулай булып чыкты да. Автоузышчылар күпмедер дәрәҗәдә сынаучы инде алар. Башта автокросс ярышларында чыгыш ясадым. КамАЗ заводында багги буенча СССР җыелма командасы туп­ланган иде. Ә 90 нчы елларда марафон ярышларында чыгыш ясый башладым.   – Шушы еллар эчендә кайсы ярыш аеруча нык истә калды?   – 2004 ел истә калды. Беренче тапкыр өч машина белән призлы урыннарны алдык. Беренче, икенче һәм дүртенче булдык. Әләмнәр җилфердәтеп, океан ярыннан өч “КамАЗ”ның барганы әле дә истә. Ике ел элек беренче дүрт урын алганыбызны онытып булмый. Мин үзем икенче урынны алган 2007 ел да истә. Быелгысы турында әйтеп тормыйм. Яшьләр өлкән буынның уңышын кабатлады.   – Илгизәр абый, сезнең батыр йөрәкле кеше булуыгызга шикләнмим. Әмма беркайчан да курыкмадым, дисәгез дә ышанмыйм.   – Миңа калса, бары башында акылы булмаган кеше генә бернәр­сәдән дә курыкмаска мөмкин. Булды, әлбәттә, куркыныч хәлләр дә. Әмма үзеңне куркыныч астына куйганда чамасын белергә кирәк. Кабинада үзең генә түгеллекне беркайчан да онытырга ярамый. Егетләрнең дә якыннары, гаи­ләләре, балалары бар. Руль артына утыргач, башны югалтып, җа­ваплылык турында онытырга ярамый.   – Ә дистәләгән ярышта катнашкан кешенең сәламәтлеге ничек?   – Быел Россия Президенты белән очрашкач, безне Красная Полянага алып бардылар. Шунда тау чаңгысында шудык. Барысы да яхшы.   – Ә руль артына улыгыз Айрат утыргач, дулкынлану арттымы?   – Әлбәттә, аның өчен дә борчылам. Ул инде беренче генә елын йөрми. Әмма быел аеруча авыр булды. Хәзер менә әтинең минем өчен ничек борчылганын аңлый башладым. Бигрәк тә катлаулы урыннардан узганда анда безнең егетләрнең дә туктап калмаганын күргәч, бик сөенәм. Егетләрнең барысы өчен дә борчылам. Аларның барысын да кечкенәдән беләм бит. Ходай үзе сакласын инде.   – Улыгыз сезнең белән ки­ңәшләшәме?   – Аның белән еш сөйләшәбез. Тормыш турында да, эш хакында да.   – Ә хатыныгыз улыгызны да әнә шундый куркыныч спорт төренә җәлеп иткәнгә ачуланмыймы?   – Ачуланмый. Әмма хәзер аңа икеләтә авыр булганын аңлыйм. Элек ул минем өчен борчыла иде, хәзер менә Айрат та өстәлде.   Бу ярыш соңгысы булды   – Ике ел элек Чагин ярышларда чыгыш ясамый башлады, аннары Кәбиров. Ә сез кайчанга кадәр узышырга җыенасыз?   – Бу ярыш минем өчен соңгысы булды. Яшьләр үсеп җитте. Быелгы “Дакар” аларның бурычларын уңышлы үтәп чыгасын күрсәтте. Көньяк Америкага бездән өч кенә яшь егет барды. Бездә алар тагын бар бит әле. Шуңа күрә киләчәк ышанычлы кулларда. Рульне алар кулына ышанып тапшырырга да мөмкин.   – Ә техник ярдәм машинасына иң тәҗрибәле кеше утырырга тиеш түгелме?   – Бу мәсьәләдә яңа карар кабул ителергә, ярыш тактикасы үзгәрергә мөмкин. Күп кенә командалар, әйтик, ярышка биш машина белән чыга. Ралли барышында артка калганы башкаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Безнең егетләр көчле. Иң яхшысы алга чыгачак. Калганнары аңа ярдәм итәчәк, терәк булачак.   – Ә командада каласызмы?   – Калам, әмма руль артына утырмаячакмын. Алга таба механиклар белән эшләячәкмен. Мин беркая да китмим, бары вазыйфам гына үзгәрә.   Безнең  белешмә Илгизәр Мәрдиев. 1958 елда туган. Россиянең атказанган спорт остасы. КамАЗда 1975 елда фрезеровщик булып эшли башлый. 1986 елда КамАЗның фәнни-техник үзәгенә күчә. 1992 елда халыкара ралли-марафоннарда катнаша башлый. “Дакар-2007” ярышында икенче урынны алды. Дуслык ордены, I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены медале, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. “КамАЗ-Автоспорт” оешмасының җитештерү башлыгы.   Әңгәмәдәш Илнар ХӨСНУЛЛИН, "Ватаным Татарстан" --- --- | 25.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-25 11:35 Татарстанда Эбола лихорадкасын йоктыру ихтималы булган 200 кеше бар
    25.08.2014 Медицина Татарстанда Африка илләреннән 200 дән артык студент белем ала. Алар барысы да Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе контроле астында. Аэропортка килеп төшү белән, шикле гражданнарны тепловизорлар аша уздыралар. Шул рәвешле аларның тән температурасы тикшерелә, чөнки ул лихорадканың төп билгеләреннән берсе санала. Эбола вирусын йоктыру билгеләре булмаган очракта, Африка илләреннән килүчеләр 21 көн дәвамында студентлар поликлиникасында исәптә тора.  | 25.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-25 11:35 Самара төбәгенең мәшһүр татары Равил Яһүдинның вафатына 4 ел тулды
    25.08.2014 Җәмгыять 25 августта Самара төбәгенең беренче мәшһүр татары, беренче Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Равил Хәйрулла улы ЯҺУДИНның вафатына 4 ел тулды Самара якларында Бармак Равил исемле кеше турында сүз чыкса, кемдер, киң елмаеп, аның яхшылыклары турында сөйли башлар, икенчеләре, ниндидер үзе белгән хәлне генә исенә төшереп, көрсенеп куяр. Әйе, дүрт ел элек дөнья куйган бу шәхеснең дуслары байтак булса, яхшылыгы тигән кешеләр тагын да күбрәк иде. Ләкин туры сүзе, дөреслекне ярып әйтә белүе өчен аны яратып бетермәүчеләр дә табылып торды. Ә шулай да, дошманнары булмагандыр, дип уйлыйм, чөнки мәрхүм Равил абыйның күңеле пакь, ниятләре изге, эшләгән эшләре ихластан булды. Равил Яһудинны эчкерсез, юмарт, ачык күңелле, кунакчыл, шул ук вакытта үзсүзле, үзфикерле, таләпчән һәм үзенекен итә белүче кеше, дип бәялиләр. Аның белән гел күңелле һәм ничектер ышанычлы булды кебек. Равил абый җитди проблемалар турында ачынып сөйләгәндә дә темасына туры китереп берәр кызыклы хәл, йә анекдот кыстырып куярга ярата иде. Ул татар телебезне саклау, динебезне күтәрү, милли мәгарифебезне үстерү эшенә малын да, вакытын да, көчен дә жәлләмәде. Бөтендөнья татар конгрессы корылтаендамы, мәчет утырышындамы, җәмәгать җыелышындамы булсын, Равил абый сүз алып, кәкре бармагын (кушаматы да шул кәкре бармагы өчен бирелгәндер инде) күтәреп, дөреслекне яра башласа, теләсәң-теләмәсәң, аның фикере белән килешергә туры килә. Ә кәкре “бармак” янавын үз җилкәләрендә татып караучылар булган. Бу турыда Татарстан журналисты Дамир Гыйсметдин мәкалә дә язган иде. Героебызны яхшырак тасвирлау өчен биредә шул мәкаләдән берничә абзац урнаштыруны урынлы дип саныйбыз. "Туксанынчы елларда миңа Самара якларында булырга туры килде. Андагы очрашулар, кичәләр, гаҗәеп гүзәл кешеләр турында аерым утырып, мең дә бер кичәдә сөйләргә мөмкин булыр иде. Ләкин иң истә калганы һәм кулыма каләм алырга этәргәне Равил ага Яһудинның мәгънәле нотыгы булды. Туксанынчы елларда Самара Дәүләт университетының милли факультетына утызлап татар егете һәм кызы укырга керергә гариза бирә. Ләкин керү имтиханнарында аларның барысы да «икеле» алып, исемлектән төшеп калалар. Моның хикмәте бик тиз ачыла. Шул факультетта эшләгән бер татар хатыны Равил агага килеп, елый-елый менә нәрсәләр сөйләп бирә. Факультет деканы татарларны күралмый торган карагруһчы икән. Менә шул адәм укытучыларны алдан кисәтеп куйган: факультетка бер генә татар баласын да алмаска! Шуңа күрә татар яшьләренә катлаулы сораулар, өстәмә таләпләр куеп, имтиханнарда «батырганнар». Кем әйтмешли, бәйләнергә теләсәң, баганага да бәйләнеп, йомыркадан да май табып була бит. Бу хәбәрне ишеткәч, Равил абый бер төркем журналистларны ияртеп, әлеге факультет башлыгына килә. “Ни өчен сез татар балаларына каршы күрсәтмә бирдегез? Мин иртәгә үк татар конгрессына хәбәр итеп, хәлне бөтен дөньяга таратам, - ди. Журналистлар алдында үз гаебен тану, эштән колак кагу белән бер икәнен аңлаган декан: “Монда нинди дә сәяси, милли проблема юк, бу нибары очраклы хәл”, - дип аңлатырга тырыша. Ләкин Равил абый мәсьәләне бик җитди куя. Имтихан тоталмаган яшьләрне, аларның ата-аналарын шаһит итеп чакырта. Эшнең зурга китүен чамалап, декан кулларын күтәрә. Бу юлы татар абитуриентлары имтихан да биреп тормыйча, зачет юлы белән университетка кабул ителәләр. Шуннан 5 ел вакыт узып китә. Равил ага тырышлыгы белән университетка кергән 33 студент чыгарылыш имтиханнарын “яхшы” билгеләргә тапшырып, диплом алып чыгалар һәм өлкәнең төрле мәктәпләрендә, оешмаларында уңышлы гына эшли башлыйлар. Бу хәлләрнең шаһиты профессор Шамил Мәхмүдов бу хакта болай дип әйтте: — Мин хәзер нәкъ шул факультетта эшлим. Декан вакыт-вакыт сезне искә төшерә, Равил абый. «Татар мафиясе» башлыгына миннән сәлам әйтегез», — ди. Шул сәламне җиткерәм... Мәҗлестәгеләр елмаешып кул чаптылар. Ә мин менә нәрсә турында уйландым. Безнең халык еш кына мескенләнергә ярата. Нәчәлствоны күреп, бөтенләй коелып төшүчеләр дә байтак. Үзебезнең хокукларыбызны аяк терәп дауларга кирәклеген онытабыз, куркабыз йә теләмибез. Бигрәк тә сүз милләт мәнфәгатьләре турында барганда. Әгәр дә шунда утыз өч студентның хокукларын Равил ага кебек чая кеше якламаса, бүген аларның язмышы бөтенләй башка булыр иде. Безгә менә шундый көрәшчеләр кирәк!" ...1929 елда Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында мулла булып хезмәт иткән Хәйрулла Яһудин гаиләсендә алтынчы бала булып Равил туып килгән иртәнге сәгатьләрдә аның әтисен Пенза төрмәсендә атып үтерәләр. Тумас борын ятим калган Равил, әнисе Җамалиянең хәер-фатихасын алып, 12 яшендә Куйбышевка китә. Малай сугыш елларында заводта эшли, кичке эшче мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлый, аннан соң да укуын дәвам итеп, югары белем ала. 1956 елда Равил татар артистлары концертында чит ил телләре укытучысы Рауза Насыйбулла кызы белән танышып, гаилә корып җибәрә. Аларның ике уллары – Наил белән Дамир туа. Ә 1958 елда Равил абыйны Самараның кәгазь-картон комбинатының директоры итеп куялар. Черкели үзенең муллалары, бапта осталары, сәүдәгәрләре, эшкуарлары белән горурлана ала. Ә Равил абыйда авылдашларына хас җитезлек, өлгерлек, тырышлык сыйфатлары белән бергә татар милләтенә хезмәт итү теләге дә зур иде. 14 яшеннән эшкә керешеп, соңрак утыз еллар чамасы җитәкче урыннарда эшләп, 1970 елларда фидакарь хезмәте өчен хөкүмәтнең Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Мактау билгесе, Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән Равил ага үзгәртеп кору елларында Кызыл Яр район үзәгендә киез итекләр басып сата торган «Руно» акционерлык җәмгыятен ачып җибәрә һәм озак еллар шуның директоры булып тора. Аның шушы эше турында Юрий Скрипкин - Красный Яр районының сугыш һәм ветераннар советы рәисе, болай искә ала: - Мин бу кешене күптәннән белсәм дә, бик яхшы ук белеп бетермәгәнмен икән. Очрашкан саен мин аның характерының яңадан-яңа якларын ача барам. Беркөн шулай авыл буйлап аның эшенә таба барабыз. — Исәнме, Равил Хәйруллович! — дип туктата безне олы яшьтәге бер апа. — Әссәламүгаләйкем! — Зур рәхмәт сиңа, Равил энем, ярдәмең өчен. Киез итекләрне аягыма кигән саен үзеңә дога кылам, - ди бу. Равил аганың Сок елгасы буенда урнашкан йортыннан Красный Ярның үзәгендәге цехына барып җиткәнче, мондый очрашулар байтак булды. Менә шунда халык арасында аның абруе зурлыгын күреп белдем дә инде. Ул миңа очраган бер танышы турында сөйләп бара. Әлеге карчыкка ул үзенең кооперативы складыннан 70 процентка бәясен төшереп киез итекләр саткан икән. Ә икенче берсенә оекбаш бәйләү өчен йон алырга ярдәм иткән. Өченче танышына татар телендә дәреслекләр табып биргән. Равил дустым сугыш ветераннарын бигрәк тә хөрмәт итә. Аларның элемтәсе турында бер поэма язарга мөмкин булыр иде. — Мин фронтовикларның батырлыклары белән горурланып бетә алмыйм. Аларның башыннан нәрсә генә үтмәгән? Безнең гаиләдә дә кайгы күп булды - ике туганым Ватаныбыз өчен һәлак булды. Шуңа күрә ветераннарга ярдәм итүне үземнең бурычым дип саныйм, - ди Равил ага. Равил Яһудин фронтовикларны милләтләренә карап бүлеп тормый. Ярдәм күрсәтсә, барысына да бертигез итеп күрсәтә. Ул безнең район ветераннар советына да гел булышып тора. «Ветераннар клубы» утырышларында, Җиңү, Ватанны саклаучылар көннәрендә фронтовиклар белән очрашуларда катнашмыйча калмый иде. Шушы милләтләр дуслыгын тудыруда зур хезмәт күрсәткән өчен уртак дустыбыз Равил абыйга олы рәхмәтләребезне әйтәсем килә... Сталин төрмәләрендә хатсыз-хәбәрсез югалган әтисен эзләп, Равил абый үзенең Пенза якларына барып чыгуы турында да журналист Дамир Гыйсметдинга сөйләгән булган. Ул сораштыра-сораштыра кайсына бүләк биреп, кайсын кунак итеп, шул елларда төрмә башлыгы булып эшләгән кешене эзләп таба. Ни гаҗәп, бу кеше Хәйрулла һәм аның белән бергә атылган авылдашларның ачы язмышы турында белә икән һәм эзләп килгән улына менә нәрсәләр сөйләп бирә. Зур Черкели мулласының һәм аның кардәшләренең иң коточкыч гаебе - рамазан аенда бергәләшеп тәкбир әйтеп намазга барулары була. Бу гөнаһсыз гамәл НКВД тарафыннан милли-дини банда оештырып, урам буйлап хөкүмәткә каршы демонстрация оештыру дип бәяләнә. Дошманнарны төрмәдә үк аталар һәм алар утырган камераны кирпеч-бетон белән ябып, күмеп куялар. Ә берничә сәгатьтән соң атылганнарны ярлыкау турында югарыдан фәрман килеп төшә. Соңрак төрмәче ярдәме белән Равил ага элеккеге НКВД башлыгын да эзләп таба һәм төрле юллар белән әтисенең, аның авылдашларының җинаять эшен вакытлыча кулына төшерә. Ә бит ул ябык эш була. Бер атна эчендә Равил абый әтисе һәм аның белән гаепсез һәлак булганнарның эшеннән бөтен мәгълүматны сыгып ала. Кайбер фоторәсемнәрне дә үзендә калдыра. Шулай итеп, күп еллар үткәч, репрессия корбаннарының балалары, якыннары үзләренең әтиләренең әче язмышы хакында мәгълүмат ала, дип яза Дамир Гыйсметдин. 1992 елда Самараның “Мәшһүр татары” исеменә лаек булган Равил Яһудин Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. Шул вакыттан башлап ул татар иҗтимагый тормышына башы белән чума һәм ябылу алдында торган татар авыллары мәктәпләрен калдыру, анда ана телен укыту, мәчетләр төзү эшенә бөтен энергиясен юнәлдерә. Мәсәлән, Красный Яр районының Кондырча авылы мәктәбендә татар теле дәреслекләре булмавы турында ишетеп, Казаннан үз акчасына дәреслекләр һәм методик материаллар кайтарып бирә. Авыл җирлеге җитәкчеләре һәм картлары белән җылы элемтәләр урнаштырып, биредә мәчет төзергә булыша, мәктәпне төзекләндерүдә ярдәм итә. Равил абый бу мәктәп өстеннән шефлык алып, балалар янына беркайчан да буш кул белән йөрми, төрле күчтәнәчләр - җиләк-җимеш, конфет-печеньеләр алып килеп тарата, дип сөйли шушы мәктәпнең директоры. Красный Яр район үзәгендә мәгариф округы оештырылып, анда зур укыту үзәге булдырылгач, Ялтай авылындагы кечкенә генә мәктәпне ябып, укучыларны Красный Ярга автобуслар белән укырга йөртү мәсьәләсе килеп баскач та, Равил Хәйрулла улы Яһудинның акыллы сүзләре, төпле киңәшләре кирәк булып чыга. Ул район мәгариф бүлеге җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара, ата-аналар җыелышында катнашып, халыкны милли мәктәпне япмаска дигән карар чыгаруга этәрә. Шулай итеп, мәктәпкә аккредитация үткәрелеп, ана телен укытуны дәвам итәргә кирәк, дигән уртак карар кабул ителә. Равил Хәйрулла улы Яһудин Ялтай мәктәбенә су үткәрү, спорт мәйданчыгы булдыру кебек көнүзәк мәсьәләләр өстендә дә җигелеп эшли. Ул Красный Яр районы гына түгел, башка авыл мәктәпләренең ябылуы турында ишетсә дә, шунда ук «Исполком конгресс мир» (ул “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы» дигән югары дәрәҗәсен шулай атый иде) әгъзасы кенәгәсен флаг кебек күтәреп, төрле инстанцияләргә йөри башлый. Хат язып кына өстеннән бурычны төшерми, эшне җиренә җиткермичә туктамый иде. Кайсыдыр мәктәпне яба алмыйча аптыраган чиновник Яһудин турында: «Ярар, Яһудин үлгәч ябарбыз әле, калдырыгыз әлегә», - дип кул селтәгән, дип тә сөйли халык. Самарада «Яктылык» мәктәбе ачылуга чын күңеленнән шатланып, ярдәм итеп, нәрсә кирәген белешеп тора иде ул. Мәктәп ачу мәсьәләсе буенча аның булачак директоры Хәридә Дашкина белән бергә шәһәр мэры Олег Сысуевка да ул барган иде бит. Озак сөйләшүдән соң шәһәр башлыгы мәктәп ачуга каршы булмавын белдерә, бина эзләүдә булыша башлый. Ә инде мәктәп ачылгач, Равил абый аның бәйрәмнәренә, юбилейларына килеп йөри, узып барышлый да кереп чыгарга кыенсынмый. Гадәттәгечә, килгән саен видеокассеталарга язылган татар теле дәресләре, татар спектакльләре язмаларын күтәреп килә иде, дип искә ала Хәридә ханым. Ул «Яктылык» директорын Казанга, Тольяттига алып барып, кирәкле кешеләр белән таныштырып, укыту өчен кирәкле әсбаплар, дәреслекләр һәм методик материаллар табарга булыша. «Равил абыйның Красный Яр авылындагы өендә дә еш кунак идек без, - дип сөйли мәктәпнең беренче директоры. - Ул кунакчыл өйдән кеше беркайчан дә өзелмәде. Ә Рауза апа хәләл җефете алып килгән кунакларны гел ачык йөз белән каршы алып, мунча кертмичә, сыйламыйча чыгармый иде». Әйе, Яһудиннарның кунак бүлмәсендә якташларыбыз гына түгел, Татарстанның күренекле җырчылары Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зиннур Нурмөхәммәтовлар да булган, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Ялкын” журналлары, “Шәһри Казан” газетасы хезмәткәрләрен кабул иткәннәр, шагыйрь Рәсүл Гамзатов белән танышлык йөртеп, хәтта аның малаеның туена чакырылып, Махачкалага хәтле барган кешеләр... Өлкәбездә мәчетләр салына башлаган елларда Камышлы, Кләүле, Кошки районнарында, Ульян өлкәсенең Зур Черкели, Татарстанның Түбән Каменка, өлкәбезнең Тупли, Губанкүл, Кызылсу авылларында - барлыгы егермеләп мәчет Равил Яһудин тырышлыгы белән һәм аның исәбенә төзекләндерелгән, дигән мәгълүмат та ялган түгелдер. Шуларның берсе - Похвистнево районы Иске Мәчәләй авылындагы өченче мәхәллә мәчете. Өлкә тарихында беренче тапкыр мәчеткә төбәгебезнең мәшһүр татары Равил Хәйрулла улы Яһудин исеме бирелүе бу авыл халкы өчен зур вакыйга булып истә калгандыр. Мәхәллә өченче мәчет өчен җирле кибет бинасын сатып алгач һәм аны бераз ремонтлагач, түбәсен яңарту өчен Равил Яһудинга мөрәҗәгать итәләр. — Нәрсә, түбәсен генә капларга уйлыйсызмы? Мәчет манарасыз булмый бит. Түбәсен дә үзем яптырам, манарасын да ясатам, - дип сүз бирә ул һәм барлык чыгымнарны үз өстенә ала. Күп тә үтми яңа мәчет ачылу тантанасында моңлы азан тавышы яңгырый, мөэмин-мөселманнар намаз укыйлар һәм аңа Равил Хәйрулла улы Яһудинның исемен бирәләр. Равил абый үзе исән чагында бу мәчетнең хәлләрен кайгыртып һәрдаим садакаларын биреп торды. Ә шушы авылның дүртенче мәхәллә мәчетен дә төзекләндерергә булышкач, аңа Рауза апа исеме кушылды. 1992 елның сентябрендә, Самарада Җәмигь мәчете төзелеше башлангач, төзү комиссиясе рәисе итеп иң гадел кешене - Равил Хәйрулла улы Яһудинны сайлап куялар. Халык мәчет салуга хәләл акчаларын биреп, Равил абыйга ышанычын белдерде. Яһудин абый үзе дә бу зур төзелешкә үз малын күп чыгарган, һәр кирпечнең, һәр субайның мәчет нигезенә ничек ятуын тикшереп, бөтен эшләрне алып баруга күп көч куйган кеше. Бераздан татар мәктәпләрендә гарәп телен өйрәтә башлау кирәк, дигән идея белән кабынып китә ул. — Гарәп телен аңлаган кеше Коръән сүрәләрен йөрәгеннән үткәреп укый. Бу - тел белән әйтеп булмый торган илаһи халәт. Гарәп телен белү иманны ныгыта, адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Кызганыч, хәзер безнең өлкә мәктәпләрендә гарәп теле өйрәтелми. Гали авылы мәдрәсәсендә һәм Самара мәдрәсәсендә балалар дин сабагын өйрәнәләр. Ләкин аерым бер төркем халыкны гына дин сабагына өйрәтеп алга барып булмас. Имам-хатыйбларыбыз бик сүлпән эшлиләр. Коры «бисмилла» белән генә халыкка ата-бабаларыбыз динен кайтарып, иманны торгызып булмый, - дип сөйли иде ул. Кызганычка, аның бу идеясе тормышка ашырылмый калды. 1989 елдан башлап “Туган тел” оешмасы әгъзасы булып торган Равил Яһудин Самарада уздырылган беренче Сабан туенда чыгыш ясап, татар телендә газета чыгара башлау кирәклеге турында әйткән иде. “Бердәмлек”не оештыру чыгымнарын да үз өстенә алып, күп ярдәм итте ул. Газета башта яхшы гына эшләп китеп, соңрак аның баш мөхәррире һәм «Туган тел» оешмасы арасында низаг чыккач та, Равил абый, газетаны саклап калу ниятеннән, Рәфгать Нәбиулла улына теләктәшлек белдереп, күп ярдәм итте. Гомере буе кулын газетаның пульсында тотып, ярдәм кирәксә дә, бәйрәм-фәлән булса да, күтәренеп редакциягә килеп керә иде мәрхүм. 2001 елда шәһәр милли-мәдәни автономиясен оештыруны башлап йөрүчеләр арасында да Равил Яһудин бар иде. Аны хәтта шәһәр автономиясе рәисе итеп сайларга да теләгәннәр иде. Ә инде Җәмил Вәлиуллин рәис булырга теләк белдергәч, Равил ага бу эштән үз теләге белән баш тартты. Абруе зур булганлыктан, Равил абый илебезнең төрле төбәкләренә йөреп, ана телен бетерүгә, татар мәктәпләрен ябуга юл куймады. Олы яшенә кергәч тә милләтебез эшләре белән кызыксынып, ябыла торган мәктәпләрнең язмышын кайгыртып яшәде. Ләкин аның кулында “исполком конгресс мир” кенәгәсе юк иде инде. Дүрт ел элек «Бердәмлек”нең егерме еллыгына багышлап язылган юлламасында: «Әгәр ана телебез, динебез, татар телле газетабыз булмаса, без бөтенләй «манкорт»ларга әвереләчәкбез. Шуңа күрә мин «Бердәмлек» яшәргә тиеш, дип әйтәм һәм, хәлемнән килгәнчә, элеккегечә хуплап, ярдәм итеп торачакмын. Без исән чакта, Аллаһы бирсә, мәчетләр дә ачылыр, мәктәпләр дә ябылмас, газетабыз да яшәр!» - ди ул. Егерме ел буе газета язмышын кайгыртып яшәгән бу кешенең “Бердәмлек” битләрендә язылган соңгы сүзләре Самара татарларына васыять булып яңгырый, чөнки шушы юлламасыннан соң ярты ел да үтмәде, Равил абый фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчте... Менә шундый сирәк кеше иде ул, Бармак Равил. Киез итек басудан әллә ни зур керем дә алмагандыр инде. Әмма ләкин аның малы бәрәкәтле булып, бөтен татар эшләренә, дин йортларына, иҗтимагый эшләргә, ярлы-ябагайларга һәм гаиләсенә җитеп тора иде. Күңелең киң булса, бар да сыя, ди бит халык. Барыбызда да Равил абыйның күңел киңлегенең бер өлеше генә булса да, тормышыбыз бөтенләй башка булыр иде, дип уйлыйм. Без аның соңгы сүзләрен лозунг кебек күтәреп алырга һәм шушы риясыз, эчкерсез Ходай бәндәсенә тигезләшеп яшәргә тырышырга тиешбез. Урының оҗмахта булсын, Равил абый! (Материал «Бердәмлек» газетасында төрле елларда бастырылган язмалар буенча язылды).    Эльмира ШӘВӘЛИЕВА | 23.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-25 11:35 Әлфия Миңнуллина: Әтием миңа “Елама! Көрәш!” дия торган иде (ИНТЕРВЬЮ)
    25.08.2014 Җәмгыять Бүген – татарның танылган драматургы, үзе исән чагында ук классик язучыга әверелгән Туфан Миңнуллинның туган көне. Әгәр исән булса, Туфан абый бүген үз тирәсенә якыннарын җыеп, 79 яшьлеген бәйрәм итәр иде. Хәер, бәйрәмнәргә исе китми иде бугай аның, ул гел эш атын хәтерләтә иде. Дәүләт эшләреннән тыш, җәмәгать эшләрендә дә гаять актив катнашты, халык арасында булды. Шуңадырмы, аның үлемсез әсәрләре зал тутырып халык җыюын дәвам итә. Әсәрләре ничәмә еллар сәхнә тоткан, халык телендә “туры Туфан” дигән исем казанган, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай бүләге иясе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин һәрвакыт арабызда шикелле. Аның яшьләргә әйтә торган киңәшләре әле һаман колакта яңгырый. Intertat.ru әдипнең кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова белән әңгәмә уздырган иде. Әлеге материалны укучыларыбыз игътибарына кабат тәкъдим итәбез. Сөйләшүебез иҗат һәм драматургия турында гына түгел иде... - Туфан абыйның языла торган, бәлкем язылып беткән, әле халыкка чыкмаган әсәрләре бармы, булса аларны нинди язмыш көтә? - Әтинең иҗат итү стиле бик кызыклы иде бит. Ул берьюлы берничә әсәр яза. Мәсәлән, “Әлдермештән Әлмәндәр”не язган вакытта, параллель рәвештә берничә әсәр язды. “Ай булмаса, йолдыз бар” һ.б. Берничә театрда аның пьесалары куелып бара иде. Башкортстандагы театрлар белән дә бик актив эшләде. Олыгайгач, тизлеге кимесә дә, шул ук эш алымы калды. Соңгы елларда публицистиканы күп яза башлаган иде. “Кызыл тышлы дәфтәрләр” - алар башта ничектер көндәлек, шәхси әйбер сымак башланып киткән иде, аннан соң үзенә күрә бер публицистик жанр формасына керде. “Миңһаҗ маҗаралары”н кызыксынып язды. Язган әсәрләре бөтенесе диярлек басыла килде. Аның әйберләрен бастырырга көтеп торалар иде бит. Басылмаган әсәрләреннән Фәүзия Бәйрәмова турындагы мәкаләсен дә Рафик Юныска ышандырган булган. Аны әти вафатыннан соң аларга тапшырдым. Әтинең “Үзгәрү” дигән әсәре шактый күләмле язылган, әмма ахыры төгәлләнмәгән. Шул формада ул да “Казан утлары”нда дөнья күрде. Рәхмәт, кайсы редакцияләргә мөрәҗәгать итсәм дә, кире какмадылар. Әтинең өч “Кызыл тышлы дәфтәре” - алар соңгы “Кызыл тышлы” дәфтәрләре. Берсе - өйдә, икесе – бакчада, ике җирдә торды, илһамы кайда килә - ул шунда яза торган иде. Мин аларны Исмәгыйль абый Шәрәфиевка туплап бирдем. Ул язмалары “Татарстан яшьләре” газетасында дөнья күрде. - Ә бай архивының язмышы ничегрәк булыр икән? - Бу хакта әти элеккеге партархив, ягъни Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы белән сөйләшеп куйган булган инде. Заманында ул Илдар Юзиев, Рафаэль Мостафин архивын шунда тапшырганда, исән чагында ук, минем архивны да алырсыз, дип ышандырган. Берничә папкасын хәттә “архивка” дип язып, әзерләп тә куйган булган. Өч папка фотолар тапшырдым. Архивны уптым-илаһый бирәсем килми, әле үзем барлап чыгасы иде. Тик әле язуларын актара башлагач, яшьләремә тыгылып елый башлыйм. Бу эшне бераз тынычлангач башкарырмын дип торам. Әле беркөн миңа язган хатларын таптым. 1975-1977 еллар булдымы икән, Югары әдәби курсларда Мәскәүдә укыганда миңа язган хатлары. Ул вакытта миңа унике-унөч яшьләр тирәсе. “Мин сиңа мораль укымыйм. Башыңны, логикаңны эшләт!” - шундыйрак формада. Бер яктан тәрбияви алымнары чагылган хатлар. Бала чакта укыган хатларның эчтәлеген онытканмын. Ә хәзер укыдым да, шулкадәр олы кешеләр белән сөйләшкән кебек хатлар язганына инандым. Миңа ниндидер эшләр дә кушкан. Шул хатларны кочаклап озак кына елап утырдым... - Беренче карашка, Туфан абый җитди, кырыс кебек иде, ә сезгә ул нинди мөнәсәбәттә булды? - Җитди иде инде. Ул миңа гел Әлфия дип дәшә иде. Кырык яшемнән соң гына «кызым» дия башлагач, сәер яңгырады, әлбәттә. Ә кечкенә чагымда язган хатларында кызым дигән. Ул мине яратканын күрсәтмәде, мәсәлән Диләрәне күрсәтеп ярата иде. Аркасыннан сөеп, “минем матур кызым” дип, иркәләү сүзләрен әйтә-әйтә ярата иде. Оныгым Сәйдә белән дә шулайрак, ә минем белән нишләптер төчеләнгәнен хәтерләмим. Сөйләшкән вакытта да җитди темаларга гына кагыла иде. Кайбер вакытларда проблемаларым белән уртаклашканда елап җибәрә торган гадәтем бар, ә ул миңа: “Елама! Көрәш!” дия торган иде. Минем елаганымны җене сөймәде. Әтинең өйдә бер әйбер сөйләшеп, кеше янында башкасын сөйләү холкы булмады. Кешеләр белән нәрсә хакында сөйләшә, шул әйберне үк өйдә дә сөйли. Чын мәгънәсендә милләт, татар мәдәнияте язмышын, театрлар тормышын һәрдаим кайгыртты. Әтнә театрына дәүләт статусы бирелгәч куанганнарын күрсәгез... - Туфан абыйның нинди пьеса язып утырганын белә идегезме? Яңа гына табадан төшкәннәрен сезгә укыта идеме? - Пьесасын укыта һәм шундук фикерне сорый. “Әти, тукта, күңелемнән уздырып алгач әйтермен”, - дигәнгә: “Юк, шундук әйт. Шунда ук әйтелгән фикер - иң дөресе”, - дия торган иде. Сөйләшеп-фикер алыша идек, берәр җиренә тәнкыйть әйтсәм, ул инде бәхәсләшеп тә ала, тәнкыйть сүзен ишетүе дә рәхәт булмагандыр. Кемнекен ничектер, гомумән, минем тарафтан тәнкыйтьне кабул итмәде. Көнкүрештән башлап, җитди әйберләргә хәтле тәнкыйтьли башласаң, ул үз гаебен беркайчан да танымады. Бу сүзне оныклары да дәлилли ала. Вакытлар узгач, мин хаклы булганны аңлагач, соңарып кына эшләп куя, ләкин син теге вакыт хаклы булгансың икән, дип әйтми иде. - Әтиегез белән әниегезнең мөнәсәбәтләрен ничек бәялисез? - Бу хакта сөйләргә бик яратмыйм. Мөнәсәбәтләре бик үк гади түгел иде. Аларны берләштерүче әйбер сәнгать, театр булды. Шул сыйфатлары бергә тоткандыр да, дип уйлыйм мин. Мәсәлән, спектакль, театрдан кайталар да сәгатьләр буе, төнгә кадәр шул хакта фикер алышалар. Бу яктан фикер уртаклыгы бар иде. Аларны көнкүреш, тормыш берләштермәде. Мин үпкәләп әйткәли дә идем әле, сезгә, гомумән, бала табасы булмаган, дип. Бала – мәшәкать, дигән сүз. Мине тегендә-монда калдырып, бөтен бала чагым кем беләндер калып узып китте. Әни гастрольдә, әти командировкада - икесе ике якка чыгып китәләр. Кемгә ышанып калдыра алалар, шунда кала идем. - Әлфия апа, Г.Камал театры сәхнәсендә Туфан абыйның тагын нинди спектакльләрен күрергә теләр идегез? - “Саташу” әсәрен. Аны республика театрлары сәхнәләрендә тамашачы күрде дә инде. Ләкин нишләптер Фәрит Бикчәнтәев куелышында күрәсем килә. Режиссер Фәритнең иҗатын бик яратам. Аны бөтен кеше аңлап та бетерми, чөнки ул бик нечкәлек белән эш итә. Бигрәк тә, Марсель Хәкимович алымнарына өйрәнгән тамашачы һәм тәнкыйтьче аны кайбер мизгелләрдә кабул итеп тә бетерми торгандыр. Ләкин Фәрит Рифкатович - нечкә иҗатчы, төрле нюанслар белән эшли торган кеше. Бөтен куелышны ул төп фикерне ачуга юнәлдерә, эффектларга бик исе китми. “Саташу” - бер яктан көнкүрешкә бәйле, елап карый торган әсәр, шулай да ул әллә ничә катлы пьеса, дияр идем. Анда режиссерга иҗат итәргә иркенлек җитәрлек, дип уйлыйм. Икенчесе исә, “Әлдермештән Әлмәндәр”нең кабат сәхнәгә кайтуын теләр идем. “Зәңгәр шәл” кебек татар драматургиясенең классикасы булырлык әсәр бит ул... Камал театры репертуарын бизәп торса, зыян итмәс иде. Халык яратып, тамашачы туймыйча караячак спектакль ул... R.S. Туфан абый күп кенә әңгәмәләрендә Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗада утыртылган агач белән горурлануы турында әйтә иде. Кәүсәләре күләгәсендә күпме әсәрләрен иҗат иткәндер мөхтәрәм әдибебез... Туфан аганың тәнен кояш кызуыннан саклаган мәгърүр агачны ни өчендер милли каһарманнарыбыз белән чагыштырасы килә. Югары мөнбәрләрдән газиз халкын яклап, татар дип җан аткан олуг трибун, милләтпәрвәр язучы, мәгърифәтчебезнең рухын рәнҗетмәс өчен халкыбызның алгы сафына басардай, милләтне көйдергеч эсселектән, корыткыч афәтләрдән саклардай узаманнар каламы соң?!  Мөршидә КЫЯМОВА | 25.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-25 10:23 Исемсезләр. Каберсезләр. Кадерсезләр
    25.08.2014 Җәмгыять Бабамның Чехиядәге каберен барып күрү теләге күңелдә кечкенәдән бар иде. Быелгы сәфәребез шул якларга төште. Әтием ягыннан гел берәр генә ир бала үсеп, нәсел калдыра килгән безнең. Әтиемнәр дә гаиләдә җидәү булсалар да, сугышка кадәр, сугыш елларында ачлыктан һәм авырулардан үлеп баралар. Әти апасы белән икәү генә үсә. Аларның әтисе дә ялгызы, калган балалар исән калмый. Картатай (дәү әти) үз әтисе белән гел сүзгә килүчән була, әтиләр һәм балалар конфликты бу очракта бигрәк тә ачык күренә. 16 яшендә өйдән качып китеп, Гражданнар сугышында кызыллар ягында, аның әтисе – олы картатай аклар өчен сугыша. Әтисе үлгәч кенә 1925 елны авылга кайтып, минем картнәемә өйләнә. Мин белгәндә картнәем (бездә дәү әнине шулай диләр) ялгызы гына яши иде. Аның дөньясында артык бер әйбер дә юк иде. Хәтта өстенә ябынырга да юрган-фәлән тотмады, урыны-урыны белән такырланып беткән бәрхәт бишмәтен ябынып йоклады, торса шуны киеп урамга чыкты. Фронтовик хатыны буларак пенсиясе дә яхшы гына булгандыр, әмма авыл буйлап сөт-катык сорамады, хәергә алып килсәләр, сөенеп ашады, булмаганда кибеттән маргарин алып, шуны кулланды, сөтсез чәйне дә рәхәтләнеп чүмерде. Болар – минем кечкенә чакта хәтер төбендә сакланып калган сурәтләрне анализлау гына. Картнәем үз тормышын еш кына сөйли торган иде миңа. Әти-әни, абый-апалар басуда эштә. Мин кечкенә, әнинең әнисенә бармыйм, чөнки ул гел әрли, бик каты, усал холыклы иде, мәрхүм, көн туса әтинең әнисенә элдерәм. Ямилә картнәем белән көн буе чирәмдә ятып урам күзәтәбез, ул пәйгамбәрләр тарихын сөйли, авыл тарихына, гыйбрәтле хәлләргә тиеп үтә, яшьлеген искә ала. Тамак ачса йомырка йә бәрәңге пешереп ала. Сусатса, икәүләп тирләп-пешеп чәй эчәбез. Кайсы көн лавкага (авыл кибетен гомергә лавка диде картнәем) барып, мендәр кәнфит, прәник алып кайтабыз. Юл ыңгае яшьлек ахирәтләренә кергәлибез. Анда тагын чәй, тәм-том. Бала чак хәтирәләре шундый минем. Картатай каберен эзләү кыйссасын языйм дисәм, әллә кайларга кереп киттем. Читкә китеп, тагын бер әйбер язам да, туры кыйссага күчәрмен. Картатаем авылда гаиләсен калдырып, читкә китә. Елына бер генә кайтып урар була. Ташкент өлкәсендә мамык заводында слесарь булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан кайтып, гаиләсен үзе янына алып китә. Әмма бергә тормыш тагын озакка бармый, сугышның беренче көнендә үк картатаем хәрби хезмәткә алына. Картнәемнең чит җирдә бер итәк бала белән ялгыз каласы килми, кире авылга кайтырга тәвәкәлли. Картатаем да сугышка җибәрелмәгән була әле, увольнениега чыгып, гаиләсен товарнякка төяп җибәрә. “Кинәлегә килдек, анда 4 көн яттык, берни юк, ахырдан машинистлар сөйләшеп, товарнякка утыртып җибәрәләр. Әксингә (безнең яктагы Аксеново тимер юл станциясе) җитәрәк поезд тизлеген әкренәйтә башлады. Мин беренче Нәҗибәне (1928-2012), аннары Әхиярне (минем әти 1932-1997), аннары Яһүдәне (1937-1944), аннары барлык алып кайткан төеннәрне ташладым. Ахырдан кулдагы бер айлык Әнүәр (1941-1943) белән үзем сикердем. Нәҗибә олы апай буларак,йөгереп туганнарын алып, минем каршыга чыкты”, - дип сөйләгәне хәтердә. Картнәем балаларын алып авылга кайтып төпләнә. Картатаем гел хат язып тора. Күрше Сәлимә әбидән хатларны укытып, җавап та яздыра картнәем. Әмма картатаем авылдан бер генә хат та алмаган, дип аңлыйм. Әнием сөйләвенчә, 1945 елның апрель башында язган хатында картатаем үзләренең соңгы авыр атакага барачакларын, әлеге сугыштан исән чыкса, тиздән җиңеп кайтачакларын яза, 1941нең июнендә озатып җибәргән 4 баласына да исемләп сәлам юллый. Бу вакытка картнәем ике кечкенә улын җирләгән була. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, картатайдан килгән хатларны җыеп төйнәгән була картнәем. Күрәсең, кайтыр, дип тә көткәндер. Әнинең сөйләвенчә, хатлар сакланмаган, сәбәбе бик гади: “искечә иде бит, аны кем укыган?!” Үз әнисе кайбер хатларны алып укыштыра, төзәлмәс яраларны яңартмыйк дигәннәрдер, хатлар мичкә очкан. Похоронканы картнәем 9 майда ала. 24 апрель батырларча һәлак булды, Чехословакиядә туганнар каберлегендә җирләнгән, диелгән була анда. Дөньялар тынычлангач, авыл халкы бераз тын алгач, безнең авылдан да берничә кеше Чехословакиягә сәяхәт кыла. Аннан кайтканнар, һичшиксез, минем картнәемә килеп, “Туганнар каберлегенә алып бардылар, анда Сабирьян абыйның да исеме язылган иде, үз күзләрем белән күрдем”, дип “сәлам” җиткерәләр. Үзе исән чакта, картнәем миңа шуларны сөйли иде. Барып кайтырга тәкъдим дә итәләр кебек, әмма ул каршы төшә, безнең олы кешеләрнең аяктан ега торган аргументы: юлда үлсәм нишләрләр. Картнәем 86 яшен тутырып, үз акылында үлде. Барлык балаларын, оныкларын үз янына чакырып хушлашып, бәхилләп, фани дөньяга күчте. Минем күңелдә Чехословакиядәге шул каберне барып күрү теләге кечкенәдән бар иде. Авыл мәктәбендә укыганда хәтта чехмы, словакмы мәктәбенә хат та язган идем, маркалар ябыштыра белмәгәч, хат районнан кире кайтты. Шуның белән минем картатай кабере турында күбрәк белү теләге шыта алмаган килеш сулды. 1998 елда “Азатлык” радиосында эшләргә туры килде. 6 ай Чехия башкаласында яшәдем, ә менә Брно ягына юл төшмәде. Хәзер уйласам, төшмәве хәерле дә булгандыр бәлки, барыбер берни кыла алмас идем, дим. Быелгы сәфәребез Германиягә планлаштырылган иде. Бик якын ахирәтем туена барырга булдык та, бер ыңгай Чехияне дә гизик, дидек. Алдыма үзем куйган бурычым тора бит, картатем каберен зиярәт кылу. Мин планлаштырылганча бик җиңел түгел икән. Прагага килеп тукталгач, арендага машина алып, иртүк Брно тарафына юл алдык. Мин беркатлы, "бер шәһәрдә туганнар каберлеге ничәү булырга мөмкин, булса, 3-4әүдер, исемнәре булгач, көн дәвамында без аны табачакбыз", дим. Әйтүе генә җиңел. Брноның төп зиратында туганнар каберлеге бар барлыгын, аны эзләп тапканчы, күзләр тона язды. Кайчандыр бик матурлап эшләгәннәрдер дә, хәзер ул искергән инде. Яңартып тормагач, таш та таушала. Әмма каберлекләр каралган, үләнен чабалар, чүпнең әсәре дә юк. Бар тараф чиста һәм пөхтә. Таш белән уратып алынган буш яткан җир күргәч, күңел шомланып куйды. Меңәрләп исәпләнгән, саннар белән генә билгеләнгән бу каберлектә кемнәрнеңдер кадерле әтиләре, йөрәк парәләре – уллары, кемнәрнеңдер сөйгәннәре ятадыр. Исемсезләр. Күпме генә эзләсәк тә, туганнар каберлегендә яткан сугышчыларның исемлеген тапмадык. Бер урыныныда 1500дән ашу, икенче ягында 1700дән ашу кеше җирләнгәнлеге турында гына язылган. Совет гаскәрләре каберлегенә терәлеп, румын солдатлары күмелгән. Анысы да туганнар каберлеге. Меңнән ашу солдат җирләнгән урын таш белән уратып алынган. Шушы ташка уеп һәр солдатның исеме язылган. Званиесы белән бергә. Мең ярым тирәсе кеше. Юлыбыз уңмады. Рядовой солдатларның исемсез каберлектә икәне аңлашылды. Күңел төшүе турында сөйләп тормыймыйм. Шулай да, килгән-килгән башка каберлекләрне дә барып карыйсы иттек. Брнодан ерак түгел Оржехов авылы бар, андагы каберлеккә Русия консулы бәйрәмнәрдә чәчәк сала икән. Бәлки анда исемлек булыр да, бәлки исемлектә эзләгән кешебезне күрербез дип, тагын җилдердек. Авыл белән авыл аралары шул кадәр кыска, авылларын да, авыл дип әйтергә тел әйләнми бит. Кечкенә генә шәһәр диярсең. Авыл кырларында иген чәчүлекләре. Оржеховтагы туганнар каберлеге авылның очында ук икән, эзләп йөрү кирәкмәде. Монда да өметем акланмады: мондагы каберлектә дә офицерлар гына аерым-аерым җирләнгән, ташка исемнәре язылган. Ә рядовой солдатларның исемлеге юк. Саннар. (Бу гаделсезлекне күреп, ачынып, йөргән урыннарны фотога төшерергә дә онытканмын.) Каберлекнең бер ягында 609, икенче ягында 821 солдат җирләнгән. Архивтан күчермәләр алып, һаләк булучылар турындагы списокларны интернет челтәренә куйган бер мәрхәмәтлесе. Шуның буенча карап, шушы көндә һәлак булган солдатларның берничәсен ниндидер авыл (башта авыл исемен укый алмый нәүмиз булдык, баштан белсәк, бәлки Брноларны гизеп йөрисебез дә булмагандыр), берничәсен Черновице авылы зияратына җирләнгәннәре турында белгән идек. Бүген Черновице аерым авыл түгел, Брноның бер микрорайоны булып калган. Аның да иске зияратын белгән кеше юк. Хәзер барсын да төп зияратка җирлиләр, ди. Монда да юлыбыз уңмады. Рядовойларның исемлеген таба алмаячагыма инандым. Чехословакияга барган авылдашларым минем картнәемне алдаган булып чыга. Кайсычак, алдашу файдалырак шул. Картнәем Сабирьянының батырларча сугышып һаләк булуына, аны зурлап күмүләренә, каберендә исеме балкып торуына инанып китте. Бәлки шулай кирәк булгандыр да. Төшенке күңел белән Прагага кайтыр юлга кузгалдык. Кайткач, тагын интернетка чумып, архив кәгазьләрен актарырга тотындым. Йөрәгем чыга язды, картатаем вафат булган һәм күмелгән авылның төгәл исемен таптым бит! Моутнице авылында җирләнгән, дип килә «кара кәгазь» картнәемә. Авылның исеме төгәл билгеле булды. Кире өйгә кайтуыбыз Вена аша булганга, аннан да машина арендалап, Моутнице авылына барып әйләнергә булдык. Бу юлы тагын җилкенеп бардым. Картатаем каберен, һичшиксез, табачакмын бит! Юл ыңгае зур каберлек күреп, кереп карарга булдык. Һустопиче авылындагы туганнар каберлеге иде бу. Монда барлыгы 1875 солдат җирләнгән, шуларның 98е офицер, 675е рядовой солдат, 1102е билгесез. Монда да 98енең генә исеме бар. Калганнары тагын исемсез. Шушы урында соңгы төяге иткән солдатлар рухына дога кылып, тагын юлга кузгалдык. Моутницега җитәрәк юлдан төшеп кыр чәчәкләре дә җыйдым. Каберлекне тапсам, имеш, чәчәк салам. Күзне яшь пәрдәсе каплап тик тора. Авыл төзек, матур икән. Әмма каберлек юк. 1946 елда махсус закон белән совет солдатлары җәсәдләрен казып алып, берләштерү башлана. Шул чорда Моутницеда җирләнгән солдатларны Оржехов һәм Брно каберлекләренә күчерәләр. Әмма Моутницеда һаләк булган совет солдатларына куелган һәйкәл барлыгын белдек. Ул мәктәп янында гына булып чыкты. Һәйкәл янына килеп утыргач, килеп тулган күз яшьләрен тыяр хәлдә түгел идем. Нихәл итәсең, картатай, гафу ит, соңгы төягеңне таба алмадым. Әмма син йөргән юллардан узганмындыр. Һәр карыш җир өчен көрәшеп, тамган тирең, аккан каның бушка булмаган бит. Ходай насыйп итсә, кабереңне табармын, үз балаларым белән зиярәт итәрбез сине. Башкача эзләү мөмкинлегем юк әлегә. Хәзер хатлар аша табып карау теләгем бар. Әмма өметем генә зурдан түгел. 5 августта Лондонда бер кызыклы инсталляция ачылды. Ул Беренче дөнья сугышында һәлак булган Британия һәм аның колонияләре солдатларына багышланган. Күз алдына китерәсезме, Британия сугышчысы гына түгел, Британия колониясеннән килгән солдатны да исәпкә алганнар. Төп-төгәл 888246 кеше. 888246 ал керамик мәк шушы һаләк булган һәр сугышчы истәлегенә багышланган. 1914 елдан 1918 елга кадәр сугышта һәлак булган һәр солдат өчен бер ал мәк чәчге. Шулай ук, сугыштан кайтып, алган яралардан үлгәннәре дә исәпкә алынган. Күз алдына китерәсезме? 100 ел узган, ә нинди төгәллек! Ә бездә 70 ел узып бара, солдатлар һаман исемсез. Исемсез генә түгел, каберсезләре дә бихисап. Исемсезләр. Каберсезләр. Кадерсезләр.   Айгөл ГЫЙМРАНОВА | 24.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-24 09:46 Ир эзләүнең ние бар, шалтыратасы да барасы
    24.08.2014 Интернет Сүзне әллә кайлардан, ерактан башламыйча гына, ничек итеп танышулар сайтына килеп эләгүем турында язасым килә. Бер нәрсәне дә үзгәртмичә, ничек бар – шулай бәян итим әле. Бәлки, танышу сайтларында үзенә ир табу, гаилә кору өмете белән утырган хатын-кызларның күзләре ачылыр. “Син монда нәрсә эзлисең?” Бүген “Вконтакте”, “Фейсбук” кебек социаль челтәрләрдә утырмаучы кеше юктыр инде ул. Мин дә икенчесенә көнгә бер тапкыр булса да кереп андагы хәлләр белән танышып чыгам. Электрон почтама Фейсбук”ның ниндидер кушымтасыннан “сиңа шул симпатия җибәрде”, “син шул исемле егеткә ошадың” дигәнрәк рухтагы хәбәрләр килә башлады. Баштарак игътибар итмәдем – хатларны “спам” папкасына ташладым да, шуның белән тынычландым. Берзаман бу папкам көн саен шушындый хәбәрләр белән шыплап тула башлады. Мине дә кызыксыну басты, сылтама буенча әлеге кушымтага кереп киттем. Шунысы кызык – минем инде биредә аккаунт ачык - “Фейсбук” сайтындагы фотосурәтем матур гына итеп эленеп тора. Почтаны ачсам,андагы хәбәрнең чуты юк – кемнәр генә язмаган да, араларында нинди генә милләт вәкиле юк. Хат-хәбәрләрне чистартып кына бетергән идем, минем онлайн булуымны күрепме, бер-бер артлы хатлар килә башлады. - Син монда нәрсә эзлисең? - дигән булды беренче хат. - Бернәрсә дә эзләмим, - дип җавап бирдем. - Алайса монда нишләп утырасың? - дип төпченүен дәвам итте ир-заты. Мин исә ни дип тә җавап бирергә белмәдем. Ул да кабат миңа язып мәшәкатьләнмәде, шулай итеп беренче әңгәмә шуның белән тәмамланды. Бүтән хатларга исә мин дә җавап биреп азапланмадым, әз-мәз җитдирәк тыелган бер-ике кешене санамаганда, әлбәттә. Башта үземнең эчкерсезлегем белән биредә утырган бар кеше дә гаилә корыр өчен үзенә тиң яр эзли дип уйлаган идем. Ләкин алай түгеллеген бик тиз аңлап алдым. Күбесен бер тапкыр очрашулар, секс кызыксындыра. Андыйлары ерактан ук кычкырып тора инде аның, шуңа күрә аларына җавап та биреп тормыйсың. Төскә-биткә ярыйсы гына, ыспай күренгән, матур гына әңгәмә корган ир-атларның да тора-бара өйләнгән булуы, биредә хатыннарыннан качып сөяркә эзләп утырулары билгеле булды. Менә Илдар исемлесе белән матур гына сөйләшеп киттек. 40 яшь. Чибәр, төз гәүдәле. Ике югары белеме бар – медицина институтын һәм Казан университетының география факультетын тәмамлаган. Ниндер сантехника җиһазлары сата торган бер фирмада менеджер булып эшли. Төнлә атнасына өч мәртәбә “Ашыгыч ярдәм” дә кизү тора. - Ике малаем бар. Шуларны аякка бастырасы иде. Олы малаем гел бишле билгеләренә генә укый, менә әле зирәк балалар лагерына путевка бирделәр дә, малайны шунда илтеп кайттым. Сагынам, - дип язды ул. Мин үземнекен сөйлим, бу үзенекен. Сөйләшүнең башында телефон номерымны сорап, минем белән якыннан танышырга, алга таба минем белән очрашып йөрергә теләге булуын белдергән иде, мин ризалашмагач басым ясамады. Ә аралашу дәвам итте. Бервакыт җаен туры китереп: - Үзең гаиләң өчен тырышып йөрисең кебек, ник син хатыныңа хыянәт итәсең? - дип сорадым. - Авырткан җиргә басма яме, - диде ул. - Монда һәркемнең үз сәбәбе. - Синең сөяркә эзләвеңнең сәбәбе нәрсәдә? - Санап чыгарган идем, бер ел эчендә 197 көн өйдә кунмаганмын икән - чит хатын янында түгел, ә дежурда! - Хатының канәгатьсезлеген белдерәдер инде, кара аны, бәйрәм ашы - кара каршы ул, хатының да сулга йөри башламасын, - дим. - Йөридер дә инде ул, чөнки минем белән йокламас өчен әллә нинди сәбәпләр уйлап таба – әле башы авырта, әле тагын башка җире... Илдар белән аралашу җиңел, аның эчкерсез, яхшы күңелле икәнлеге күренеп тора, шуңа күрәме аның сөяркә эзләп утыруын күңел кабул итеп бетермәде. Яшьләр эзли картларны Ярый, хуш, Илдарны калдырып торып икенче бер “кияү егете”нә күчик. Монысы Габдулла исемле. 40 яшь. Озын буйлы, киң җилкәле, куе кара бөдрә чәчле. Үз сүзен сүз итә торган, гаярь ир-ат икәнлеге әллә каян кычкырып тора. Минем белән матур гына әңгәмә корып утырган Габдуллабызны, үзе белән очрашырга теләмәвемне аңлагач, алыштырып куйдылар мени – дорфа сөйләшүгә күчте. - Сез миңа бик кызганыч, үзегезне кулда тота белмисез, - дим. - Үзеңне кызган, 40 яшеңә җитеп ирсез утырасың... - дип миңа ямьсез сүзләр яудыра башлады. - Каян беләсез, әллә мин кияүдәдер, - дим моңа. - Вәт-вәт, ирең була торып монда сөяркә эзләп утырасың, оятсыз. Сиңа секс җитмидер әле, шуңа утырасыңдыр монда... - Соң сез дә өйләнгән бит, нишләп утырасыз соң? - Миндә эшең булмасын, мин – ир-ат.... Серкәсе су күтәрми торган булып чыкты Габдуллабызның. Аның уйлавынча, дәшүгә сикереп торып, аның янына чыгып йөгерергә тиеш булганмындыр инде. Гафу ит, Габдуллакай, сиңа чыдаган хатыныңа Ходай сабырлык бирсен. Менә исемен тутырып язмыйча, “Р” дип кенә куйган 38 яшьлек кәттә генә ир-ат танышуны озын-озакка сузмыйча мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Үзенең чибәр икәнен белә – төс-кыяфәт кәртинкәдән төшкән кебек. - Әйдә, бүген очрашабыз, син миңа ошадың, - ди бу. - Мин бер белмәгән кеше белән очрашуга йөрмим, - дим. Чын дөресе дә шул бит инде. - Күрешкәч беләсең инде, нәрсә монда язышып вакыт уздырып утырырга, очраштың, кочаклаштың-үбештең, дәртләндең дә... аннан менә дигән секс... Әйтте диярсең, сиңа ошаячак... - Ю-уук, мин алай булдыра алмыйм... - Син нәрсә күктән төштең мәллә?! Хәзер бөтенесе шулай итә... - Чынлап мени? - Син шундый сәер... Әңгәмә шуның белән өзелде. “Р” тибындагы берсе шулай ук мәсьәләне кабыргасы белән куйды. 32 яшьлек Руслан өйләнмәгән. Ямьсез дип тә әйтеп булмый, кыяфәте – каплаган да куйган хулиган. Сөйләшүе дә кыяфәтеннән ерак китмәгән. Шулай ук ачыктан-ачык сүзне ятак мәсьәләсеннән башлады. Монысы белән тел дә чайкап тормадым... 20-30 яшьлек мәхәбәт маҗаралары эзләүчеләр турында язып та тормыйм дияр идем, юк, язам икән. Андыйлар белән аралашып алгач, мин үземнең бөтенләй дә дөньядан артта калганлыгымны аңладым. Бу категория – үзләреннән 10-20 яшькә өлкәнрәк хатын-кызларны матур сүзләр белән кармакка эләктерү белән мәшгүль. Берсе исә үтә дә әрсез булып чыкты. Җавап бирмәүгә карамастан, эзми-куймый язуын дәвам итте. Түземлегем төкәнде – тегене эт итеп сүгеп ташладым. - Сиңа үзең яшендәге кызлар беткән мәллә, - минәйтәм. - Алар белән миңа кызык түгел. Мине өлкән яшьтәге хатыннар кызыксындыра, - ди. - Ризалашалармы? - Синең кебек ялындырып утырмыйлар инде... Син дә ризалашачаксың... Вакытны гына сузган булып кыланасың... Бу балага оялту да, сүгү дә ярдәм итмәде, әрсезләнүен дәвам итте. Иң кызыгы шунда – нәкъ менә шушы бала кебек әрсез, я булмаса, турыдан-туры интим тәкъдим итеп утыручы ир-атларның фотосурәтләре астында хатын-кызлар узарыштан комментарий яза. Бу үзенә игътибарны җәлеп итүнең үзенә күрә бер арзанлы ысулы инде - кызык та, кызганыч та. Болганчык суда алтын балык тотып булмый Мондагы контингентның ниндиерәк икәнен чамаладым. Биредә гаилә корырдай кеше табалмаячагым да көн кебек ачык. Никадәр тәрбияле, итагатьле булсаң да, мондагылар өчен андый сыйфатларның бәясе - тишек ике тиен. Монда әрсезлек, оятсызлык, хайвани хисләр өстенлек итә кебек тоелды миңа. Шулчак башымда бер мәкерле уй туды. Туктале, минәйтәм, чыннан да, нинди сез, ир-атлар? Минем шуны ачыклыйсым килде. Табигатем буенча оялчан, тиз генә ир-ат белән мөнәсәбәтләр кора торган кеше булмасам да, үземне иркенрәк тотарга, мондагы кемсәләрнең тел төбенә төшенергә булдым. Мәкерле планымны З6 яшьлек Рөстәмнең симпатиясенә симпатия белән җавап бирүдән башладым. Фотолары астындагы комментарийларга караганда хатын-кызлар арасында дан казанган. Төскә, кыяфәткә дә ару гына. Ләкин минем типаж түгел. Миңа шул гына кирәк тә ич инде, чөнки ышамаган ир-ат белән аралашканда үзеңне иркенрәк тотасың. Аның: - Цифрларыңны яз, иртәгә шалтыратырмын, - диюе булды, телефон номерымны язып та җибәрдем. Йөрәк дөп-дөп тибә, җүләр, дип үземне сүгәм. Ярар, булган эш булган... Икенче көнне шалтырата бу. Җөмләсенең беренче сүзләреннән үк үз-үзенә нык ышанган, хатын-кызларны энәсенә-җебенә кадәр белә торган, нечкә психолог булуын аңладым. Сөйләшеп трубканы куйганнан соң берникадәр вакыттан: “Әллә бүген очрашабызмы?” - дип смс җибәрдем. Шалтыратты. Икенче көнне очрашырга сүз куештык. Аның белән кафеда очрашкач исә үземнең ир-атлар белән сөйләшә, үземне ничек тотарга кирәк икәнен онытканлыгымны аңладым. Кызардым, пештем. Ә ул инде свиданиегә йөреп шомарган кеше буларак аз гына да читенсенмәде. Телефоннан сөйләшкәндә дә, очрашканда да үзен кайчандыр өйләнеп аерылган, хәзерге вакытта буйдак буларак таныштырды. Алга таба аның ниндидер бер хатын белән язылышмыйча гына яшәп ятуы ачыкланды. - Мин берьюлы биш хатын белән мөнәсәбәтләр кора алам. Барысын да контрольдә тотам, үземчә көнләшәм дә. Яшермим: хатын-кызларны яратам, бигрәк тә блондинкаларны, - диде ул. Күпме генә бәхәсләшсәк тә, ул үз фикерендә, мин үземнекендә калдым. Бу адәмгә карап, бер сулга йөргән кеше йөрүдән туктамый икән дигән фикергә килдем. Очрашырга сүз куешкан икенче героем - 40 яшьлек Шамил мин яши торган йорттан ерак булмаган тукталыш янына машинасы белән килеп туктаган иде. Төзелештә кирәк-яраклар белән тәэмин итүче булып эшли, “снабженец” кыскасы. Эштән генә кайтышы булуын әйтеп гафу үтенде. Өстендә футболка, кыска ыштан. Макдоналдстан кофе алып чыгып, машинада утырып кына эчәргә кыстый башлады. Мин кофе яратмаганымны әйттем. Ярар алайса берәр ризык, пепси, кола, меринда ише эчемлек алыйк, - ди. Мин баш кына чайкыйм. Чөнки миңа ул тәкъдим иткән әйберләрнең берсе дә кирәкми. Тизрәк чыгып таясы гына килә. Шамил озак итеп (очрашу 15 минуттан узмагандыр, әмма миңа ул бик озак булып тоелды) төзелеш турында сөйләде, авылдан килеп ялланып эшләүче яше 30-35 тән артмаган ир-атларның зур көч түгеп тапкан акчаларын эчүгә тотып бетерүләренә ачуы килүен әйтте. Ә минем аның тирләп чыккан пеләш башын, бүлтәеп чыккан корсагын күргәч ук гайрәтем кайткан иде инде. Кофе белән сок өчен түләгәндә бөгәрләнеп беткән йөзлекләрен чыгарып, кечкенә целлофан пакетка салган вак акчаларын тырыша-тырыша санап сатучыга сузгач күңелләрем үк болгана башлады. Телефонымнан иптәш кызыма: ”Өең янында көтеп торам, кайтып җит, дип миңа шалтырат әле”, - дип смс язып җибәрдем. Шалтыратуга, шуны сәбәп итеп тизрәк бу адәм яныннан эземне суыттым. Икенче көнне дә, өченчесендә дә шалтыратып очрашуга чакырды. Мин исә аның белән генә түгел, танышу сайты аша бүтән бер кем белән дә очрашмаска дигән катгый карарга килгән идем инде. Болганчык судан алтын балык тотып булмаган кебек, монда да җитди кеше табып булмасын аңладым, чөнки.   Иркә САМАТОВА | (полный текст новости)

  • 2014-08-24 09:46 Рәфинә, Илсөя, Люция, Гөлсу Ганиуллиналар - бер ананың биш шатлыгы (ФОТО)
    24.08.2014 Шоу-бизнес Халыкта «Батыр ана угыл табар, изге ана кыз табар» дигән гыйбарә бар. Редакциябезнең бүгенге кунагы Зөлфия ханым Ганиуллинаны биш тапкыр изге ана дип әйтә алабыз. Сыңар канат белән биш кыз баланы җил-яңгырлардан ышыклап олы тормышка озаткан батыр йөрәкле, сирәк аналардан ул. Язмыш аңа җитди сынауларын жәлләмәгән. Шул ук вакытта күңелле һәм якты мизгелләр дә Зөлфия ханымның хәтер сандыгында аз түгел. Ул озак еллар Мамадыш районының «8нче Март» колхозында агроном булып эшләгән. Заманында әлеге районда бердәнбер хатын-кыз агроном саналган. Нәфис затлар өчен бигүк кулай һөнәр булмаса да, героебыз ул чакларны сагынып искә төшерә. Чын ир-атларга хас сыйфатларга ия булган Зөлфия, яшьлек елларында мотоцикл, ат өстеннән төшмәгән. Колхоз кырларын аркылыга-буйга иңләгән, күмәк хуҗалыкның байлыгын арттыруга хәл кадәренчә өлеш керткән. Еш кына тиле яшьлек дибез, бу, чыннан да, хактыр. Шулай булмый ни? Өзелеп сөйгән яры белән юктан гына сүзгә килеп, араларны өзәргә туры килә. Кызда горурлык хисе һәм алган һөнәре буенча эшләү теләге җиңеп чыга. Ул мизгелләрдә Зөлфия нәкъ шушы мөлаем күзләрне гомер буе юксынып яшәячәген белми әле. Чәчләренә чал кергәч кенә аңлый шул... Тормышның үз кануннары, агроном туташ яше барган саен оя кору, кияүгә чыгып балалар үстерү теләге көчәюен тоя. Үзе эшләгән авыл егете Рәфәгатькә кияүгә чыга. Ләкин тормыш ул көткәнчә бер эздән генә бармый. Ирен, күңелсез вакыйгадан соң (авария), колониягә озаталар. Мондый авыр чакларда иргә терәк булырга кирәк дигән игелекле уй Зөлфияне декабрист хатыннары сыман ире янына китәргә әйди. Тверь өлкәсендә бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килә. (Беренче баласы дөньяга аваз салганда Зөлфиягә утыз өч яшь була). Ә инде Мамадыш районына кайтып яши башлагач, малай тумасмы дигән өметләрен  «җимереп», тагын ике кызлары дөньяга аваз сала... Инде җигелеп дөнья көтә башлап, балалар үстерәбез генә дигәндә, тормышның асты-өскә килә. Яшь хатынның моңарчы сиздермәгән сырхаулары тышка бәреп чыга. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала һәм инвалид хатын йорт хуҗасын бик борчуга сала, күрәсең. Гаилә башлыгы эчүгә сабыша. Ишле балалы гаиләнең рәте китә... Кырык яшен тутырган ана, үзен түбәнсетүләргә түзәргә теләмичә, сабыйларын җитәкләп, билгесезлеккә чыгып китә... - Шунысы кызганыч, яшьрәк вакытта минем өчен беренче чиратта эш, аннан соң гына гаилә кору уе булды. Ирем бик көнчел кеше булып чыкты. Балалар тугач үзгәрер дигән өметләрем акланмады. Киресенчә, ул көннән-көн холыксызланды, кул күтәрә башлады. Даими стресста яшәү мине аяктан ега язды. Тормыш юлдашын сайлаганда хата җибәрүем өчен сәламәтлек, мохтаҗлык, балаларымның яртылаш ятим үсүе белән түләргә туры килде... 1994 елда, иремнән аерылып, ялгыз калган авыру әтием янына, Арча районындагы Шушмабаш авылына күченеп кайттым. Сабыйларымны тынычлыкта, кеше итеп үстерәсем килде. Бер кыек адым атламаган хатынын, ана кешене санламаган ир-ат чын ата да була алмас дип уйлап, бу адымга барырга тәвәккәлләдем. Илдә чыпчык үлми диләр бит. Ирем, мөгаен, биш бала белән беркая да китә алмас, койрыгы бозга катты, ничек мыскыл итсәм дә түзәр әле, дип уйлагандыр, - Зөлфия ханым тормышындагы ул караңгы чакларны әнә шулай искә ала. Олы кызы Рәфинәгә - тугыз, кечесе Гөлсуга ике яшь тә тулмаган була әле ул чакта. Ләкин Зөлфия элекке эшен дәвам итми. «Әтине, балаларны карарга, хуҗалыкны алып барырга кирәк. Сәламәтлегем дә көн саен эшкә чыгарга мөмкинлек бирми иде. Пенсия акчасына гына биш баланы үстерүе бик авыр бит. Йөрәгем түзмичә, кыр эшләре вакытында басуларга чыгып китәм дә, район газетасына язмалар әзерли идем. Бу эш минем яраткан шөгылемә әверелде. Кызларым Рәфинә белән Резедә җыр-моңга бик сәләтле булып чыкты: мәктәптәге, авылдагы кичә-концертлар алардан башка узмый иде. 1997 елда, районда үткәрелгән смотр-конкурста дуэт белән җырлап, лауреат исеменә лаек булдылар», – дип сөенә сәнгатькәр ана. Җыр-моң балаларны аякка бастырырга ярдәм итте Шул дәвердән Ганиуллиналар иҗади тормыш белән яши башлый: халык җырларын, классик һәм яңа әсәрләрне өйрәнәләр. Җырлаганда төрле элементлар, бию хәрәкәтләре кертеп җибәрәләр, көн саен репетиция ясыйлар. Үз репертуарларына моңлы көйләрне дә, биеп башкара торган дәртле җырларны да алалар. Тырышлыклары бушка китми, үзләре катнашкан һәр конкурс йә фестивальдә алдынгы урыннарны яулый башлыйлар. Районда, республикада үткәрелә торган чараларга да гел чакырып торалар. Арча педагогика көллиятенең музыка бүлегенә укырга кергәндә, «җырчы кызлар» дигән даннары була инде. Беренче курста укыганда ук, төркем җитәкчесе Филарит Гасыймов Рәфинәне «Ягымлы яз» конкурсына алып бара. «Гөлҗамал»ны башкарып, «Халык җырлары» номинациясендә беренче урынны алып кайта Рәфинә. Икенче елны яңадан, сеңелесе Резедә белән дуэт җырлап, эстрада номинациясендә беренче урынга лаек булалар. Фортепиано классын алып баручы укытучылары, композитор Роза Мөхетдинова кызлар белән бик теләп эшли, аларга зур өметләр баглый. Көллият каршындагы Марсель Фәйзрахманов җитәкләгән «Егетләр» ансамбленә йөрү дә күп нәрсә бирә. Алар инде Казан сәхнәләрен дә яулый, башка шәһәрләргә дә чыгып китә. Рәфинә, Казанда үткәрелгән «Ватан» конкурсында  «Уел» җыры белән катнашып, беренче урынга лаек була. Резедә исә оста биюче буларак танылып килә. Сеңелләре Люция, Илсөя, Гөлсу да музыкаль сәләткә ия: апаларыннан үрнәк алып, сәхнәдә тәгәрәп үсәләр. Кызлар Арчада укый башлагач, гаиләнең матди хәле тагын да авырая. Район хакимияте рөхсәте белән, Зөлфия ханым сәнгать җитәкчесе вазифасына керешеп, гаилә концертлары оештыра башлый. Шушмабаш Мәдәният йорты директоры Динар Бариев белән берлектә, бай эчтәлекле программа төзеп,  авылларда концертлар куеп йөри башлыйлар. Менә шул рәвешле гаилә аякка баса. Кызлар үсеп буйга җитә. Һәрберсе олы тормыш юлында үз сукмагын сала. «Минем язмышны кабатламасыннар иде. Эш, карьераны өстен күреп, гаиләне икенче планга куймасыннар иде берүк», - ди ана кеше. «Аягыгызда нык басып торыгыз, барысына да үз көчегез белән ирешергә тырышыгыз. Кемдер сезнең өчен барысын да әзерләп куячак дигән уйдан ерак торыгыз!» - дип кабатларга ярата кызларына Зөлфия апа. 2003 елда ул «Ана даны» медаленә лаек була. Моны көтмәгән ханымның күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Ирләргә хас ныклы характерга ия хатын-кызга да башын куеп хәл алыр өчен ышанычлы, киң җилкә кирәк шул. Андый чакларда сыгылып төшмәскә аңа биш алмасы – биш чәчәге ярдәмгә килә. Әнә үзе дә бит газизкәйләре хакында нәрсә ди: - Хатын-кызны чәчәкләр белән чагыштыралар. Мин дә кызларымның һәркайсын аерым бер чәчәккә тиңлим. Рәфинәбез, мәсәлән, сирень чәчәгенә охшаган – нәфис, нәзакәтле. Нәҗип Җиһановның Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Сиреньнәр хуш исләр тарата» җырын бик яратып башкара ул. Бу җыр озак еллар аның репертуарыннан төшмәде. Резедәбезне лилия чәчәге белән чагыштырыр идем: ул чәчрәп тора торган табигатьле, актив. Кеше белән җиңел аралаша, төрле юнәлештә эш алып бара. Люциябез лалә чәчәге сыман нечкә күңелле, туган көне белән котлаган чагында да күзләре дымлана. Илсөябезне энҗе чәчәк белән чагыштырам. Хәтта исемен дә Ландыш дип кушарга уйлаган идем. Ул бик тырыш, эшендә дә энҗе бөртекләредәй берәмтекләп тәҗрибә туплый. Гөлсуыбыз роза гөленә тартым. Вакыты белән чәнечкеләрен дә күрсәтеп алырга мөмкин. Иң иркә, мәхәббәтле төпчегебез. Авылда яшәгәндә безнең урамдагы балалар аның яныннан китми, хәтта эзләп өйгә дә килеп җитә иделәр, - дип горурланып сөйли ана кеше. Бүгенге көндә биш кыз туган Казанда яши. Әниләрен дә үз яннарына алганнар. Рәхмәтле кызлар газиз әнкәйләрен һәрвакыт сөендереп тора. Зөлфия апа да кызларым дип җан ата. Иҗатларында булыша, мәкаләләр, хикәяләр язу белән мавыга. Әле менә элеккеге кебек тагын бер гаилә проекты башлап җибәргәннәр. «Кызлы йорт» дигән музыкаль тамаша әзерләп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга ниятлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра Ганиуллиналар диясе генә кала. Күз генә тимәсен! Мөршидә КЫЯМОВА --- | 24.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-24 08:52 Зөлфәт Зиннуровтан демотиватор ясаганнар (ФОТО)
    23.08.2014 Юмор Интернетта Зөлфәт Зиннуров фотосурәте белән эшләнгән демотиватор йөри. Бу шаяруның авторы билгесез. Әмма бик кызыклы килеп чыккан кебек. Карагыз:               --- --- | 23.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-23 08:35 Бер мизгелдә өч баламны югалттым
    23.08.2014 Фаҗига Бу коточкыч фаҗига турында бөтен республика ишетте. 8 август көнне кичке сәгать җидедә Казан – Чаллы трассасында Богородское авылы янында куркыныч авария була. Җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешеп, Базарлы Матакта яшәүче дүрт кыз баланың гомере өзелә. Йөрәгем телгәләнә Һәлакәт вакытында җиңел машина руле артында 27 яшен тутырган Алсинә Галиева була. Ул үзенең ике сеңлесе – Алинә, Гөлинә һәм дус кызы Эльвина белән Казанга кузгала. “Алсинә – беренче кызым. Әтисе Ирек үлгәндә аңа 11 ай гына иде. Балама биш яшь чагында юлымда Рөстәм исемле егет очрады. Без бер-беребезне оша­т­тык, өйлә­нештек, – дип искә ала кыз­лар­ның әнисе Гөлсинә апа. – Икенче иремне кызым да бик яратты. Беренче күрүдә үк “әти” дип эндәшә башлады. Без егет белән кыз кебек өй­лә­неш­тек. Мин яңадан туй күл­мәге киеп, балдаклар алышынып, кияүгә чыктым. Ул вакытта кы­зымның шатланулары! Икенче кат тормыш корганда минем яшем дә бар иде бит. Аннары бер-бер артлы ике кыз бала таптым. Алинә белән Гөлинәнең яшь аралары 1 ел да 1 ай гына иде. Исән булсалар, Алинәгә – 20, Гөли­нәгә 19 яшь тулган булыр иде”. Аңлашыладыр, Гөлсинә ханым белән сөйләшү бик авыр булды. Ничек тә аның яраларына кагылмыйча, хәсрәтен уртаклашырга тырыштым. Ә ул көчле рухлы ханым булып чыкты. “Кычкырып елаган чакларым, өзгә­ләнгән минутларым бик күп. Йөрәгем телгәләнә. Әмма ничек тә алга карап яшәргә, туганнарым, ирем өчен нык булырга тырышам. Рөстәм дә кызларыбызны югалтуны бик авыр кичерә”, – ди ул. “Син – безнең икенче әниебез!” Алсинә, олы бала буларак, әнисенә сеңелләрен карарга бик булыша. Алай гынамы, үсә төшкәч, Казанга алып китеп урнаштыра. Икесен дә укырга кертә. “Без балаларның кайда укыганнарын да белмәдек. Бөтен эшне Алсинә башкарып йөрде. Сеңелләре үзләре дә: “Син – без­нең икенче әниебез”, – ди торганнар иде. Алинә – 11не, Гө­линә 9ны бетереп укырга чыгып кит­теләр. Бик акыллы, тырыш иде кызларым. Өчесе дә мәктәптә әйбәт укыды. Чисталык ягыннан да аларга тиңнәр юк иде. Һәркөн мунча керәләр, юынмыйча юлга чыкмыйлар иде. Алсинә – банк хезмәткәре иде, Алинәм дә укырга өлгерде, Универсиада вакытында бер ком­паниягә эшкә дә урнашты. 12 көнгә генә дип эшкә алганнар. Ә ул икешәр смена эшләде. Моны җитәкчеләре дә күреп алган, Универсиададан соң кызымны Казандагы берничә сәүдә үзәгенә эшкә чакыра башладылар. Буш вакытында берьюлы икешәр кибеттә эшләде. Гөли­нә дә тик ятарга теләмәде. Ул ресторанга урнашкан иде. Кызларым акчаның ничек табылганын күреп-белеп үстеләр. Алар ке­шедән ким-хур булмасын дип мин дә тырыштым. Пенсиядә бул­сам да, икешәр урында эш­ләдем. Йорт тулы мал-туар. Икешәр сыер тотабыз. Ай саен 6-7 мең сумлык сөт сатам. Кызларыбыз өчен дип тир түктек, алар да өметне акларга тырышты”, – дип сөйли Гөлсинә ханым. Мин дә барасы идем – Ул көнне юлга чыкканда алар өчесе дә өр-яңа күлмәк­тән иде. Алсинәнең дус кызы Эльвина да безгә килде. Башта Казанга кереп автосервистан Эльви­наның машинасын алу, аннары Питрәч районындагы Ленино-Кокушкинога бәби чәенә барырга иде исәпләре. Анда минем бертуган энем Илгиз яши. Аның кызы Ландышның бәбие туган иде. Зур вакыйга бит! Мин дә кызларым белән кунакка бармакчы булдым. Шунда Алсинә: “Әни, синең сыерларың кичке тугызынчы яртыда гына кайта бит”, – диде. Кыскасы, мин юлга чыкмадым. – Алсинәгә машинаны алырга үзем булыштым. Рульдә әйбәт йөри иде. Баштарак “тизлекне арттырып, алдагы машинаны узарга теләп, каршы яктан ки­лүче йөк машинасы астына килеп кергән” дигәннәр иде. Бу, чыннан да, шулай. Тизлеге дә зур булган. Әмма соңгы тикше­рү­ләрдән соң, аларның машинасын ак төстәге ниндидер чит ил автомобиле “кистергән” дип әйт­те­ләр. Кызым, шул машинага бә­релмәс өчен, йөк машинасы ас­тына килеп кергән булып чыга инде, – ди Гөлсинә ханым. Кызлары юлда вакытта, Гөл­синә ханым, Алсинә рульдә булгач, кечеләренә шалтырата торган була. “Сигезенче яртыда Алинәгә шалтыраттым – алмый. Гөлинәнең дә телефоны сүнгән. Берзаман аның егете шалтыратты. “Гөлсинә апа, юлда нидер булган”, – ди. Мине һәлакәт булган җиргә алып киттеләр. Юлда барганда, Эльвина белән Алсинә үлгән, диделәр. Йөрәгем өз­гәләнде. Ике кызым да исәндер дип үземне тынычландырырга тырыштым. Килеп җитәрәк, Али­нә дә үлгән, диделәр. Өметем барыбер өзелмәде, бәлки, кечкенә кызым исәндер дип уйладым. Килеп җиткәч, яннарына бармакчы булам, мине юлның теге ягына чыгармыйлар. “Кайнар тәннәрен булса да тотып карыйм әле, кызларымны күрсәтегез”, – дип ялын­дым. “Апа, алар суынган инде”, – дигән сүзне ишеткәч, бө­тенләй егылып киткәнмен”, – дип искә ала өч кошчыгын югалткан ана. “Минем кайгымны бөтен кеше уртаклаша” – Хәсрәтемне җиңеләйтер өчен ни генә эшләмиләр. Әллә кемнәр, бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы суза. Алсинәмнең дус­лары бигрәк күп булган икән. Алинә белән Гөлинәнең егетләре кулдан килгәннең барын да эшләделәр. Әле дә хәлемне белеп торалар. Алсинәгә күз тө­шерүче егетләр күп булса да, йөрәге берәүне генә яратты. Тик алар ике ел элек аерылышкан иде. Кызым шул егетне генә яратып яшәде. Шуңа да кияүгә чыгарга ашыкмады. Ә Алинә белән Гөлинәнең егетләре үз балаларыбызга әйләнеп беткән иде инде. Инде менә кызларыбызга өчесенә бер чардуган куйдырдылар. Ашларын уздырырга да ярдәм иттеләр. Бәла булган көнне Базарлы Матак кешеләре Түбән Новгород Сабан туенда иде. Бу хәлне ишеткәч, күбесе кайтып китмәкче була. Шунда халык җыелган җиргә бер мулла килеп, нәрсә булганын сорый. Сөйләп биргәч: “Мин дә бала хәсрәте күрдем. Менә бу акчаны бирегез әле әниләренә”, – дип 5 мең сум акча чыгарып биргән. Рәхмәт аңа. – Кайбер кешеләр, үзлә­ре­неке булмагач, минем хәлне бераз гына җиңеләйтергә дип, кешедән алып булса да кесәмә акча салалар. Мине ялгыз да калдырмыйлар. Янымда кем дә булса куна. Кызларымны төшлә­ремдә булса да күрер идем, кер­миләр. Алар бит минем дус кызларым кебек иде. Бер тапкыр кисәтү ясамадым, кул белән сукмадым сабыйларыма. Чәчәк кебек чакларында китеп бардылар. Кияүгә дә чыга алмыйча калдылар. Кызларыма Алсинәнең дәү әнисе Гамбәр, минем беренче каенанам әби булып торды. Алинә дә, Гөлинә дә апаларына ияреп аңа кунакка бара иделәр. Әнкәй үзе дә балаларымны чит күрмәде. Өчесенә бер төсле итеп оекбаш-би­я­ләйләр бәйли иде. Олы яшьтә булса да, озатырга ул да килде. Рәхмәт аңа! – ди ул. Йөрәгем чыдамас, ахры... Авариядә гомере өзелгән Эльвинаның әнисе белән дә сөйләштек. “Баламның үлүен бик авыр кичерәм. Бу хәсрәт йөрә­гемдә тора. Мәңге бетәчәк яра түгел бу. Бар тормышымны кызыма багышладым. Кызым үскәч кенә, малай алып кайттым. Бик тә яраткан балам иде”, – ди Әлки районы Карга авы­лында яшәүче Дамира ханым. – Минем турыда, акылы җиңеләйгән, диючеләр дә бар. Хәлем авыр шул. 25 яше тулган кызыңны җир куенына сал әле син! Соңгы өч көндә Эльвина өйдә булмады. “Әни, мин өч көн өйдә булмыйм. Ал­синәнең туган көне була. Икенче көнне машинамны алырга барабыз. Аннары бәби чәенә дә керәчәкбез”, – дигән иде. Кы­зым­­ның Базарлы Матакта, кеч­кенә генә булса да, күлмәк сата торган кибете бар иде. Интернетта да сату итте. Үз эшен башкарып, үз көнен үзе күрде. Бик чибәр, тырыш кыз бала иде. Йөргән егете дә бар иде. Кызымның ашларына кемнәр генә килмәде. Аш табыны түгел, туй табыны булды ул. Хәс­рәтемне басар өчен, кы­зым­ның кибетенә эшкә чыктым. Рәнҗеп ятмасын дим. Баламны уйлап йоклаганым да юк. Берәр сәгать ятып алам. Күзгә йокы керми. Башымда мең уй. Ирем Зөлфәт бик тә каты борчыла. Хәле авыр булганга эшеннән 10 көн ял бир­деләр әле. Энесе дә борчуда. Эльвинабыз җитми бит... Дамира ханым яныннан да кеше өзелми. Кызының бергә укыган дуслары килеп хәлен белеп тора икән. Туганнары ташламый, ди. *** Җан өшеткеч хәбәр. Иңнәр күтәрә алмаслык хәсрәт. Түзә адәм баласы. Аллаһы Тәгалә берь­ю­лы өч нарасыен алса да, төн­нәрен йокламыйча үстергән сабыйларын югалтса да, түзә аналар! “Күрәчәгебез булгандыр инде. Кемне гаеплик соң?” – дип өзгәләнә Гөлсинә ханым. Ә Ал­синәнең игелекле икәнен бөтен кеше әйтә. Банкта авылдашларын, танышларын чиратта да тотмаган. Бик кешелекле, ярдәмчел булган... Туган­нары­ның төшенә дә шулай кергән: “Мин үзем гаепле, – дигән ул. – Башка кешене гаеп­лә­мә­гез...”. Ашыгабыз, ашкынабыз, ә юл хаталарны кичерми... Эльвинаның әнисенә бик авыр Гөлсинә апа хәзер кызлары Алинә белән Гөлинәне фотодан гына күрә ала Алсинәне үз әтисе Ирекнең туган көнендә салкын җир куенына салалар   Гөлгенә ШИҺАПОВА 122 | 22.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-23 08:35 Түбән Новгородта 25 нче юбилейлы сабантуй узды
    23.08.2014 Бәйрәм Ул, елдагыча, татар бистәсе дип саналган Канавин районының 1 Май исемендәге ял паркында узды. Сабантуй көне матур һәм кояшлы булды, шуңа күрә һәркем рәхәтләнеп ял итте. Түбәтәйлар, яулыклар, хәтем-догалар, бүтән мөселман атрибутикасы тәкъдим иткән сату нокталары тирәсеннән халык бер өзелмәде. Тантаналы ачуда барча халыкны милли бәйрәм белән Түбән Новгород шәһәре администрациясе башлыгы Олег Кондрашов, эчке эшләр сәясәте министры Анатолий Мигунов, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Николай Шкилев, Татарстанның Балык Бистәсе районы администрациясе башлыгы Илһам Валеев, шулай ук Канавин районы администрациясе башлыгы Дмитрий Шуров һәм өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җылы котладылар. Барлык чыгыш ясаучылар бу бәйрәмнең милләтләр дуслыгы бәйрәме икәнен, татар халкының эшчән, тырыш, бердәм булуын билгеләп үттеләр. Тантаналы өлештән соң барча кунаклар Татарстан Республикасы һәм региональ милли-мәдәни автономиясе чатырларында булып, милли ашлар белән сыйлана алды. Бәйрәмнең икенче өлеше булып дәвам иткән концерт программасы да искиткеч матур һәм бай булды. Балык Бистәсе районы һәмТүбән Новгород өлкәсенең Спас районы үзешчәннәре, “Мирас” ансамбле, Мәскәү артистлары DJ Марат Сунтяров, Зөлфия Хабибуллаева һәм башкаларның чыгышын тамашачы зур игътибар белән карады, тыңлады, кайнар алкышларга күмде. Паркның икенче ягында региональ автономиянең яшьләр хәрәкәте активистлары балачагалар өчен милли уеннар байтак оештырдылар. Аларда катнашып һәркем күңелен күтәрде, ә ахырда истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Билгеле, сабантуйның төп бизәге булган билбаулар белән милли көрәш мәрәсе тирәсендә иң күп халык бөтерелде. Нәтиҗәдә, Түбән Новгородның юбилейлы сабантуй батыры исеменә сафаҗайлы Илшат Нуриманов лаек булды. Безнең редакция быел да иң матур көрәш күрсәтүчегә бүләк әзерләгән иде. Аңа Ринат Сетдиков лаек булды , ә Спас районы бүләге Илдар Усмановка тапшырылды. Шуның өстенә редакция тарафыннан "Туган як" газетасы да таратылды. Билгеле, реклама максаты белән. Нижний сабан туе кичкә тикле гөрләде. Музыкаль өлешне үз кулларына алган Мәскәү кунаклары DJ Радик, Айрат Сафин, Рената Ильясова һәм Сөмбел Билалова кебек яшь, талантлы җырчылар чыгышлары кемне дә битараф калдырмады. Сабантуйга килгән барча халык артистларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Киләсе очрашуларга кадәр дип, караңгы төштә генә таралышты халык. 1 2   Румия ХАМЗИНА | (полный текст новости)

  • 2014-08-23 04:32 Фуат Мансуров: дирижер булып туарга кирәк
    22.08.2014 Мәдәният Дирижер һөнәре – музыкант һөнәренең иң катлаулысы. Дирижер - музыкаль оештыручы да, педагог та, тәрбияче дә. Музыка аның күңелендә яңгырый, әмма аны белдерү өчен дирижерның ихтыярына буйсынган, иҗат фантазияләрен ачып бирергә сәләтле һөнәрмәндләр коллективы кирәк. Чөнки аның иҗаты ул әйдәп барган һәм берләштергән сәнгатькәрләрнең иҗатында гына реаль чагылыш таба. Россия, Татарстан һәм Казахстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Фуат Шакир улы Мансуров (1928 – 2010) тумыштан дирижер иде, ул бик озын һәм иҗади яктан бай гомер кичерде. Ул искиткеч талантлы, тирән эрудицияле, таләпчән, пөхтә, эшне төгәл үтәүчән, максатка омтылучан шәхес иде. Математик, аналитик, 10 телне белә, шахматчы, альпинизм һәм тимераякта йөгерү буенча спорт мастеры, Герберт фон Караянның үзеннән мактау сүзләре ишеткән һәм Россиянең Зур театрында 40 елдан артык дирижерлык иткән, 82 илдә чыгыш ясаган гаҗәеп музыкант, ике дистә елдан артык Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры... Аны белгән кешеләрнең барысы да Фуат Шакир улы белән аралашуны үз тормышларындагы иң зур бәхет дип саныйлар. Ул гади, үткен сүзле, оркестрда уйнаучылар аның йомшак юморына мөкиббән китә, оркестрның чит илләргә гастрольләре турындагы хикәятләрен сәгатьләр буе тыңлап була иде. 80 яшьлек юбилее уңаеннан 2008 елда алган интервьюны тәкъдим итәбез. - Фуат Шакирович, балачагыгыз, әти-әниегез турында сөйләгез әле. - Минем әти-әнием – эшчеләр, татар кешеләре. Алар Казахстанда табышып кавышкан, мин шунда дөньяга килгәнмен. Сугыш вакытында Казахстанда да җиңел булмады, күпләр ачлыктан интекте. Мәктәпкә барганда ачлыктан үлгән кешеләрнең мәетләрен еш күрә идем. Әтиемне 1938 елда ялган гаеп белән кулга алдылар, 7 ел рәшәткә артында утыргач, акладылар, әмма ул иреккә инвалид булып чыкты. Без өч бала үстек. Тормышымда әниемнең йогынтысы, тәрбиясе зур булды. - Кайчан, кайда һәм кемдә белем алдыгыз? - Башта казах мәктәбендә укыдым, 1950 елда Казах университетының физика-математика факультетын, 1951 елда параллель рәвештә Казах консерваториясен тәмамладым. Беренче тапкыр 5 яшемдә безнең күршедә генә яшәгән, патша армиясе офицерының тол хатыны, яшь чагында Смольный институтын тәмамлаган Т.Н.Расторгуева мине серле музыка дөньясы белән таныштырды. Виолончель һәм гобойда уйнарга өйрәндем. Дирижерлыкка үз чорының мәшһүр дирижеры Исидор Закта укыдым. Аның белән аралашып, музыкант буларак искиткеч баедым. Барлык концертлар, аеруча спектакльләрне ул камиллекнең иң югары дәрәҗәсенә җиткерә иде. Мәктәптә бик кызыксынучан бала идем, яхшы укыдым һәм чит телләрне тырышып өйрәндем. Аларны белү томышта бик нык ярдәм итте, кайсы гына илгә барсам да, тәрҗемәчеләргә мөрәҗәгать иткәнем булмады. Шулай ук мәктәптәге тынлы оркестрга йөрдем, күп кенә музыка коралларында уйный идем. Һәрвакыт барысына да өлгердем. Иң мөһиме – укытучыларымнан уңдым. - Казанга кайчан һәм ничек килеп чыктыгыз? - Беренче тапкыр бирегә 1962 елда казак сәнгате декадасына килдем, симфоник оркестр белән һәм «Чио-Чио-сан» операсында дирижерлык иттем. Күпләр мине әнә шунда хәтерләп калгандыр, мөгаен. 1967 елдан М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ике сезон дәвамында баш дирижер булып эшләдем. Аннары 1968 елда СССРның Зур театрына штатка алдылар. 1989 елда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрына баш дирижер итеп чакырдылар. Ул чагында оркестрда кечкенә генә реформа үткәрделәр, төп таләпләргә җавап бирмәгән музыкантларның бер өлешен кыскарттылар. Оркестр алдына ачык һәм конкрет бурычлар куелды. Бүген безнең симфоник оркестр Халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясый дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин. - Дирижерлык таланты комплексындагы әйдәп баручы сәләтне атагыз әле. - Беренчедән, музыкаль сәләт. Шулай ук техник якны да онытмаска кирәк. Башкаларны өйрәтер алдыннан, дирижерлык итү технологиясен белү мәслихәт. Контрольлек итү – нәтиҗәне күрсәтә белү осталыгы дигән сүз ул. - Башкару өчен теге яки бу әсәрне сайлавыгыз нәрсә белән бәйле? - Әсәрне сайлау, беренче чиратта, аның сәнгати югарылыгы белән бәйле. Сайлар алдыннан әсәрнең тарихын, традицияләрен һәм асылын белергә кирәк. Соңгы елларда дирижер буларак мин Казанда беркайчан да башкарылмаган әсәрләрне сайларга тырышам. Әмма әгәр дә дирижер аңа җан өрергә сәләтле түгел икән, бу әсәргә бөтенләй алынмаска кирәк. Шәхсән үзем кайбер әсәрләрне аңлы рәвештә башкармыйм. - Авторларның күрсәтмәләренә ничек карыйсыз? - Яхшы карыйм. Кагыйдә буларак, автор әйткән ике-өч сүз күпсанлы тикшеренүләргә караганда да кыйммәтрәк. - Сезнеңчә, репетиция эшендә иң мөһиме нәрсә? - Иң мөһиме, музыкантларның зур оешканлыгы. - Дирижер оркестрның шунда ук абруен яулый яки аны беркайчан да яулый алмый дигән фикер яши. Бу чыннан да шулаймы? - Сез соравыгызга үзегез үк җавап бирдегез. Минем белән беркайчан да мондый хәл булмады. - Дирижерда хис һәм акыл нисбәте нинди? - Минем өчен әлеге факторлар бербөтен булып берләшкән. Акыл – дөньяда барган бөтен нәрсәгә яктылык иңдерүче иң зур мәгълүмат ул. Дирижерда әлеге сыйфатлар уртак максатка – музыкаль әсәрне мөмкин кадәр югары дәрәҗәдә башкаруга юнәлдерелергә тиеш. - Дан һәм популярлыкка мөнәсәбәтегез нинди? - Минем бөтен тормышым – яраткан эшем. Бу дөньяда шактый озак гомер кичерсәм дә, күп нәрсәләр күрсәм-ишетсәм дә, чын мәгънәсендә данны татып караганым юк әле. Гомумән алганда, популярлыкка артык игътибар итмим, дөресен генә әйткәндә, мине ул бик аз борчый. - Ничек ял итәсез? Нәрсә укыйсыз? Ниләр белән мавыгасыз? - Миндә барысы да эчке тәртипкә буйсына, мин бик җыйнак кеше. Аумакайлыкны, эшсезлекне яратмыйм. Шахмат уйныйм, спорт белән шөгыльләнәм, укыйм. Чит телләрне өйрәнү - гомерлек мавыгуым. Казанда татар телендәге әдәби журналларны укыйм. Джек Лондон, Андрей Платонов, Федор Достоевский, Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов – яраткан язучыларым. Дөньяга карашымны киңәйтү өчен Ницше, Шпенглер, Шопенгауэрны укыдым. Әдәби ачышларга мөкиббән китәм. - Укучыларыбызга ниләр теләр идегез? - Симфоник оркестр концертларына килегез – ләззәт алыгыз, рухи яктан чистарыныгыз, матурлыкны яратыгыз. Классик музыка сезгә бәхетле минутлар бүләк итсен!  Рәис ГАБДУЛЛА тәрҗемәсе Марат ШАКИРҖАНОВ | 22.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-23 04:32 Балам, багалмам минем...
    22.08.2014 Җәмгыять Юл читендә әкрен искән җилдә, алтынсу-сары төсле тук башаклар тибрәлә. Игенче менә шуларны үстереп, мул уңыш җыеп алыр өчен күпме көч-куәт түгә?! Ә яңа туган сабый баланы чын кеше, тәрбияле, тәүфыйклы, сау-сәламәт итеп үстерер, якты киләчәк кешесе итеп күрер өчен әти-әни күпме тырыша икән?! Менә шундый уйланулар кичереп, мин Челно-Вершины районындагы Совет Норлаты авылына барып җиткәнемне сизми дә калдым. Биредә яшәүче алты балалы Рамис белән Галия Усмановлар гаиләсе мине үзләре яшәгән йортның капка төбендә үк каршы алды. Июльнең көчле кояш нурыннан качып, без өйгә кереп утырдык һәм әңгәмәбезне башлап җибәрдек. Галия күрше авылда - Шламкада туып үскән. Ире Радик егерме алты яшеннән җир куенына кереп, кечкенә улы Альберт белән ятим калгач, ул үзенең тормыш юлында очраган Рамискә кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. Килен булып төшкән йортта булачак каенана Фәһимә әби белән каената Мәсләх бабай аларны ачык йөз белән каршы алалар. Менә шулай итеп, үзара аңлашып яшәгәч, ел артыннан ел үтә дә, үтә генә, сизми дә каласың икән. Балалар да гаиләгә ямь өстиләр. Абыйсы Альбертка иптәш булып туган кечкенә Гайса тормышның ямен тагын да арттыра гына төшә. Көннәрдән-беркөнне Фәһимә әби вафат була. - Әнкәйгә Аллаһының рәхмәте яусын инде! Ул мине намаз, төрле догалар укырга өйрәтеп, без әтиегез белән үлгәч, менә шушы догаларны укып, безгә багышларсыз әле, дип васыять әйтеп калдырды, аннан соң авырып, берничә ел урын-җир өстендә яткан әткәйне тәрбияләп карадык. Ул күзләрен мәңгелеккә йомар алдыннан: “Әткәй! Бәхилләп кит инде безне! - дип инәлгәч: “И, балакайларым! Сәгать саен сезгә хәер-дога укып яшәдем. Мәңге бәхил! Үзегез дә рәхәтләнеп, матур итеп яшәгез!” - дип әйтте. Аллага шөкер, тормышыбыз матур, бернигә дә мохтаҗлык кичермибез. Әткәй белән әнкәйнең хәер-догаларыдыр инде, дип уйлыйбыз. Әткәй ятып кына тора башлагач, эшемне ташлап, аны каравыма бер дә үкенмим. Хәзерге вакытта ифтар, “Коръән” ашлары уздырып яшибез, - дип сөйләде Галия ханым. Ә тәрбиягә алып балалар үстерү темасына күчкәч: - Безнең гаиләдә моңа кадәр ир балалар гына иде бит. Кыз бала теләгәч, ирем белән тәрбиягә алырга уйладык. Шулай итеп, кызларыбыз Сабина белән Светаны алып кайттык. Аннан соң тагын кыз бала алырга уйлач, безгә Диләрәне күрсәткәннәр иде.Тик аның рәсми кәгазьләре әзер түгел, дип кисәттеләр. Теләсәгез, монда сезнең ирегезгә охшаган бер малай бар әле, дип тә әйттеләр. Коридор буйлап безгә каршы әти-әни дип йөгереп килүче Русланны күргәч: бу сабый бала сезнең улыгыз булыр, ул сезнең килүне өзелеп көтте, - дигәндәй, йөрәгем “дерт”итеп куйды. Шулай итеп, аны да үз гаиләбезгә алып кайттык. Әйе, улыбыз Русланны бик яратабыз. Бераз вакыттан Диләрәнең документлары да әзер, дигән хәбәр килеп ирешкәч, аны да барып алдык. Төзелеш урынында ташланган җирдән табып алынган берничә айлык Диләрәбез дөньяга яңадан тугандай булды. Аңа исемне дә үзебезгә куштырырга туры килде, - дип барсын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Менә шулай сөйләшеп утырганда мин сабыйларның сагаеп калуларын күреп, хуҗабикәдән: “Алар сезнең гел шулай тынычлармы әллә?” - дип сорагач, Галия: - Безне бик еш тикшереп торалар. Ә сабыйларның яңадан балалар йортына кайтасылары килми, - дип җавап бирде. Балаларның курку, шик-шөбһә тулы күзләрен күргәч, аларны кызганудан елыйсым килеп китте. Әйе, дөньяга туган һәр гөнаһсыз сабыйның ата-ана назын татып, үз гаиләсендә үсәсе килә шул. Бертуган Светаның апасы Сабинадан менә ниләр ишеттем: - Безне тәрбиягә әти-әниебез алмаган булса, балалар йортында үсеп чыккан булсак, без нинди кешеләр булыр, ялгыш юлга басмас идекме икән?! Без аларны бик яратабыз. Үскәч, әтиебезнең исем, фамилиясен алачакбыз. Алар безгә дәрес хәзерләүдә дә булышалар, теләгән әйберне сатып алып бирәләр, безне бик яраталар. Алардан башка яши алмыйбыз без, - дип сөйләде Сабина уйнап йөргән кечкенә сеңелесенә карап. Ун яшьлек бала авызыннан чыккан шундый үзәк өзгеч, аның вакытыннан алда олыгайган йөрәге аша үткән шушы сүзләрне ишеткәч, тетрәнеп куйдым. Бала кадерен белмәгән, таш йөрәкле, каты бәгырьле хатын-кызларга: “Нигә сез ятимнәр үрчетәсез?” - дип кычкырасым килде. Ләкин ярамый шул. Аллаһы каршында һәркем үзе кылган эшләре өчен үзе җавап тотачак, дип тыелып калдым. Аннан соң яңа танышларым мине үзләренең йорт хуҗалыгы белән таныштырып чыктылар. Алар өйләренә капиталь ремонт ясаганнар. Өй заманча җиһазландырылган. Бөтен җир чисталыктан “көлеп” тора. Бүлмәләр дә бик күп. Җылы бәдрәф тә ясап куйганнар, хәтта мунчага да озын, җылы коридордан барасы. Ул газ белән җылытыла. Йортка чыккач, ә монысы нинди нәрсә, дип сорадым. "Бу безнең подвал, биредә кышкылыкка консервларны, яшелчәләрне, бәрәңгене саклыйбыз", - дип аңлатты Рәмис. Ул өйләренә әле тагын яңкорма да өстәгән. Бөтен төзелеш эшләрне үз куллары белән башкарып чыккан. Йортта “Ока”, капка төбендә чит ил машинасы басып тора. Абзары тулы сыерлары һәм башка терлекләре. Кош-кортлар йорт тутырып кына калмыйча, капка төбенә сибелешеп, яшел чирәм ашап йөриләр. Менә шундый матур гаиләнең эшчәнлегенә, уңганлыгына сокланмыйча мөмкинме? Шундый сорау да туа: алар барына да ничек өлгерәләр икән соң?! Әллә бер дә йокламыйлармы? Авылда балалар бакчасы булмагач, эшкә йөри алмавы турында да әйтте Галия ханым. Ә сентябрь кергәнче, балаларга, бигрәк тә мәктәпкә укырга баручы балаларга, зур үгезләрен сатып, шуның акчасына кием-салым, кирәк-яраклар алалар икән. Ә менә аларның олы уллары Альберт өйләнгән һәм үз гаиләсе белән бүгенге көндә шәһәрдә яши. Галия ханымга балалар караган өчен аларның һәрберсенә аена өчәр мең ике йөз сум акча түлиләр. Минемчә, бу бик аз, әлбәттә. Бездә бит әле һаман кешеләрнең изге эш-гамәлләре тиешенчә, дөрес итеп бәяләнми. Тик кайчанга кадәр бу дәвам итәр икән? Әңгәмәбез ахырында шушы матур гаилә, әле тагын тәрбиягә балалар алырга теләкләре барлыгын белдерде. Кечкенә Русланның әти-әнисе безне озатырга чыккач, янында бөтерелүе, бер дә күз уңыннан җибәрмәве, аларның нинди мәрхәмәтле кешеләр икәнлеген раслап, әллә кайдан сиздереп тора. Галия ханым УСМАНОВА улы Гайсә (әнисе артында) һәм тәрбиягә алган башка балалары белән.   Нурсинә ХӘКИМОВА | (полный текст новости)

  • 2014-08-23 04:32 Мәскәүдә танылган татарларны искә алдылар (ФОТО)
    22.08.2014 Мәдәният 20 августтан 24нә кадәр Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәре уза. Бүген Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка кунаклар танылган татарларны искә алдылар. Дәүләт советы сайтыннан фотолар: --- --- | 22.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-22 03:35 Казан кызы, әнисе исән килеш, ятим статусы сорый
    22.08.2014 Җәмгыять 18 яшьлек Татьяна Хәкимованы бүген кем дияргә дә белмәссең: аның кулында паспортыннан башка бернәрсәсе дә юк. Казанда әнисе, әби-бабайлары була торып, ул япа-ялгыз. Иң якын кешесе – энесе дә аның янында түгел, Менделеевскида.  Гаилә михнәте   Үз әтисен Таня белми, ул кыз туганчы гаиләсен ташлап киткән. Бәләкәй кыз һәм аның әнисе Альбинаны бала табу йортыннан үги әтиләре Валерий алып кайта. Берничә елдан Таняның энесе Данила туа.    Гаиләдә яшәгән чакларын Таня тыныч кына сөйли алмый. Аның сөйләүләреннән чыгып фикер йөрткәндә, бу гаилә өчен иң кирәксез әйбер шушы ике бала була. 14 яшендә үсмер бала кулына паспорт ала, ә Таня шул вакытта өен ташлап чыгып китә. Сәбәбе, билгеле инде, эчкечелек. Берөзлексез ызгыш, сугышу... Эчкече үги әтиләре кыйнап, Таня 14 яшенә кадәр ике тапкыр хастаханәдә ятып чыга.    - Бер тапкыр, муеннан каерып ыргытып, умырткага зыян килгән иде, икенче тапкыр эчемә типте, - ди Таня.   Аның сөйләвенчә, әнисе эчмәгән, әмма аңарда балалар кайгысы да булмаган.    - Әнинең мин бер генә көн булса да кайда да булса эшләгәнен белмим, – дип сөйли кыз. – Аның пропискасы юк иде, шуңа күрә эшкә урнаша алмыйм, ди иде, көннәр буе өйдә тик ятты. Эчкече димим, кәгазь тартмадагы арзанлы шәраб эчкәли, баш ташлап эчми. Ул менә әле күптән түгел генә, 37 яше тулгач, үз гомерендә беренче тапкыр эшкә керде. Мәктәптә гел акча җыялар иде: мәктәп фондына, сыйныф фондына, 23 февральдә малайларга бүләккә, әмма минем беркайчан да бер тиен дә алып килгәнем булмады. Гел бер сүз булды: “Кем акча бирмәде?” – “Таня”. Иске кием киеп йөрдем, ручка белән дәфтәр алырга да акчам юк иде. Башкалар ашханәдә ашыйлар, ә мин ач... Собескамы, каядыр документлар илтмәгәч, мине “аз керемле”ләр исәбенә дә керми идем, бушка да ашатмыйлар. Әнине әллә ничә тапкырлар мәктәпкә чакырдылар, аның бер тапкыр да ата-аналар җыелышына барганы булмады. Зарлансам, “Син инде зур, үз көнеңне үзең күр, миңа да җиңел түгел. Мин дә өйдән иртә киттем, миңа да шулай ук авыр булды”, – дия иде. Беренче баласы тугач, ул аны әниләренә калдырып киткән, шуңа күрә әби-бабай аны яратмыйлар.    “Гаиләдә яшәгән чагыңда иң бәхетле көнеңне искә төшерә аласыңмы?” дип сорагач, Таня елмаеп куйды:   - Үги әти аккумуляторлар белән сату итә иде. Кайткач, акчасын кая яшерүен бер тапкыр Данила карап торган. Без шуннан бер мең сум акча алдык. Көн буе рәхәт чигеп йөрдек, “Макдональдс”ка кереп ашадык. Кайткач, кирәкне бирде инде, бүтән акча алырлык итмәде...   Чегән тормышы   Гаиләдәге иң зур гауга Таняга 14 яшь тулган көннәрдә була. Исерек үги әтиләре, тавыш куптарып, Альбина белән балаларны йорттан куа, пычак белән ташлана. Шуннан соң Альбина кызын алып икенче ир фатирына күченә, 8 яшьлек Данила әтисе белән кала. Шул елны Таня да, Данила да мәктәпкә дә йөрми башлыйлар. Аларны мәктәптән дә эзләүче булмаган.    Яңа ирен Альбина “хыялдагы ир” дип атый. Әмма хыялдагы иргә балалар түгел, хатын үзе генә кирәк булуы ачыклана. Таняны әнисе өйдән куып чыгара. Ул үги әтисенең әнисенә – әбисе йортына бара. Әмма анда да берничә ай гына яши ала. Әби аны приютка кит, дип куа. Кыз әнисе ягыннан әби-бабасына да сыймый. Үз әтисен дә эзләп карый, әмма аның 2004 елда үлгән булуы ачыклана.    Беркемгә дә кирәге булмаган кызның шул арада ни күргәннәрен язарга кул бармый. Аның язмышы белән беркем дә кызыксынып, ярдәм кулын сузмый.    Инде дүрт ел Таня Казан автотранспорт оешмаларының берсендә кондуктор булып эшли. Эш режимы – иртәнге биштән кичке унбергә кадәр. Ике көн эшләп бер көн ял итәләр, әмма кондукторлар җитмәү сәбәпле, кайбер вакытларда егермешәр көн бернинди ялсыз эшләргә туры килә. Көненә 700-1000 сум акча эшләргә була. Әлеге акча Таняга берничә кыз белән бергә фатир арендаларга мөмкинлек бирә. Автотранспорт оешмасында Таняны әлегә кадәр “бешеный ребенок” дип йөртәләр икән. Бернинди яклаучысы булмаган кыз үз хокукларын үзе якларга мәҗбүр, кемнәргәдер бу ошап та бетми, билгеле.    Кулында бернинди документлары, хәтта паспорты да булмаган кешене рәсми рәвештә эшкә алырга мөмкин түгел. Таня “соры” хезмәт хакы ала, оешмада рәсми рәвештә эшләүче кондукторлардан аермалы буларак, аңарга бернинди отпуск та, башка ташламалар да каралмаган. Аның хәтта туу турындагы таныклыгы да булмый.    Матурлык салоны урынына – автобус     Татьяна шушылай яшәргә азапланганда, көн-төн эчеп яткан үги әтисе янында яшәгән, мәктәпкә йөрмәгән энесен опека органы вәкилләре балалар йортына алып китәләр, соңрак аны Менделеевск районындагы бер гаилә опекага ала. Ана кеше улының язмышы белән кызыксынмый диярлек, май аенда бер тапкыр шалтыратып кына алган.    - Минем тормыш шартларын барысы да белә: опека органнары да, полиция дә, - ди Таня. - Балалар йортына алып киткәнче, энемне миңа күрсәтегез дип сорадым, саубуллашырга да рөхсәт бирмәделәр...   Ведомстволардан ярдәм кулы сузган бердәнбер кешене – Яңа Савин районы опека органында эшләүче Рамил исемле кешене генә искә төшерә Таня. Ул кызга туу турындагы таныклыгын яңартырга һәм паспорт алып бирергә, кичке мәктәпкә урнашырга ярдәм итә.    - Кичке мәктәпкә атнага өч көн барасы иде. Дәрес әзерләргә бөтенләй вакыт юк, ярый әле автобуслар “бөке”гә эләгә, шул вакытта мин тиз-тиз генә өй эшләрен эшләргә тырышам. Күпме генә тырышсам да, математиканы аңлый алмадым, аннан гел “икеле” була иде. Татар теле белән инглиз теленнән “бишле”гә бардым, - дип куана Таня. – Әмма барыбер озак укый алмадым. Автобус йөртүче “яки укыйсың, яки эшлисең” дип таләп куйды.    - Автобуста дәрес әзерләгәнеңне күргәч, пассажирлар нәрсә диләр иде соң?   - Әбиләр: “Кызым, син нигә мондый эштә йөрисең? Кит бу эштән, синең урының матурлык салонында”, - диләр иде.    “Кичә киләсегез калган”   Никадәр генә кыерсытулар күрсә дә, аның күңелендә дөньяга үпкә, каргыш юк. Таня фикер сөреше, аралашуы буенча 12-13 яшьлек үсмерләрне хәтерләтә. Ул күп кенә күренешләргә һаман балаларча карый. Аның акыллы киңәш бирүче танышлары да юк. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы барлыгы хакында ул бары тик былтыр гына белгән, ул вакытта аңа 17 яшь ярым булган. Тик фатир алу өчен ятим статусы булырга тиеш бит, ә Таняның, урамда яшәсә дә, әнисе бар! Кыз, полициягә барып, әнисеннән баш тарту турында гариза яза. Юридик яктан бу гариза бернинди көчкә ия булмаса да, хөкүмәт органнары шушы вакытта булса да аңарга ярдәм итә алырлар иде. Әмма Таняны: “Ярты ел эчендә әниеңне ана хокукларыннан мәхрүм итәргә өлгермибез”, – дип кире боралар.    Таня мәктәпне тәмамлап, визажист, дизайнер һөнәрен үзләштерү турында хыяллана. Аның иң зур хыялы – нинди дә булса торак юнәлтеп, энесен үз янына алып кайту. Үзенең хыялларын тормышка ашыру өчен аңарга рәсми рәвештә эшкә керергә кирәк. Пропискасы булмау сәбәпле, ул ИНН ала алмый, ИНН булмагач, эшкә дә алмыйлар. Шулай аптырап йөргән вакытта социаль челтәрләрдәге бер төркемгә киңәш сорап яза. Мин дә аның хакында шул челтәрдән белеп,элемтәгә кердем.   Социаль челтәрләрдә кызның мондый җан авазын төрлечә кабул итәләр. Кайберәүләр шунда ук автотранспорт оешмасын тәнкыйтьләргә керешә – ничек инде алар балалар хезмәтен файдаланып, баеп яталар. Әмма кызга бер генә кеше дә ярдәм итмәгән вакытта шушы оешманың, эшкә урнаштырып, акча белән тәэмин итеп, аңарга яшәргә мөмкинлек бирүен исәпкә алмыйлар (шул сәбәпле, ул оешманың атамасын язмадым да инде). Кайберәүләр исә: “Киемең әйбәт, үзең яшь, ничек хәер сорашырга оялмыйсың”, – дип тәнкыйтьләргә керешкән... Кыз берәүдән акча да сорамаган, югыйсә, киңәш кенә сораган...    Киңәш бирүчеләр дә табыла – зур урында эшләүче ханым тәкъдиме белән, узган атнада Таняны Казан мэриясендә кабул итеп, сөйләшәләр. Әмма ул сөйләшүләрнең нәтиҗәсе генә булмаган. Усал мәзәктәге саран хуҗа кебек “кунакка кичә киләсең калган, бүген ашап бетердек инде” дигән сыман каршы алганнар аны. “Сиңа инде унсигез тулган, без берничек тә сиңа ярдәм итә алмыйбыз”, – дигәннәр. Унсигез яшь тулганчы ук та дәүләт органнары бу кыз хакында белгән, югыйсә.   Игелекле кешеләр ярдәме белән Таня узган атнада Менделеевскига, энесе янына барып кайта алган.     – Минем аны бер ел күргәнем юк иде, шундый зур үскән, элек ул бик ябык иде, – дип кенә әйтә алды бу хакта кыз, аннары, күз яшьләренә тыгылып, туктап калды...    Үз гаиләсендә, әти-әнисе белән яшәгән кешеләр дә кайчак бозык юлга кереп китә. 14 яшендә урамда калган кыз, дүрт ел бер яклаучысыз яшәсә дә, тормыш төбенә тәгәрәмәгән. Үзен якларга өйрәнгән. Былтыр әле ул каһарманлык та күрсәткән. Бер ханымның сумкасын тартып алып качарга маташкан карак ирне тоткарлауда катнашып, полициядән бүләк алган.    “Балаларым өчем җаным әрни”   Таняның әнисе Альбина белән очрашып булмады. Телефоннан сөйләшкәндә очрашырга риза булган иде, әмма вакыты килеп җиткәч, минем янга чыгарга шүрләгән, “гаилә хәлен читкә чыгарган өчен” кызын шалтыратып әрләгән. Сорауларымны электрон почта аша гына юлларга кушты, җавапларны да шулай гына бирде.   - Мине барыбер ана хокукыннан мәхрүм иткән булырлар иде, чөнки ирем эчте, кайнанам урамга куды, ахыр чиктә куып та чыгарды, чөнки ул аның фатиры, минем анда пропискам юк иде, - ди Альбина. - Мин балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем, алар балаларымны приютка бирергә куштылар. Мин каршы килдем, әгәр минем ул вакытта яшәргә урыным булса, барысы да башкача булыр иде. Әниләрем миңа ярдәм итүдән баш тарттылар. Кызыма килгәндә, ирем белән яшәгәндә ул сүз тыңламый башлады, бер инцидент булганнан соң, мәктәпне ташлады, чөнки бу хакта бөтен тирә-як белде. Миңа да, Татьянага да директор да, завуч та шалтыратып, укып бетерергә үгетләделәр. Әмма ул укымады. Опека аны кичке мәктәпкә урнаштырган иде, бер-ике атна укыгач, аны да ташлады. Миңа эшләргә, киенергә, ашарга кирәк, диде. Хәзерге вакытта без икебез дә яшәү урынсыз һәм пропискасыз, мин гомерем буе кеше фатирында яшим, ипотека алырга минем хәлемнән килми.    Мин опеканы гаепләмим. Алар миңа ярдәм итәбез диделәр, ахыр чиктә, мине улыма ана хокукыннан мәхрүм итеп “ярдәм иттеләр”. Ирем белән барысын да кире үз хәленә кайтарырга тырыштык, ул эчүен ташлады, эшкә урнашты, документлар, белешмәләр җыйды. Опекага бардык, әмма анда “сезнең кайнанагыз фатирында яшәргә хакыгыз юк” диделәр, дошманга караган кебек карадылар.    Әйе, минем балаларым өчен җаным әрни, улымны бик кызганам. Тыныч кына яши алмыйм. Ул җиде яшеннән көндәлек гауга, сугыш шартларында яшәде. Кайнанам йортына күчкәч, безнең тормыш тоташ җәһәннәмгә әйләнде. Улымны кайтарасым килә, әмма аның шушыларны кичергәннән соң кабат миңа кайтасы килерме икән? Яңадан бала табасым килә, әмма, кызганыч, бу мөмкин түгелдер инде...  Ярдәм   Таня укыган мәктәпнең җитәкчелеге, башка җаваплы ведомство вәкилләре белән әлегә очрашып булмады. Ятим балаларга булышуны үз өстенә алган “Ата йорты–Отчий дом” иҗтимагый оешмасы кызга ярдәмгә алынды. Оешма җитәкчесе Наталья Лефанина үзенең фикерләре белән уртаклашты:   - Ике туган, берсенә ятимлек статусы биргәннәр, икенчесенә – юк. Бу очракта мәктәп балага карата тулы җавапсызлык күрсәткән. Мондый гаиләләр сыйныф җитәкчесенең аерым күзәтүе астында булырга, бала мәктәпкә йөрүгә туктауга, алар чаң кагарга тиеш иде. Бала җәмгыятьтән югалмасын өчен, аны кулыннан тотып, җитәкләп барырга тиешләр иде. Монда беренче чиратта мәктәп, сыйныф җитәкчесе гаепле. - Мине шул гаҗәпләндерә: ни өчен шушындый гаиләләргә ярдәм итәргә тиешле опека органы битарафлык күрсәткән?   - Сез моны язарсызмы-юкмы, белмим, әмма мин сезгә шуны әйтәм – опека органы ул бүгенге заманда җәза бирүче оешма. Алар чынлап та ярдәм кирәкле гаиләләргә булышмыйлар, асрамага бала алган гаиләләрне террорлыйлар, аларны бала пособиесе исәбенә яши дип уйлыйлар. Менә бу очракта да алар бу гаиләнең хәлен белә торып, ярдәм итмәгәннәр. Вакытында аларга яшәргә урын юнәлтсәләр, әнисенең пропискасы турында кайгыртып, аны идән себерүче итеп булса да эшкә урнаштырырга тырышып карасалар, бәлки, бу гаилә яшәп тә калган булыр иде. Опека органы битараф рәвештә гаиләнең таркалганын карап утырган да, аннары бер баланы приютка озаткан, икенчесе каядыр китеп югалган, аның турында белүче дә юк.    1998 елдан бирле безнең оешма аркылы дистәләгән ятим узды. Балалар йортында тәрбияләнәләр, еллар узгач кына, үзләренең ятим бала статусы барлыгын, торакка хакы барлыгын ишетеп безгә киләләр. Аларның кайберләренә инде 30 тулып киткән була, судлар аша, элекке число белән, ятим бала статусы барлыгын исбатлыйбыз. Күптән түгел бер кыз килде. Исерек ана фатирын саткач, 12 яшьлек кызы белән яшелчә базасындагы тимер будкада яшәгәннәр, үсмер кыз Җиңү проспектында тәнен сатып, әнисе белән үзен ашаткан. Бу очрактагы кебек үк, мәктәп шулай ук бу кызның юкка чыкканын күрмәгән дә, ишетмәгән дә. Бу 90 нчы елларда булган хәл, менә шул кыз хәзер безгә мөрәҗәгать итте.  - Бу очракта Татьянага ничек тә булса ярдәм итәргә мөмкинме?   - Беренче чиратта, аңа психологик ярдәм кирәк, аны кичке мәктәпкә урнаштыру буенча килештек инде. Резерв фондтан вакытлыча фатир алу артыннан йөрергә җыенабыз, шулай итеп, вакытлыча пропискага кертергә мөмкин. Безнең юристыбыз ярдәме белән, суд аркылы, аның әнисен ана хокукларыннан мәхрүм итеп, Таняга ятим статусы алырга тырышачакбыз. Энесе кайчан ятим дип танылган, Татьяна да шул вакыттан ятим дип танылырга тиеш. Укырга керсә, ул 23 яшькә кадәр пособие алырга мөмкин. Иң мөһиме – бушлай торак алу чиратына баса ала, билгеле, бүген ул чиратта инде 1200 кеше... Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә җыенабыз, рәсми органнарның эшчәнлегенә алар үз бәясен бирсен. Әмма иң мөһиме – Татьянаның укыйсы килә, туганы белән яшәргә теләге бар, аның умырткасы нык. Аның өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә әзер.    Без бу вакыйганы күзәтеп барачакбыз һәм темага кире әйләнеп кайтачакбыз әле.  Рәмис ЛАТЫЙПОВ | (полный текст новости)

  • 2014-08-22 03:35 Ә сез яңа уку елына әзерме? (Cораштыру)
    22.08.2014 Мәгариф Озакламый мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлаячак. 30 август – Республика көне быел шимбә көнгә туры килү сәбәпле, дүшәмбе ял көне буларак игълан ителсә дә, укучылар Белем бәйрәменә, гадәттәгечә, 1 сентябрьдә барачак. Рес­публикадагы 40 меңгә якын укучы өчен кыңгырау чыңы быел тәүге тапкыр яңгырый. Уку әсбаплары җыю, мәктәп формасы сайлау… Баласы мәктәп укучысы булган һәр ата-ана өчен август ае әнә шундый күңелле мәшәкатьләр белән үтеп китә. Дөрес, уку елына җәй башында ук әзерләнеп куючылар да бар. Ә сез яңа уку елына әзерме? Илсур Һадиуллин, Казан башкарма комите­тының мәгариф идарәсе җитәкчесе: – Уку елы якынлашуга, эт чаба дип, бет чаба ди­гәндәй, ата-ана күзен-ба­шын әйләндереп чапмасын өчен, узган ел мәк­тәпләрдә бердәм форма булдыру турында приказ чыкты. Һәр мәктәп, ата-аналар белән килешеп, уртак фикергә килеп, бө­тен укучыга бер­төрле мәктәп формасына заказ бирә. Бер бала бик яхшы киенгәндә, икенчесе фә­кыйрь булып калмасын өчен эшләнә бу. Әлеге ка­гый­дә баланы иң элек тәр­типкә өйрәтә, икенче­дән, артык һава­лану, мин-мин­лек­ләнүгә чик куя. Хәзерге вакытта бердәм форма кер­гән мәктәпләр тәртип, балаларның бер-берсенә булган мөнәсәбә­те ягыннан аерылып тора. Төпчек кызым Камилә быел җи­денче сыйныфка укыр­га бара. Мәктәп формасын, уку кирәк-ярак­ларын август башында ук алдык. Кеше ничек киенә, ул да шулай киенсен. Бернәрсә белән дә аерылып торырга тиеш түгел. Тәрбиянең иң төп чыганагы да әнә шул. Безне шулай өйрәттеләр. Бәяләргә кил­гәндә, безнең мәктәпкә әзер­­лекнең ничә сумга төшкәнлеген төгәл генә әйтә алмыйм. Тормыш ип­тәшем моны миннән яхшырак белә. Миңа сатып алган әйберләрне генә күрсәттеләр. Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, “Болгар” радиосында “Чәкчәк шоу” тапшыруы алып баручысы: – Быел улым Рамазан беренче сыйныфка укырга керә. Мәктәпкә август башында әзерләнә башладык. Дәрес хәзерләү өстә­ле, киемнәр, спорт формасы, рюкзак белән вак-төякләр барысы бергә 30 мең сум тирәсе булды. Улыбыз беренче тапкыр укырга барасы көнне дулкынланып көтәбез. Шатлыгы да бар инде. Үзем беренче сыйныфка барганда да болай ук борчылмаган идем кебек. Рамазан үзе: “Мәктәпкә барасым килә”, – ди. Бер ел буе әзерлек ­сый­­ныфына йөргәч, кая эләгәсен чамалыйдыр. Миләүшә Сафина, банк хезмәткәре (Казан): – Кызым Ләйсән тугызынчы сыйныфка бара. Быел балама киемнәрне ки­беттән генә алырга булдым. Бәяләре, базар бәя­ләре бе­лән чагыштырганда кыйм­мәт­рәк булса да, сыйфаты аерыла. Узган ел бердәм мәктәп формасы тектергәч, бер мәшә­кать кимеде. Калган кирәк-ярак­ларны да ки­беттән алдым. Шуңа мәк­тәпкә әзер­легебез якынча 15 мең сумга төште. Зөлфия ВӘЛИЕВА, “Зөләйлә” төркеме солисты: – Улым Кәрим быел бишенче сыйныфка күчте. Кызым Латыйфага 30 августта өч яшь тула, балалар бакчасына җыена. Кәримгә мәк­тәп формасын май аенда ук алып куйдык. Ул вакытта аңа 50 процент ташлама иде. Шу­ңа күрә форма 2 мең 500 сумга төште. Улым: “Тизрәк 1 сентябрь җитсен иде”, – дип атна саен диярлек яңа формасын киеп карый. Калган мәктәп кирәк-ярак­ла­рын укырга барырга ике-өч көн кала алырбыз дип торам. Хәзер бит кибет­тә җа­ның ни тели – барысы да бар. Бу вак-төякләрне алганда 3 мең сумга сыешырбыз дип өмет­ләнәм. Гому­мән әйт­сәк, без­нең мәктәпкә быелгы әзер­лек якынча алты мең сумга төшәчәк. Алсу Минһаҗева, 11 сыйныф укучысы (Чис­тай районы): – Быел БДИ тапшырасы ел булгач, 1 сентябрьне куркып көтеп торам. Имтиханнарны яхшы балларга гына тапшырып чыгарга язсын дип телим. Болай яңа уку елына күп­тән әзер­ләнеп куйдым. Июль аенда район үзә­гендәге бер ки­беттә атна буе шактый ташламалы уку кирәк-яраклары сатылды. Үземә кирәкле әсбапларны да шуннан җыйдым. Аяк киемнә­ремне яңарттым. Быел яңа мәктәп формасы аласы юк, Аллага шөкер. Шу­ңа күрә минем мәк­тәпкә әзерлек якынча 5 мең сумга төште.  --- --- | 22.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-22 03:35 Күңелең белән яшь булсаң, 91 яшьтә дә биергә була (ВИДЕО)
    22.08.2014 Бәйрәм Күптән түгел Балык Бистәсе районы Яншык авылында Авыл көне узды. 91 яшьлек Фәймә әби Шәйдуллина бәйрәмгә Түбән Тегермәнлектән хәтле килгән. “Туган авылым Яншыкта 15 ел булганым юк иде,” – ди ул. Берзаман концерт караган җиреннән кузгалып, сәхнәгә таба юл тотты әби. Нишләр икән бу дип бөтен кеше карап тора. Баянчы югалып калмый һәм бию көен уйный башлый. Алга таба ни булганын түбәндәге видеодан карагыз:         Гыйльман Фәйзуллин видеосы. --- --- | 22.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-22 03:35 Азык-төлек бәяләре 20 процентка артыр дип фаразлана
    22.08.2014 Икътисад Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте рәисе Михаил Аншаков Русиягә Көнбатыштан азык-төлекнең кайбер төрләрен кертү тыелганнан соң азыкны Кытай һәм башка илләрдән ала башлау ил халкы өчен куркынычлы булачак дип белдерде. Аншаков шулай ук ел ахырына кулланучылар кәрҗиненең 20 процентка кыйбатланачагын фаразлады. Русия президенты Владимир Путинның Европа Берлеге илләреннән һәм АКШтан Русиягә ит һәм сөт ризыклары, яшелчә, җиләк җимеш һәм башка төр азык-төлек кертүне тыю карарын Кытай җитештерүчеләре бик сөенеп кабул итте. "Баожун" ширкәте Ерак Көнчыгышка яшелчә һәм җиләк җимешне турыдан-туры экспотлау бүлегенең тиздән әзер булачагын белдерде. "Дили" исемле икенче бер ширкәт тә шундый экспорт бинасын төзүен һәм аны ел ахырына кадәр өлгертәчәген игълан итте. Польша алмаларын тыюга сөенгән кытай бакчачылары үзләрендәге "антоновка" алмагачларының инде өч елдан алма бирә башлаячагын белдерде. Кытай Русиягә терәлеп үк урнашкан, логистика системы да шактый уңайлы. Кытайга Русиянең төп азык-төлек партнерына әверелү өчен бик уңай шартлар туды дияргә мөмкин. Азатлык радиосы Кытайда җитештерелгән азык-төлекнең сыйфаты турында "Җәмәгать контроле" исемле кулланучылар хокуклары җәмгыяте рәисе Михаил Аншаков белән сөйләште: – Михаил әфәнде, белгеч буларак Кытай азыкларының сыйфатын ничек бәяләр идегез? – Без үзебез үткәргән тикшерүләр нәтиҗәләренә яңадан бер күз салдык. Кытай азык-төлекләреннән безнең тикшерүләргә яшелчәләр генә эләккән иде. Чөнки Кытай безгә азык-төлек сатса да, аның зур өлеше көнчыгышка гына китерелә. Аларда җитештерелгән азык-төлек Русиянең Европа өлешенә бик эләкми. Тикшерелгән яшелчәләрдә проблемнар бар иде, нитратлар нормадан артык иде. Яшелчәләрдә нитратларның рөхсәт ителгән иң зур күләменнән артып китүе еш очрый торган хәл, бигрәк тә иртә өлгерүче яшелчәләр өчен. Ә гомумән Кытайда җитештерелгән азык-төлекнең барлык төрләрен дә тикшергәнебез булмады. Чөнки Русиядә ул бик аз. Бер мөһим нәрсәне әйтеп китәргә кирәк. Кытайда да, Русиядә дә ил күләмендә азык-төлекнең иминлек сыйфатын тикшерүче дәүләт системы юк. Русиядә ул әле ун ел элек, начар дәрәҗәдә булса да, бар иде. Хәзер инде аны тулысынча җимерделәр. Ә Кытайда ул беркайчан да булмады. Систем дигәндә мин дәүләт стандартларын күздә тотам. Мәсьәлән, Европа берлегендә ул азык-төлекнең иминлек сыйфаты регламентлары дип атала. АКШның да үз регламентлары һәм нормативлары бар. Русиядә ул нормативлар ГОСТ дип атала иде – дәүләт стандартлары. Совет чорында алар барлык тауарларның 85-90 процентының сыйфат кысаларын билгели иде. 2003 елдан аларны мәҗбүри булмаган, киңәш дәрәҗәсендәге генә стандарт итеп калдырдылар. Алар урынына техник регламентлар кертергә җыеналар. Әмма ул кирәкле техник регламентларның әле бары җиде проценты гына билгеләнгән. Русия, Казакъстан, Беларусны үз эченә алучы Уртак икътисади киңлектә хәзер 28-ләп кенә техник регламент бар. Ә алар 400-ләп булырга тиеш. Димәк безнең нормалар базасы юк, дәүләт контроль системы җимерелгән, тикшерү-контроль оешмалары канун үзгәрешләре нәтиҗәсендә параличланган. Бу яктан Русия Кытай хәлендә. Шуңа күрә, Европа берлеге һәм Америка яшелчәләрен кытайныкына алыштырудан безгә бернинди яхшылык та булмаячак. – Димәк, Русиядә тикшерү системы җимерелгән, ә Европа берлегендә ул бар икән, безнең Русия өчен азык-төлекнең сыйфатын алар тикшерә булып чыга. – Әйе, алар үз җирләрендә җитештерелгән азык-төлекнең сыйфатын тикшереп торалар. Анда билгеләнгән стандартлар бар. Бу кырыс административ стандарт кына дигән сүз түгел. Ә шул стандартлар һәм контроль системы бит еллар дәвамында җитештерү кульурасын да тәрбияли. Әлбәттә, Европа яшелчәләре, җиләк-җимешләре һәм башка төр азык-төлекләре Русия яки Кытайда җитештерелгәннәреннән куркынычсызрак. Европадагы җитештерүчеләр эшләгән шартлар һәм Русия яки Кытайда җитештерүчеләргә еш кына төрле җитешсезлекләр мөмкинлеге бирүче ниндидер иреклекләр шундый аермаларга китерә. Мин Кытайның моңарчы Европа берлегеннән китерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш яки башка төр азык-төлекне тулысынча алыштыра алачагына ышанмыйм. Анда ул кадәр җитештерелми һәм аның әле үз халкын да ашатасы бар бит. Ә алыштыра алган өлешендә проблемнар һичшиксез булачак, әлбәттә. Үз тикшерүләребез нәтиҗәсенә таянып Кытай яшелчәләрендә нитратларның нормадан артык булуы гадәти хәл дип әйтә алам. Күпләп кулланганда нитратлы ашламалар яшелчәдә, кайвакыт җиләк-җимештә дә җыела бара. Күп булганда алар сәламәтлеккә зыян китерә. Кытайда яшелчә ике атнага тизрәк өлгерсен өчен интенсив технология белән нитратлы ашламаларны бик күп кулланалар. Кытайдагы тагын бер проблема – авыл хуҗалыгында пестицидларны киң куллану. Русиядәге кебек үк, анда да нормативлар, дәүләт контроле юк. Анда Русиядә дә, Европада да билгеле булмаган җирле җитештерүчеләрнең пестицидларын кулланалар. Бездә хәтта аларның ни кадәр агулы булуын һәм аларның азык-төлектә булу-булмавын ачыклау методикалары да юк. Европадагы билгеле пестицидларны тикшерү методикалары безгә килә, без аларны тикшерә алабыз. Ә кытайныкыларын тикшерү бик зур проблем булачак. – Сәяси коньютура аркасында яки ришвәт аша, белә торып, зыянлы азык-төлекне Русиягә кертү мөмкинлеге бар дип исәплисезме? – Монда хикмәт коррупциядә дә түгел, беркем тикшерә алмаячак бит. Коррупция ул башка нәрсә. Кабатлап әйтәм, бездә бит Кытайда кулланылган пестицидларны тикшерү өчен методика да, лабороторияләр дә, белгечләр дә юк. Зур күләмдәге азык-төлекне тикшерү мөмкин түгел. Чик буенда һәрбер машинаны туктатып алардагы азык-төлекнең сыйфатын тикшереп чик аша уздырыру-уздырмау турында карар итү мөмкинлеге юк. Бу – дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Бу яктан да, ул яктан да дәүләт контроле системы эшләргә тиеш. Кытайда ул, әлбәттә, гомумән юк. Әгәр бу начар сыйфатлы Кытай азык-төлеге безгә агыла башласа, Русия халкы өчен бу бик куркыныч нәрсә булачак. Бу очракта дәүләт берничек тә контроль итә алмаячак. Ул әле Русиянекен дә, проблемнары күпкә азрак булган Европа берлегенекен дә тикшерә алмый. Кытайны инде әйткән дә юк. – Ә бу чикләүләр исемлегенә кермәгән башка илләрнең мөмкинлекләрен ничек бәялисез? – Европа берлегеннән китерү бик гади һәм уңайлы. Шуңа күрә азык-төлек бозылмыйча тиз килеп җитә. Консервантлар яки саклау өчен ниндидер махсус шартлар кирәкми. Польшада машиналарны алма бакчасы янында ук төйиләр дә, инде тәүлек ярымнан ук аларны Мәскәү кибетендә бушатып сатуга чыгаралар. Ә Көньяк Америкадан китерү чыгымнары күпме булачагын күз алдына китереп карагыз. Шул ук алмаларны Чили яки Бразилиядән китерү күпмегә төшәр иде? Икенчедән аларны китерүчеләр төрле консервация ысуллары кулланырга тиеш булачак. Консервантлар инде сәламәтлеккә зыянлы нәрсәләр. Гомумән, химик консервантлар гына түгел, һәртөрле консервация азык-төлекнең сыйфатын төшерә, аның куркынычсызлыгына тәэсир итә. Яшелчә, җиләк-җимешне генә түгел, ит һәм балыкны да туңдыру белән чикләнмичә төрле консервантлар кулланырга мөмкиннәр. Бу инде сәламәтлеккә начар дигән сүз. – Ә бу чикләүләр бәяләргә тәэсир итмәсме? – Ел ахырына кадәр бәяләр 20 процентка артачак дип исәплибез. Без төрле тармак берләшмәләреннән, балык, сөт берлекләреннән һәм башка җитештерүчеләрдән алган мәгълүматларга нигезләнеп шундый нәтиҗә ясадык. Барлык азык-төлек кәрҗине уртача 20 процентка артачак. Кайберләре, бигрәк тә чикләүләр нык тәэсир иткәннәре, берьярым-ике мәртәбә артачак. Кайбер сөт ризыклары, беренче чиратта сырлар, коры сөт кулланылган азык-төлек һәм кайбер балык ризыклары нык кыйбатланачак. Бу чикләүләрнең иң начары – коры сөт кертүне тыю. Бу турыда бик сөйләмиләр. Моның нәтиҗәләре бик зур булачак. Русия үзен коры сөт белән, гомумән сөт белән тәэмин итә алмый. Сөт импортына бик нык бәйле ил без. Бу кышта ук сөт ризыклары кытлыгы башланырга мөмкин. Чөнки миллинлаган тоннада тавар ташучы логистиканы ике ай эчендә генә үзгәртеп кору мөмкин түгел.   Наиф АКМАЛ | 21.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-22 02:52 Казанда бер хатын, поезд килгәнлеген күрә торып, башын рельска салган
    21.08.2014 Җәмгыять Нәтиҗәдә, хатын-кызның башы өзелгән. Фаҗига шаһитләре сүзләренә караганда, хатын-кыз поезд астына үзе ташланган. Электричка хәрәкәттә вакытта 2нче һәм 3нче вагоннар арасына башын салган. Машинист кычкыртса да, тормозга басса да, һәлакәтне булдырмый калу мөмкинлеге калмый. | 21.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-22 02:52 Рәйсә Борһаниева кияүгә чыкты (ФОТО)
    21.08.2014 Матбугат 17 август көнне журналист Рәйсә Борһаниева кияүгә чыкты. Рәйсә "Шәһри Казан", "Юлдаш", "Кәеф ничек?", "Сәхнә"дә эшләгән кеше. Хәзер "Идел"дә хезмәт итә. Кияү - Тимур, Казандагы бер банкта эшли. Никахны "Казан нуры" мәчетендә Алмаз хәзрәт укыган. Аннары бәйрәм "Регистан" мөселман кафесында дәвам иткән. Анда 20ләп кунак була. Кияү белән кәләшне уртак дуслары таныштырган. Рәйсә дә, Тимур да бер үк елны туганнар. Хәзер аларга 32шәр яшь.   Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз! Кояштан озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәкләредәй ак бәхетләр телибез!   --- --- | 21.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-22 02:52 Өч бай татар хатын-кызы Forbes исемлегендә
    21.08.2014 Җәмгыять Русиянең иң бай хатын-кызлар исемлегендә беренче 15 урында өч татар ханымы бар. Узган елгы исемлек белән чагыштырганда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев оныгы 27 яшьлек Камилә акча туплап 16нчы урыннан 15нчегә менгән (115 миллион доллар). Икътисадчы Гүзәлия Сафина исә бер урынга төшкән. Быелгы исемлектә ул 7нче урында (265 миллион доллар). Ханымнарның икесенең дә эшчәнлеге ТАИФ белән бәйле. Иң бай татар хатын-кызы булып быел да "Бәхетле" җитәкчесе Мөслимә Латыйпова калган. Ул бишенче урында (315 миллион доллар).  | 21.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-22 02:52 Игътибар: кастинг! Габделфәт Сафин үзенең төркеменә җырчы эзли
    21.08.2014 Шоу-бизнес Габделфәт Сафин кастинг үткәрә. 2014-2015 елларда Габделфәт Сафин белән эшләргә теләсәгез, тәвәккәлләгез. Төркемгә җырчы-вокалчы кирәк. Фотогызны һәм иң уңышлы дип санаган бер җырыгызны 5 сентябрьгә кадәр akcharlak2006@yandex.ru электрон адресына җибәрегез. Бу хат, бәлки, сезнең татар эстрадасында танылуыгызга зур бер адым булыр.    --- --- | 21.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-21 01:31 Тугыз туган нигез бүлә
    21.08.2014 Җәмгыять Бер төптән чыккан агач шикелле, бер ояда туып‑үскән туганнарга гомер буе сокланып та, көнләшеп тә карадым. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә, бер йодрык, көч. Бу зур дөньяда минем сыман «урлап өзгән камыр төсле» (әнием сүзләре) япа‑ялгыз түгел. Минемчә, моның өчен алар әти-әниләренә гомер буе бары рәхмәт кенә укырга тиешләр. Мин үзем әни белән генә үстем, башымнан сыйпап юатырга, чит булса да, тагын әбием бар иде (күрше авылга укытырга килгән кызның фатир хуҗасы). «Ялгызлыкны яуга бирсен», дия иде үзен авыр сугыш еллары ялгыз иткән шул әбием. Гаилә тулы чакта Мин бәләкәй чакта: «Нигә мин ялгыз? Нигә минем абыем, апам яисә эне-сеңелем юк?»– дип, бик еш кына әниемнең болай да кан саркып торган яралы йөрәгенә, үзем дә аңламыйча, учлап‑учлап тоз сала идем. Нишлим соң? Минем дә башкалар шикелле тулы, зур, тату гаиләдә күңелле итеп яшисем килә иде. Ә күршедә уңда да, сулда да, каршыда да нәкъ шундый ишле гаиләләр. Андый чакларда әнием минем башымнан сыйпый да: – И кызым, кызым, син белмисең генә әле, брат братның көтү көткәненә рад, диләр бит, – дип, авыр сулап куя иде. Әниемнең авызыннан чыккан һәрбер сүзен дөрес дип кабул итеп яшәсәм дә, боларына һич кенә дә ышанасым килми иде. Ничек инде алай булсын? Аларга күңелле, рәхәт икәнен мин көн саен күреп торам бит. Туганнарың күп булу – иң зур бәхет. Менә ялгызлык, чынлап та, бик читен, бер дә рәхәт түгел, монысын үземнән беләм... Еллар узды, озаграк яшәгән саен әнием сүзләренең чынлыгына мин дә ышана бардым. Чөнки моны исбатлаган язмаларны матбугат битләреннән дә күп укырга, тормышта да шактый очратырга туры килде. Күптән түгел генә танышкан бер ханым сөйләгән вакыйга гомер буе киеп йөргән ал күзлегемне бөтенләй чәлпәрәмә китерде. Татарстанның Казан артындагы бер авылында узган гасырда әти-әниләрен сөендереп, тупырдап торган, таза-сау бер‑бер артлы тугыз бала дөньяга аваз сала: дүрт малай һәм биш кыз. Әти-әниләре үзләре тормыш бүләк иткән мәхәббәт җимешләренә чын безнеңчә милли матур исемнәр кушып, бишек җырлары көйләп, изге теләкләр теләп үстерә. Күп балалы гаиләнең шунысы яхшы: анда балалар бер-берсеннән үрнәк алып, бер-берсен тәрбияләшеп, бик тиз исәяләр. Балачаклары шактый авыр чорга (сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы еллар) туры килсә дә, алар барысы да исән‑сау үсеп, вакыт җиткәч, әти‑әни фатихасын алып, туган ояда чыгарган канатларын сынар өчен үз офыкларын эзләп китә. Эзләгән тапкан, ташка кадак каккан, ди безнең акыллы халык: бүген һәркемнең үз өе, үз көе, үз тормышы, үз язмышы. Гадәттә, татар гаиләләрендә төп нигездә төпчек бала торып кала. Аңа бик зур, бик җаваплы һәм шактый авыр вазифа йөкләнә. Ул олыгайган әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтергә һәм туган нигезне саклап торырга тиеш. Тугыз туган үскән гаилә дә бу язылмаган канунны бозарга җөрьәт итми. Төпчек энекәшләре алтын казык булып туган туфракта төпләнә. Озакламый яраткан кызы белән гаилә дә корып җибәрә. Бәхетле гомер сөрәләр. Ләкин тормыш гел бер төрле генә бармый шул. Шатлыкларны – борчулар, аларны кайгылар чиратлаштыра. Күпне күргән, сугышлардан исән‑сау кайткан зур гаилә башлыгы көннәрдән бер көнне гүр иясе була. Туганнарның тугызы да бик кайгырышып, елашалар, аннары урыны җәннәттә булсын, дип дога кылалар да таралышалар. Яңадан һәркем үз тормышы белән яши башлый. Әниләре ялгыз калды, дип борчылырга урын юк, ул энеләре гаиләсендә яши. Бер казанга ике тәкә башы сыймый дисәләр дә, килен белән каенананың урамга тавышланып чыкканнары ишетелми. Ләкин күрәселәре алда булган икән. Килен кеше – чит кеше? Гаилә башлыгы гүр иясе булгач, килен тәмам батыраеп китә. Үз тормышының бөтен уңышсызлыкларын иренең булдыксызлыгыннан күрә башлый һәм бик еш кына: – Әнә кешеләрнең ирләре синең кебек пешмәгән түгел,– дип «игәүли». Табигатьнең мөмкинлеге чиксез түгелдер шул. Сигезенче балага бирергә, бәлки, сәләте дә, таланты да калмыйдыр. Шуңа да ул төпчек малай авыз ачарга да кыймый торган бик юаш булып үсә. Беркемгә дә, хәтта хатынына да каршы бер сүз дә әйтә алмый, бөтен әйтәсе сүзләрен йөрәгенә җыеп, сыза гына бара. Бер мәлне бер түбә астында торырга бөтенләй мөмкин булмый башлагач, алар авылдан китеп, читтә дә яшәп карыйлар. Алар ишекне ябып чыкканда карт ана: «Китмәгез!» – дип, җиргә ятып ялварып елап кала. Ләкин аңа таба борылып караучы да, аны ишетүче дә булмый. Сырхаулап киткән кешене дә, бозавын таба алмаган сыерны да шифалы сулышы, йомшак кулы белән дәвалаучы каенанасын килен «син сихерче, убыр» дип атап йөри башлаган була шул инде бу вакытта. Ләкин хатынның озын теле дә, кара сакаллары да, кая барсалар да , үзләреннән калмый. Анда да аларны елмаеп бәхет көтеп тормый. Ана фатихасын алмый башкарган эш игелекле булып чыкмый. Кул бармаклары да тигез булмаган кебек, бу гаиләдә дә һәркемнең үз холкы, үз язмышы. Араларында бер сеңелләре аеруча чая, максатчан, уңган булып үсә. Кулында ут уйната диләр андыйлар турында. Шуңа да ул, заманалар үзгәргәч, эшмәкәр булып китәргә тәвәккәлләргә дә курыкмый. Кесәңдә акчаң була торып, туган нигезеңнең ялгызлыктан картаеп, бөкшәеп, искереп-череп баруын тыныч кына карап торып булмыйдыр шул. Җитмәсә, әниләре дә соңгы сулышында: – Энегезне ташламагыз, туган нигезне ятим итмәгез! – дип васыять әйтеп калдырган була. Бу үтә дә җаваплы һәм шактый чыгымнар сорый торган эшне шул эшмәкәр сеңелләре үз өстенә алырга була. Киңәшле эш таркалмас дип, башта ул, бөтен туганнарны җыеп, үзенең уен җиткерә. Барысы да фатихаларын бирә. Ханым бит инде болай да ничә ел буе туган авылларында мәчет төзетә, төзелеш эшен белми түгел. Бер кайткан материалны туган өйне яңартырга да тотарлар. Болай эшләгәч, тиз дә, җайлы да булыр дип, изге максат белән олы эштән курыкмыйча тотына эшмәкәр ханым. Бу чакта әле ул үзенең шушы адымы өчен бик нык үкенергә туры килүен уена да кертеп карамый. Алма, пеш, авызга төш Ит яхшылык, көт шакшылык, диләр бит. Монда да шулай булып чыга. Үзләренең сәләмә өйләре урынына әкияттәге шикелле кыска вакыт эчендә хан сараедай өй калыкканын күргәч, байлыкка кызыга торган килен авыру ирен сөйрәп (хатынның игәүләүләре эзсез генә узмый, иргә инсульт була, ул урын өстенә егыла), кире авылга кайта. Исәбе – шул сарайда байбичә булып, түшәмгә төкереп яшәп калу. Эшне йозакларны алмаштырудан башлыйлар. Хан сараедай йорт төзеп биргән апаларын туган нигезгә аяк та бастырмаска икән исәпләре. Каладан авылга нигезләренең хәлен белергә кайткан эшмәкәр ханым бикле ишек каршында калгач, башта ни уйларга да белми. Югыйсә, энесенең кабаттан туган нигезгә кайтуына, әнисе васыятенең үтәлүенә аның бик күңеле булган була. Ул бит алар белән яшәми, кайтса кунак, китсә ерак. Кайтканда якты чырай, такта чәй булса, шуңа риза. Хәер, күчтәнәчен үзе бер машина төяп кайта бит әле ул. Өй салган өчен акча сорарга да уйламый. Яшәсеннәр шунда рәхәтләнеп, бер-берсенең кадерен белеп. Исән‑сау гына булсыннар. Килен чит булса да, энесе белән бер карындаш ич, тамырларында да бер ата‑ана каны ага. Ләкин аларның, яңа хуҗаларның, болай уртак өйдә яшиселәре килми икән ич! Рәхмәт әйтеп, кочак җәеп каршылыйсы урында аны: – Сиңа моннан бернәрсә дә бирмибез, синең монда өлешең юк, бу безнең өй, монда эзең дә булмасын!– дип, дөньядагы иң әшәке сүзләр белән сүгә-сүгә, капкадан куып ук чыгаралар. Нишләсен инде мескен ханым, туган нигездә үзе төзеткән йортка борылып карый-карый, үзе төзеткән мәчет бинасына кайтып егыла. Бераз хәл алгач, эшнең нидә икәнен аңышкач, зиратка барып әти-әниләренең каберләре өстендә елый‑елый дога кыла, туганнарының гамәле өчен алардан гафу сорый. Юк, өй салуга киткән малын жәлләп түгел, ә якын кешеләренең шундый вак җанлы, таш бәгырьле булуларына ачынып елый ул. Шул көннән башлап туган авылының мәчетенә һәм зиратына гына кайтып йөри. Ә туган нигезгә аның өчен юллар ябыла, ишекләр бикләнә. Теге туганнары, энеләре гаиләсе ул төзеткән мәчеткә аяк та басмыйбыз диләр икән. Алла йортының туганнар тавышлануында ни эше бар – монысы билгесез. Өметләнәм Менә шундый эшләр, тора‑бара нишләр дигәндәй... Хәер, туганнарның эшләре бүген судта инде. Бәлки, акыллы хөкемдарлар туры килеп, законга нигезләп бу туганнарга үз өлешләрен бүлеп тә бирер. Көннәрдән бер көнне һәркем үзенә тиешлесен алыр, бәлки канәгать тә калыр. Ләкин гаугалы нигездә беркайчан да элеккеге шикелле күңелле тату тормыш булмас инде. Чөнки бер кискән ипи кире ябышмый, чатнаган чынаякның, ватылмаса да, кара булып эзе кала. Мин әлеге ханымның бу күңелсез хикәятен тыңладым да уйга чумдым. Бу тугыз туган (хәзер инде алар сигезәү генә калган, берсе гүр иясе булган һәм бу очракта миңа алар арасында иң бәхетлесе дә шулдыр шикелле тоелды) яшь җилкенчәк, сары томшыклар түгел бит инде. Иң олы абыйларына киләсе елга 80 яшь тула, аксакал. Төпчек энекәшкә дә инде 65 яшь. Эшмәкәр ханым да тышкы кыяфәте кызлардан ким булмаса да, 70 кә җитеп килә. Дөнья малы диеп мәңгелекне онытып йөрер яшьтә түгелләр, диюем. Бер-береңнең кадерен белеп Ходай биргән гомерне бәрәкәтле итеп, һәр минутының кадерен белеп үткәрер яшьтә. Автордан. Әлеге язмада төгәл адресны да, тугыз туганның исем-фамилияләрен дә күрсәтмәдем. Югыйсә, алар миндә бар иде. Махсус шулай эшләдем. Газетада басылып чыккач, аларның кызарып оялуын, танышларның бармак төртеп күрсәтүләрен теләмәдем. Аннары мондый гаугалы нигезләр, кызганыч, бер бу авылда гына түгел бит. һәм тагын, бәлки, бу иң мөһимедер дә, беренче карашка бик самими тоелса да, бер яшерен өметем бар әле. Мин аларның көннәрдән бер көнне акылларына килеп, түгәрәк өстәл артында кайнап торган самавырдан тәмле чәй эчеп, бер-берләрен гафу итүләренә ышанам. Югыйсә, нишләп бу өч көнлек дөньяда яшәп тә торырга?  Йолдыз ШӘРАПОВА | (полный текст новости)

  • 2014-08-21 01:31 Гали авылы ипподромында зур бәйрәм булды (ФОТО)
    21.08.2014 Спорт Похвистнево районының Гали авылында физкультура көнендә инде яхшы традициягә әйләнеп баручы ат чабышлары булып үтте. Көн артык эссе булуга да карамастан, бирегә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсенең үзеннән күп тамашачы җыелган иде. Бәйрәм башланганчы игътибарыбызны якында гына көлешә-көлешә, үзара сөйләшеп торучы ир-егетләр җәлеп итте. Алар Бөгелмәдән булып чыктылар. Минсәгыйть Галимов белән Рәшит һәм Рәфгать Галиуллиннарга ат җене әле аларның яшь чакларында ук кагылган булган. Үткән гасырның җитмешенче елларында ат чабышларында күп катнашырга туры килгән аларга, призлы урыннар да алгалаганнар. - Менә Галидә тагын ат чабышлары үткәреләчәген белдек тә, барсын да үз күзләребез белән күрер, атларга көч биреп тору өчен килдек, - диделәр алар. Менә ярышлар башланып та китте. Бәйгедә барлыгы 45 ат ярышты. Әгәр килергә вәгъдә итеп тә килеп җитә алмаган Челно-Вершины районыннан һәм Оренбург өлкәсенең Богырыслан районыннан да атлар катнашкан булса, бәйге тагын да кызыграк булган булыр иде. Чабышларны алып баручы Александр Горюхин беренче бәйгегә старт бирүгә, Оренбургтан Гайдук, Самара өлкәсеннән Чистый Лист, Башкортстаннан Песчик кушаматлы атлар алга омтылдылар. 2 мең 400 метр араны уңышлы үтеп, Песчик - беренче, Гайдук - икенче, Чистый Лист өченче урынны яулады. Ә икенче заездда Новосергиевскидан Миг Удачи атын иярләгән Тәнзилә Трубникова - беренче, Николай Ухванов Малюткада - икенче, Ахияров Лиферсонда - өченче, Камышлы районыннан Резьбада Фәрит Гайфуллин дүртенче урынга чыгып, 1 мең 200 метр араны үттеләр. Өченче заездда ике көпчәкле арбаларга утырып, Пафос кушаматлы атта Башкортстан егете Айрат Мөгаллимов - беренче, Флокста Оренбург өлкәсеннән Семён Павлов - икенче, Форсажда Александр Ионов - өченче, Сергей Ершов Магистрда - дүртенче, Большая Черниговкадан Лозунгта Юрий Рябов бишенче урыннарга лаек булдылар. Дүртенгче заездда мәйданда гарәп чабыш аргамакларына урын бирелде. Менә шушы уртача гәүдәле, кызу канлы, муеннарын суза төшеп, башларын горур тоткан атлар махсус рәвештә чабыш өчен тәрбияләнәләр. “Дерби” дип аталган приз атка гомерендә бер мәртәбә - 4 яшендә, ә инде өлкәнрәк яшьтәге атка “Элита” призы бирелә икән. 1 мең 200 метр араны Оренбург өлкәсенең Бозаулык шәһәреннән килгән Патина кушаматлы ат (хуҗасы Александр Попов) - беренче, Баксик - икенче, Гали авылы егете Рәүф Латыйпов иярләгән Абигайль өченче урынны яуладылар. Бишенче заездда бары тик ике ат кына ярышты. Оренбург өлкәсеннән килгән Марат Ягъфәровның дүрт яшьлек Вечный атына (аны фермер Сергей Артамонов тәрбияләгән) - беренче, Сергей Моттагалиев иярләгән, берничә мәртәбә Оренбург ипподромында беренчелекне яулаган Эралогка икенче урын бирелде. Алтынчы заездда Гали авылының Камил Исхаков фермер хуҗалыгыннан Минутка чабышкысын иярләгән Николай Ухванов - беренче, Камышлыдан Фәрит Гайфуллинның Мечтасы - икенче, Бөгелмәдән ике яшьлек Рубин өченче урыннарны яуладылар. Җиденче заездда өч яшьлек атлар ярышты. Башкортстаннан Илдус Шархабдуллинның Арамисына - беренче, Николай Горшковның Синхронына - икенче, Павел Шемёоновның Глухоманена - өченче, Самара өлкәсеннән Николай Князькинның Матрицасына - дүртенче, Оренбургтан Флюра Фәтхуллинаның Бәрхетенә бишенче урыннар бирелде. Сигезенче заезд Гали авылының ат чабышларында катнашып, күп тапкырлар дәрәҗәле урыннар яулаган күренекле спортчысы Әбүбәкер Габдрәшит улы Латыйповның якты истәлегенә багышланган иде. 2 мең 400 метр араны үтеп, аның улы Таһир - беренче, оныгы Рәүф - икенче, ике туганының улы Ягъфәр - өченче, улы Гомәр дүртенче урыннарны яуладылар. Тугызынчы заездда ике яшьтәге өч ат арасында “Мастер - наездник” исеменә лаек булган Башкортстан егете Илшат Мәхмүтовның Гидгаз чабышкысына - беренче, Алексей Ионовның Геральдасына - икенче, Николай Князькинның Гермесына өченче урыннар бирелде. Шулай итеп, “Гали авылы кубогы”на бәйге ахырына якынлашты. Финалда җиде җайдак арасында Оренбург өлкәсеннән килгән, быел сигезенче сыйныфны тәмамлаган Тәнзилә Трубникова Миг Удачи чабышкысында беренче урынга чыгып, шушы дәрәҗәле бүләккә ия булды. Ә ике көпчәкле арбага утырып ярышкан Оренбург егете Павел Шемеоновның Флоксы тугыз ат арасында беренче булып килде, аңа да кубок тапшырылды. Башкортстанның Таһир Латыйпов белән Лозунгның хуҗасы “Симпатия” призына лаек булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне Гали авылы җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев тапшырды. Һәрвакыттагыча ат чабышларының иганәчесе танылган эшкуар, Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе милләтпәрвәр Расих Латыйпов булды. Аңа авылдашлары да, кунаклар да рәхмәтләрен белдерделәр. Ә мөхтәрәм кунаклар арасында Самара өлкәсенең урман хуҗалыгы һәм табигый байлыклар министры, озак еллар Похвистнево районы башлыгы булып эшләгән Александр Ларионов, күрше Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов та бар иде. Югарыдагы фотода: "Гали авылы кубогы" иясе Тәнзилә ТРУБНИКОВА. Кем беренчелекне яулар икән? Ике көпчәкле арбаларга җигелгән атлар ярыша. Бөгелмәдән килгән җанатарлар Минсәгыйть ГАЛИМОВ, Рәшит һәм Рәфгать ГАЛИУЛЛИННАР. Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.   Нурсинә ХӘКИМОВА, Хәмзә МОРТАЗИН 33 | 16.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-21 12:19 Авыл афәтенең вафаты
    20.08.2014 Криминал Тыныч тормышта кеше җанын кыю һәрвакыт шау-шу куптара, төрле имеш-мимешләр тудыра. Әмма шунысы кызык, кайчагында мәрхүмне түгел, аны бакый дөньяга озаткан үтерүчене яклап сөйлиләр. Мондый хәлләр, гадәттә, җинаять корбаны юньле кеше булмаса килеп чыга. Балтач районы Иске Салавыч авылында быел кышын булган канлы вакыйга да авылны бер афәттән коткару кебек кабул ителде кебек... “Ул мондый әҗәлгә лаек иде” Зәмһәрир салкын 8 февраль иртәсендә тыныч татар авылына “төнлә Рәшитне үтергәннәр” дигән шомлы хәбәр тарала. Суд-медицина эксперты үлемгә китергән сәбәпләрне тиз ачыклый. Мәетне туган-тумачасына тапшыралар. Шул ук көнне Иске Салавыч ирләре туң җирне чокып, каберен дә өлгертә, укыйсы догаларын укып, гүя ашыккан кебек, җан бирүенә 12 сәгать дигәндә 63 яшьлек Рәшит Минһаҗев гүргә иңдерелә. 10 февраль көнне төш вакытында исә Салавыч җирлегенә керүче дүрт авыл халкы мәдәният йортында җыйналып, бу фаҗигале вакыйганы көн тәртибенә куя. Әмма мәрхүмне искә алу чарасы булмый бу. Барысы да олысын-кечесен өркетеп торган бәндәнең мәнсез тормышы, искиткеч явызлыклары, башкалаларга күрсәткән җәбер-золымы, зыяны турында ачынып, ниһаять, курыкмыйча сөйлиләр. Авылдашлары әйтмешли, “өрәкле кеше”нең тормышын, төгәлрәге, җинаятьләрен алга таба тулырак тасвирларбыз. Хәзергә февраль бураннары каберне каплап киткәнче үк ашыгып җыйналуның төп сәбәбенә тукталып үтик. Халык заманында районкүләм мәйдан тоткан көрәшче, тәртипле, ярдәмчел авылдашлары Наил Хөснетдиновны яклап чыкты, ягъни үтерүчегә шартлы хөкем биреп, үз араларына кайтаруларын сорап район мәхкәмәсенә мөрәҗәгать кабул итте. Аңа шул көнне 163 кеше имзасын куйды. Иске Салавычта Наилнең аңлы рәвештә әлеге явызлыкка баруына ышанмыйлар. Рәшит Минһаҗевны, аның кылган ерткычлыкларын яхшы белүчеләр: “Ул мондый әҗәлгә лаек иде”, – диделәр. Алар фикеренчә, 50 яшьлек Наил Хөснетдинов үтерүче дә, коткаручы да, дигән нәтиҗәгә килергә дә мөмкин. Ләкин, чынлыкта, мәсьәлә бик күпкә катлаулырак шул... Өрәкле бәндәнең “күренекле эшләре” Рәшит Минһаҗев күршесе Равил абзыйга үзенең хезмәт стажының 14 көн (!) икәнен әйтеп мактанган. Димәк, хөкем белән хөкем арасындагы кыска “тәнәфес”ләрдә дә эшләмәгән, гомере буе сорыкорт булып яшәгән әлеге бәндә. Аның каравы, криминаль эшчәнлеге искитмәле бай аның. Рәшит тәүге тапкыр 1977 елда Чаллыда берничә тапкыр явызларча хулиганлык кылган өчен ел ярымлык срок ала. Апрельдә утыртыла, шул ук елның сентябрендә “үрнәк тәртибе” өчен Менделеев колониясеннән шартлы рәвештә азат ителә. Әмма күп тә үтми, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә кеше талап эләгә һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Срогын тутырып, Балтач якларына кайту белән, күп тапкырлар хулиганлык кылган өчен кабат өч елга “тегендә” озатыла. Аннан соң җинаятьче Арча район судыннан 4 еллык срок ала. Санап үтелгән хөкем карарларының барысында да аның исерек булуы әйтелә. Алга таба эшләгән явызлыклары да аек баштан кылынмый. 13 ел төрмәдә утырып, 40 яшьлек Минһаҗев 1991 елның маенда Коми Республикасындагы колониядән Иске Салавычка кайтып төшә. Моңа кадәр дә теләсә нинди явызлыкка сәләтле ир-ат тагын да хәтәррәк, беркемне дә санга сукмый торган зат булып кайта, тыныч татар авылы өчен бер зәхмәт була ул. Үзе белән һәрвакыт пычак йөртә, сатучыны шуның белән куркытып аракы алып чыгып китәргә дә күп сорамый. Теләсә кемнән, бигрәк тә яшь егетләрдән аракы таптыра. Үтиләр ул әйткәнне, явызлыгы чыраена чыккан төрмәчедән шүрлиләр. Гомумән, ул авылда чакта тынычлык бетә, көндез дә капкалар бикле була. Бигрәк тә ялгыз хатыннар, карт-карчыклар калтырап яши. Гади халыкка кына түгел, хокук саклау органнары вәкилләренә янаудан да тартынмый Рәшит. Аның: “Мин озак утырмыйм, кайтам... Синең кайда торганыңны беләм, егет. Үкенергә туры килмәсен”, – дип куркытырга тырышуларын Балтач районы прокуроры урынбасары Фәрит Шәрифуллин хәзер дә искә ала. Канлы вакыйга Авылда барысы да Митактан (Мин¬һаҗевның кушаматы) калтырап тормый, билгеле. Әйтик, Сабан туе батыры Наил Хөснетдинов ул кушканны үтәп йөрми бит инде. Аның шулай ук нык гәүдәле энесе Таһир да, килеп бәйләнсә, тиешле җавапны кайтарырдай егет була. 1994 елда 25 яшьлек шушы егет белән бәрелешә алар. Котельная бинасында бергә-бер сугышалар. Җиңелү үзенең абруена сугачагын белә төрмәче. Яшь егет өстенлеккә ирешә башлагач, кулына аракы шешәсе эләктереп, аның төбен ватып төшерә. Шул рәвешле, бандитлар телендә “йолдызчык” (звездочка) дип йөртелүче, берничә очлы кискечтән торган хәтәр корал барлыкка килә. Шуның белән муенына сугып, йорт салырга, өйләнергә дип йөргән, бөтен тирә-якка мәгълүм бизәүче-рәссам Таһирга исән калу мөмкинлеген калдырмый Рәшит. Әлеге эшне тикшерү ул чакта прокуратураның япь-яшь тикшерүчесе Ф.Шәрифуллинга йөкләнә. Әмма шаһитлар теге явызга каршы күрсәтмә бирүдән баш тарталар, яисә аның файдасына сөйлиләр. Ялган хәбәрләр өчен кайберләренә карата җинаять эше дә кузгатырга туры килә хәтта. Югыйсә, бәрелеш вакытында котельнаяда ир-атлар була. Ләкин куркалар пычаклы маньяктан. Ә менә ирләрдән аермалы буларак, Минһаҗев куркытып аракысын талап чыккан райпо кибетчесе Т.Сәйфетдинова барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Нәтиҗәдә, “талау” дигән тагын бер маддә өстәлә. Ә үтерү очрагы судка ярым-йорты дәлилләнгән килеш китә. Шулай да җинаятьче 9 елга ирегеннән мәхрүм ителә, өстәвенә, аеруча куркыныч рецидивист дип табыла һәм аеруча кырыс режимлы, Салават шәһәрендәге махсус колониягә озатыла. Ләкин мәкер иясе әлеге шәһәр суды аркылы рецидивист “дәрәҗәсен” гамәлдән чыгаруга ирешә һәм Казандагы гади колониягә кайтарыла. Ни хикмәт, шушы явызны “яхшы тәр¬тибе өчен” дигән билгеләмә белән 11 айга алданрак шартлы рәвештә азат итеп куялар. Ләкин ул Балтач районында пәйда булу белән, җәзаны үтәү идарәсе хезмәткәрләре аны кире озату хәстәрен күрә башлыйлар. Чөнки йөгәнсез бәндә берсеннән-берсе мәнсез хокук бозулар ясый башлый. “Төзәлү юлына баскан” бәндәне кабат Балтач суды каршына бастырырга һәм яңадан “тегендә” җибәрергә туры килә. Срогын тутырып кайткач та, берәүгә үтерү белән янаган өчен тагын бер ел утырып кайта әле ул. Ә 2005 елда 54 яшьлек Р.Минһаҗев бөтен районны тетрәндергән хайвани явызлык кыла. “Улымны төрмәдән чыгармагыз...” Бу вәхши аркасында кайгы-хәсрәт күргән, җәфа чиккән кеше, әлбәттә, әнисе Бибинур апа була. Җиде бала тәрбияләп үстерә ул. Гаилә гарипсез булмый дигәндәй, шушысы юньсез булып чыга. Шөкер, калганнары тәрбияле, тәртипле булып үсеп, матур яшиләр. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Иске Салавычта әлеге гаилә башлыгы Рәйхан абзыйның фаҗигале үлемен дә шушы малайдан күрәләр. Ул көнне әтисенә, әлеге дә баягы, аракы таләп итеп бәйләнә, төрлечә мәсхәрәли, җәберли ул. Әти кеше шуннан соң асылынып үлә. Үз каны, үз улы мыскыллауны, хурлауларны күтәрә алмыйча керде элмәккә, диләр Иске Салавычта. Бусы дистә еллар элек булган хәл... ...Уңмаган малаен соңгы тапкыр, ягъни җиденче мәртәбә утыртканнан соң, азат ителер вакыты җитәр алдыннан Бибинур әби таягына таянып авыл советына килә һәм гозерен ирештерә: “Кайтыр вакыты җитә, язып җибәрегез, ничек тә булса кайтармау чарасын күрегез. Тагын көн күрсәтмәячәк”, – ди әни карчык күз яшьләренә буылып. Вакыты чыккач, мәхбүсләрне төрмәдә тотып булмый шул. Рәшит тә кайта авылга, ләкин буш өйне ачып керә. Чөнки Бибинур апа якты дөньядан китеп барган була. Бичара ана никадәр генә кызганыч булмасын, бу очракта, бәлки, бәхетенә дияргә кирәктер. Чөнки юньсез улының чыраен күрүдән котыла, җәбер-золымын күрми, быелның 8 февраль фаҗигасен белми... Инде Минһаҗевның соңгы кыргыйлыгына тукталыйк. 2005 ел азагында Иске Салавычта Рәшит тудырган-үстергән әнисен көчләгән, дигән сүзләр йөри башлый. Бу сүзләрнең каян чыгуын тәгаен әйтеп булмый. Әллә карчык берәр ахирәтенә ычкындырган, әллә теге исерекбаш үзе мактанган. Һәрхәлдә, үтерер дип куркып, әби милициягә бармый. Ахыр чиктә, сүз аның кызына барып җитә. Ул шундый кыргыйлыкка барган абыйсын җәзасыз калдырырга теләми, билгеле. Җинаять эшен тагын Фәрит Шәрифуллин тикшерә. Әнисенә үтерү белән янау очракларын да дәлилли тәҗрибәле юрист. Мәкерле төрмәче шунда да иң йомшак җәзаны алуга ирешә. Беренчедән, көчләгән өчен түгел, бары тик омтылыш (покушение) ясаганга җавап тота. Күрәсең, әни кеше куркудан шундый күрсәтмә бирә. Икенчедән, гаебен танып тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итә. Шул сәбәпле, нибары 4 ел ярымлык колония белән котыла. Иске Салавычта Миһаҗевның әнисен көчләвенә шикләнмиләр, Бибинур әби үзе сөйләгәннәр буенча фикер йөртәләр. 60нчы яше белән баручы Р.Минһаҗев Түбән Камадагы 1нче колониядән 2010 елның маенда азат ителә. Барлыгы 28 ел утырган агайның 3 ел ярым гомере калган була бу вакытта. Карт буйдаклар катнашындагы мәхшәр Шунысы кызык: 50-63 яшьләрдәге зыян күрүче, гаепләнүче һәм өч шаһит – бишесе дә буйдаклар. Араларында 1954 елгы Илдар Нигъмәтуллин гына аерылган. Йорты яраксыз хәлгә килгәч, мунчасында яши, утыны беткәч, Рәшит Минһаҗевның өендә кунып йөри ул. Ләкин холыксыз хуҗа, күбрәк эчсә, куып чыгара аны. 7 февральдә дә шул хәл кабатлана. Илдар ялгыз яшәүче 1964 елгы Фәнил Мөхәммәдияров өендә йоклый ул төнне. Берничә сәгатьтән әлеге ике ир-ат җинаять шаһитларына әверелә. Чөнки мәхшәр нәкъ шушы йортның арткы бүлмәсендә килеп чыга. ...Кичке сәгать 10нар тирәсендә өендә үзе генә телевизор карап утыручы 55 яшьлек Мәхмүт Зыятдинов урам якта ниндидер ят тавышлар ишетеп тышка чыкса, капкасы төбендә сүгенеп, нәрсәдер мыгырдап торучы лаякыл исерек Минһаҗевны күрә. Капканы ачып булмый, чөнки сәрхуш шунда егыла. Мәхмүт койма аркылы урамга сикерә. Ул арада Рәшит ишегалдына узып, үзендә өйалды тәрәзәләрен коеп төшерерлек көч таба. Мәхмүт Рәшитне монда калдырса, аның катып үләчәген чамалый һәм күтәреп, өенә озатырга ярдәм итәрдәй кеше эзләп берничә күршесенә мөрәҗәгать итеп карый. Әмма барысы да баш тарта. Әллә куркалар, әллә җирәнгеч бәндәгә булышырга теләмиләр. Бары тик берәү – Наил Хөснетдинов кына киенеп урамга чыга. Ул арада сәрхуш юл читенә чыгып ауган була. Хәрәкәтсез гәүдәне күтәреп-өстерәп бару җиңел булмый. Җитмәсә, аның йорты да шактый ерак. Шуңа күрә якындагы Фәнил йортына гына кертеп салырга булалар. Шулай эшлиләр дә. Капка, ишекләр ачык булып чыга. Шул рәвешле, бер түбә астында биш буйдак җыйнала. Шаһитларның әйтүенә караганда, Минһаҗевның хәлләре хөрти була. Ике кулы да терсәгенә кадәр өшеп агарган. Наил түр яктан уятып алып чыккан Фәнил аңа чүмеч белән су эчертә, тәмәке кабызып каптыра. Чөнки Рәшитнең куллары хәрәкәтләнми. Ул арада Мәхмүт Рәшитнең өй каршында калган пакетын китереп бирә, ярдәм иткән өчен Наилгә рәхмәтен ирештереп кайтып китә. Фәнил баштарак “моны ник алып кердең”, дип ризасызлыгын белдерә, әмма аннан соң йокларга кереп китә. Төн уртасы җиткән була инде. Минһаҗев, исерек булса да, теге пакетта бер шешә аракысы барын хәтерли. Ярты стакан хәмерне Наил ярдәме белән чөмерә. Шул рәвешле, эчтән дә, тыштан да җылына башлый. Һәм Наилнең әйтүенә караганда, беләкләре-куллары үз төсенә керә. Икенче стаканны инде ул үз кулы белән салып каплап куя. Аның белән бергә коткаручысы да эчә. Үзенең әйтүенә караганда, кичтән бер шешәне бушаткан бу кеше дә исерә төшә. Яңа гына урамда аунап яткан Минһаҗев турында әйтеп тә торасы юк. Кыскасы, ике исерек арасында низаг чыгу өчен уңай шартлар туа. Бигрәк тә, картаеп акылга тиенмәгән Минһаҗев булган җирдә моның өчен күп кирәкми. ...Кухня ягындагы ызгыш-тавышка уянып чыккан хуҗа һәм кунак коточкыч күренешкә тап булалар. Идәндә яткан Рәшитнең муенындагы җәрәхәтләреннән кан саркый, иң шомлысы: күкрәгендә төбенә кадәр батырылган пычак сабы калкып тора. Илдар аның исән икәнен чамалап ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк дигәч тә, котырынган Хөснетдинов “үлсә үлсен инде”, дип пычакны тартып алып, яңадан шул тирәгә үк чәнчи. Ярдәмнең хаҗәте калмый. Күргәнебезчә, бу очракта игелеклелек, мәрхәмәтлелек турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Гомумән, тикшерү материалларындагы күрсәтмәләрдә Наил Хөснет¬диновның да спиртлы эчем¬лекләр белән мавыгуы, исергәч явыз кешегә әйләнүе турында раслаучылар җитәрлек. Хәер, моны югарыда китерелгән очрак та исбатлый. Ул гына да түгел, түр якка кереп: “Минһаҗевны буып үтерергә бау йә шарф бирегез!” – дип кычкыра ул. Илдарның муенындагы шарфын алмакчы була. Күрсәтмәләренә караганда, Нигъмә¬туллин ул чакта кухня ягына чыгып Мин¬һаҗевның идәндә аунаганын күрә, әмма йоклый дип уйлап яңадан кереп ята. Бу вакытта өйдә булган ике ир-атның фаҗигане кисәтү өчен кыл да кыймылдатмавын әйтеп үтмичә булмый. Хөснетдинов әйтүенчә, җылы өйдә хәлләнеп алган Минһаҗев аңа кычкыра, җикеренә, артсыз урындык белән суга, пычакка ябыша. Рәшитнең холык-фигылен белгән кеше бу кадәресенә ышана. Ә менә Наилнең үз гомеремне саклау нияте белән эш иттем дип белдерүе шик уята. Һәрхәлдә, аның кыланмышлары җинаять кодексындагы “үз-үзеңне саклау (самооборона)” маддәсе кысаларына эләгерлек түгел кебек. Чөнки чынлап торып куркыныч янамый аңа ул чакта. Үзе үк Минһаҗевның муенына пычак белән берничә тапкыр сызып алдым, ә менә күкрәгенә ничә тапкыр кадаганымны хәтерләмим дә дип бара. Кыскасы, Наил Хөснетдинов аңлы рәвештә кеше үтергән булып чыга. Өстәвенә, Мөхәммәдияров һәм Нигъмәтуллинга “20 ел элек энем Таһирны үтергән өчен дөмектердем”, дип тә ычкындыра әле. РФ Тикшерү комитетының Арча районара бүлеге тикшерүчесе үтерүне үч алу нияте белән түгел, ә бәлки исерек баштан “кинәт килеп чыккан шәхси күрәлмаучылык мөнәсәбәтләре нигезендә” кабынып киткән бәхәс, низаг һәм сугышу нәтиҗәсе дип таба. Җинаять эше 6дан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган 105нче маддәнең 1нче кисәге буенча кузгатыла һәм 1964 елгы Н.Хөснетдиновка “үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү”дә гаепләү белдерә. Соңгы сүз Район суды халык фикеренә колак салыр, билгеле. Зарар күрүченең авыл өчен бер афәт булуы да игътибарсыз калмастыр. Гомеренең соңгы көнендә дә үзе белән пычагы булган бит аның. Әмма төп рольне болар түгел, ә Н.Хөснетдиновның 8 февраль төнендәге гамәлләре уйнаячак. Ә алар исә халык сораган шартлы хөкемгә өметләнергә урын калдырмый кебек. Ләкин бусы безнең уй-фаразлар гына. Әлеге эшкә ноктаны шушы көннәрдә башланачак судның хөкемдары куячак. Балтач районы.   Наил ВАХИТОВ | (полный текст новости)

  • 2014-08-21 12:19 “Табличкалы эшмәкәрләр”
    20.08.2014 Җәмгыять Сүз башында - бер мәзәк: Ашамлыклар кибете. Каерып ачып куелган ишеккә бик сәләмә киедәге бер сукбай сөялгән. Кибеттән чыгып баручы ханым аның мескен кыяфәтен күреп туктап кала һәм сумкасында казына башлый. Ниһаять, янчыгыннан ярты ипи һәм 10 сум акча тартып чыгарып, сукбайга суза. Тегесе хәерне сүзсез генә ала да, янәшәдә яткан тәмәке төпчеген алып иреннәре арасына кыстыра. Хәер биргән ханым аңа карап-карап тора да: - Рәхмәт әйтер идең ичмасам, - дип куя. Җавап шәп: - Күрмисеңмени, мин бит чукрак һәм телсез. Ун тәңкәгә могҗиза булыр дип уйладыңмы әллә? Ханым ни әйтергә белмичә шактый басып тора. Аннан соң гына: - Җирбит, оятың юк икән! Сау-сәламәт килеш урамда хәер сорап йөрергә ничек җирәнмисең? – дип, үз юлы белән китә. - Әлбәттә, өйгә генә китереп бирсәләр шәп булыр иде дә, өем юк шул минем, - дигән сүзләр белән озатып кала аны сукбай... Сукбай да кеше Үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән акча, тәмәке соранучы мескен кыяфәттәге адәми затларны адым саен очратабыз. Аларны күрүгә кемдәдер кызгану хисе уяна, кемдер, җирәнеп, йөзен сыта, кемдер әшәке сүз белән үз яныннан куып җибәрә. Һәм… һәрберсе хаклы! Дөрестән дә, тормыш иләге аша үткән, күпчелек халыкка билгеле булмаган ниндидер сәбәпләр аркасында йорт-җирсез, акчасыз калган кешеләрне ничек кызганмыйсың инде. Өстенә пычрак, каешланып беткән сәләмә “кием” элгән, мәңге су күрмәгән, янына килерлеге дә калмаган сасы тәнле, йөзен сакал-мыек баскан, гомеренә бер тапкыр да тарак күрмәгән тузган чәчле бу җан ияләреннән җирәнмичә мөмкин түгел. Болай да тормыш мәшәкатьләре белән башы каткан, үзе дә очын-очка ялгап кына яшәүче кеше, әзмәвердәй ир-атларның мескенләнеп хәер сорашуын, 15-20 сум акча юнәтүгә үк “җир асты” кибетләренә йөгереп барып кабалана-кабалана “фанфурик” (шәхси кибетләрдә, җир асты үткелләрендәге тәмәке киоскларында ирекле сатуда булган 100 граммлы техник спиртны халык шулай атый) сатып алуларын күргәннән соң, сүгенми нишләсен?! Тукта, әйтер сүзем алар турында түгел иде бит... “Зинһар, ярдәм итегез!..” Бүгенге җәмгыятьтә киң таралган шәфкатьлелек, хәйрия турында сөйләшеп аласым килде. Безнең халык шундый инде, аннан игелек, шәфкатьлелек ташып тора. Үзе нинди генә катлаулы хәлдә булмасын, күзенә текәлеп ялварып утыручы бәндә яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Бөтенебез дип әйтмим, күпчелегебез шундый. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ярдәмчеллек безнең канда, димме... Кемнеңдер үтенече буенча кемгәдер матди ярдәм күрсәткән, кайсыдыр хәйрия фондына хәләл акчасын күчергән һәркем үз чыгымнарының изге эшкә сарыф ителүенә өметләнә, билгеле. Әмма күп очракта аларның хәере мохтаҗлар кулына барып ирешмәве турында бик сирәкләр генә белергә мөмкин. Мантыйки фикер йөрткәндә, аларны аңларга да була: ничек инде син хәер итеп биргән шул тиеннәрне кемдер игелекле гамәлгә түгел, ә бары тик үз мәнфәгатьләренә генә тотарга мөмкин?! Ләкин... Кем әйтмешли, озын сүзнең кыскасы, башкаларның бәхетсезлеген үз файдасына “боручы” аферистлар чыгырдан чыкты. Бу хәлне күреп-ишетеп торган рәсми рәвештә эшчәнлек алып баручы хәйрия оешмалары да бүген чаң суга: һәркемгә һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торучы изге күңелле кешеләрне адым саен алдакчылар, ялган авырулар һәм башка мәкерле хәйләкәрләр сагалап тора. Мисал өчен, күкрәгенә ялварулы сүзләр язылган табличка беркеткән мескен кыяфәттәге адәмнәр. Кемнәр алар? Җавап бер – барысы да алдап акча җыючы! Эш рәвешләре гап-гади: ялварып бер-ике сүз әйтергә яки телен йоткан кебек мескенләнеп басып кына торырга кирәк. Иң мөһиме – үтеп-сүтеп йөрүче меңәрләгән халыкның берән-сәрәне генә булса да, кызганып, уч төбенә акча сала икән, аңа шул да бик җитә. Шунысын да әйтергә кирәк: игътибар иткәнегез бармы икән, алар тотып торган кулдан эшләнгән “үтенеч табличкалары”ндагы язуга күз йөтеп чыксаң, һичшиксез бер-ике хата табасың. Әйтик, “помогите...” урынына еш кына “памагите...” яки “помагите...” дип язылган булыр. Бу инде аларның наданлыгын күрсәтми, җәмәгать. Акча кадәр акча сорарга батырчылык иткән икән, ул инде аны бер хатасыз язган булыр иде. Халыктан шул рәвешле көлүе түгелме икән, дигән шик туа. Ә беләсезме алар күпме акча эшли бу юл белән? Бер көнне полиция хезмәткәрләренең җир асты үткелендә торучы шундый берәүдән сорау алуының шахиты булдым. Ышанмаслык хәл: аена 100-150 мең сум туплыйлар! Яртысы үзләренә кала икән, калган яртысы – “түбә” өчен. “Табличкалы эшмәкәрләр” җир асты үткелләрендә, парк капкасы янында, зур кибетләрнең ишек төпләрендә, базар янында, мәчет-чиркәү тирәләрендә аеруча еш күзгә чалына. Инде дә килеп, мескен кыяфәттә ниндидер язулы кәгазь тотып, кулын сузып утыручы хатын-кызга (мондый ысул белән башлыча алар акча җыя) чынлап та ярдәм кулы сузасыгыз килә икән инде, һич икеләнмичә, аның документын сорагыз. “Бала үлә монда, ә сез әллә нинди сораулар белән баш катырасыз!” кебегрәк җавап ишетәсез икән – шикләнерлек урын бар. Ихластан ярдәм сорап утыручы беркайчан да агрессив булмас. Минемчә, үз баласына яки чит кешенекенә дип акча теләнеп утыра икән, аның документы булырга тиеш. Юк икән инде, гафу, ул – гап-гади алдакчы. - Без андыйларга үз визиткаларыбызны калдырабыз, документлары белән үзебезнең офиска чакырабыз, һичшиксез ярдәм күрсәтәчәгебезне әйтәбез. Ник берсе килсен! – ди Мәскәүдә эшчәнлек алып баручы “Мозаика счастья” хәйрия фонды президенты Анна Пучкова. – Хәрби киемдәге хәерчеләр (алары, гадәттә, инвалид коляскасында утыра) белән дә шул ук хәл... “Кайда хезмәт иттең, ничек бу хәлгә калдың? кебек сорауларга чатлатып җавап кайтаралар, ә “әйдә шул-шул фондка кереп чыгабыз, анда һичшиксез ярдәм итәчәкләр”, - дисәң, тизрәк синнән ераккарак китүне яки үзеңне куып җибәрүне кулай күрәләр. Соңгы вакытларда зур кибет ишекләренә кемгә дә булса ашыгыч операция ясарга, ә моның өчен галәмәт зур күләмдә акча кирәк дип язылган белдерүләр элү гадәткә кереп китте. Ярдәмгә мохтаҗ кыз яки малайның күз явын алырдай матур фоторәсеме дә, акча күчерү өчен исәп-хисап счеты да бар. Тик, тагын шул ук нәрсә борчый: “бик ашыгыч” дип язылган белдерү айлар буе эленеп тора. Төрле хәл булырга мөмкин, билгеле. Чын-чынлап кыйммәтле операция таләп ителгән кешеләрнең туганнары, ни чарадан бичара, акча юнәтеп булмасмы дип, төрле юлларны кулланып карый. Тик, иманым камил, андый кешеләрнең күпчелеге интернетка, кибет тәрәзәләренә үз нарасыйларының фоторәсемнәрен беркетүдән кимсенә. Алар башка юлны сайлый – махсус ярдәм фондларына мөрәҗәгать итә, республика һәм шәһәр җитәкчелегенә бара... Ә болай... Интернет челтәрендә көн саен диярлек ашыгыч рәвештә акча җыючы төркем турында мәгълүматка тап буласың. Гадәттә, аларда “Счет идет на дни, минуты”, “Даже 50 рублей могут Петеньке (Катеньке, Айгульке...) встать на ноги” һәм башка шуның кебек сүзләр языла. Тик янә кабатларга мәҗбүрмен: хәер биргәнче уйлап карагыз. Сүз дә юк, 50-100 сум гына чыгарып салып яки исәп-хисап счетына җибәреп, сез һич кенә дә ярлыланмассыз. Ләкин күз алдыгызга китерегез: алдакчылар никадәр акча туплаячак! Алдакчыны ничек танырга? Акча сораучының алдакчымы-юкмы икәнлеген ничек тикшерергә соң? Иң беренче чиратта, бу кешеләрдән, кайсы фондларга мөрәҗәгать итеп караганлыкларын сорарга кирәк. Ни сәбәпле алардан ярдәм ала алмауларын аңлатсыннар. “Фонд аша акча туплау озак, ә безгә ашыгыч кирәк”, - дигән сүзләр шыр ялган! Фондларның запас акчалары һәрвакыт бар. Һәрхәлдә, булырга тиеш. Законлы оешма булса. Ә бит андый фондлар бар. Һәм бер генә дә түгел. Рәсми рәвештә теркәлгән һәм закон таләпләренә таянып эшли торган бу оешмаларга мөрәҗәгать иткән очракта (ышанырсызмы, юкмы – белмим), анда бер генә кешене дә кире борып җибәрмиләр. Тиешле акчаны һичшиксез бирәләр. Дөрес, кулыгызга бер тиен дә тоттырмаслар, билгеле, кайсы клиникага, нинди исәп-хисап счетына һәм нинди максатларга күчерергә кирәклеген дәлилләүче документларыгыз булса, фонд ул сумманы күчерәчәк! Инде бу акчаны кайчан, ни рәвешле кире кайтарып бирү яки бирмәү мәсьәләсен аерым килешү нигезендә хәл итеп булачак. Ялган фондлар Тагын бер афәт – яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләрдәй, соңгы вакытларда аеруча күбәеп киткән ялган фондлар. Һич икеләнүсез әйтергә була: алар авыру балаларны дәвалау өчен түгел, бары тик үз максатларына акча җыю белән шөгыльләнә. Хәйрия фонды акча җыю белән шөгыльләнә икән, аның тарихы, эшчәнлек хронографиясе, финанс исәп-хисаплары, контактлары күрсәтелгән рәсми сайты булырга тиеш. Чын фонд белән ялганны аера алмыйм, дияр кайберәүләр. Җавап бер: ат белән сыерны ничектер аерасыз бит?! Әзрәк кенә булса да башны эшләтергә кирәк бит инде. Машина сатып алганда, интернетка кереп, форумда кибет һәм ул тәкъдим итә торган товарга карата башкалар фикере, экспертлар бәяләмәсе белән танышабыз. Хәйрия фондлары белән дә шул ук хәл булырга тиеш. Ата-ана комсызлыгы Тагын бер нәрсә бар. Акча чынлыкта да бик кирәк булырга мөмкин, ләкин мохтаҗ кешенең туганнары яки ата-аналары кайвакыт түшәмнән алган сумма сорый. “Мозаика счастья” хәйрия фонды президенты Анна Пучкова шундый очрак турында сөйли: - Безнең активистлар бер ана сораган сумманы – баласын Италия клиникасында дәвалау өчен таләп ителгән 16 миллион сумны җыйды. Бу илдәге танышымнан әлеге медицина учреждениесына шалтыратып белешүен сорадым. Бактың исә, дәвалау курсы 3 миллион сум гына тора! Кайвакыт, авыру балаларның ата-аналары хәер туплаудан гаиләнең матди хәлен ярыйсы гына яхшыртып булуын аңлап алалар. Һәм тотыналар хәер акчасына йорт җиһазлары алырга. Гаделлек кайда? Кешеләр бит сезгә яңа телевизор алу өчен түгел, авыру баланың хәлен яхшырту өчен бирә үзенең хәләл акчасын. Авыру баланың фоторәсемдә затлы киемнәргә төренгәнлеген күргәч, биш йолдызлы кунакханәләрдә яшәвен белгәч, хәйриячеләргә, биргән хәләл акчасының бу бала сәламәтлеге өчен сарыф ителүенә өметләнгән игелекле кешеләргә бер дә рәхәт түгел. Аз гына тыйнак булырга ярамыймыни?! Бәлки бу акчалар башка бер нарасыйга операция ясау өчен кирәгерәктер? Ата-аналар хәйрия акчасын максатчан файдалансын өчен нишләргә соң? Иң беренче чиратта, шуны искәртеп үтәргә кирәк: профессиональ фонд беркайчан да ата-ана кулына акча тоттырып чыгармый, ә бары тик клиникадан килгән исәп-хисап счетына гына кирәкле сумманы күчерә. Шуңа күрә, гафу итегез, ата-ананың шәхси исәп-хисап счетларына, телефон номерына җибәрү акчаңны җилгә очыру, ягъни шушы счет хуҗасының шәхси кесәсен калынайту гына булачак. Уйлагыз! Хәйриячелек, шәфкатьлелек культурасы, шөкер, бездә дә канат җәеп килә. Күпчелек халык инде бер-береңә ярдәм кулы сузарга кирәклеген аңлый, ул һәрвакыт аңа әзер. Ләкин баш белән уйлап. Һәрбер кеше үз ярдәменең максатчан һәм нәтиҗәле булуын тели... Әлеге язманы газетада урнаштыруның төп максаты, беренчедән, халыкны ялгышудан сак булырга чакыру булса, икенчедән, бүгенге көндә шактый актуальлек алган тема буенча фикерләшергә чакыру. Хатлар көтеп калабыз  Амур ФӘЛӘХ | (полный текст новости)

  • 2014-08-21 12:19 Татарстан түрәләре нинди машиналарда җилдерә? (ВИДЕО)
    20.08.2014 Сәясәт Июль уртасында Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев түрәләргә чит илдә эшләнгән машиналар алмаска дигән карар имзалады. Мәскәүнең Көнбатышка әзерләп яткан яңа чикләүләре кайбер илләрдә ясалган машиналарны кертүне дә тыярга мөмкин.  Дүшәмбе, 18 августта "Ведомости" газеты Мәскәүнең Көнбатышка каршы яңа чикләүләр исемлеге әзерләвен һәм Көнбатышта эшләнгән машиналарны да кертү тыелырга мөмкинлеген язып чыкты. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, бу хәбәрне җөпләп, сишәмбе көнне, Көнбатыш тагын чикләүләр кертә калса, "өстәмә чаралар күрү әзерләнә" дип белдерде. Русия хөкүмәтенең 7 августта  АКШ, Европа берлеге, Канада, Австралия һәм Норвегиядән азык-төлек кертүне тыйган исемлегенә медицина җиһазлары һәм машиналар да өстәлергә мөмкин. Бу, үзенә күрә, Медведевнең теләген тормышка ашыру да була ала.   Июль уртасында Медведев түрәләргә дәүләт заказы нигезендә чит илдә эшләнгән машиналар алмаска дигән карар имзалады. Әлеге карарга айдан вакыт узды. Азатлык бу документ нигезендә Татарстандагы министрлыкларда берәр үзгәреш көтелмиме дигән сорауны 17 министрлыкка, хөкүмәтнең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьминга да юллады.   "Премьер-министр, министрлар һәм аларның урынбасарлары утырып йөри торган машиналар нинди, алга таба Русиядә эшләнгән, Русия маркалы машиналарга күчәргә җыенмыйлармы?” дигән сорау иде ул.   17 министрлыкның җидесеннән: икътисад, мәдәният, хезмәт һәм мәшгульлек, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыкларыннан Азатлыкка җавап килде.   Аларның берсендә дә министрларның һәм аларның урынбасарларының бүген нинди машинага утырып йөрүе күрсәтелмәгән. Бары тик ике министрлык кына: мәдәният министрлыгы "безнең җитәкчеләр Русиядә җыелган автомобильләрдә йөри", икътисад министрлыгы "безнең министрлыкка бүлеп бирелгән машиналар Алабуга шәһәрендә эшләүче Форд Соллерс заводында җыелган" дигән җавап язган иде.   Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, министрның ялда булуын, беренче урынбасарның авырып китүен әйтеп, җавапны соңрак бирәчәләрен белдерде.   Калган алты министрлыкның матбугат үзәге җитәкчеләре әзерләгән җаваплар бер үк төсле дип тә әйтергә була. Анда министрлыкларны машиналар белән тәэмин итү хөкүмәтнең хуҗалык идарәсе өстендә, сорауларыгызны аларга юлласагыз яхшырак булачак, диелгән иде.   Хөкүмәт сүзчесе Андрей Кузьминга, аның урынбасары Эдуард Хәйруллинга юлланган сорау, атна узып китсә дә, җавапсыз калды. Аларның хөкүмәт порталында күрсәтелгән телефоннарын 19 августта алучы булмады.   Медведевның түрәләргә читтән машина алмау карары турында "Автомобильная Россия" фиркасенең федераль шура рәисәсе Елена Фанаева: "Төбәкләрдә җитәкчелек чит илдә эшләнгән кыйммәтле машиналар алганда мутлыклар кыла. Төбәкләрдәге түрәләрнең үзләренә комфорт шартлар тудыруы турында хисаплар берничә тапкыр игълан ителде. Алар эшләрен яхшырту өчен түгел, ә үз рәхәтлекләре өчен моны кыла. Һәм бу чыгымнар бюджет мөмкинлекләренә туры килми", дип белдерде.   Русия Көнбатышка үч итеп инде читтән машиналар кертүне дә тыйса, бу машина базарын яңадан бүлешүгә китерәчәк ди белгечләр. Чит илдә эшләнгән машиналар алырга яратканнар арасында, Мәскәүнең бу нияте тормышка аша калса, тотылган машиналарга да, чит ил лицензиясе белән илдә җыелган машиналарга да бәяләр нык үсәчәк дип борчылучылар да бар. "Чит ил машинасында йөреп караганнар, әгәр бик каты китереп кысмаса, Лада-Калинага утырмаячак", ди алар.   Русия хакимиятләре азык-төлеккә чикләүләр керткәч бәяләр күтәрелмәячәк дип ышандырса да, "Коммерсант" язуынча, Мәскәүдә һәм төбәкләрдә кайбер товарга күпләп сату бәяләре арткан. Дуңгыз ите 6 процентка, балык 40 процентка, тавык ботлары 60 процентка күтәрелгән. Мәскәүнең сәүдә департаменты кышка таба сөткә бәя артырга мөмкинлеген дә кире какмый. Наил АЛАН | 19.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-21 12:19 Бүген республиканың кайбер районнарында боз явуы ихтимал
    20.08.2014 Җәмгыять Бүген Татарстан буенча урыны белән боз явуы һәм көчле җил көтелә.  Казанда көндез – 24-26градус җылы булачак.   Татарстан буенча уртача температура көндез 24-29 градус, көньяк-көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән 32 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. --- --- | 20.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-21 12:19 Биектау главасы ярдәмчесенең бүлмә түрендә - Тукай киңәшләре (ФОТО)
    20.08.2014 Җәмгыять Гадәттә түрә кабинетларында президент портретлары эленеп тора. Биектау районы башлыгы ярдәмчесе Нияз Газиев бүлмәсендә исә - рамкага алынган Тукай киңәшләре. Бу фотоны журналист Рөстәм Исхакый "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия концертын оештыру эшләре белән йөргәндә төшереп алган. "Биектау районы җитәкчеләре Тукай киңәшләре белән эш итә дип аңладым. Һәрхәлдә аның шигырен рамкага алып түргә куйганнар. Менә ул кайда уңышлы булу тренингы! Грефлар, Трейсилар бер читтә торсын," - ди Рөстәм.     --- --- | 20.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-21 12:19 Салават Фәтхетдинов: үзенә – 54, йөрәгенә – 18
    20.08.2014 Шоу-бизнес Салаватның август аендагы беренче концертларына гаиләләре белән респуб­ликаның мәгълүм шәхесләре Рифкать Миңнеханов, Азат Хамаев килгән иде. Аннан гаиләсе, туган-тумачалары белән Радик Гайзатуллин тамаша кылды. Аларның аягы җиңел булды. Камал театрына 13-14 көн дәвамында халык агылды, алар концерттан һәр елдагыча яхшы кәеф, күңел күтә­ренкелеге белән таралды. Шулай итеп, җыр­чының иҗатын­дагы икенче 25 еллыкның беренче сезоны уңышлы башланды. Са­лаватның: “Үземә 54 тулса да, йөрәгемә – 18”, – дип кабатлавы да юктан гына түгел, күрәмсең. Салават шәх­сән үзе: “18 түгел икәнлеген дә беләм, әмма ышанасы килә”, – дип аңлатма бирергә ярата. 18 санын кабатларга сәбәбе дә табылган: “54не өчкә бүлегез әле, ничә килеп чыга? Унсигезме? Өч унсигез хәзер миңа”. Яңа концерт программасы да – тормыш, яшәеш хакында уйлану. “Тормышыбыз – бер мизгел, ул буыннардан буыннарга сөйләрлек яхшы төш кебек үтсен иде”. Нинди генә җыр башкарса да – әти-әни турындамы ул, авыл бе­лән шәһәр мөнәсәбәт­лә­реме һ.б. – Салават менә шул тө­шенчә­ләргә басым ясый, репертуарында гомер-го­мер­гә яратып башкара торган җыр­лары, өр-яңа җырлар һәм дә: “Бу җыр­ларны нишләп мин дә башкармыйм әле?” – ди­гән­нәре дә бар. Концерт дә­ва­мында алар җәмгысы егер­медән артыкка җыела. Һәр җырны да тамашачы күңе­ленә якын кабул итә, талант­ның мулдан булуына вә саекмас икәнлегенә ышана. Хәмдүнә Салаватны иң бай кеше дип исәпли – Бай, бик бай ул. Ходаем аны берүк исәнлек-сау­лык­тан гына аера күрмәсен. Байлыгы нәрсәдә дисеңме? Аның күңеле чиста. Бу инде үзе зур байлык. Минем җыр­ларымның гомерен озайт­ка­ны, миңа илһам, дәрт өстә­гәне өчен аңа бик зур рәхмәт. Ходай да рәхмә­теннән ташламасын! Венера да аның яклы – Бер көнне Салават миңа шалтыратып: “Син башкара торган “Гомерләрне үлмәс җыр итәек” дигән җыр­ны башкарсам, каршы кил­мәс­сеңме икән?”– дип рөхсәт сорады. “Каршы түгелмен, –дидем, – әмма шартым бар: Казандагы концертларыңда мине дә җырлатсаң иде. Хәмдүнә ге­нә димәгән ич, мин дә сине яратам”. Пеләшлеге ярап куйган “Салават” җыр театры быел шактый яңартылган. Иҗат әһелләрен сайлауда аларның үз ысуллары икән. Клавиатурада уйнаучыны эшкә алганда Ядкәр: “Казанда яшәүче булсын”, – дигән шарт куйган, баянчы Рифат: “Башкортстаннан булса яхшы булыр иде”, – дигән, кызлар егет кеше булуын теләгән, Альфред исә: “Салават Зәкиевич, минем үземә генә күңелсез, пеләш кеше булмасмы?” – дип шарт куйган, Тоха исә: “Миңа барыбер”, – дип кул селтәгән. Менә шулардан чыгып иҗат әһеле сайланган. Вадим Фәт­хинуров үзе көйләр яза, үзе җырлый, тамашачы аны һәм яшь җырчы Рәзил Ис­мә­гыйлевне дә бик җылы кабул итте. Тоха – юбиляр Бу коллективта һәркем­нең үз кушаматы. Хәтта җыр­ланачак җырларына да кушамат тагалар. Тоха – Таһир Гайнуллинга утыз яшь тулган. Ул концертның буеннан- буена миңа атказанган исеме бирегез, фатирлы итегез, юньле костюм кидерегез, дип ялынып-ялварып йөри, төрледән-төрле төшләр кү­рә. Концерт азагындарак Салават аны өр-яңа костюмлы итә. Егетнең шатланганлыгын күрсәгез иде! Бәхет өчен күп кирәк тә түгел икән югыйсә. Җырга-биюгә, нәфис сүзгә талантлы Таһир, һич­шиксез, теләгенә ирешер. Талант барыбер үз юлын таба ул. Илһам вәгъдәсендә торды Салаватның һәр концертында нинди дә булса күңел­ле вакыйга, сюрприз булып тора. Бу көнне дә нәкъ шулай булды. Тамаша ахырында сәх­нәгә Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Ил­һам Госман улы Вәлиев белән Казандагы “Балык Бистәсе” якташлык җәмгыяте җитәк­чесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова күтәрелде. “Глава” сүзен шаяртып сөй­ләүдән башлады. Янәсе, моннан шактый еллар элек, колхоз рәисе булып эшләгәндә, ул Салаватны авылга, колхозчылар алдында чыгыш ясарга чакырган була. Концерт өчен вәгъ­дә ителгән бер бозау артистка бирелми калган. Салават­ның әй­түенчә, инфляцияне исәпкә алып, теге бер бозау хәзер йөз бозау хакы тора икән. Район башлыгы, балык­бистәлеләр бурычлы булып калмас дип, Салаватка район­ның мактаулы гражданины исеме бирелүе турында таныклык тапшырды һәм күк­рәк билгесе такты. Әлбәттә, бозау дигәне сүз уйнату гына. Районның мактаулы гражданины исемен теләсә кемгә бирмиләр. Ул халык алдындагы казанышлар, эш-гамәл өчен бирелә. Казанда яшәү­челәрдән аның беренчесе күренекле артистыбыз Равил Шәрәфиевкә бирелгән булса, икенчесе – Салаватка. Җыр­чы атаклы артистыбыз Равил Шәрәфи белән янәшә шулай үзен олылаулары өчен район халкына рәхмәтен белдерде. “Бу – минем өчен зур дә­рәҗә”, – диде ул. Аннан соң, шаяртып: “Килькиградка (Балык Бис­тәсен үзара шаяртып шулай атап йөриләр икән) трамвайлар йөриме соң?” – дип кызыксынды. Янәсе, мондый исемгә ия булучыларга андый төр транспортта бушлай йөрү каралган. Медаль­ләр­нең соңгысы булмасын, өс­тәлеп торсын, дигән теләктә иде Илһам Госман улы. *** Салаватлылар Казан та­ма­шачысының хәер-фати­хасын алды. Хәзер аларның Россия буйлап гастроль­ләре башлана, белеп, сизеп торабыз: “Салават” җыр театрын зарыгып көтеп алачаклар, тагын килегез, дип озатып калачаклар.  Габделбәр РИЗВАНОВ 121 | 20.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-20 08:11 Актерлар җәе: Әсхәт Хисмәт алма үстерә, Равил Шәрәфи утын әзерли (ФОТО)
    19.08.2014 Җәмгыять Камал театрының бер төркем артистлары үзләренең Студенецтагы бакчаларын бернинди чит җирләргә дә алыштырмый. Моның шулай икәненә аларның бакчаларын күреп, үзләре белән аралашып кайтканнан соң инанасың. Студенецта мине Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның хатыны Рәшидә каршы алды. Өйләренә кергәнче үк аларның бакчаларына күз төшә. Анда, эзләсәң дә, бер чүп кисәге таба алмассың. Йортлары исә, ике катлы булса да, чын авыл өен хәтерләтә. Аны 1989 елда төзегәннәр. Аннары мунчасын җиткергәннәр. – Безнең беркая да йөргәнебез юк, – ди алар. – Шушында рәхәтләнеп ял итәбез, табигать тә искиткеч. Идел һавасы үзе ни тора. Мәрхүм Марсель абый Cәлимҗанов та: «Карале, нинди матур күренеш», – дип сокланып йөри торган иде. Бакчада бөтен нәрсә бар. Бәрәңге рәтләре янында карбызлар да тәгәрәп ята. Алмагачлары исемле: Әсхәт, Илсөяр, Булат алмагачлары. Әсхәт Хисмәтовны Мичурин, диярсең. Бер алмагачка сигез төрле сорт ялгап үстергән. Хәзер аларның барысы да алма бирә. Нинди генә агачлар үсми анда! Облепиха, груша, слива, чия дисеңме... Габделфәрт Шәрәфиев оныклары өчен йорт төзеткән. Яшелчәләр белән күбрәк Рәшидә шөгыльләнә. Алмаларны пешереп, кышка бәлеш өчен эчлекләр дә әзерләп куя икән. Әсхәтнең туганы Зәйнәп ханым – биредә зур ярдәмче. Шул арада тагын башка туганнары килеп төште. Ә иң зур кунак Әлкидән килгән әтиләре Әсәдулла абый иде ул көнне. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина гаиләсе, үз йортлары белән яшәсә дә, монда килергә дә вакыт табалар. Без кергәндә Рузия ханым газоннар чистартып йөри иде. Анда бары тик агачлар белән чәчәкләр генә. – Мин монда бик яратып киләм, чөнки яшьлегебез шунда узды бит. Кайчандыр Туфан Миңнуллин, Гөлсем Исәнгулова, Шамил Бариевлар яшәгән вакытта гөрләп тора иде бу бакча, – ди ул. Зөлфирә Зарипованың уңышы мул булды. Бакчалары ял йортын хәтерләтә. Европада гына үсә торган туя агачы, тау нараты, артыш агачлары Шамил Закиров истәлекләре икән. Шау чәчәктә утырган гортензияләр Фирдәвес Хәйруллинаны искә төшерә. Бакчаның бер почмагында кечкенә генә сулыкта йөзгән бәбкәләре белән үрдәкләрне күреп чын йорт кошлары, диярсең. Рузия Мотыйгуллина табигаткә гашыйк, чын җир кешесе. Туган ягын да онытып бетерми. Әле июнь аенда үзләренең туган авылы Югары Әлкидә гаиләләре белән бәйрәм үткәрергә ярдәм иткәннәр. Наил Дунаевның виноградлары уңды. Биредә артистларның узганда-барганда бер-берсенең хәлләрен белешү гадәте бар. Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова бакчасына кергәндә, көшелгә өеп куйган алмаларын эшкәртергә алып кайтырга әзерләнеп йөри иде. Быел кыярлары белән помидорлары да бик уңган икән. – Элек яшелчәләрне күтәреп ташый идек, хәзер улым Энгель машинасы белән алып кайта, – ди ул, куанып. – Элегрәк салатларны да күп ясадым. Хәзер аз ашала. Шуңа күрә җитәрлек итеп кенә әзерләдем. Аларның каршында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевләр өе. Мунча ягарга йөрүе әллә каян күренеп тора. Утыннар әзерләп куйган. Килеп керүгә: «Сагынып килдеңмени?» – дип шаяртып куйды ул. Алар биредә апрельдән алып көзгә кадәр яшиләр. – Берни дә эшләмим дә, тик тә тормыйм, – ди Равил абый. – Урман санитары сыман, корган чикләвек агачларын чистартып, алардан утын әзерлим. Беренчедән, миңа савабы булса, икенчедән, урман чистара. Чикләвек агачы морҗаның сөремен куа, өйне әйбәт җылыта. Морҗа дигәннән, анысын да үзе чыгарып, керамик плитә белән тышлап куйган артист. Үзе тапкан бер генә иске әйбер дә әрәм булмаган. Хәтта балчыктан ясалган Ленин башы да ишек өстендә урын алган. Бакчалары чәчәкләр белән тулы. Финляндиядән өч тәүлек буе күз карасыдай саклап алып кайткан камырлык агачы да, череми торган ылыслы лиственница агачлары да зур үскән. Равил абый кабак боткасы яратканга күрә, аны күбрәк утырталар икән. Кыярны алар өч тапкыр утырталар. Шуңа күрә сентябрь аенда да ашыйлар. Рузия Мотыйгуллина бакчасы көньякны хәтерләтә. Раушания ханым без килеп керүгә, табынга ризыклар тезә башлады, үзе ясаган бик тәмле алма желесын да китереп куйды. Шунда ул Равил абыйның яшь чакта үзен ресторанга алып кергән чакларын искә төшереп алды. – Мин, әрәм булмасын дип, ул алган бөтен ризыкны да ашап бетердем. Шунда мине карап утырган да: «Ашавың әйбәт икән», – дип куйды. Әнә шулай минем ашауны да карап алды Равил абыегыз. Равил абыйны якыннан күрәселәре килеп, бер белмәгән кешеләр дә бакчаларына кереп фотога төшәләр икән. Бакчада һәркем үз эше белән мәшгуль. Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиев гаиләсе искеләрен сүтеп, яңа йорт салып яталар. – Биш ел рәттән диңгезгә барган идек. Бу җәйне шушында гына үткәрергә булдык. Өйнең икенче катын киявебез Минвәли үзе генә эшләп бетереп ята. Шундый алтын куллы ул безнең, – дип кияүләрен мактап алды Эльвира ханым. Равил Шәрәфиев көзгә хәтле бакчадан кайтмый. Оныклары Ирхан да әтисе янында кайнаша. Бердәм, тату булып яшәүче әлеге гаиләгә быел «За любовь и верность» медале тапшырылды. Алар берничә ел «Елның иң яхшы гаиләсе» исеменә дә лаек булдылар. Театрда тәрҗемәче булып эшләүче Эльвирага узган ел Салават та үз бүләген тапшырган иде. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев белән Татьяна ханым да быелгы җәйләрен күбрәк шушында уздырганнар. Наил абый Казанга кайтып китәргә җыенып йөри иде. Башка еллардагы кебек балыкны әллә ни күп тота алмаган ул. Җилле көннәрнең күп булуы балыкчыларга комачаулый икән. Шуңа күрә бакчада күбрәк эшләргә туры килгән. Яшелчәләре дә, җиләк- җимешләре дә уңган. Үзенең кып-кызыл, сусыл алмалары белән сөендергән алмагачлары гына быел ял иткән. Дунаевлар гаиләсендә күптән түгел сөенечле вакыйга да булган. Оныклары Алинә Искәндәр исемле егет белән никахлашкан. Студенецта Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Фирдәвес Хәйруллина, Николай Юкачев, Мансур Ибраһимов, Идрис Мәсгут, Фәрит Мәмәш һәм башкаларның йортлары яныннан үткәндә моңсу булып китте. Әйтерсең алар хуҗаларын сагынган сыман моңаеп утыралар...  Люция ХӘБИБУЛЛИНА | (полный текст новости)

  • 2014-08-19 07:09 Фирдүс Тямаев: “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирсеннәр иде” (ФОТО)
    19.08.2014 Җәмгыять 2014 елның февраль аенда Фирдүс Тямаевның кесә телефоны шалтырый. – Апаем, исәнме, – ди телефондагы тавыш. – Исәнмесез, – дип җавап бирә Фирдүс. – Бу – Хәмдүнә апаң Тимергалиева әле. – О, Хәмдүнә апа, исәнмесез! – Хәлләрең ничек, апаем? – Хәмдүнә апа, Аллага шөкер! Башкортстан якларында йөрибез. – Апаем, син – молодец кеше. Мин сиңа өч сүз әйтәм: борыныңны чөймә, сәхнәдә кирәкмәгән сүзләр сөйләмә, байлык белән мактанма. Син – җенле Хәдичә, энергетикаң көчле, молодец кеше син! Мин сине яратам, – ди дә Хәмдүнә апаң, сөйләшүне төгәлли. Шуннан соң Фирдүс очып йөри. Җәен Хәмдүнә апасын үзе белән Сабантуйларга ала, бергә җырлап йөриләр. – Дүрт кеше укырлык намаз бүлмәсе бу. Моны төзү күптәнге хыялым иде, – дип сөйләп китте җырчы. – Намазга кечкенәдән үк бастым. Бабайга ияреп мәчеткә йөрдем. Бабай (әтинең әтисе) Түбән Нурлат авылында 23 ел инде мәзин булып тора. Әтинең бертуган энесе, хатыны да намазда. Әнием дә быел ураза тотты, ул да әкрен генә намазга басып бара. – Үзең дә ураза тотасың икән... – Аллага шөкер, ел саен тотам, ләкин тулысынча түгел, чөнки ашказаны җәрәхәте ачылган иде. Нурлаттагы Фирдүс яшәгән урынны Тямаевлар урамы дисәң дә була. Каршыда бертуган апасы Лилиягә, аннан ары икетуган абыйсының малае Равилгә дә йорт салып куйганнар (Равил Фирдүс Тямаев төркемендә гитарада уйный). Элек буш яткан, каеннар үсеп утырган бу җирне Фирдүс 2007 елда сатып ала. Фундамент салган елны үзе көчле авариягә эләгеп, ел буе йорт төзелеше тукталып тора. Өйнең яртысы – бура, яртысы – таш. Бу проектны үзе уйлап тапкан. – Фирдүс, син инде 17 яшеңнән үк туйлар алып барасың, җырлыйсың, быел гына 250дән артык концерт куйгансың. Шуның хәтле җырлап йөреп син – бик бай кешедер, бүген кесәңдә күпме акча бар? – Дөресен әйтимме? 600 сум! Мин бай, Аллага шөкер. Акча жәлләгәнем юк. Акча җыя торган гадәтем дә юк. Акча керә тора, нәрсә кирәк, шуны ала торам. Ризык, кием ягыннан да иркен яшибез. – Сәдакалар бирәсеңме? – Интернеттан күп мө¬рәҗәгать итәләр. ДЦП белән чирләүче бер кыз минем җырларны бик ярата икән, шуның өенә барып туган көне белән котлап килдем. Мәчетләргә, зиратларга сәдака бирәм. Хәйрия концертлары оештыру тәкъдиме белән чыккан кешеләрне дә кире борган юк. Фирдүс Тямаевның хатыны Резидә аның бригадасында җырлап йөргән, хәзер бәби карый, күптән түгел генә уллары туган. Башта аңа Рамазан дип исем кушмакчы булганнар, соңыннан Раян исеменә тукталганнар. – Фирдүс, мәктәптә ничек укыдың? – “Өчле”гә. Гел районда җырлап йөргәч, укытучылар яратмый иде. РОНОдан шалтыратып җырларга алып китәләр иде. Укытучылар әнигә: “Синең малаеңнан кеше чыкмый”, – дип әйткәннәр. Ана кешегә барыбер алай димиләр бит инде. Кеше булу – укуга гына карамый, күңелеңдә изгелек, иман булса, туры юлдан барасың ул. – Синең турында интернетта төрле сүзләр язалар, сүгәләр дә, аларга нәрсә дисең? – Сәхнәдән үк әйтәм, мин – җырчы түгел, автор-башкаручы, дим. Минем өчен җырчы ул: Илһам абый, Хәйдәр абый, Әлфия апалар. Тәнкыйтьләүчеләр бик күп, мин аларга матур карыйм, рәхмәтләремне әйтәм. Тәнкыйтьне кабул иткән кеше – бәхетле кеше. Ачуым килми. – Җырчы Илсур Сафин да сезне сүккән: “Ринат Рахматуллин, Нияз Җәләлов, Фирдүс Тямаевларның урыны банкетта булырга тиеш”, – дигән ул. – Кешенең тормышын, иҗатын, эшен белмичә ничек шулай әйтергә була? Ниндидер түрәгә кереп халык җыйдыра да, үзе безне тәнкыйтьләгән була. Теләсә нәрсә әйтсен, мин аның сүзләренә шатландым гына. Халык ясалма тавыштан, ясалма йөздән туйган инде. Илсур Сафинның юбилей концертын махсус барып карадым. Минем янда “Сәлам, брат” дип йөргән була, ә арттан чәйни. Син кил дә, минем битемә әйт! Фирдүс Тямаевларның өендә дүрт тапкыр утырып чәй эчтек. Җырчының хатыны бик уңган икән: мантый, коймаклар телләрне йотарлык итеп әзерләнгән иде. Әңгәмәбезне чәй өстәле янында да дәвам иттек. – Фирдүс, Резидә белән ничек таныштың, күңелеңне ничек яулап алды? – Чибәр, матур, мөлаем. Иң ошаган сыйфаты – көнләшми. –Резидә, Фирдүс белән яшәве рәхәтме? – Рәхәт. Тик яшәргә вакыт кына юк, ул гел гастрольдә. Бала булгач, күбрәк өйдә утырам. Фирдүснең әтисе 2001 елда 45 яшендә йөрәк авыруыннан вафат була. Фирдүскә бу вакытта 18 яшь. Югалтуны ул бик авыр кичерә. Әтисе аңа бөтен серләрен сөйләгән, җәй көне үзе янына эшкә алган. Әтисе – электрик, улы механик булып эшләгән. Әтисе улының җырчы булын теләгән. – Казанда да фатирың бар дип ишеттем? – Петербург урамында (Казанның үзәгендә – авт.) ике бүлмәле фатир алдым, ремонт бара. Автобус алдым. – Өйләнгәч, килен-каенана проблемасы булмадымы? – Башта булды, азрак күз дә тиде ахры. Әнигә кеше сүзләре ишетелде: “Резидә Фирдүсне яратмый, алай-болай икән...” – дигәннәр. Сүзләр җыела башлагач, Резидә белән әни янына кайттык та: “Кайсыгызның нинди үпкәсе бар, бер-берегезгә әйтегез”, – дидем. Шул көннән бирле аңлашып, ике якны да тигез күреп яшибез. Ашап-эчеп алгач, җырчы үзенең яңа җырын җырлады, баян, гитарада уйнап күрсәтте. Һәм барыбыз бергә – дәррәү Түбән Нурлатка, әнисе йортына кузгалдык. Искиткеч чибәр ханым икән җырчының әнисе. – Галия ханым, Фирдүс ниндирәк бала иде? – Йөземә кызыллык китермәде. Тормышыбызның терәге, ярдәмчем. Иремне югалткач, бөтен нужа шушы бала өстендә калды. Фирдүс 4-5 яшеннән җырлап йөри иде. Улымның танылуы турында хыяллана идем. “Фирдүс, сине зур сәхнәләрдә күрсәм иде”, – дия идем. Аллага шөкер, насыйп булды менә. – Кече улыгыз Фирзәр өйләнергә җыенмыймы? – Өй тирәләрен төзекләндереп бетергәч... – Йөргән кызы бармы? – Бар. Шушы авылдан. Әйбәт гаи¬ләдән. Нурлатта пешекчегә укый. – Фирзәр 11 үгез асрый дип ишеткән идем, икәү генә калган икән? – Өченче көн генә өчне суйдык. – Үзегез сыер савучы булып эшлә¬дегезме? – Ашханәдә дә, чөгендердә дә эшләдем. Алты гектар чөгендер бирәләр иде. Хезмәттән курыкмадым. – Кабат кияүгә чыкмадыгызмы? – Чыктым. Алты ел торабыз инде. Газинур әле эштә. Эчми, җайлы кеше. – Галия ханым, чибәр саклангансыз... – Хезмәт саклады. Әнием йөрәк белән үлде, миңа ул вакытта 17 яшь иде. 11 бала калдык. – Ирегезне сагынасызмы? – Сагынам. Үлгәненә 14 ел була инде. Фирдүс Тямаев әнисен шулхәтле ярата ки, сәхәр ашарга да аның янына килә, ялгызыма тамактан үтми, ди. Үз йортын салып чыкканчы ул әнисе янында яшәгән. – Фирдүс, хыялың бармы? – Татарстанның атказанган артисты исемен бирсеннәр иде. – Сине бик кызу канлы, диләр. – Элек тиз кызып китә идем, хәзер тынычландым. Кечкенә чакта бер малай белән сугыштым да, бүтән сугышмаска сүз бирдем. Мин суккач ул аңын югалтып егылган иде. – Соң өйләндем дип саныйсыңмы? – 30да өйләндем. Элегрәк тә өйлә¬нергә теләк бар иде, әмма торырга урын, машина кирәк. Егет шуларны уйлап өйләнергә тиеш. – Яшь кызларга күз төшәме? – Хәзер инде сокланып кына карыйм, безнең татар кызлары матур. Бәхетләре генә булсын бу чибәр кызларның, берүк алдый күрмәсеннәр, дип алар өчен куркып та куям. Миңа гашыйк булучылар да бар, интернетта да язалар. Шаярам: “Мин бит инде бабай, 31 яшьтәмен, безнең ишегә кызыкмагыз, егетләр кайда да бер, алдыйлар да китеп баралар”, – дим. Фирдүс Тямаевның теле биш яшендә генә ачылган. Әтисе ачуы килгәндә: “Башта телсез утырдың, хәзер туктатып булмый”, – дип сүгә торган булган.   1 2 ГАБДЕРӘХИМ | (полный текст новости)

  • 2014-08-19 07:09 Фәнзаман Баттал ник эшләпәсен салмый? (лифт-интервью)
    19.08.2014 Җәмгыять Әңгәмә урыны: «Татмедиа» бинасыдагы лифт. Вакыты: 18.08.2014. - Фәнзаман абый, сез эшләпәгезне беркайчан салмыйсыз бугай? - Эшләпәсез беркая да чыкмыйм. - Ник? - Шулай күнегелгән. - Кайчаннан? - Балачакта гел түбәтәй кидем. Шуңа күрә яланбаш йөри алмыйм. - Бу сезнең бренд дисәң дә буладыр? - Пеләшне капларга әйбәт инде. - Кызык. - Син кайсы яктан әле? - Балык Бистәсе. - Әйбәт як. - Төрлечә була. - Ярый, исән-сау. P.S. Нәрсә ул лифт-интервью? P.P.S. Фототабышмакка да күз салыгыз. --- --- | 19.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-19 07:09 Сынмаучылар гына сирәк, күрәсең...
    19.08.2014 Җәмгыять Балалар комлыкта уйный. Бер төркем хатын-кыз сөйләшеп утыра. “Куркып тормадың син, Таня, бер-бер артлы өч балаңны алып кайттың”, – ди Марина исемлесе. Аңа Таня дигәне җавап бирә: “Кияүгә чыккач күрәзәчегә барган идем. Иреңнең гомере кыска, дип әйтте. Шуңа күрә, аның төсе булсын дип, узган берен алып кайттым”, – ди. Моны тыңлап торган хатыннар дәррәү кубып, шушы темага кереп китте.  “Беренче тапкыр иптәш кызлар белән баргач, күрәзәче хатынның әйткән сүзләрен уенга борып утырдым. Хәзер йөргән егетеңә түгел, башка берәүгә кияүгә чыгасың, дигәч, шарлатан икән, дип тел шартлаттым. Егетем белән 6 ел очрашып, бик яратышып йөр­дек. Тик иртәрәк көлгән­мен. Кияүгә чыннан да башкага чыктым. Үзем дә сизми калдым”, – ди Гүзәл.   Сүзгә олырак кына бер апа кушылды: “И кызлар, йөрисе түгел аларга. Башны гына бутыйлар. Шуларның сүзләренә ышанып, күпме кеше харап була. Менә мин дә улым белән киленемне тилмерттем. Беренче күрүдә ошатмадым киленне. Күңе­лемә хуш килмәде генә бит. Тотындым тегеннән гаеп эзләргә. Анысы алай түгел, бусы болай түгел, янәсе. Минем белән яшәделәр башта. Араларын гел бозыштырып тордым. Артык зурга китеп талашмасалар да, сүзгә килешеп алалар иде. Соңыннан туеп, аерылып чыктылар. Миңа тагын да авыррак булды. Тотындым күрәзәчеләргә йөрергә. Ә алар нәрсә, уйларыңны укыган кебек, син ишетәсе килгәнне әйтеп тик утыра. “Малаеңны сихерләгән”, – диде берсе. Икенчесе: “Өстеннән йөри, малаең белән акчасына кызыгып кына яши”, – диде. Турыдан-туры булмаса да, малайга ишеттергәләп тордым. Шул хәтле аерасым килде араларын. Килен түзде. Миңа актан-карадан каршы эндәшмәде. Оныгым туды. Баланы бик яратам. Тик киленне генә якын итә алмадым. Бозым чыгаручыларга да, имче-томчыларга да йөреп кенә тордым. Янәсе, улымны бозык хатыннан арындырам. Бер дә бер көнне улым юл һәлакәтенә очрады. Урын өстенә калды. Менә хәзер килен карый. Улыма беренче группа инвалидлык бирделәр. Терелеп, аякка басасына өмет юк. Хәзер инде: “Киленем ташлап китмәсен иде”, – дип теләп яшим. Дөнья шулай бит ул, бер алдын, бер артын күрсәтә. Килен зарланмый әлегә. “Нинди булса да ташламыйм, яратып чыктым”, – ди. Ташласа да бернишләтеп булмый. Яшь бит әле ул. Күз атучылар да булыр. Менә шун­дый гыйбрәт сезгә, йөрмәгез, акчагызны әрәм итмәгез, Аллаһ язганнан узып булмый”, – дип тәмам­лады апа кеше сүзен.   Сүзгә Җәү­һәрия дигәне кушылды. “Яшь чакта мин дә йөрдем күрәзәчеләргә. Ирең синең кешең түгел, башка берәү белән каласың, бик зур мәхәббәтеңне очра­тасың, диде берсе. Шуның сүзенә ышанып, гел олы мәхәббәт көтеп яшәдем. Өч тапкыр балага уздым. Аборт ясаттым. Янәсе, бала ко­ма­чау­лый. Еллар үтте. Ә теге хыялдагы кеше тагын очрамады. Барган берсе: “Ирең өстеңнән йөри, аерыласың син аннан”, – диде. Шуларга ышанып, мин дә гел иремнән гаеп эзләдем. Аерылышыр өчен сәбәп эзләдем. Еллар тагын узды. Беткән баш беткән инде дип, бала алып кайтырга уйладым. Тик бу юлысы инде уза алмадым. Шулай итеп баласыз да калдым, мәхәббәтемне дә очратмадым. Үз-үземне алдап яшәдем. Ирем дә беркая да китмәде, мин дә аерыла алмадым. Сак белән Сок кебек яшәп ятабыз. Өч балам тормышлы булган булыр иде хәзер. Үзем харап иттем барысын да. Ходай кызык итте мине”, – ди Җәүһәрия.   “Кеше тик торганнан бармый инде андыйларга, – ди Света. – Авыр чакта өметле сүз ишетәсе килә бит. Минем апамны ике баласы белән ире ташлап чыгып китте. Тормышлары шулкадәр мул, балалары матурлар, сау-та­залар. Юк бит, тыныч кына яшәп ятканда җыенды да чыгып китте. Апам бик ярата иде җизнине. Ашаудан калды. Ябыкты, ямьсезләнде. Шуннан кешеләрдән ише­теп-белеп, бер молдован хатынына бардык. “Япь-яшь кыз бозган иреңне. Бергә эш­лиләр. Әлегә күзләре томаланган. Аңына килгәч сиңа әйләнеп кайта әле ул”, – диде теге хатын. Нәрсә­ләрнедер өшкереп бирде. Бусагага сибәргә кушты. Чыннан да, бер ярты еллап вакыт узгач, җизни кайтты апа янына. “Гафу ит мине, нәрсә булганын үзем дә аңламыйм. Синсез кыен ми­ңа, сине генә яратам икән”, – дип ялынды. Апа кичерде. Яшәп яталар. Ә сө­яркәсенә әллә нинди опе­рацияләр булып бетте. Кеше гаиләсен боздырган өчен “үзенекен” алды ул да. Шул молдован хатынына апам рәхмәт әйтеп яши бүгенгәчә. Ул гына коткарды ди. Бәлки, ышануы көчле булгандыр. Әмма хәс­рәтле чакта саламга да ябы­шасың икән шул”, – ди Све­та.   Шулай итеп, фикерләр каршылыклы булып чыкты. Кемнекедер туры килгән, кемгәдер – юк. Йөргән кеше йөри, күрәзәчесенә дә, си­херчесенә дә бара. Гый­брәтләнгәнче, әлбәттә. Гыйбрәт алмаганы шул көе алдануын дәвам итә. “Шырт” итсә дә тагын күрәзәчегә йө­герә. Сабырсызландыкмы, әл­лә соң шулхәтле көчсез халыкмы без? Сыналмаган кеше юктыр ул. Сынмаучылар гына сирәк, күрәсең... Сәйдә ГОМӘРОВА 120 | 19.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-19 07:09 Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районында Рәшит Ваһапов фестивале үткәрде (ФОТО)
    19.08.2014 Мәдәният 15 август көнне Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале чираттагы бәйрәмен үткәрде. Бу юлы ул мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевның туына 65 ел тулуга багышланган иде. Шулай итеп нижгарлар бөек якташларын искә алды, алар икесе дә шушы районнан, күрше авыллардан: Ваһапов – Актуктан, Бигичев – Чүмбәлидән. Бәйрәмгә килгән халык залга сыя алмыйча, урамнарны тутырды. Нижгар өлкәсенең җитәкчеләре исеменнән эчке сәясәт министры Анатолий Мигунов чыгыш ясады. Ул фестивальдә катнашучыларга өлкә губернаторы Валерий Шанцевның котлавын ирештерде. Губернатор Ваһапов фестиваленә югары бәя биргән, бөек җырчы мирасын саклауда, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, мәдәниятләр багланышын үстерүдәге зур өлешен билгеләп үткән. Җыр-моң бәйрәмен котларга килүчеләр арасында Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов, өлкә законнар чыгару җыены депутаты Николай Шкилев, Сергач районы башлыгы Евгений Соколов, “Татарстан – Түбән Новгород” сәүдә йорты директоры Шамил Мансуров, Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов, Нью-Йорк татарлары ассоциациясе рәисе Илдар Агиш, Х.Бигичевның бертуган абыйсы Наиль Бигичев бар иде.Финляндиядә яшәүче мөселман татар халкыбыз исеменнән фестивальне мәхәллә рәисе Атик Али һәм мәхәллә имамы Рамил Беляев җылы тәбрикләгән. Түбән Новгород татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәновның Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл салу тәкъдимен тамашачылар дәррәү күтәреп алды. Шуның өстенә, Уразавылның берәр урамы Ваһапов һәм Бигичев исемен йөртәчәк. Бу ике бөек шәхескә багышланган концерт программасы да гаҗәеп бай һәм әчтәлекле иде. Х.Бигичевның хатыны, мәшһүр артистка Зөһрә Сәхәбиеваны һәм мәрхүмнең бертуган сеңлесе, популяр эстрада җырчысы Халидә Бигичеваны нижгарлар кайнар алкышларга күмде, үзләренең якташлары – Рамил Курамшин, Найлә Фатехова, Ринат Вәлиевка җылы мөнәсәбәтен белдерде, яшь җырчылар Илһам Вәлиев, Рөстәм Асаев, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Марсель Вәгыйзовны кат-кат сәхнәгә чакырды. “Мирас” инструменталь ансамбле һәм нәфис сүз остасы Замира Гәрәева концертны тагын да бизәде. Сөекле якташларын нижгарлар әнә шулай кадерләп искә алды. Югарыдагы фотода Халидә Бигичева Рәсми кунаклар Илдар Агиш (Нью-Йорк) Тамаша залында Ришат Төхвәтуллин Рамил Курамшин  Халидә Бигичева Зөхрә Сәхабиева, Ринат Вәлиев, Марсель Вәгыйзов, Гөлсирин Абдуллина, Рөстәм Асаев, Найлә Фатехова, Илһам Вәлиев | (полный текст новости)

  • 2014-08-19 06:37 "Русиягә фикерли белүче яшь буын кирәкми, сатып алучы гына кирәк"
    18.08.2014 Милләт Белгечләр фикеренчә, Русиядә үсмер чактан ук томаналаштыру эше бара, мәгълүматны дөрес кабул итүчеләр кими.  Яңа уку елы башланырга да ике атна чамасы вакыт калып бара. Бу көнне, гадәттә, беренче сыйныфка керүчеләр бигрәк тә көтә. Алар арасында яңа дөньяга, белем дөньясына аяк басабыз дип уйлаучылар да бар. Әмма... Казандагы 143нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Шәехова (фамилиясе үзгәртелде) фикеренчә, беренче сыйныфка килгәннәрнең белем алырга омтылышы берничә көннән үк сүнә. "Хәзер укучылар белем алырга гына түгел, ә уйларга да иренәләр, иренәләр генә түгел, бөтенләй дә теләмиләр", ди ул.   Русиянең фундаменталь тикшеренүләр фонды үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә күрә, мәктәптә югары сыйныфларда укучыларның 44%ы, студентларның 37%ы бирелгән мәгълүматны сеңдерми. Нәтиҗәдә фикерли һәм белгәнен дә анык итеп җиткерә белми.   2003 елда 15 яшьлекләрнең үз туган телләрендә укыганнарын ничек аңлыйлар икән дигән тикшерү үткәрелә. Бу тикшерүдә дөньяның 43 иле арасыннан Русия 32 урынны ала. 2006-2012 елда Русия тагын 60 ил арасында тестка эләгә. Әмма бу тикшеренүне хөкүмәттәгеләр кирәксенмәгән һәм баш тартканнар.   Белгечләр фикеренчә, Русиядә үсмер чактан ук томаналаштыру эше бара, мәгълүматны дөрес кабул итүчеләр кими. Бу хәлгә күпләгән сәбәпләр китерә.  "Бала кызыксынырлык татар китаплары юк"   Журналист, маркетинг белгече Алсу Исмәгыйлева фикеренә күрә, Татарстан да бу саннардан әллә кая ерак китмәгән. Хәзерге мәктәп программалары балаларны мәгълүматның асылына төшенергә өйрәтми, балаларны туган телендә фикерләргә этәрердәй татар китаплары да юк, ди Исмәгыйлева.   – Бу саннар, минемчә, татарларга да, Татарстандагы үсмерләргә дә кагыла. Фикерләү сәләте ул синең никадәр төпле мәгълүмат белүеңнән тора. Мәсьәлән, тарих, әдәбият, табигать белеме, физика, математиканы белүең дә төшенү сәләтеңнән тора. Хәзерге программалар балаларны төшенергә өйрәтүгә түгел, ә ятлауга корылган һәм бетте-китте. Укучы, ни өчен алай соң, дигән сорауга җавап таба алмый. Ә бала бик кызыксынучан бит. Элек дәреслекләрдә мәгълүмат һәм аңа шулкадәр күп итеп аңлатмалар бирелә иде. Хәзер аңлатмалар юк, укыту "мин ничек әйттем, шулай дөрес, авызыңны яп" сымаграк килеп чыга.   Минем әнием химия-биология укытучысы. Ул хәзерге дәреслекләргә күз сала да, фикерләү сәләтен үстерердәй система булмауны әйтә. Аның фикеренчә, хәзер аңлауга түгел, ә истә калдыруга өстенлек бирергә тырышалар.   Аңламаган килеш истә калмый бит ул. Шуңа күрә, төбенә төшенеп аңламаган бала фикерләргә өйрәнми, һәм баланың мантыйгы (логикасы) каян булсын? Дөрес фикерли, дөрес мәгълүмат җиткерә белмәүнең сәбәбе кечкенәдән үк китап укымаудан да тора. Балалар хәзер китап укымый, компьютерда утыралар, планшет тоталар да бетте-китте эшләре.   Балада фикерләү сәләте бик кечкенә вакыттан ук үсә башлый. Бүген татарча фикерләүне үстерү өчен татар китаплары бармы соң? Үсмерләр өчен бармы? Алар юк! Хәзер үсмерләрне кызыксындырырлык бер генә татар китабы да табып булмый. Булганнарының да теле авыр. Безнең балалар болай да татарча бездән начаррак белә. Тумыштан ук әллә ничә тел өйрәнмәгәч, башлары да буталып беткән. Алар әллә нинди әдәби сүзләрне аңламый, аңламагач кызык түгел, кызык булмагач укымый.   Татарстан китап нәшрияте дә балаларны фикерләргә этәрүче, яратып, үз итеп кулларына алырдай китаплар чыгармады. Минемчә, нәшрият һәм аның балалар бүлеге чыгарган китаплар аркасында ничә буын татарча фикерләргә өйрәнүдән һәм туган телендә төпле белем алудан мәхрүм калды. Элекке әдәби мирас бар, әмма аны да тулысы белән балага кызык диеп булмый. Заманчага тартылабыз, ә заманча татар китаплары юк, шуңа күрә монда баланы да тулысынча гаепләп булмый.    Элеккесе ярамый дигән әйбер дә башка сеңгән. Элеккесе ярамагач, димәк яңасы кирәк. Укытуда да җитмеш төрле яңа програмнар кереп китте. Дәреслек язу – зур бизнес ул. Кулга тотарлык татар теле дәреслеге чыкканга нибары ике-өч ел.   Элек Советлар берлеге заманында татарлар арасында, татар мәктәбе бетереп, төгәл фәннәр галимнәре шактый булган. Хәзер исә алар ничәү? Фикерләү сәләтен, минемчә, төгәл фәннәр галимнәре күрсәткече билгели дә.   Тагын бер сәбәбен күрәм – хәзер балалар урамда уйнап үсми, чыгарырга куркабыз, чөнки дөньясы әшәке. Чыксалар да гел күзәтү астында – анда барма, монда кермә дип торабыз. Урамга бик чыкмагач, үз белдеге белән йөрмәгәч, ул табигать күренешләрен дә, яшәештәге үзгәрешләрне дә күрми, белми.   Мин беләм, шәһәр балалары арасында йомырканың каян чыкканын, алманың, суганның, кабакның ничек үскәнен, кош оясының нинди булганын күрмәгән үсмерләр дә бар. Алманы ул супермаркет киштәсендә генә күрә һәм аның агачта үскәнен ятлап кына белә. Практик белем булмау да фикерләүгә нык тәэсир итә. Үз күзләрең белән күрү, тотып карап тикшерү, төшенүне бернинди планшет уены да алыштыра алмый. "Укучыларның ата-аналары ил байлыгын бүлешкәндә формалашкан"   Казандагы 143нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Шәехова укытучыларның бала белән шөгыльләнергә вакытлары һәм артык теләкләре дә булмауны әйтә.   – Хәзер балалар китапны бөтенләй ачып карамый, китап белән эшләү бөтенләй юк. Баланың фикерләү сәләте китап укудан да тора. Без укыганда барсын да китап аша белдек. Хәзерге балалар әдәби әсәрне тулысынча укымый. Укыса да кыскартылган вариантына күз йөртеп чыга, яки интернеттан аңа аңлатма белән генә таныша. Баланың сөйләм теле дә юк. Менә болар бөтенесе бер-берсенә бәйләнгәндер дип уйлыйм мин.   Хәзер укытучының укучыны фикерләргә өйрәтергә дә бернинди мөмкинлеге юк, чөнки балага булган вакыты бик нык чикләнгән аның. Укытучының бөтен энергиясе, бөтен вакыты бала тәрбияләүгә бирелергә тиеш кебек. Ә мәктәптә хәзер бөтен вакыт кәгазь тутырып үтә. Сентябрь-октябрь айларында мәктәптә укыту юк. Ә бала бит укуга, белем алуга кызыксыну белән килгән була. Укытучының артык вакыты булмаганга балага җитәрлек игътибар бирми һәм бу кызыксыну сүнә.   Без укыган вакытларда, 70нче елларда укытучы алып кала, бала белән нидер эшли иде. Хәзер исә бала белән дәрестән тыш калып эшләү дигән әйбер бөтенләй юк дип әйтергә була. Укытучылар хәзер барсын да акчага кайтарып калдыра. Безгә аның өчен өстәмә кем түли соң дигән сүзләр үз арабызда да еш ишетелә.   Баланың укырга теләмәвендә тагын бер сәбәп бардыр дип уйлыйм мин. Инде кечкенәдән үк балаларны укытып булмый. Хәзер мәктәпләрдә 70-80нче елгыларның балалары  укый. Ә алар формалашкан вакытта кем дөнья байлыгын үз кулына ничек эләктереп калу өчен куышкан, кыйммәтләр югалган вакыт иде. Күрәсең, хәзер ата-ананың тәрбиясе һәм балага йогынтысы да башкача. Бәлки, бу ягы да баланың белем алуга теләге булмауга тәэсир ясый торгандыр.     "Хәзер илгә сатып алучы гына кирәк"   Казандагы Иннополис университетының STEM-мәркәзе укытучысы Лилия Исхакова Русия җәмгыятендә тулаем кризис бара дип белдерә.   – Хәзер Русиядә кыйммәтләр системасы да, алга омтылырга максатлар да юк. Бай гарәп илләрендә дә халыкның аңгыралануы (отупление) зур проблем булып тора. Әмма анда бу хәл артык бай тормышта яшәүдән килеп чыга. Ә Русиядә алга омтылырга, үр яуларга максатлар куярга үрнәк алырдай шәхесләр юк. Мисалга, үзе өчен, җәмгыять өчен, халкы өчен ниндидер максатка омтылган, замана белән бергә атлаган үрнәк алырдай җитлеккән шәхес бармы? Интернет чүп-чар белән тулган, телевидение –  тулысынча чүплек. Аны ачсаң, җиңел акчага омтылучы караклар, үз-үзенә урын таба алмый үлүчеләр, югалганнар, күңел ачып йөрүчеләр турында мәгълүмат тулган. Үрнәк алырлык зыялы кем бар?   Яшьүсмерләрне ничек олы тормышка аяк бастырырга? Ягъни, ничек җитлеккән кеше статусына күчәргә? Яхшы үрнәк күрмәгәннәр мәктәп укучысы дәрәҗәсендә кала да инде. Зыялылар (элита) шулай ук үрнәк була ала. Ләкин аларга карасак, шул ук хәл. Аһ, менә бу гыйбрәт алырлык дип әйтә торган кем бар анда? Сәясәтне әйтеп тә торасы юк, утырып еласаң да була. Алар халык вәкилләре, халыкның йөзе бит.   Әлеге хәлләр җәмгыятьнең, социальләшү каналларының – гаилә кыйммәтләрең, мәктәптә һәм университетта белем бирүнең черегәнлеген күрсәтә.   Яшь буынның мәгълүматны акылга дөрес сеңдермәүләре, аңламаулары һәм үз фикерләрен җиткерә белмәүләрен тикшерүчеләр "үсмерләрнең наданлыгы идарә өчен кулай, шуңа күрә, дөньяга тәнкыйди караш яралган вакытта ук ул юкка чыгарыла һәм баш иеп тору гына сеңдерә" дип тә белдерә. Русиядә хәзер моны, икенче яктан, неолибераль проектның бер өлеше дип тә карарга була. Монсы инде гомуми хәл, бик күп илләрдә җирләрдә бара торган глобаль икътисад нәтиҗәсе. Базар кануннары әхлак нигезенә кереп оялаганга, кешеләр бөтен мөнәсәбәтләрдә дә бер-берсен куллана башлый.   Бөтен кешене акыллы итеп бетерү максаты юк, беркайчан булмаган да ул. Алай булса хаос булыр иде. Сүз һәрвакыт "массаларны нинди рәвешкә китерәбез?" соравы тирәсендә барган. "Рациональ тормыш коручы" буламы ул, хезмәт сөючән "иптәш" буламы – төп бурыч моны билгеләү булган. Ә бүген кем кирәк? Сатып алучы кирәк, конформист кирәк, артык "шапырынмаучы" кирәк. Максат, әхлак, кыйммәтләр – барсы да читтә кала. Шуңа күрә яшьләрнең фикерли белмәве дә, мәгълүматны дөрес аңламавы да байлыкны үз кулларында тотучыларга файдага гына.   "Яшьләр югарыга күтәрелү өчен әшнәлек җиткәнен белә"   КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галиме Искәндәр Ясәвиев катып калган хакимият вертикаленең белем бирүгә аяк чалганын белдерә.   – Минем фикеремчә, белем алырга һәм фикер үстерергә теләмәүгә китергән сәбәпләр берничә. Беренчедән, югары дәрәҗәгә күтәрелү, җитәкчелектә эшләү өчен яшьләр хәзер белемнең артык кирәк булмавын, ә шәхси элемтәләр һәм әшнәлекнең җиткәнен яхшы белә.   Икенчедән, Русиянең социаль яктан үсү юллары нык тарайган һәм белемле булу арткы планда калган. Хәзер, чыннан да, университетларда да хәл бик авыр. Рейтинг күтәрәбез дип куышу аркасында белем бирү сыйфаты нык түбән тәгәрәде.   Идарәдәгеләр тудырган бюрократияләшүнең чиктән ашуы мәктәпләрдә дә һәм шулай ук югары уку йортларында да белем бирүчеләрнең мөмкинлекләрен дә, аларның вакытларын да чикли. Моңа гигант, эффектив булмаган һәм катып калган хакимият вертикале сәбәп булып тора.   Наил АЛАН | 18.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-18 05:13 Күккә мәхәббәт яки стюард булу җиңелме
    18.08.2014 Җәмгыять Хыялыйларга еш кына, «Күктә йөрмә, җиргә төш», дип әйтергә яраталар. Ә күктә очу һөнәри вазифаң булса? Казан кызы Айла Светличных һәм Истанбул егете Джунейт Доган таныш түгел, әмма аларны күккә мәхәббәт берләштерә. Икесе дә иң романтик һөнәр ияләре – стюардлар.   Айла Светличных, Татарстан, Казан Яше – 25 Казанның бортпроводниклар мәктәбен тәмамлаган Гомуми очу сәгате – 927 сәгать Очкан шәһәрләре: Мәскәү, Пермь, Самара, Минеральные Воды, Уфа, Истанбул, Прага, Баку, Пальма де Майорка, Хургада, Гренобль, Римини, Шарм эль Шейх, Худжанд, Анталия, Гоа, Санкт-Петербург. Айла Светличных: «Пилотларга һәм язмышка ышанам» – Айла, самолетта пассажирларга күптән хезмәт күрсәтәсеңме? – 2012 елның февраль аеннан бирле. Педагогика университетының рус филологиясе факультетын тәмамлагач, Казанда урнашкан бортпроводниклар мәктәбенә укырга кердем. Анда өч ай тирәсе укыгач, эшкә урнаштым. Әлеге вакытта декрет ялында. – Стюардесса булу өчен таләпләр нинди? Укырга бөтен кешене дә алалармы? – Безнең һөнәр «бортпроводник» дип атала. Укырга керер алдыннан медицина тикшеренүе – эксперт комиссиясе үтәргә кирәк. Күп кенә анализлар бирергә, вестибуляр аппарат һәм аудиограмма тикшеренүен узарга кирәк. «Сәламәт» дигән мөһер сугылган кәгазьне алгач, Казандагы бортпроводниклар мәктәбенә укырга керергә була. Уку түләүле һәм өч айга якын дәвам итә. – Курсларда нинди фәннәр укыталар? – Инглиз теле, пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру, авиация һәм очу куркынычсызлыгы, психология, куркыныч йөкләр, беренче ярдәм күрсәтү һәм башкалар. Укып бетергәч, һәрбер фәннән имтихан тапшырырга кирәк. Имтиханнарны тапшыргач, таныклык бирелә. – Авиакомпанияләрдә кастинглар ничек үтә? Сайлау критерийлары нинди? – Төрле авиакомпаниядә төрлечә. Кайсыларында буең 160 сантиметрдан да ким булырга тиеш түгел, икенче бер авиакомпаниядә моңа бөтенләй игътибар итмиләр. Еш кына эшкә урнашучылар 30 яшьтән дә өлкәнрәк булырга тиеш түгел дигән таләп бар. Кайбер җирләрдә фигурага да игътибар зур: кием үлчәме 46дан да артмаска тиеш. Бортпроводник хезмәтенә алынучылар сөйкемле булырга, камил сөйләшергә тиеш. Телләр белү дә мөһим. Ләкин иң мөһиме – авария коткару җайланмаларын, авиация һәм очу куркынычсызлыгын белү, чөнки безнең төп бурыч – бортта куркынычсызлыкны тәэмин итү. – Сездә күбрәк хатын-кызлар эшлиме, ир-атлармы? – Бортпроводниклар арасында ир-атлар шактый, шулай да хатын-кызлардан азрак. Һөнәребез авыр, җаваплы һәм куркыныч булганлыктан, бу өлкәдә ир-атлар бик сорала. – Еш очасызмы? – Нинди авиакомпаниядә эшләвеңә карап. Кайберләрендә 3-4 атналык командировкалар каралган. Без күп эшләдек, җәй көне икешәр атнага китә идек. Кемдер өчен ике атна Мисырда булу бәхет китерсә, миңа ул авыр бирелде, чөнки гаиләмнән һәм туганнарымнан башка озак тора алмыйм. – Һөнәреңнең нинди уңай һәм тискәре якларын күрәсең? – Уңай якларга килгәндә, әлбәттә, бу сәяхәт итү мөмкинлеге, югары хезмәт хакы, матур форма, зур коллектив, пенсиягә иртә китү. Энергиясе ташып торган яшьләр өчен әлеге һөнәрнең плюслары күп. Эшебез кызыклы, ләкин шул ук вакытта физик һәм мораль яктан авыр. Тискәре яклар – сәламәтлек өчен зыяны бар, эш графигы үзгәреп тора, сәгать пояслары еш алмашына. Кайвакыт рейска чыгасыңны берничә сәгать кенә алдан беләсең. Мондый шартларда шәхси тормышыңны җайлауда авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, көндәлек тормышыңны, гаилә бәйрәмнәрен планлаштыра алмыйсың. Эшебездә кешеләр белән еш аралашырга туры килә – моңа уңай да, тискәре яктан да карап була. – Соңгы вакытта самолетлар белән һәлакәтләр еш була башлады... – Көн саен эшләгәч, курку хисен сизми башлыйсың. Авиация һәлакәтләре, башка төр һәлакәтләр кебек үк, булды һәм булачак. Юлларда көн саен машиналар бәрелешә, әмма без руль артына утырырга курыкмыйбыз бит. Монда да шулай: үзебезнең пилотларыбызга һәм язмышыбызга ышанып, эшкә чыгабыз. Джунейт Доган, Төркия, Истанбул Яше – 26 Истанбулның бортпроводниклар академиясен тәмамлаган Гомуми очу сәгате – 1760 сәгать тирәсе Очу географиясе бик киң, дөньяның барлык континентларына да диярлек, дистәләгән илләргә һәм шәһәрләргә, шулар арасында Сан-Паоло, Рим, Чикаго, Гуанчжоу, Дюссельдорф, Барселона, Агра, Мәскәү, Кейп Таун, Казан, Лондон, Париж, Измир һәм бик күп башка шәһәрләр. Джунейт Доган: «Аена 80 сәгать очам» – Джунейт, стюард булып китү тарихын сөйлә әле. – Кастинг үтеп, ике айлык махсус курслар тәмамладым. Куркынычсызлык кагыйдәләренә, һәлакәт очракларында нишләргә кирәклегенә, клиентлар белән үзара аралашырга, беренче ярдәм күрсәтергә, янгын сүндерү кагыйдәләренә, кислород маскаларын кулланырга өйрәттеләр. Инглиз теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган кеше буларак, инглизчә әйбәт сөйләшә идем. Кастинг вакытында бу да үз ролен уйнады. Бездә 24 яшьтән яшьрәкләрне стюард итеп алмыйлар. – Тышкы кыяфәткә, кием үлчәменә карап сайлау сездә дә бармы? – Тышкы кыяфәт мөһим, әлбәттә, әмма бердәнбер яисә иң мөһим таләп түгел. Инглиз телен яхшы белү, гадәттән тыш ситуацияләрдә үзеңне тыныч тота алу сорала. – Һөнәреңне яратасыңмы? Аны сайлаганга үкенмисеңме? – Һәрбер эшнең уңай һәм тискәре ягы бар, әмма мин үземнең эшемне шул кадәр яратам ки, уңай якларын гына күрәм диярлек. Гадәттә, аена 80 сәгать очам. Бөтен дөнья буйлап сәяхәт итү мөмкинлегем бар. Бу эшем булмаса, ерак илләрне күрә алмаган булыр идем. Кешеләр белән аралашырга, аларга ярдәм итәргә яратам, ә мондый мөмкинлекне миңа һөнәрем бирә. Эшемнең тагын бер уңай ягы – коллективның зур булуы. Һәр рейста яңа кешеләр белән эшләргә туры килә, бу исә танышырга, аралашырга этәргеч бирә. Эшем кызыклы булуына карамастан, авыр да. Эш графигы, төрле илләрдә климат алышуына организм ияләшеп бетә алмый, арыйсың. Сәгать аермасы да файдага түгел. – Пассажирлар үзләрен тәртипле тоталармы? Араларында очарга куркучылар бармы? – Кешеләр төрле, кайвакытта агрессив та булалар. Әмма мондый вакытта без үзебезне тыныч тотарга тиеш. Коллегалар да ярдәмгә килә. Очарга куркучы пассажирлар да бар, әмма күп түгел. Гадәттә, аларны тынычландырабыз, су бирәбез. Шуны да әйтергә кирәк: безнең һөнәребез киңкырлы: без янгын сүндерүчеләр дә, беренче ярдәм күрсәтүчеләр дә, психологлар да. Мин бәхетле, чөнки яраткан эшне башкарам, шуның өчен югары хезмәт хакы да алам. Бу да бик мөһим. Мин үз һөнәремә үлеп гашыйк. Сез беләсезме? Самолет – дөньядагы иң куркынычсыз транспорт булып санала. Авиаһәлакәт 8 миллионга бер очрак туры килә. Аэрофобиядән ничек котылырга? • Куркуны онытыр өчен нинди дә булса шөгыль табыгыз: салонда музыка тыңлагыз, кино карагыз яисә яныгызда утыручы белән әңгәмә корыгыз. • Куркуыгызны күрсәтмәгез. Төз итеп утырыгыз да, «Мин очарга курыкмыйм», – дип эчегездән берничә тапкыр кабатлагыз. • Әлеге рейс сезгә кадәр дә очкан һәм барысы да уңышлы тәмамланган. Шул хакта уйлагыз. • Авыр ситуацияләрдә (самолет менгәндә төшкәндә, турбулент зонасында) күзләрегезне йомыгыз һәм сулышыгызны санагыз. • Тынычландыра торган дару эчәргә мөмкин (мәсәлән, валерьян төнәтмәсе һ.б.). • Язмышыгызга ышаныгыз. Язылмаган нәрсә булмас.  Эльмира КӘРИМОВА | (полный текст новости)

  • 2014-08-18 05:13 Күз яшьләрем төшәр бит...
    18.08.2014 Җәмгыять Күрше йорттагы Зөбәрҗәт апа белән еш кына балалар мәйданчыгында очрашабыз. Баксаң, карап торышка 65 яшьләр тирәсендәге бу ханымга 59 яшь кенә тулган икән әле.“Бик яшьли кияүгә чыктым. Дөресен генә әйткәндә, мине урлап киттеләр. Фазыл­ның бер-ике мәртәбә озатып кайтканы бар иде. Салырга яратса да, яшьләр арасында абруе зур. Андый егетләр кызларга ошый бит. Мин дә аны ошаттым. Урлап киткәч тә сүз әйтмәдем”, – дип сөйләп китте Зөбәрҗәт апа.Яшь пар беренче елларда төп нигездә яши. Олы уллары тугач, йорт салып, башка чыгалар.– Балаларым бер-бер артлы туды. Алар белән мәшә­катьләр дә артты. Ике малай бит. Әтиләре сабыйларым өчен өзелеп торды. Балалар укырга кергән елны мин өченчегә авырга калганымны белдем. Куркуга калдым. Та­биб­лар: “Сезгә башка бала табарга ярамый. Алып кайтмагыз”, – дигәннәр иде. Бу хә­бәр­не иремә җиткердем. Ул исә: “Аллаһы Тәгалә белми бирмәс. Кыз баладыр ул. Алып кайт”, – диде. Баланы җи­ңел кү­тәрдем. Ә менә табуы бик авыр булды, – ди Зөбәрҗәт апа.Кыз бала аяклары белән дөньяга килә. Табиблар ярып кына алмыйча, Зөбәрҗәт апа­ның үзенә таптыралар. Көчкә исән кала ул. “Кызым бик тере бала булып чыкты. Абыйлары да, әтисе дә бик яратты үзен. Мин дә “курчагым” дип кенә йөрттем”,– ди ул.Сәйдәгә 16 яшь булганда, Фазыл абый юл һәлакәтенә очрап үлеп китә. – Миңа ул вакытта 43 яшь иде. Кияүгә сорап килүчеләр дә булды. Тик балалар хакы дип чыкмадым. Ике улым армиядә хезмәт итеп кайтып, өйләнеп куйдылар. Берсе – Казанда, икенчесе Чаллыда яши. Ә менә кы­зымның тормышы барып чыкмады. Ул моңа үзе гаепле. Әтисе үлгәч, иркенгә чыгып, егетләр белән йөри башлады. Бер сүземне дә тыңламады. Кайчак клубтан исереп тә кайта иде. Училищены бетергәч, эшкә дә урнашырга ашыкмады. Бер урында юньләп эшли дә алмый. Аптырагач, бер егеткә кияүгә бирдек. Бик акыллы кеше булып чыкты киявебез. “Әби” диясенә, “әни” дип өзелеп тора. Бер елдан кызлары туды. Балалар бә­хетенә сөенеп яши генә башлаган идем, тик шатлыгым озакка бармады. Авылдашларым кызымның эчеп йөри башлаганын әйттеләр. Баштарак ышанасым килмәде. Кия­вемнән сорарга булдым. “Мин туйдым инде. Беркайда эш­ләми. Эчеп кайта. Хәзер ике­шәр көнгә чыгып югала башлады”, – димәсенме! Менә ике ел шушы хәсрәт белән яшим. Юньләп ашаганым, йок­ла­ганым юк. Кызымны кая гына алып барып карамадык. Им-томчылар да, өшкерүче­ләр дә, сихер чыгаручыларга да, табибларга да күрсәттек. Тик нәтиҗәсе юк. Дәваланырга салыр идек тә, каршы килә. “Мин эчкече түгел”, – дип кенә җавап бирә. Гомер көз­лә­ремдә шулай саргаеп ки­бәр­мен дип кем уйлаган? Бар назымны, җылымны биреп үс­тергән балам кеше янына чыгып йөрер­лекне калдырмады. Әле ул гынамы, бик күп тү­ләнмәгән әҗәтләре бар икән. Кайбер­ләрен түлим дә инде. Улларымнан күрмәгән­не, кызым күрсәтте миңа. Алга таба ничек яшәрмен, белгән юк. Тормышы рәхәт, гаиләсе бар, баласы үсеп килә. Шуңа сө­енеп кенә яшисе иде дә бит. Тик ул моны теләми. Әйткәнне дә тыңламый. Балаңа үз акы­лыңны биреп булмый икән шул ул!Зөбәрҗәт апаны бик озак тыңладым. Ул гел елап кына тора. Без сөйләшкән арада да, 7 яшьләр тирәсендәге оныгы янына йөгереп килеп: “Әбе­кәй, елама инде. Мин бит сине яратам”, – дип күз яшьләрен сөртеп китте. “Шушы бала өчен борчылам. Кияү аерылам дип тора. Ул башкага өйләнсә, оныгым үги ана белән яшәр­ме? Кызым болай йөрсә, ана хокукыннан мәх­рүм итәрләр инде аны. Баланы миңа тәрбиягә би­рүче булмас. Соңгы елларда сәла­мәтлегем дә нык какшады. Оныгымны үстерә алмам дип куркам. Нәрсә булып бетәр, белгән юк. Ә менә кызыма бик рәнҗим. Ул ки­тер­гән кайгы-хәсрәт, аны уйлап түккән күз яшьләрем, йокысыз төннә­рем... Баласы хакына да туры юлга керми бит, ичмасам!”Кызгандым мин Зөбәрҗәт апаны. Бу кыз анасының күз яшьләрен кая куяр? Рәнҗеше төшсә, нишләр соң? Шушы сөйләшү дөньяга күземне ач  Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА 119 | 16.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-18 05:13 «Иске Казанда милли моңнар» концертыннан ФОТОрепортаж
    18.08.2014 Җәмгыять Кичә, 17 августта Биектау районы Камай авылындагы "Иске Казан" дәүләт музей тыюлыгында "Иске Казанда милли моңнар" хәйрия концерты узды. Аны башлап йөрүчеләр - "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм "Бәхетле дөнья" фонды.              Фото # 1 Фото # 2 Фото # 3 Фото # 4 Фото # 5 Фото # 6 Фото # 7 Фото # 8 Фото # 9 Фото # 10 Фото # 11 Фото # 12 Фото # 13 Фото # 14 Фото # 15 Фото # 16 Фото # 17 Фото # 18 Фото # 19 Фото # 20 Фото # 21 Фото # 22 Фото # 23 Фото # 24 Фото # 25 --- --- | 18.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-18 05:13 Минзәләдә йомырка зурлыгындагы боз яуган (ФОТО)
    18.08.2014 Экология Кичә иртән Минзәләдә көчле яңгыр һәм боз яуган. Тәрәзәләр, бина диварлары, авмомобильләр зыян күргән. Җирле халык социаль челтәрләрдә фотолар урнаштыра.     1 2 3 | 18.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-18 05:13 Казанда өчпочмакка һәйкәл куелачак
    18.08.2014 Җәмгыять Татар милли ризыгына һәйкәл бәйрәм көнне - 30 августта куелачак. Ул "Туган авылым" ресторанлы күңел ачу комплексында булыр дип көтелә. Бу тәкъдим белән шәһәр хакимиятенә "Туган авылым" җитәкчелеге чыккан. Түрәләр тәкъдимне кире какмаган, дип хәбәр итә "Татар-информ". --- --- | 18.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-18 05:13 Яшел Үзән балыкчысы үзеннән дә озын балык тоткан (ФОТО)
    18.08.2014 Җәмгыять Яшел Үзәндә яшәүче Виталий Кадякин һәм Сергей Чихирин гигант размерлы - 2 метр 20 сантиметр озынлыктагы 73 килограммлы җәен балыгы тоткан, дип яза zpravda.ru.  "Иделдә тоттык, гигант гади суалчанга капты. Җәенне ярга тартып чыгару өчен күп тир түгәргә туры килде", - дип бүлешә хисләре белән балыкчылар.   1 2 3 --- | 18.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-18 05:13 Лифт-интервью - "Матбугат.ру" яңа жанр тәкъдим итә
    18.08.2014 Җәмгыять Сайтыбызда яңа төр материаллар чыга башлый - лифтта яки башка җирдә очраклы гына эшләнгән кып-кыска интервьюлар. Әлбәттә, берничә сорау һәм реплика белән генә кешене ачып булмый. Әмма кыскалыкта осталык. Ә, иң мөһиме, кыска әңгәмәләр алар эчкерсез була, чөнки уйлап торырга вакыт юк. Лифтта бару - үзе бер фәлсәфә. Лифтта үткәргән 1 минут вакыт 1 мизгел булып та, 1 сәгать булып та тоелырга мөмкин. Яныңда кем баруга карап) Иртәгә - беренче героебыз белән лифт-интервью чыгачак. Аның белән ярты минут лифтта барган арада кызыклы әңгәмә корылды. Бу сәхифәне башлап җибәрергә дә шул очрашу этәргеч ясады. Чираттагы әңгәмәләрнең барысы да лифтта булмаячак, әлбәттә. Лифт ул образ гына. Әмма һәрберсе очраклы очрашудан килеп чыккан аяк өсте сөйләшү булыр. --- --- | 18.08.2014 (полный текст новости)

  • 2014-08-18 04:45 Ана йөрәге
    17.08.2014 Җәмгыять Сәгыйдә кияүгә бик яшьли чыккан. Ире Әбүзәр Кәлимуллин Үзбәкстан якларына комсомол юлламасы алгач, яшьләр кулга-кул тотынышып туган авыллары Яңа Мансурны калдыралар да Аму-Дарья елгасы буена китеп баралар. Сәгыйдә һәрвакыт гаиләсе зур, бәхетле булыр дип хыялланган. Бала ул иң зур куаныч та, юаныч та... кайгы да дип кем уйлаган бит? ...Беренче кызы Гөлшатны бик авыр таба ул. Сабый якты дөнья белән ике атна да тулмый хушлаша. Бер-бер артлы туган Флера һәм Фәрит кайгыны артка чигенергә мәҗбүр итәләр. Ике бала ике кулыңа асылынганда кайгырып утырырга вакыт та юк бит инде. Өй эшләре дә җитәрлек – ул күренми дә, тик тә тотмый. Балага сәламәтлек, акыл, яшәү көче һәм тормыш тәҗрибәсе биргән кеше - ана. Җир-Ана өстендә кешелек нәселен дәвам иттерүче дә хатын-кыз... Ләкин кайгы Кәлимуллиннар гаиләсен калдырмый. Флераның нәни йөрәгенә катлаулы операция ясаткач, алар туган якларына кайтып урнашырга ният итәләр. Ә биредә аларны кызларының әҗәле көтеп торган икән. Ана йөрәгендәге кара кайгы тагын да тирәнәеп, тагын да сызландырып, тагын да әрнүлерәк булып кайта. Сәгыйдә тагын ике бала таба. Тик Фәрит, Флер һәм Гөлназга елмаеп дәшү, рәхәтләнеп көлеп карау өчен кайдан көч, кайдан гайрәт алырга соң? Йөзенә чыккан кайгыны ераграк яшерү өчен Сәгыйдәгә бөтен ихтыяр көчен җыярга туры килгәндер шул. Тормыш иптәше Әбүзәр Нәгыйм улы Камышлының юл хезмәтендә башта мастер, аннары участок җитәкчесе булып эшли. Сәгыйдәгә дә шунда эш табыла. Шулай итеп, ел артыннан ел, көн артыннан көн узып тора. Балалар бер-бер артлы үсеп җитә. Олы малайлары Фәрит махсус гаскәрләр сафында хезмәт итә, Әфганстан сугышын үтеп, исән-сау авылга кайта, өйләнә. Менә инде аларның игезәк малайлары да үсеп килә. Ә Флер Белоруссия якларында армия хезмәтен тутырып кайта, эшкә урнаша. Бөтен бәлалар да артта калды инде дип торганда 23 яшьлек Флер авариягә эләгеп һәлак була. “Бәла берүзе йөрми”, - дип бик дөрес әйтә халык. Кайчандыр ике нәни баласын югалткан ата белән ана бу көтелмәгән хәлдән айнып та җитми, 29 яшьлек Фәрит тә дөнья куя. Язмышның шундый борылышларына Әбүзәр абыйның да йөрәге түзми, туктый. ...Сәгыйдә апаның күзләре бер дә кипмидер, мөгаен. Кайгыдан бөгелеп төшкән гәүдәсенә карап, ничек түзә икән бу хатын, дип уйлыйсың. Кулыннан сыйпап юату сүзләре эзлим, әмма табалмыйм. Татар теле бай булса да, анда дүрт нарасыен, ирен күмгән хатынны юатырлык сүзләр юк. Ничек аны кешеләр дөньясына кайтарырга, яшәү ямен танытырга, кояш яктылыгына, табигать матурлыгына ышандырырга? Күңеленә яшьлек елларында кереп оялаган кара кайгы кара савытыннан агып чыккан тап сыман зурайганнан-зурая бара. Ахыры бармы, йа Хода?! Ләкин вакыт дәвалый икән ул. Еллар үткән саен кайгының кара табы бераз кипкән сыман күренә. Сәгыйдә апа Коръән укып бераз тынычлык сизә башлый: “Аллаһы Тәгалә минем иң якын кешеләремне үз хозурына алган икән, димәк, мин дә аларга якынаерга тиешмен дип, кулыма китап алдым”, - ди ул. Көн артыннан көн авыруларны, күңел төшенкелеген җиңеп, биш тапкыр намазга баса, аятьләр укып исән туганнарына багышлый, Ходайдан аларга исәнлек сорый, мәрхүмнәрнең урыны оҗмахта булуын тели, Гөлназга һәм оныкларына шатланып яши. Оныклары да бишәү бит - Фәнзил, Фәнис, Илһам, Энҗе һәм Динияр. Олы яшьтә булуына карамастан, Фәнзил армиядә хезмәт иткәндә әбисе аны күрергә дип Рязаньга кадәр барган иде. Кайдан кеше шулхәтле ихтыяр көче ала икән, дип сорыйм да, үземә-үзем җавап бирәм: дога һәм оныклар яшәтә аны,тормышка шөкер итеп яшәргә көч бирә.   Фәния КӘРИМОВА 33 | 16.08.2014 (полный текст новости)

(Всего 0)

RSSportal.RU - крупнейший каталог русскоязычных новостных лент в формате RSS по различным тематикам, от бизнеса и образования до медицины и литературы. Новости в лентах обновляются несколько раз в сутки.

Яндекс.RSS
Бизнес
Автомобили
Hi-Tech
Кино
Здоровье
Мода
Новости
Музыка
Путешествия
Игры
Семья
Спорт
Шоу-бизнес
Культура
Политика
Экономика
Недвижимость
Юмор
Главные новости
Кулинария
Наука
Другие ленты

Обратная связь